Урок математики во 2 классе на тему «100 эчендә ике урынлы саннарны кушу һәм алу. Кабатлау. Ярыш дәрес»

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема:100 эчендә ике урынлы саннарны кушу һәм алу. Кабатлау. Ярыш дәрес. Максат: -укучыларның 100 эчендәге саннарны дөрес яза белүләрен, 100 эчендә кушу һем алу күнекмәләрен ныгыту; -мәсьәләпәр чишү, телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү; -укучыларның хәтерләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү; - укучыларга экологик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл караш уяту. Материал: Математика 2 нче сыйныф (2 нче кисәк), "Математикадан тестлар"; Җиһазлар: сигнал карточкалар, магнитофон, индивидуаль карточкалар, аерым биремнәр, презентация, кубиклар,таблиөа, чәчәкләр. Дәрес тибы - үткәннәрне ныгыту. Дәрес планы:

1. Оештыру өлеше.

Дәресне "Дустым бар" җыры белән башлап җибәрү.

-Дуслар белән бергә жыелып уйнаганда безгә бик күңелле була. Бүген безнең дәресебез гадәти түгел. Без сезнең белән уен дәресе үткәрәбез. Ә ул уен КВН дип атала.

-Нәрсә соң ул КВН?

-Ярышыбыз урман мәктәбе укучылары белән безнең сыйныф укучылары арасында үткәрелә.

- Сез ничек уйлыйсыз урман мәктэбендә нәрсәләр укыйлар?

- Җәнлекләр һәм кошлар.

- Дөрес балалар.

- Менә алар, урман мәктәбенең укучылары экранда чыгарлар һәм сезгә биремнәр бирерләр. Алар сезнең 100 эчендә кушарга һәм алырга өйрәнүегезне тикшереп карарга телиләр.

Матур язу.

Дөрес итеп утырып

Язам җайлап матурлап

Ярамый бит дәфтәргә

Төшерергә кара тап.

Телдән исәпләү. Сез әзерме?

-Ярышның кагыйдәләре белән танышабыз.

Өстәлдә капчык. Капчыкта кубиклар, ә кубикларга саннар язылган. Бу номерлар у рман укучысының журнал тәртибе буенча куелган. Чыккан номер буенча сезнең яныгызга кайсы укучы килгәне һәм нинди бирем алып килгәнен белерсез.

  • Хәзер рәтләр буенча командаларга бүленәбез. Санау таблица буенча алынып барыла. Дөрес җавап биргән командага чәчәк бирелә, ә дөрес җавап биргән укучыга жетон бирелә.

  • Без КВН ны башлыйбыз.

  • Беренче команда укучысы кубик алырга чыга.

2. Төп өлеш.

Сектор №1.

Табышмак. Төне буе оча, тычканнар тота.

Көн тудымы,йокларга ята. (Ябалак)

Аны акыл иясе дип атыйлар.

  • Ябалак безнең гадәти түгел.

-Ул нәрсәләрдән төзелгән? (Геометрик фигуралардан)

-Нинди фигуралар бар монда? (Түгәрәкләр һәм өчпочмаклар)

-Санагыз ничә түгәрәк?(10)

-Санагыз ничә өчпочмак?(2)

-Ябалак сезгә математик чылбыр тәкдим итә. Һәр команда үз чылбырын дөрес һәм тиз итеп чишеп чыгарга тиеш.

-Җавапларны чагыштырабыз. Тиз уйлаган командага чәчәк бирелә.

Слайд 4. Керпе\ бурсык\ төлке

-Менә сезгә тагын бер бирем ябалактан.Рәсемдә керпе, бурсык,төлке тора. Бурсык тора уртада, ничек итеп, бурсыкка кагылмыйча, кырыйда калдырырга?

-Керпене күчерергә. Тагын ничек алыштырып була.

4 бирем.

Төлкенең букетында 29 ромашка чәчәге,ә тиеннең букетында шулкадәр үк кашкарый чәчәге. Керпедә чәчәкләр саны тиеннеке кадәр. Керпедә ничә чәчәк? (29)

-Әйтегез әле миңа, урманнан шулкадәр чәчәк эзәргә ярыймы? (юк)

-Ни өчен?

-Кайдан чәчәк эзәргә ярый?

(клумбаларда иң элек үстерергә, аннан кисеп алырга ярый)

5 бирем

Соловей -разбойник үзенең сызгыруы белән10 каен, ә имәннәрне 3 кә әзрәк аударган. Табигатьне яратмаучы разбойник ничә имән аударган? (10-3=7)

-Ни өчен 3 алырга?

Әйтегез әле урманда тавыш чыгарырга ярымы? Ни өчен?

-Тавышлап урмандагы кошларны, җәнлекләрне куркытырга мөмкин, алар үзләренең балаларын югалтырга булдыралар.

Таблицаны санау.

Икенче команда укучысы чыга.

Сектор №2. Табышмак .

Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

-Менә соры бүре кызыксына 5 минут эчендә сез күпме мисал чишергә булдырасыз икән. Ә ул үзе 5 минут эчендә ярты урманны чабып чыга.

Карточкалар белән эш. 5 мин эчендә дәфтәрләргә мисаллар чишәләр.

3. Мөстакыйль эш.

Дәфтәрләрне алыштырышып тикшерәләр.

-Кичә бүре безнең класска килгән. Ярыш буласын белгән. Һәм ул үзенң эзләрен калдырган. Шул эзләрне табарга , урынына зурлык, кечерәк яки тигез була тамгалары куярга.

-Кайсы команда тиз һәм дөрес чишә. Чәчәк бирелә.

-Бүре эзләрен карый-карый күзләр арды. Әйдәгез күзләрне ял иттереп алабыз.

Слайд№ 6,7. Күзләргә ял.

3 команда укучысы кубик алырга чыга.

Сектор №3. Табышмак.

Суда йөзә, күктә оча, җирдә йөри,

Ит белән сыйлый. (Каз)

-Нинди казлар булалар?(кыргый казлар һәм йор казлары)

-Казлар кайда яшиләр? (йорт казлары амбарларда, ә кыргый казлар күлләрдә, сазлыкларда, сулыкларда яшиләр)

-Казлар безгә кушу кагыйдәләрен искә төшерергә тәкдим итәләр.

Слайд 9. 55+32= 50+30+5+2= 87

Д+Д Б+Б

9+81= 90 81+9=90

Зур санга кечерәк санны кушарга җиңелерәк.кушылучыларның урыннаран алыштырсак сумма үзгәрми.65+(15+6) җәяле мисалларда җәя эче беренче эшләнелә.

Капитаннар конкурсы. Мисаллар чишәләр. Тактада.

4. Физкультминутка.

1 команда укучысы кубик ала.

Сектор №4. Табышмак.

Алгы тәпие кыска

Чабарга ул бик оста,

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка. (Куян)

-Куркак куянга мисалларны уңай юл белән чишүне күрсәтергә. Сигналный карточкалар белән тикшерәбез.

Дөрес җавапка жетон бирелә.

Молодцы!

2 команда укучысы кубик алырга чыга.

Сектор№5. Табышмак.

Көлтә- көлтә койрыгым,

Селки-селки барамын

Кетәклекләргә кереп, мин

Тавык- чебеш аламын (Төлке)

-Нәрсә белән туклана?

-Төлке безгә мәсьәлә алып килгән.

-Төлке 50 ак тычкан һәм 20 соры тычкан тоткан . 30 тычканны ул ябалакка биргән. Төлкедә ничә тычкан калган.

Мәсьәләгә анализ.

-Мәсьәләдә нәрсә турында сүз бара? (Төлке турында)

- Төлке нишләгән?

-Нинди тычканнар тоткан төлке? (50 ак, 30 соры)

-Кыскача язылышка нинди сүз алабыз (Тоткан)

-Аннары нишләгән төлке? (тычканнарны ябалакка биргән)

- Ничә тычканны ябалакка биргән? (30)

- Кыскача язылышта ничек күрсәтәбез? (Биргән -30 т.)

- Нәрсә белергә кирәк мәсьәләдә?

- Төлкенең ничә тычканы калган.

- Нинди сүз алабыз кыскача язылышка? (Калган)

- Сорауга җавап бирер өчен башта нәрсә белергә кирәк?

- Төлке ничә тычкан тоткан.

- Нинди юл белән табабыз.(+)

-УЛябалакка биргәннән соң аның ничә тычканы калганын ничек беләбез? (-)

Тоткан - 50 һәм 20т.

Биргән - 30т.

Калган -?

Чишү:

  1. 50+20 =70т.

  2. 70-30=40 т.

Җавап: 40 тычкан.

3 команда укучысы кубик ала.

Сектор №6.Табышмак.

Кош түгел оча.

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата.

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

-Тиен безгә шифограмма ңибәргән. Кем матур гына укып күрсәтә.

Аю йокы капчыгы. Кыш буе өнендә йоклап ята, сезгә ул үзенең төзсез фотоларын гына биреп җибәргән. Сезгә аның биремнәрен үтәп фотоларны төсле ясарга.

Биремнәр өй эшенә кала.

5. Йомгаклау.

Командаларның очколарын санау.

Жетоннарны санау.

-Без бүген дәрестә нәрсә үткәрдек?

-Урманнан нинди укучылар килде?

-Нәрсәләрне кабатладык?

-Урмандагы кошларга һәм җәнлекләргә ничек булырга?

Смайликны буяу.



6


© 2010-2022