- Преподавателю
- Начальные классы
- Башлангыч сыйныфларда тәрбия программасы
Башлангыч сыйныфларда тәрбия программасы
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Рабочие программы |
Автор | Залялютдинова Д.Х. |
Дата | 30.12.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Чыңгыз Айтматов исемендәге Кукмара № 1 гимназиясе
Башлангыч сыйныфларда тәрбия программасы
Татар мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары өчен методик ярдәмлек
Программаны төзеде: Чыңгыз Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназиянең югары квалификацион категорияле укытучысы Җәләлетдинова Даймә Хуҗәхмәт кызы
Кереш сүз.
Укытучы зур исемгә лаеклы булган тәрбияче. Ул ата-аналар алдында торган җаваплы, изге бурычларнын берсе - балаларыбызны инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләудә зур роль уйный. Халкыбызның алдынгы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне дөрес тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән. Балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең үз - үзләрен тотышлары, кешеләр белән аралашудагы кайбер тәртипсезлекләр, гомүмән, әхлакый гәриплекләр һәммәбезне борчый. Укытучы башлангыч сыйныфлардан башлап балаларга анлаешлы итеп даими рәвештә тормышта очрый торган куркыныч гамәл - вакыйгалардан,явызлыклардан гыйфәт ала белмәгән, мондый тормыш рәвешенең әслаксызлык сазлыгына бату икәнлеген анламаган кеше үзен бәхетсез тормышка дучар итә, нәсел ыруын пычрата, ата - бабаларның бай рухи мирасын юкка чыгара дип анлатырга тиеш. Иң беренче итеп тәрбия чаткыларын бала гаилә шартларында ала. А. С. Макаренко баланың тәрбиялелек нигезләре биш яшькә кадәр формалашып бетә дигән фикердә торган. Алай гына да тугел, ата -ананың тәэсире балага мәктәп елларында да кимеми, анын шәхесе буларак формалашуына йогынты ясап тора һәм, мәктәптә алып барылган тәрбия эшләре дәвамында шушы үзенчәлекне истә тотып, әлеге программа укытучы һәм ата - ананың бергәләшеп, килешеп әшләүләрен, тәрбия эшчәнлеген бер максатка туплануны таләп итә. Башлангыч сыйныф балалары белән эшләү өчен тәрбия программасы һәм 4 сыйныф укучычылары өчен технология дәресләренә программа һәм тематика планын төзүче Чыңгыз Айтматов исемендәге Кукмара беренче татар гимназиясе укытучысы Җәләлетдинова Даимә Хуҗәхмәт кызы эшенә рецензия. Автор киң итеп төзелгән методик кулланмасында иң асыл рухи - әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам тәгълимәтендә һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә туплаганын күрсәтә. Укучыларда тәрбия бирүдә халык педагогикасы өйрәтүләрен куллану бу программада зур урын алып тора. Практик рәвештә бу программаны һәм 4 сыйныф укучылары өчен төзелгән тематик планны тормышка ашыра алган укытучыны югары квалификация категорияле укытучысы исеменә лаеклы дип санарга мөмкин.
МИПК СНПО методисты Шайдуллина Л. К. март 2009 ел.
Башлангыч сыйныфларда тәрбия программасын һәм IV сыйныф укучылары өчен технология дәресләренә программа һәм тематик планын төзүче Чыңгыз Айтматов исемендәге Кукмара беренче татар гимназиясенең укытучысы Җәләлетдинова Даймә Хуҗәхмәт кызы эшенә рецензия. Даймә Хуҗәхмәт кызы үзенең методик әсбабында рухи-әхлакый тәрбиянең ролен, ислам дине кануннарын татар халкына, татар халкының тәҗрибәләренә нигезләнеп күрсәтә. Бүгенге тормышта укучыларга тәрбия бирүдә халык педагогикасын куллану зур әһәмияткә ия; авторның моңа зур урын бирүе бик мөһим таләпләрнең берсе. Практикада бу программаны кулланып, тормышка ашыру өчен укытучыдан зур хезмәт таләп ителә. IV сыйныф өчен технология дәресләренә программа һәм тематик план дәүләт стандарты таләпләренә җавап бирә һәм башлангыч сыйныфларда технология предметын планлаштыру методикасына туры килә. Минемчә, бу программаларны куллану башка укытучыларга да зур ярдәмлек булыр. Укытучыны югары категория исеменә лаек дип санарга мөмкин.
Башлангыч профессиональ белем бирү белгечләренең квалификациясен күтәрүнең регионара институты өлкән укытучысы Мәһдиева Лира Мирзанур кызы. 26.03.2009 ел.
АҢЛАТМА ЯЗУЫ.
Укытучы - тәрбиячеләр, ата - аналар алдында торган җаваплы, изге бурычларның берсе - балаларыбызны инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү. Халкыбызның алдынгы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән. Балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең үз-үзләрен тотышлары, кешеләр белән аралушыдагы кайбер тәртипсезлекләр, гомумән, әхлакый гәриплекләр һәммәбезне борчый. Тормышта очрый орган куркыныч гамәл-вакыйгалардан, явызлыклардан гыйбрәт ала белмәгән, мондый тормыш рәвешенең әхлаксызлык сазлыгына бату икәнлеген аңламаган кеше үзен бәхетсез тормышка дучар итә, нәсел ыруын пычрата, ата - бабаларының бай рухи мирасын юкка чыгара. Бу, үз чиратында, милләтнең, халыкның, ил - җирнең тотрыклы үсешенә тискәре йогынты ясый Иң асыл рухи - әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупланаган. Шуңа күрә класстан тыш чараларда укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә халык педагогикасы өйрәтүләрен куллану бу программада зур урын алган. Иң беренче итеп тәрбия чаткыларын бала нәкъ менә гаилә шартларында ала. А.С. Макаренко баланың тәрбиялелек нигезләре биш яшькә кадәр формалашып бетә дигән фикердә торган. Алай гына да түгел, ата - аананың тәэсире балага мәктәп елларында да кимеми, аның шәхес буларак формалашуына йогынты ясап тора һәм мәктәптә алып барылган тәрбия эшләре дәвамында шушы үзенчәлекне истә тотып, әлеге программа укытучы һәм ата-ананың бергәләшеп, килешеп эшләүне, тәрбия эшчәнлеген бер максатка туплауны таләп итә.
ПРОГРАММАНЫҢ ТӨП ЮНӘЛЕШЛӘРЕ:
- Туган илне ярату, ватанпәрвәрлек тәрбияләү
- Иҗтимагый-сәяси тәрбия.
- Милли-этник мөнәсәбәтләр культурасын үстерү.
- Яхшылык, гаделлек, ярдәмчеллек турындагы хикәяләрне укып фикер алышу.
- Юлларда дөрес йөрү кагыйдәләренә багышланган уен-дәресләр үткәрү. "Без кечкенә пассажирлар", "Урамда ничек йөрергә", "Минем мәктәпкә бару юлым", "Урамда юл йөрү билгеләре һәм күрсәткечләре". һ. б.
- Әдәплелек дәресләре үткәрү. "Киемең пөхтәме?", "Кунакка баргач", "Тәнәфес вакытында", "Театр яки кинода үз-үзеңне ничек тотарга" һ.б. темаларга әңгәмәләр.
- Тәрбияви ситуацияләр булдыру. "Ярый һәм ярамый", "Кирәк һәм кирәкми", "Матур һәм ямьсез гадәтләр" уены. һ. б.
- Гаиләдә үзара мөнәсәбәт. "Безнең гаилә бигрәк тату", "Ял көнне гаиләбез белән" темаларына әңгәмәләр үткәрү.
- Әти-әниләр белән эш.
- Ата-аналар җыелышлары, педагогик укулар оештыру;
- Сыйныфта "Гаилә көне"н бәйрәм итү;
- Әти-әниләрне сыйныфтан тыш тәрбия эшләренә тарту;
- "Ачык ишекләр" көнен үткәрү.
- Ата-аналар белән тәрбия чаралары турында шәхси әҗгәмәләр үткәрү;
- "Сезнең өчен әти-әниләр" исемле бюллетень чыгару;
- Әти-әниләрне төрле бәйрәмнәргә, культпоходларга чакыру һәм катнаштыру.
- Укучыларның өйләренә йөрү;
- Сыйныфта "Гаилә" альбомын төзү.
- Хезмәт тәрбиясе.
- Китапханәдә, ашханәдә дежур тору, гөлләр үстерү вазифалалрын үтәү.
- "Хезмәт төбе - хөрмәт", "Табигатьнең дусты бул!" әңгәмәләрен үткәрү.
- "Әтием һәм әнием хезмәте" исемле балалар рәсемнәре күргәзмәсен оештыру.
- "Кем булырга?", "Бөтен эш тә яхшы" уеннарын уйнау.
- Укучылар түбәндәге кагыйдәләрне өйрәнәләр: "Иптәшеңә укуда һәм хезмәттә ярдәм ит!", "Үз сыйныфың тормышында актив катнаш!"
- Дәреслекләр, дәфтәрләр, көндәлекләр күргәзмәсе оештыру.
- "Үсемлекләрне һәм кош-кортларны сакла!" кагыйдәсен истән чыгармау.
- "Кошлар көне", "Урман көне" бәйрәмнәрен үткәрү.
- Газеталар, журналлар чыгару, газета- журналларга мәкаләләр, шигырьләр язу, рәсем конкурсларда катнашу.
- Казыйханов В.С. "Әхлак дәресләре" Казан. "Матбугат йорты" нәшрияты, 2004 ел
- Низамов А.М. "Милли мәктәп. Тәрбия нигезләре" Казан , "Мәгариф" нәшрияты, 2005 ел .
- Хуҗиәхмәтов Ә.Н. "Мәгърифәт йолдызлыгы" Казан , "Мәгариф" нәшрияты, 2002 ел .
- Хуҗиәхмәтов Ә.Н. "Тәрбия теориясе һәм методикасы" Казан , "Мәгариф" нәшрияты, 2006 ел .