Дәрескә технологик карта. Гирляндалар

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Технологик карта Класс: 2

Предмет: технология Тема: гирляндалар Максат Белем бирү: Яңа ел бәйрәменә гирляндалар ясарга өйрәтү; гирляндалаарның төрләре белән таныштыру Үстерелешле: боҗралардан, полосалардан гирляндалар ясау күнекмәләре бирү; иҗади осталыкны, фантазияне үстерү. Тәрбияви: үзара ярдәмләшү сыйфаты, бәйрәм рухы тәрбияләү, күтәренке кәеф булдыру.

Предмет буенча нәтиҗәләр: Яңа ел бәйрәменә гирляндалар ясарга өйрәнү; гирляндалаарның төрләрен белү ; гирляндаларны әзерләү технологияләрен үзләштерү

Дәрес тибы: Яңа белемнәр үзләштерү

Дәрес төре: диалогик-проблемалы дәрес

Төп төшенчәләр: шаблон, технология, җепкә тезелгән гриляндалар, сузылмалы гтрлянда, боҗралардан гирлянда, полосалардан гирлянда

Пространство оештыру: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш

Чыганаклар: Л.Ю. Огерчук "Технология" 2 класс, 2012 ООО "Русское слово- учебник", 2012, Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты, 2012, 46-49 б.

Җиһазлау: Презентация Power Point - "Яңа елга гирляндалар"


Предметара бәйләнеш: әдәби уку, музыка, физкультура, ИЗО, рус теле, татар теле, литературное чтение



Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

ШУУГ - шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ - регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ - танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү, хезмәттәшлек итү теләге уяту.

Кояшның шаян нурлары

Безне уята.

Хәерле иртә тели ул,

Хәерле иртә!

Син дә шулай һәркемгә

Елмаеп эндәш.

Бәхет, шатлык, куаныч

Булсын гел юлдаш!

  • Чын дус дип нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

  • Әйдәгез, бүгенге дәрестә үзегезнең чын дуслар булуыгызны күрсәтегез. Бердәм булып эшләр өчен дәрестә игътибарлы булырга, бер-берегезне бүлдермичә тыңлый белергә, иптәшеңне аңларга тырышырга һәм аңа ярдәм итәргә омтылырга кирәк.



Укучыларның җаваплары

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Максат: дәрестә яңа мәгълүматлар кабул итүгә хәзерләнү, фикерләү осталыгын үстерү

1.Чыршыга күләмле кәгазь уенчыклар ясау күнекмәләрен искә төшерү.

-Нишәшәр детальдән торалар? Аларның формалары нинди булырга мөмкин?

2. Симметрияле детальләрне бөкләп билгеләү, берничә детальне берьюлы кисү алымнарын искә төшерү



Укучыларның җаваплары

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру,

яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм белемнәрне үзләштерүгә юнәлеш бирү; килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

  1. Яңа ел чыршысын, бүлмәне бизәү турында әңгәмә.

  • Нәрсәләр белән бизибез?

  • Аларны кайдан алабыз?

  • Үз кулларың белән ясалган эшләнмәләрне кулланырга буламы?

  • Нәрсәләр ясый алыр идек?

  • Нәрсә ул гирляндалар? Күргәнең бармы? Үзең ясый алыр идеңме?

  • Бүгенге теманы әйтә аласызмы?

  • Нинди бурычлар куясыз?

Кибеттән сатып алулары турында сөйлиләр



Балаларның җаваплары

Яңа ел гирляндалары

Төсле кәгазьләрдән гирляндалар ясарга өйрәнергә һ.б.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

IV.Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү. Максат: гирляндаларның төрләре һәм аларны ясау технологияләре турында белемнәр үзләштерү мөмкинлеге булдыру




  1. Гирляндаларның төрләре
А) җепкә тезелгән гирляндалар Ә)сузылмалы гирлянда Б) боҗралардан гирлянда Г) полосалардан гирлянда 2. Гирляндаларны ясау технологияләре. Дәреслек белән эш, 46-49б. 3. ДИНАМИК ПАУЗА

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

V. Яңа белемнәрне ныгыту

Максат: полосалардан күләмле гирлянда һәм боҗралардан чылбыр ясау эзлеклелеген аңлау



  1. Полосалардан күләмле гирлянда ясау эзлеклееге

А) төсле кәгазьләрдә 4 см киңлегендәге полосалар тамгалау, гади карандаш белән сызу

Ә) полосаларны кисү

Б) төрле төстәге ике полосаны берсенә икенчесе туры почмак ясарлык итеп бөкләп бару

Г) эш ахырында полосаларның очларын ябыштырып кую

2. Боҗралардан чылбыр ясау эзлеклелеге.

А) сызым буенча боҗра әзерләнмәләрен билгеләргә

Ә) билгеләнгән сызыклар буенча кәгазьне кисәргә

Б) әзерләнмәне боҗра итеп ябыштырырга

В) бу боҗрага икенче полосаны кертеп, аның очларын ябыштырырга.

Г) чылбырны төрле төстәге боҗралардан җыярга

3. Кайчы белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерү

4.КҮЗЛӘРГӘ ГИМНАСТИКА

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

VI. Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану

Максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру



  1. Мөстәкыйль иҗади эш



  1. Эшнең нәтиҗәсе белән таныштыру

-Нинди гирлянда ясадыгыз? Аның детальләре нинди формада? Барысы ничә деталь? Алар бер-берсе белән ничек тоташтырылган?

Укытучы күзәтчелегендә иҗади эш башкаралар

Үз эшләнмәләре турында сөйлиләр.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

VII. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

-Дәрес сезгә ошадымы?

-Аеруча да нәрсә кызыклы булды? -Дәрес башында нинди максат куйган идек? -Максатыбызга ирештекме? Ни өчен?

-Син бүген үзеңне нәрсә өчен мактый аласың?

-Синең фикереңчә бу дәрес безгә ни өчен кирәк иде?

- Үзегезнең эшчәнлегегезне ничек бәяләр идегез -Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез, тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт.

Укучыларның җаваплары

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


VIII. Өй эше

Максат: укучыларның белемнәрен үстерүгә юнәлтелгән өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату Өй эше: 46-49 нчы битләрне укырга




© 2010-2022