Әлифбаны озату. (Прощание с Азбукой)

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әлифбаны озату.

"Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җыры.

(Михаил Пляцовский сүзләре, Владимир Шаинский көе) башкарыла.

Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне тезәргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Укытучы. Исәнмесез, кадерле кунаклар, укучылар. Без бүген зур бәйрәмгә җыелдык. Бүген безнең укучыларыбыз үзләре яратып укыган беренче дәреслек - "Әлифба" белән саубуллашалар. Балалар, сезне "Әлифба" китабы укырга, язарга, сөйләргә өйрәтте, әкиятләр белән таныштырды. Хәзер "Әлифба" белән саубуллашыр вакыт җитте.

Алинә. Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә,

Әлифба бәйрәме.

Алинә. Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.

Роберт. Язарга да өйрәндек,

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек без

Тигез, матур юлларга.

Әлифба белән Уку китабы йөгереп керәләр.

Әлифба. Уф, бәйрәмгә соңга калдык, дип торам.Уку, бүген беренчеләр зур бәйрәмгә җыелдылар. Алар минем белән саубуллашалар. Аннан соң синең белән танышырлар.

Укытучы. Исәнме, Әлифба! Исәнме, Уку китабы!Без сезне бәйрәмебездә күрүебезгә бик шат.

Әлифба. Укучылар, сез минем Уку дустыма белемнәрегезне күрсәтегез. Әлифбаны белгән балаларны гына ул үзенә кабул итә.

Уку китабы. Әлифба дөрес әйтә. Хәрефләрне белмичә, хикәя-әкиятләр укырга өйрәнеп булмый.

Әлифба. Сынатмагыз, дусларым. Минем йөземә кызыллык китермәгез.

Укытучы. Балалар, әйдәгез хәрефләр турында сөйлик.

"Ә" "Әни" дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

"Ә"хәрефен язмаган?

"Л" - Ә мине беләсезме?

Өйрәндегез күп хәрефләр,

Тырышып, түгеп тирләр.

"Л" хәрефенә башлана

Кайсыгызның исемнәр?


"И" Исәнмез! Мин "И"

"И" хәрефе "ипи" дә бар,

Бар ул "ил" һәм "ирек" тә

"И" икелегә укымаска өйрәтә.


"Ф" Фәннәрне яхшы белик, Файдалы кеше булыйк.

"Б" Бүген бәйрәм бит безнең,

Бар балалар да белсен

"Б" дан башка бәйрәм булмый,

Барысы да күреп китсен.

"А"

"А" хәрефе - алмада,

"А" хәрефе - агачта,

"А" хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.
(Хәрефләрдән "Әлифба" сүзе языла. «Әлифба" җыры җырлана.) Әлифба: Рәхмәт дусларым. Минем тырышуларым юкка китмәгән икән. Сезгә тагын бер соравым бар: Аз да түгел, күп тә түгел. 39 төп-төгәл. Аны белә һәр бала , ул рәт ни дип атала? (алфавит) Балалар, сез хәрефләрне тәртип буенча әйтә беләсезме соң? Анысын инде рус телендә сөйләп күрсәтерсез. Укытучы. Белмичә. Беләләр. Әйдәгез әле, балалар, алфавитны сөйләп күрсәтик.

Х. Алина: А, Бэ, Вэ,Гэ,Дэ,Е

Буквы нам нужны везде!

Роберт: Ё, Жэ Зэ, И,Й.Ка,эЛ

Побеждает тот,кто смел.

Динар: эМ, эН,О, Пэ, эР, эС,Тэ

Будь всегда на высоте!

Илюза: У, эФ, Ха, Цэ, Чэ, Ша, Ща

Потрудись,ведь без труда

Не поймаешь и леща!

Айнур: Ъ и Ь

Не звучат они никак.

Но без них, мои друзья,

Обойтись никак нельзя!

Ильнар: Между ними буква Ы

Не теряйте головы!

Радик: Э,Ю,Я

Конец науки!

Превратились буквы в звуки!

Г.Алина: Ә,Ү,Ө,Җ,Ң,Һ хәрефләре

Очрый татар телендә

Алар кергән сүзләрне

Укыйбыз без көндә.

Әлифба. Менә, дустым, күрдеңме безнең укучыларны? Кабул итәсеңме аларны Белем иленә?

Уку китабы. Искиткеч шәп балалар. Кабул итәм. Мин дә алар белән дуслашырмын.

Әлифба. Алайса, хушлашыйк инде. Киләсе елга беренчеләрне каршылыйсым бар.

Разалия. Беренче китап син булдың,

Әлифба дус, хуш инде...

Юк ла, хуш димик, исән бул-

Син аерылмас дус инде.

Укытучы. Без сине "Туган тел"не җырлап озатабыз.

"Туган тел" җырлана.

Сценарий төзегәндә, Габдулла Тукай, Зәкия Туфайлова, Әминә Бикчәнтәева, Әхмәт Фәйзи, Разил Вәлиев шигырьләре кулланылды.



© 2010-2022