Праздник ДЕНЬ ПОБЕДЫ

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе -

Зур Бирәзә башлангыч мәктәбе

Җиңү килде илебезгә



Зөбәерова Римма Әнвәровна,

1 нче квалификацион категорияле укытучы

2015 нче ел

Бәйрәмгә сугыш һәм хезмәт ветераннары чакырыла. Зал бәйрәмчә бизәлә. Экранда сугыш һәм тынычлык темаларына видеороликлар. Китаплар күргәзмәсе оештырыла, Хәтер китабы куела. Музыка яңгырый.

Алып баручы. Ямьле 1 нче Май бәйрәмнәре үткәч, озак та тормый, илебез өчен иң данлы бәйрәм- Җиңү бәйрәме килеп җитә. Аны бөтен кеше көтеп ала. Бу көнне таш , салкын ләкин үлгәннәрнең рухын саклаучы һәйкәлләр янына баралар, ил азатлыгы өчен башларын салганнарны искә алалар, чәчәкләр, гөлләр куялар. Күп гомерләр. күп каннар бәрабәренә яуланды бу җиңү! Рәхмәт Сезгә, ветераннар, тынычлык һәм бәхет яулаган өчен.

Укучы. Картаймагыз, эле , ветераннар

Европаны саклап калган ирләр.

Хәтерлиләр сезне данлы еллар

Хәтерлиләр сезне азат илләр

Картаймагыз эле ветераннар

Илгә дан китергән тынмас җаннар

Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

Укучы.

Дәшәбез сезгә өлкәннәр

Без - донья балалары

Балаларның сарылары,

Аклары, каралары

Әрни әле сугышлардан

Калган җир яралары

Төзәлсен иске яралар

Булмасын яңалары.

Укучы.

Илләр җырлый бәйрәм көннәрендә

Сезнең яшлек җиңү телләрендә

Сез аларга ирек китердегез

Шатлык китердегез өйләренә.

Укучы.

Һәйкәл булып баскан батыр егет

Уйларында аның тынычлык.

Сул кулына алган сабый бала

Уң кулында аның кылычы.

Бер укучы башкаруында " Солдатта булган диләр" җыры.

Укучы.

Тынычлык ул минем өстәмә бер

Гомерем һәм өмет, шатлыгым

Туган илнең икмәк һәм тозы ул

Бәхете ул дөнья халкының.

Укучы.

Рәхмәт сезгә, коткардыгыз

Безне кара үлемнән

Кан эчүче фашистларны

Кудыгыз безнең җирдән.

Укучы.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә,

Һәм үләргә кыю ир булып

Гомерем минем моңлы бер җыр иде

Үлемем дә яңрар җыр булып.

" Матур илем" җыры башкарыла ( Сара Садыйкова көе, Мәхмүт Хөсәен сүзләре)

Укучы. Алып итегедәй бу итекләр

Җир тузанын озак саклаган

Ул атлаган җирдә көн яктырган

Җиргә кабат каннар акмаган.

Укучы. Тынычлык өчен барлык көчем белән

Көрәшмәсәм бүген әгәр дә

Мин үземне әйтә алмас идем

Хаклымын дип җирдә яшәргә.

Укучы. Без тынычдык эшен яклыйбыз

Җиңүчеләр булып атлыйбыз

Безнең җырлар дәртле шуңарга

Таң яктысы безнең юлларда.

Укучы.

Мин ант итәм мәрхүм аналарның

Яңакларын юган яшь белән

Мин ант итәм илгә мәхәббәттән

Йөрәкләргә тулган дәрт белән.

Мин ант итәм: дошман кулын сузса

Безнең илгә, безнең иреккә,

Туган анам- сөйгән ватаныма

Тырнагын да аның тидертмәм.

Муса Җәлилнең " Кызыл ромашка" шигырен сәхнәләштерү.

(кызлар ак күлмәк кияләр, башларында ак ромашка таҗы, бер кыз кызыл күлмәк кия, башынды ромашка таҗлары кызыл)

Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар.

Елмаеп, хәл сорашып,

Күзгә-күз караштылар.


Назлады җил аларны

Тибрәтеп ак чукларын,

Таң сипте өсләренә

Хуш исле саф чыкларын.


Чәчкәләр, кәефләнеп,

Җай гына селкенделәр.

Ьәм кинәт шунда гаҗәп

Бер яңа хәл күрделәр.


Ерак түгел моңаеп

Утыра ромашка кызы,

Тик чуклары ак түгел,

Кан шикелле кып-кызыл.


Ромашкалар бар да ак,

Аерылмый бер-береннән;

Ничек болай берүзе


Ул кызылдан киенгән?

Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,

Ник үзгәрдең? Нишләдең?

Нигә кызыл чукларың?

Нидән алсу төсләрең?»


Әйтте кызыл ромашка:

«Төнлә минем яныма

Ятып батыр сугышчы

Атты дошманнарына.


Ул берүзе сугышты

Унбиш укчыга каршы;

Чигенмәде, тик таңда

Яраланды кулбашы.


Аның батыр ал каны

Тамды минем чукларга.

Минем кызыл күлмәгем

Бик охшады Чулпанга.


Егет китте, мин калдым

Канын саклап чугымда,

Көн дә аны сагынып

Балкыйм мин таң нурында».

Укучы.

Үләм икән- үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе

Бөек җыр ул бөек Ватан өчен

сугыш кырларында үлүе.

" Солдатлар" җыры (Ф. Әхмәдиев көе, Р. Әхмәтҗанов сүзләре) башкарыла.

Укучы.

Нәфрәтләнә җирдә бердәм халык

Тыгыз басып корыч сафларга

Ант итәләр донья иминлеген

Сугыш афәтеннән сакларга.

Укучы. Еллар үткән саен

Сезнең сафлар сирәгрәк

Китмәгезче. ветераннар

Сез бит безгә бик кирәк.

Укучы.

Берлин өчен булган сугышта да

Килдегез сез алгы сафларда

Көрәшләрдә бөек җиңү яулап

Сез кайттыгыз туган якларга.

Укучы.

Тынычлык - ул олы бэхет

Шулай кабатлый йөрәк

Яхшы укып эшләр өчен

Безгә тынычлык кирәк.

Укучы.

Үз кулларыбыз белән

Төзибез гүзәл тормыш.

Без тыныч ил төзүчеләр

Кирәкми безгә сугыш!

" Һәрвакыт булсын кояш! "җыры башкарыла.

Кояш нуры, саф күк йөзе,

Ул бер малайның рәсеме

Ясаган ул ап-ак биткә

Һәм язып куйган читкә

Һәрвакыт булсын кояш,

Һәрвакыт булсын һава

Һәрвакыт булсын әни

Һәрвакыт булыйм мин.

Ахырда һәйкәлгә чәчәкләр, венок салына. Һәлак булганнарны 1 минут тынлык белән искә алабыз.

Балалар шарлар, кәгазьдән ясалган күгәрченнәрне һавага очыралар.


© 2010-2022