- Преподавателю
- Начальные классы
- «Этләр сугыш вакытында» тексты. 6 сыйныф. Әдәбият дәресе
«Этләр сугыш вакытында» тексты. 6 сыйныф. Әдәбият дәресе
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Абишева А.П. |
Дата | 09.05.2014 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
Дәрес барышы.
- Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.
- Уңай психологик халәт тудыру
- Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?
- Бүген бездә кунаклар бар,әйдәгез алар белән дә исәнләшик!
- Менә без әдәбият дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул.Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Cез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!
- Тел разминкасы
- Ә бүген көн нинди?
Набережные Челны
Ср.
14 маяЧт.
15 маяПт.
16 маяХарактер погоды днём
Максимальная
температура днём (oC),
комфортность погоды+28
+27
+26
Минимальная
температура ночью (oC),
комфортность погодыВт.-Ср.
+14
Ср.-Чт.
+13
Чт.-Пт.
+15
Давление днём (мм рт.ст.)
755
757
756
- Укучылар, рус телендә бирелгән таблицага карап, без һава торышы турында нәрсә әйтә алабыз
- Бүген көн нинди?
- Бүген көндез температура ничә?
- Бүген төнлә температура ничә булачак?
- Иртәгә көндез температура ничә булачак?
- Кичә төнлә температураничә иде?
-
USD ЦБ
34,86
EUR ЦБ
48,39
- Бүген 1 доллар ничә сум тора?
- Иртәгә 1 доллар ничә сум торачак?
- Бүген 1 евро ничә сум тора?
- Иртәгә 1 евро ничә сум торачак?
- Минем сәгатем 10 доллар тора, мин сәгатьне ничә сумга сатып алдым?
- Өй эшен тикшерү
- Уку эшчәнлегендәге авырлыкны билгеләү.
- Укучылар, сез хатыгызда язган этләр, песиләр нинди хайваннар?
- Йорт хайваннары.
- мин сезгә хәзер видеоролик күрсәтәм. Игътибар белән карагыз, видеоролик нәрсә турында икән?
- Укучылар, сез видеороликта нәрсәләр күрдегез? Анда кемнәр һәм нәрсәләр бар?
- Парадта этләр дә катнашкан.
- Ни өчен парадта этләр дә катнашкан?
- Чөнки сугышта катнашканнар.
- Укучылар, Бөек Ватан сугышында катнашкан этләр турында кем сөйли ала?
- Сөйли алмыйбыз.
- Бөек Ватан сугышында катнашкан этләр турында сөйләргә өйрәнергә кирәк.
- Дәреснең темасы нинди булыр?
- Бөек Ватан сугышында катнашкан этләр.
- Әйе, укучылар. Без дәрес ахырында герой этләр турында сөйләргә өйрәнербез.
- Укучылар, безгә герой этләр турында сөйләргә өйрәнер өчен безгә дәрестә нишләргә кирәк.
- Укучылар, безгә максатка ирешү өчен нишләргә кирәк булачак?
-
Төзелгән проектны тормышка ашыру.
- "Эй-ар-Гайд" алымын куллану.
- Сезнең өстәлләрдә һәрберегез өчен битләр ята. Бу битләр икегә бүленгән: "Укыганга кадәр" һәм "Укыганнан соң". "Укыганга кадәр" дигән баганага раслаулар белән килешсәгез " +", килешмәсәгез "-" билгеләрен куегыз. Һәр укучы аерым яза. Сезгә 1 минут вакыт бирелә.
Укыганга кадәр
Раслаулар
Укыганнан соң
Бөек Ватан сугышы елларында этләр катнашмаганнар.
Этләр сугышта хәбәр тапшырганнар, шәһәрләрне минадан чистартканнар, яралы солдатларны сугыш кырыннан алып чыкканнар.
Авыл эте Акбай 42 меңнән артык хәбәр тапшырган.
Джульбарс исемле эт сугышта 7468 мина һәм 150 снаряд таба.
- Вакыт үтте. Укучылар, раслауларның дөреслеген тикшерер өчен безгә нишләргә кирәк?
- Текстны укырга.
- Текстны уку.
- Укытучы үрнәк укый.
- Эчтән уку.
- Кычкырып уку.
- Рәхмәт. Шәп булган.
- Без текстны укып нәрсә белдек?
- Герой этләр турында информация белдек.
- Безгә тагын нәрсә эшли белергә кирәк?
- Тәрҗемә итә белергә кирәк.
- Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту.
- "Тэйк-оф-тач-даун" алымы (Басабыз-утырабыз)
- Укучылар, кайсы сандагы җөмлә дөрес тәрҗемә ителгән, шул номердагы укучы баса.
- Собаки - герои Великой Отечественной Войны
- Этләр Бөек Ватан сугышында катнашканнар
- Этләр Бөек Ватан сугышында элемтәче булганнар
- Этләр Бөек Ватан сугышы геройлары
- Этләр Бөек Ватан сугышында хәбәр тапшырганнар.
- Собака по кличке Джек переплыл через Днепр
- Джек кушаматлы песи Днепр елгасын кичкән
- Джек кушаматлы эт Днепр елгасын кичкән
- Джек кушаматлы эт хәбәр тапшырган
- Джек кушаматлы эт танктны юк иткән
- Во время войны собаки уничтожили 300 танков
- Сугыш вакытында этләр танкта йөргәннәр
- Сугыш вакытында этләр 303 танкны юк иткәннәр
- Сугыш вакытында этләр 303 шәһәрне минадан чистартканнар
- Сугыш вакытында этләр 300 танктны юк иткәннәр.
- Укучылар, без нишләдек? - тәрҗемә иттек. - Герой этләр турында сөйли белергә өйрәнер өчен, тагын нишли белергә кирәк? - Сорауларга җавап бирергә.
- Белем системасына кертү һәм кабатлау.
- Синквейн.
Герой этләр
Батыр, кыю
Тапшырганнар, чистартканнар, юк иткәннәр
Этләр сугышта солдатларга булышканнар.
батырлык.
-
Раунд Тэйбл.
- Һәр өстәлдә беренче укучы этләрнең батырлыгы турында сөйли башлый, чират буенча дәвам итеп, һәрберегез сөйләргә тиеш буласыз. Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә. 1 номерлы укучы башлый, икенче, өченче номерлы укучылар дәвам итәләр, 4 номерлы укучы сөйләүне тәмамлый.
- минут эчендә һәр төркем сөйли)
- Бик яхшы, укучылар, сез этләрнең батырлыгы турында күп беләсез икән.
-
Рефлексия.
-
Укучылар, без дәрес башында нинди максат куйган идек?
-
Этләрнең батырлыгы турында татарча сөйләргә өйрәнергә.
-
Әйдәгез, кем герой этләр турында сөйли ала?
Һәр өстәлдән 1 укучы сөйли
-
Булдырдыгыз, укучылар!
-
Дәрескә үзбәя.
- Өй эше
- 1 күнегү, 168 бит. Текстны сөйләргә өйрәнергә.
- Этләр темасына синквейн төзергә.
- "Дүрт аяклы чик сакчылары" мәкаләсен тәрҗемә итәргә.
9