Әдәби уку дәресе 1 сыйныф Тартык [с] авазы, С, с хәрефләре

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әдәби уку дәресе 1 нче сыйныф.

Тема:Тартык[c] авазы,С,с хәрефләре.

Максат:

1.[c] авазы һәм С,с хәрефләре белән танышу,тартык һәм сузык авазлар белән эшләү,аера белү,сүзләрне дөрес укырга өйрәтү.

2.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү,иңекләп,сүзләп өзмичә укуны камилләштерү.

3.Балаларның күзәтүчәнлеген,хәтерен,уйлау сәләтен үстерү.

Җиһазлау:Әлифба,тартык һәм сузык авазы хәрефләре,Белмәмеш рәсеме,предметлы рәсемнәр, 2 өй рәсеме,кушылмалар язылган карточкалар.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү.

2.Дәрестә дөрес утыра белүне тикшерү.

Укытучы Укучылар

Аяклар? Баскычта.

Арка? Туры.

Куллар? Партада.

Үтелгәнне кабатлау.

Укучылар,бүген безгә Белмәмеш кунакка килгән һәм сезгә бик күп биремнәр алып килгән.

1.Үзләренең өен табыгыз»уены уйнау. (Тэйк оф-тач даун-обучающая структура) Балалар бер-бер артлы урыннардан торып хәрефләрне шул йортларына урнаштыралар.

Тактага сузык хәрефләр өчен түгәрәк, тартык хәрефләр өчен квадрат өй рәсеме һәм а,ә,у,ү,и,ы,о,ө,л,м,н,ң,д,т,з,р,й хәрефләре беркетелә.

Укытучы:Бик матур,кояшлы көн.Барлык хәрефләр дә уйнарга чыктылар.Кинәт кенә күк йөзен караңгылык басты,кояш болытлар астына качты һәм яңгыр ява башлады.Хәрефләр өйләренә таба йөгерделәр һәм ашыгып өйләрен ялгыштылар.Ләкин өй хуҗалары үзләренекен генә кертә.

Әйдәгез әле, укучылар,хәрефләргә үзләренең өйләрен табарга ярдәм итик.Тактадагы хәрефләрне алып,авазын әйтеп,өйләренә урнаштырыйк.

2.Сүзнең составы.

Кушылмалар һәм хәрефләрдән сүзләр төзү.(Релли тейбл) Ике укучы бер-бер артлы карточкалар белән сүзләр төзиләр. Бу эш урыннарынннан торып башкарыла.

Укучылар сүзләрен бер-берсенә укыйлар.(Раунд робин)

Яңа тема .

1.Мин табышмак әйтәм,ә сез җавабын табарсыз.

Җир астында җирән ат,

Аның тиресе җиде кат.

Суярсың да тунарсың,

Тунагачтын еларсың. (Суган)

-Суган сүзе нинди авазга башлана ?(С авазына)

Димәк без бүген дәрестә нәрсә турында сөләшәчәкбез?(с хәрефе турында)

Әйдәгез әле без бу сүзне иҗекләргә бүлик?(Су-ган)

Ничә иҗектән тора икән?(2)

2.ТАЙМД ПЭА ШЭА структурасы. Күпмедер вакыт эчендә балалар үзләренең җавапларын әйтешәләр.Соңыннан шушы сүзләр белән җөмләләр төзеп әйтәләр(тик-тэк-тоу).

Укучыларга предметлы рәсемнәр таратыла һәм балалар бер-берсенә бу сүз ничә иҗектән торуын,сүздә с авазы барлыгын,сүзнең кайсы өлешендә икәлеген сөйлиләр.(фосилитирующие вопросы)

Ял минуты.

Бер,ике без бастык. Утырдык,кабат бастык.

Чат-чат итеп кул чаптык. Бер утырдык,бер бастык.

Аякларны бер урында Инде бераз хәл алдык,

Тып-тып-тып итеп бастык. Тыныч кына утырдык.

3.С хәрефен күрсәтү.Нәрсәгә охшаган?(ярым айга)

Төне буе С хәрефе

Күктә эленеп тора,

Ә дәрестә безнең өчен

Матур җөмләләр кора.

Уйлагыз әле,[c] тартык авазмы,әллә сузыкмы?Кайсы өйдә яшәячәк?(квадрат өйдә).Урнаштыралар.

4.Дәреслек белән эш.

52-53 нче битләрне уку.(чиратлап уку-Релли Робин)

5. "Сара суга бара" шигыре укыла .(Б.Рәхмәт)(тэйк оф- тач доун структурасы)

(С) авазы ишетелсә кул чабасы.

Сара суга бара, Нәни кыз булса да,

Суга бара Сара, Эш ярата Сара.

Су алырга бара, Уңган кыз ул Сара,

Кара,карасана! Булган кыз ул Сара.

6.Дәреслектәге Сания сүзеннән сүзләр табу.(гиниративные вопросы)

Итог урока.

- Без бүген нинди аваз белән таныштык?

-Нәрсәләр эшләдек?(Хәрефләрне үз өйләренә урнаштырдык,шигырьләр укыдык,берничә структура кулландык.)

Сезгә дәрес ошадымы?(карточкаларны күрсәтәләр)

Дәрес бетте,чыгарга була.

© 2010-2022