2 нче класста татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат rar
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мамадыш районы

Усали урта гомуми белем бирү мәктәбе












2 нче класста

татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе




Тема:

" Авазлар һәм хәрефләр"









Автор: Аксакова Гүзәлия Шәйхатдаровна

башлангыч класслар укытучысы



Максат.

-Укучыларның алган белемнәрен ныгыту, камилләштерү;

-танып-белү активлыкларын үстерү;

-табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, аның матурлыгын күрә

беләргә өйрәтү.

Җиһазлау. Компьютер, слайдлар, карточкаларга, "кар бөртекләре"нә ,"итекләргә" язылган биремнәр, тестлар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

Укытучы.(шигырь сөйли)

"Әни" диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, һич ярамый

"Әни" сүзен таптарга!

  • Укучылар, елның кайсы фасылы җитте? Кайчан кар ява?

слайд №2)

(Экранда кыш күренеше күрсәтелә)

  • 2008 нче ел нинди ел булып тарихка кереп кала?(Гаилә елы)

  • Әйе, укучылар, "Гаилә елы" тәмамланырга күп вакыт калмады. Ләкин без бу елны гына түгел, һәрвакытта да гаилә членнарына игьтибарлы булырга, аларны яратырга, аларга ярдәм итәргә тиешбез. Боларны бервакытта да исегездән чыгармагыз.

  • Бүген кышның соңгы ае. Яңа елга да күп калмады. Инде Кар кызы килеп тә җиткән .(Кар кызы рәсеме төшерелгән слайд күрсәтелә). Ул әле сезгә биремнәр дә алып килгән .

Башта сезнең матур язу осталыгыгызны тикшерә.

  1. Матур язу. (Дәфтәрләрендәге үрнәкләр буенча язалар)

  2. Актуальләштерү.

-Укучылар, Кар кызы сезнең белемнәрегезне тикшерү өчен

биремнәр алып килгән. (Тестлар эшләтү) (слайд №4)

1 нче вариант

1.Татар телендә ничә сузык аваз бар.

а) 9 б) 10

2.Татар телендә ничә калын сузык бар?

а) 5 б) 4

3.Татар алфавитының икенче хәрефе нинди?

а) б б) ә

4."Ө" хәрефе сүзнең кайсы иҗегендә языла?

а) беренче б) икенче

5.Йолдыз сүзендә ничә сузык аваз бар?

а) 2 б) 3

6.Мәктәп сүзендә ничә тартык аваз бар?

а) 3 б) 4

7.Казан сүзендә ничә яңгырау тартык бар?

а) 3 б) 2

8.Укытучы сүзен юлдан юлга күчерү өчен ничек иҗекләргә

бүләргә?

а) у-кы-ту-чы б) укы-ту-чы

9.Укучы сүзе иҗекләргә ничек бүленә?

а) у-ку-чы б) уку-чы

10.Азнакай сүзендә ничә саңгырау тартык бар?

а) 1 б) 3

2 нче вариант

1. Татар алфавитында ничә хәреф бар?

а) 33 б) 38

2. Татар телендә ничә нечкә сузык аваз бар?

а) 5 б) 4

3. Татар алфавитында соңгы хәреф нинди?

а) я б) э

4. "О" авазы сүзнең кайсы иҗегендә языла?

а) икенче б) беренче

5. Йөзек сүзендә ничә сузык аваз бар?

а) 2 б) 3

6. Укучы сүзендә ничә тартык аваз бар?

а) 3 б) 2

7. Калак сүзендә ничә яңгырау тартык бар?

а) 2 б) 1

8. Умырзая сүзен юлдан юлга күчерү өчен ничек итеп

иҗекләргә бүләргә?

а) у-мыр-за-я б) умыр-зая

9. Укытучы сүзен иҗекләргә ничек бүләргә?

а) укы-ту-чы б) у-кы-ту-чы

10. Мамадыш сүзендә ничә саңгырау тартык бар7

а) 3 б) 1

2нче бирем

Беренче төркем: ябалак, сәгать

Икенче төркем : ерганак, кәгазь

(Бирелгән сүзләрдә ничә аваз һәм хәреф икәнлеген язарга)

-Укучылар, юлдан кигәндә Кар кызына урман җәнлекләре очраган һәм алар сездән ярдәм сораганнар. Аларга бу сүзләрдә төшеп калган хәрефләрне табарга ярдәм итик әле.

"Җәнлекләргә ярдәм ит" уены.

1 нче төркемгә: (слайд №5)

бол..н ал..бом

орл...к Мәр...ям

та...ыш кәгаз...

...акыт бор...ч

...олдыз ...шче

2 нче төркемгә: (слайд №6)

кол…н мәг…нә

орл…к яш…ни

а…ыз нәк…

…окзал ко…ма

...омран төлк…

(Сүзләрнең дөрес язылышы экранда күрсәтелә, укучылар бер -берсенең эшләрен тикшерәләр.)

3.Физкультминут

Без карлар очабыз(кулларны як-якка сузып,җилпеп торалар)

Түбәнгә төшәбез( әкрен генә чүгәлиләр).

Җитәбез дигәндә (ярым чүгәлиләр),

Җил белән китәбез (әкрен генә күтәреләләр).

Шунда без һавада,

Җилкенеп торабыз(кулларкны як-якка сузып,җилпеп торалар).

Җил тынган арада,

Җирдә ял итәбез (чүгәләп утыралар).

4."Иҗекле болыт" уены.

(Экранда кар болытлары күрсәтелә. "Кар бөртекләр"енә язылган биремнәр тактага беркетелә )

- Укучылар, беренче болыттан- бер иҗекле, икенче иҗектән- ике иҗекле, өченче болыттан өч иҗекле кар бөртекләре килеп төште.

(2 нче класста татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсеЭкранда болыт рәсемнәре күрсәтелә) .(слайд №7)

2 нче класста татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе2 нче класста татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

2 нче класста татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе2 нче класста татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

2 нче класста татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

2 нче класста татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

2 нче класста татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

2 нче класста татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе2 нче класста татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Игьтибар белән карагыз әле, кайсы кар бөртеге нинди болыттан төште икән.(слайд №8)

(Дәфтәрләрдә эшлиләр. Экранда дөрес җаваплар күрсәтелә.) (слайд №9)

-Укучылар , бу сүзләр нинди темага, ел фасылларының кайсы вакытына туры килә? (Кыш)

-Ә песнәк сүзе кыш белән ничек бәйләнгән соң? (Песнәк- кышлаучы кош. Кыш көне ул урманнан авылга килә)

(Экранда песнәк рәсеме күрсәтелә)(слайд №10)

Кышлаучы кошларга ярдәм итәргә кирәклеге, аларга җимлекләр ясап куярга кирәклеге әйтелә.

- Укучылар , ә чаңгы сүзен ни өчен яздык икән?(Җаваплар тыңлана).

-2009 ел "Спорт һәм сәламәтлек " елы итеп игълан ителде. Бу елда спорт белән тагын да күбрәк дус булырга кирәк. Чанада, чаңгыда шуарга, йөгерергә. Иртәнге гимнастика күнегүләрен һәр көнне ясарга , чыныгырга һәм физик хезмәт белән даими шөгыльләнергә кирәк.Шулай булганда гына сез авыруларга бирешмәссез, сәламәт булырсыз.

5. -Сезнең аякларыгыз туңмасын өчен, Кар кызы сезгә итекләр алып килгән.(Экранда итекләр рәсеме күрсәтелә)(слайд №11)

Әмма ул аларны үзе алып килгән Кыш бабай биремен үтәгәннән соң гына бирәчәк.Әйдәгез әле, бу биремне дә үтик. Әгәр бу биремне дәрес үтәсәк, Яңа елга Кыш бабай үзе дә килеп җитәчәк.(слайд №12, №13)

Иҗади диктант язалар.

Беренче төркемгә

1.кыш, менә,җитте.

2. Ләйлә, шуа, чанада, таудан.

3.Кыш, тиздән , бабай, киләчәк, мәктәпкә.

Икенче төркемгә:

1.балалар , чыктылар, уйнарга, урамга.

2.чаңгыда, Булат ,шуа.

3.Кар, аңа , кызы, ияреп, килә, да.

(Җөмләләрне укыйлар.)

  • Шушы җөмләләрдән бәйләнешле текст төзергә кирәк.

Һәр төркемнән берәр җөмлә укыла. Кыш турында текст барлыкка килә.

(слайд №14)

Кыш

Менә кыш җитте.

Балалар урамга уйнарга чыктылар. Ләйлә таудан чанада шуа. Булат чаңгыда шуа.

Тиздән мәктәпкә Кыш бабай киләчәк. Аңа ияреп Кар кызы да килә.


-Сез бу иҗади эшне дә бик яхшы башкардыгыз. Рәхмәт. (слайд №15)

Инде Кыш бабай безнең "Чыршы бәйрәме"нә сөенеп киләчәк.(слайд №16)

IV.Дәресне йомгаклау.

Өй эше: Кыш турында хикәя язарга.

© 2010-2022