Конспект Әлифба бәйрәме. (1 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТР Сарман муниципаль бюджет районы Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе















Әлифба бәйрәме













Укытучы:

Харисова Илзирә

Алмас кызы

2011-2012 нче уку елы

Зал бизәлгән. Балалар керә. Бер-берсе белән сөйләшәләр.

И-икмәк,

Юк, И-иптәш.

Г-гөмбә,

Син үзең гөмбә,

Гөмбә түгел

Г-Гүзәл.

Т-тырышлык,

Т-тәртипсез,

Тәртипсезгә кем түзәр?

Тәртипсезгә И түзәр.

И хәрефе безнең апабыз Илзирә.

Әйе, безнең кебек шукларга бары ул гына түзәр.

Ә Б калды?

Б-Белем

Әйе, бөтен хикмәт белемдә, барсын кирәк белергә.

Җыр "Алфавит".

Укытучы. Кадерле дусларым! Сез бик зур сынау үттегез һәм мин сезне беренче җиңүегез белән котлыйм. Хәзер сезнең белән дус 39 хәреф бар. Сез укый, яза, матур җөмләләр төзи беләсез. Боларның барысына сез әлифба белән азбукадан өйрәндегез. Шулай ук сезнең укып китүегездә әти-әниләрегезнең дә өлеше зур. Алар сезнең белән яңадан 1 класска кереп аваз һәм хәрефләрне өйрәнделәр. Сезне укытуда ярдәмнәре өчен бик зур рәхмәт аларга.

Балаларга Мактау кәгазьләре, бүләкләре бирелә.

  1. Матур итеп киендек,

Бүген бәйрәмгә килдек.

  1. Сезне күргәч кунаклар,

Шатландык та сөендек.

(Әлифба китабы күңелсез генә керә)



  1. Кара әле, бәйрәмгә кунак килә!

Әлифба. Исәнмесез!

  1. Исәнме, китап дус! Син ни өчен күңелсез!

Әлифба. Ә мин исемемне югалттым, озак эзләдем, таба алмадым.

  1. Кайгырма китап дус, әйдә бергәләп эзлибез.

Әлифба. Рәхмәт сезгә дуслар.

Балалар хәрефләр булып киенеп керәләр.

Хәрефләр. Карагыз, дусларым, монда нинди матур! Балалар да җыелган.

"А" "А" хәрефе алмада,

"А" хәрефе агачта.

"А" хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

"Л" Өйрәндек без күп хәрефләр,

Тырышып, түгеп тирләр.

Л хәрефенә башлана

Кайсыгызның исемнәр?

"Б" Бүген бәйрәм бит безнең

Бар балалар да белсен.

"Б"дан башка бәйрәм булмый

Барысы да күреп китсен.

"Ф" Мәктәбебез түбәсендә

Флаг балкый бәйрәмдә,

Кыяфәтем шуңа горур

Узмый вакыт әрәмгә.

"Ә" Әни дип телем ачылган

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә,

"Ә" хәрефен язмаган?

"И" Исәнмесез! Мин...мин

-И! И!

Әйе, дусларым мин И!

"И" хәрефе ипидә бар,

Бар ул "Ил", һәм "Ирек"тә

"И" хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

Бию "ХӘРЕФЛӘР".

Әлифба. Менә бит минем исемем! Нинди шатлык, әйдәгез, бергәләп җырлыйбыз!

"Әлифба" җыры.

Әлифба турында шигырь. Әлифба дәреслегеннән алына.

Бергә. Рәхмәт сиңа, Әлифбам,

Хәзер мин укый беләм.

Әлифба. Укучылар, сез укырга гына түгел, дусларым математикадан мәсьәлә чишәргә, санарга, азбукадан русча укырга һәм сөйләргә өйрәндегез.

Җыр. "Мишка с куклой бойко топают", полька бииләр.

"Сүз яса" уены. Балаларга һәм әти-әниләргә иҗекләр язылган карточкалар таратыла. Шулардан сүзләр төзергә.

-Хәзер мәсьәлә чишеп карагыз әле.

1. Сумкада 4 журнал бар иде. Хат ташучы сумкасына башта 1 журнал, аннан соң тагын 1 журнал салды. Сумкада барлыгы ничә журнал булды?

2. Хат ташучыга 5 хат таратырга кирәк иде. Ул башта- 1 хатны, аннан соң тагын 1 не иясенә тапшырды. Аның ничә хат таратасы калды?

Укытучы. Мәктәптә иң мөһиме- игътибарлы булу. Без хәзер уен ярдәмендә сезнең игътибарлылыкны тикшереп карыйбыз. Мин сезгә сораулар бирәм. Әгәр сез килешсәгез "Бу мин, минем дусларым", диярсез, килешмәсәгез, аяк белән тыпырдарсыз.

-Кем укуда бик оста, китап дәфтәре чиста?

-Кем кирләнә, кем елак, кем "ике"ле ярата?

-Кем ярата кошларны, кемнең бик күп дуслары?

-Кем табигатьнең дусты?

-Кем булыша зурларга, һәм ярата җырларга?

-Кечкенәләргә суга, кирәксә бәреп ега. Бу кем?

-Тәнәфестә йөгерә, директорга бәрелә?

-Кем "биш"ле генә ала, әти-әнисен ярата?

Уенны дәвам итәбез.

Игра "Эхо" (дети должны повторять концовку).

Собирайся, детвора! -ра-ра

Начинается игра! -ра-ра

Да ладошек не жалей! -лей - лей

Бей ладошки веселей! - лей -лей

Сколько времени сейчас? - час- час

Сколько будет через час? -час- час

И неправда, бедет два! -два-два

Думай, думай, голова! - ва -ва

Как поет в селе петух? - ух-ух

Вы уверены, что так? - так -так

А на самом деле как? -как -как

Сколько будет дважды два? - два- два

Ходит кругом голова! - ва- ва

Это ухо или нос? (держимся за ухо) - нос-нос

Или, может, сена воз? - воз- воз

Это локоть или глаз? (держимся за глаз)- глаз - глаз

Ну а это что у нас? -нас -нас

Вы хорошие всегда? - да-да

Или только иногда? -да-да

Вы устали отвечать? -чать-чать

Разрешаю помолчать.

"Ватык телефон" уены.

Әти-әниләр белән уеннар:

"Чылбыр" -берсе сүз әйтә, икенчесе сүз нинди хәрефкә бетә, шуннан сүз башлый. Көй куела. Көй туктагач җибәрелгән биремне алалар һәм биремне үтиләр. Яки "Йөзек салыш" уены.

Әниләргә шигырь конкурсы (әлфбадан иң күп шигырь ятлаучы).

Котлау өчен әниләргә сүз бирелә.

Әлифбадан сюрприз ( Балаларның әлифба дәреслеге арасына нинди дә булса бүләкләр куела, ул матур ашъяулык белән каплана)

Әти-әниләр "Туган тел" җырын җырлыйлар, балалар "Су буенда" күренешен биеп күрсәтергә әзерләнәләр. Бию.

Бәйрәм ахырына якынлашты, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Барыгызны да "Шатлык" чәйханәсенә чакырабыз.



Ә ни

дәф тәр

ә ти

а па

ба бай

сум ка

© 2010-2022