План-конспект урока по татарскому языку во 2 классе на тему Бала белән Күбәләк

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге

"Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе





Уку, рәсем һәм музыка фәннәре буенча 2 нче сыйныфта рус төркемендә интеграль дәрес:

"Габдулла Тукайның серле шигырьләре"




Үткәрде:

I кв. категорияле башлангыч сыйныф укытучысы: Сәйфетдинова Н.Р.,

I кв. категорияле рәсем һәм сызым укытучысы: Мортазина Л.З.,

I кв. категорияле музыка укытучысы: Гәрәев Р.Б.















2012 ел

Дәреснең темасы: Г.Тукайның серле шигырьләре ("Бала белән Күбәләк")

Дәреснең максатлары: 1. Г. Тукайның "Бала белән Күбәләк" шигыре аша яңа белемнәрне формалаштыру.

2. Рус телле укучыларда бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Г. Тукай әсәрләре аша балаларда михербанлык хисен тәрбияләү.

4. Продолжаем изучать поэтапное построение рисунка.

5. Продолжаем формировать умения работать красками.

6.Эстетическое воспитание через природные явления, изучение красоты бабочек, их необычного строения.

Дәреснең тибы: Интеграль дәрес. Уку һәм рәсем дәресе.

Дәресне җиһазлау: Хәйдарова Р.Р. "2нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге"; СД диск; интерактив такта; альбом; гуашь; кайчы.

Дәрес барышы:

  1. Белемнәрне ныгыту.

Укытучы: Хәерле көн, укучылар!

Укучылар: Исәнмесез!

Укытучы: Үткән дәрестә без Габдулла Тукайның иҗаты белән танышкан идек.

Хәзер белемнәрне тикшереп карыйбыз. Сейчас мы проверим наши знания.

Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез дөрес җавап бирергә тырышыгыз.

  • Г.Тукай кем ул?

  • Г.Тукай кайчан туган?

  • Г.Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә туа.

  • Ул кайда туган?

  • Кушлавыч авылында.

  • Сез аның нинди шигырьләрен, әкиятләрен беләсез?

  • "Туган тел", "Туган авыл", "Эш беткәч, уйнарга ярый" шигырьләре, "Шүрәле", "Су анасы", "Кәҗә белән сарык" әкиятләре.

  • 2011нче ел нинди ел дип атала? 2011 год в Республике Татарстан назван каким годом?

  • Габдулла Тукай елы. Годом Габдуллы Тукая.

  • Ни өчен? Почему?

  • Чөнки Габдулла Тукайга быел 125 ел була. Потому что в этом году татарскому поэту исполняется 125 лет со дня рождения.(Слайд №1-5)

  1. Өй эшен тикшерү:

Укытучы: Молодцы! Ә хәзер өй эшен тикшерәбез. Мин сезгә Габдулла Тукай табышмаклар язган дигән идем. Сез аның нинди табышмакларын дәрескә алып килдегез?

Сейчас проверим домашнюю работу. Мы знаем, что Габдулла Тукай также придумывал загадки. Вы какие загадки принесли на урок?

Укучы: Яз турында.

(укый): Бу кайсы вакыт?

Боз һәм кар эрде,

Сулар йөгерде,

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт,

Я, әйтеп кара?

Укучылар(җавабын әйтәләр): Яз вакыты.

Укытучы: Дөрес. Яз вакыты икәнен кайдан белдегез?Правильно. То, что это весенняя пора откуда узнали? Яз билгеләрен әйтеп китегез әле. Назовите признаки весны.

Укучылар: Чөнки боз һәм кар эрде,

Укытучы: Русча тәрҗемәсе ничек була?

Укучылар җавабы:

  • Лед и снег растаял

  • Сулар йөгерде

  • Побежали воды

  • Егълап елгалар

  • Плача реки

  • Яшьләр түгелде

  • Пролились слёзы

  • Көннәр озая

  • Дни становятся длиннее

  • Төннәр кыскара

  • Ночи становятся короче (Слайд № 2)


  1. Яңа белем формалаштыру.

Укытучы: Дөрес. Бик әйбәт. Правильно ребята. Очень хорошо. Бүген без Габдулла Тукайның "Бала белән Күбәләк" шигырен өйрәнәбез. Сегодня мы будем изучать стиховорение Г. Тукая «Ребенок и Бабочка»

( Укытучы үзе укый, я дисктан берәр шагыйрьнең язмасы тыңлатыла)

Габдулла Тукай

Бала белән Күбәләк.

Бала:

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп;

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Күбәләк:

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

Укытучы 2 укучыдан шигырьне укырга сорый.

Укытучы: Укучылар, бу шигырьдә Габдулла Тукай сер яшергән. Сез нинди сер табарсыз икән? Яхшылап уйлап карагыз әле. Ребята, поэт в этом стихотворении спрятал секреты. Подумайте хорошо, вы какие найдете?

Балалар җавап бирәләр ( җавабы русча булса да ярый)

Укытучы: Дөрес. Шагыйрь табигатьне яратырга өйрәтә. Менә бу юлларны карагыз әле. ( Бала сүзләренең 2 нче дүртьюллыгын, Күбәләк сүзләренең 1,2 дүртьюллыкларын укый.)

Күбәләк бер көн генә яши, шулай да табигатьнең матурлыгын күрә белә. Үзен дә рәнҗетмәскә сорый. Күбәләк - ул үзе дә табигать баласы.

Правильно. Поэт нас учит любить природу. Вот эти строки подтверждают это. Бабочка сколько живет? (Дети отвечают) Да, она живет один день, несмотря на это умеет видеть красоту природы. И просит,чтобы ребенок её не обижал. Бабочка - и сама дитя природы.

Укытучы: Шагыйрьнең бу шигыре көйгә дә салынган. Әйдәгез тыңлап карыйк.

(Музыка укытучысы сүз ала)

(укучылар башкаралар.)

Укытучы: Укучылар, күбәләкләр кайчан күп очалар?

Укучылар: Җәй көне.

Укытучы: Күбәләкләр нинди төстә булалар?

Укучылар: Кызыл, сары, зәңгәр, кызгылт-сары, яшел.

Укытучы: Күбәләкләрнең нинди булганнары турында сезгә рәсем укытучысы Лилия Заһитовна сөйлиячәк.

(Лилия Заһитовна сүз ала)

Из всех насекомых бабочки самые красивые и нежные создания. Самая большая в мире ночная бабочка - ПАВЛИНОГЛАЗКА ГЕРКУЛЕС (лат.Coscinocerahercules) - проживает в Австралии и Новой Гвинее, известно много подвидов. Ареал обитания - от Индии до Китая.(слайд)

Самая маленькая дневная бабочка - Зизула (Zizulahylax). Вид распространен в Африке, на Мадагаскаре, Маврикии, в Аравии, тропическом поясе Азии и Австралии. Длина переднего крыла крохи составляет всего 6 мм .(слайд)

Бабочка состоит из головы с усиками, туловища и брюшка, из крыльев, которые делятся на две части. Верхние по размеру всегда больше, чем нижние. (слайд) Сегодня с вами нарисуем бабочку и раскрасим. Для этого возьмем цветную бумагу, сложим по полам. (слайд) Проведем линию горизонтальную посередине листа. (слайд) Рисуем с цельной стороны сложенной бумаги, от линии верх туловище, затем сверху туловища голову размером чуть меньше. (слайд) Не забываем про усики. (слайд) Под туловищем рисуем брюшко. (слайд) Начинаем рисовать верхние крылья. (слайд)

Форма крыльев можете выбрать которые мы рассматривали, или придумать свой вариант. (слайд)

Рисуем нижние части крыльев. (слайд)

Если наша бабочка готова берем ножницы, соблюдаем технику безопасности, осторожно и аккуратно вырезаем. Ножницы откладываем в сторону.

Следующий этап закрашивание. Работаем сразу кисточками.(слайд)

Берем краску, которая должна быть ни густой и ни жидкой. Украшения- узоры наносим на одну сторону. Вторую сторону накладываем на первую. Получается отпечаток, эта технология называется - Монотипия (от моно… и греч.τυπος - отпечаток) - вид печатной графики. Техника монотипии заключается в нанесении красок на идеально гладкую поверхность печатной формы с последующим печатанием на станке; полученный на бумаге оттиск всегда бывает единственным, уникальным.(слайд)

Дәресне йомгаклау. Нәтиҗәләр ясау.


  • Укучылар, бүген без бергәләп бөек татар шагыйренең , Габдулла Тукайның күбәләк турында бик матур шигырен укыдык, аны җырладык, һәм үзебез дә төрле-төрле күбәләкләр ясадык. Димәк, күбәләкләрне рәнҗетергә ярамый, аларны сакларга кирәк, чөнки алар бөтен дөньга ямь өсти, матурлык китерә.

  • Ребята, сейчас мы с вами организуем выставку ваших работ, бабочек, сделанных своими руками, и посмотрим, какие разные по размеру, по форме и по цвету могут быть бабочки.

Өй эше бирү:

Татар теле дәресенә: шигырьне рольләргә бүлеп укып килергә.

Рәсем дәресенә: найти информацию о бабочках.


© 2010-2022