Праздник БУКВАРЯ (1 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Укытучы:

Кадерле әти-әниләр һәм кунаклар! Бүген зур бәйрәм. 1 нче класс укучылары ӘЛИФБА белән саубуллашырга җыелдылар. Әлифба бәйрәме кечкенәләрнең тормышында иң җаваплы, иң авыр хезмәтләренә йомгак ясау тантанасы ул.Балалар барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә , әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтрам итәргә, иптәшләре белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.

Җыр "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

Укытучы:

Хөрмәтле әти-әниләр. Әлифба бәйрәме Сезнең өчен дә зур сөенечле бәйрәм.Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең өлешегез зур.Без авырлыкларны бергәләп җиңдек бит. Бик зур рәхмәт сезгә, бәйрәмебез котлы булсын.

Күч безнең күңелгә

Җыр яме җир яме

Рәхим ит, түрдән уз

Әлифба бәйрәме.

Әлифба син алып кердең,

Безне белем иленә

Тырышлык та, ялкаулык та

Шушы илдә беленә.

"Ә" хәрефе

Әткәй-әнкәй газизләрем

Гомер биргәнсез безгә,

Изге итеп үстерәсез,

Мең рәхмәтләребез сезгә.

"Л" хәрефе

Өйрәндем мин күп хәрефләр,

Тырышып тирләр түгеп.

Мин яратам "Л" хәрефен

Кабатлыйм Ләйлә диеп.

"И" хәрефе

"И" хәрефе ипидә бар,

Бар ул "ил" һәм "иректә",

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

"Ф" хәрефе

Фил бүрәнә ташып йөри,

Кара урман эчендә!

Һаман тора күз алдымда,

Күрсәм дә тик төшемдә.

"Б" хәрефе

Бәр барабан, уйна быргы!

Бар кешеләр ишетсен!

"Б" дан башка бәйрәм югын

Барчасы белеп торсын!

"А" хәрефе

Алма, диләр алларын да,

Яшелен дә, алын да.

Гел аласы килеп тора

"Алма" дигән чагында.

Бергә:

Һәммәбезнең үз урыны

Барыбыз да кирәкле,

Безне Әлифба китабы

Дус булырга өйрәтте.

Җыр "Әлифба"

Әй, әлифба, әлифба!

Һәр хәрефең- гөл кебек,

Һәрбер битең - ил кебек,

Синдә - таулар, урманнар

Яшел болыт кигәннәр,

Әрәмәләр, болыннар,

Көмеш буын колыннар.

Йозагың юк, бигең юк,

Дошманыңнан дустың күп,

Һәр халыкка якын син,

Шуның белән хаклы син,

Әй, әлифба, әлифба.

Синдә - күңел ачкычы,

Синдә - белем баскычы,

Туган телем - гомерлек,

Мәңге балкып торырлык,

Әй, әлифба, әлифба!

Әлифба:

Исәнмесез, укучылар!

Таныдыгызмы мине?

Аз гына вакыт эчендә

Яраттым бит мин сезне.

Мине һәр көнне укып сез,

Күп нәрсәләр белдегез.

Нәтиҗәсен алга таба

Киләчәктә күрерсез.

Матур - матур хикәяләр

Укыдыгыз сез миндә.

Мәкаль, шигырь, табышмаклар

Бар бит һәрбер битемдә.

Рәхмәт балалар, бик зур рәхмәт! Минем бүген шатлыгым эчемә сыймый.Барыбыз өчен дә куаныч бүген. Классыбыздагы барлык укучылар да хәрефләремне өйрәнеп бетерделәр. Бик матур итеп укырга, язарга өйрәнделәр. Әйдәгез әле сезнең ничек укыганыгызны калганнар да ишетсен. Мин сезгә табышмаклар бирәм, шул табышмакларны укып җавабын әйтергә кирәк һәм җавабын менә шушы тактага язып та күрсәтерсез .

Җир астында җиз бүкән

Әйтегез нәрсә икән?

Утыра бер ак чүлмәк

Өстенә кигән йөз күлмәк.

Кечкенә генә йорт

Эче тулы корт.

Йомры йомшак йон йомгак,

Йортта чирәм йолкадыр.

Армый, талмый ат артыннан калмый.

Курай түгел, сызгыра,

Бөтен җирне туздыра.

Рәхмәт сезгә балалар,

Куандырдыгыз безне.

Туган тел һәм татар теле

Көтә бит алда сезне.

Җыр "Мәктәп ул ямьле»

Укучылар:

Һәр дәреснең - үз урыны

Һәр дәреслек кирәкле.

Дәреслекләрне укырга

"Әлифба"быз өйрәтте.

Әлифба - тормышта

Беренче - баскычым.

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

Өйрәттең син мине

Хәрефләр тезәргә.

Тылсымлы хәрефләр

Әйләнде сүзләргә.

Әлифба, әлифба

Син минем юлбашым.

Дәфтәргә төшергән

Күктәге кояшым.

Өйрәттең син мине

Ватанны сөяргә.

Рөхсәт ит, зур рәхмәт

Мең рәхмәт дияргә.

Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба,

Хәзер мин укый беләм.

Зур белем иленә

Бик озак барасы.

Куркытмый авыр юл

Тау - ташлар арасы.

Әлифба, синдә бит

Чыныкты канатлар

Чакыра әкиятләр

Канатлы ак атлар.

Әлифба, күңелләр

Гел сиңа ялгансын.

Син безгә хәерле

Юл теләп каласың.

Җыр "Шакмаклар"

Укучылар мин сезнең белән саубулллашам.

Тырыш булыгыз!

Ялкауланмагыз!

Артта калмагыз!

Икеле алмагыз!

Миңа хәзер алмашка

Сезгә туган тел килер

Дуслашыгыз аның белән

Ул күп итеп белем бирер.

Укучылар: Сау бул ӘЛИФБА!

Туган тел:Мин Туган тел буламын

Сезгә дус мин булырмын

Бик күп белем бирермен.

Мине укып сөйләрсез

Минем белән сөйләшеп

Минем белән серләшеп

Бик күп айлар үтәрсез

Хыялыгызга җитәрсез.

Укучылар:Без сине яратырбыз Туган тел.

Ә хәзер минем берничә биремемне үтәп китегез әле.

1.Алфавитта ничә хәреф?

2.Нинди тавышсыз хәрефләрне беләсез?

3.Нинди хәрефләр 2шәр авазны белдерәләр?

4.Берәрегез алфавитны яттан сөйләп күрсәтә алмыймы?

Кызыл Калфак җырлый- җырлый килеп керә

Исәнмесез укучылар! Таныдыгызмы мине? Мин Кызыл Калфак булам.Әкиятләр иленнән сезне бәйрәмегез белән котларга диеп килдем. Бүләгемне биргәнче сезнең әкиятләр буенча белемнәрегезне тикшереп карыйсым килә.

Әкиятне дәвам итәргә кирәк.

  1. Башта русча "Посадил дед репку"

  2. Хәзер татарча "Яшәгән ди төлке белән торна"

Ә хәзер мәкальнең башын

Мин сезгә укып карыйм,

Кемнәрнең күп белгәнлеген

Бераз тикшереп алыйм.

1) "Эшле кеше - көчле кеше"

2) "Тырышкан табар - ташка кадак кагар"

3) "Кем эшләми - шул ашамый"

4) "Китап - белем чишмәсе."

5) "Күп укыган - күп белә."

6) "Теле барның - иле бар."

Булдырдыгыз, бәйрәмегез белән котлап мин сезгә менә шушы китапны алып килдем. Тырышып укыгыз, китапларны яратыгыз! Саубулыгыз!

Укытучы:Безнең укучыларыбыз укырга, язарга гына өйрәнеп калмадылар, ә математикадан 10 эчендә кушарга, алырга, мәсьәләләр эшләргә өйрәнделәр.

Шуларны исбатлап уеннар уйнап китик әле.

  1. Саннарны кем тизрәк әйтеп саный?

  2. Мәсьәләләр Керпе гөмбәгә барды,

9 ак гөмбә тапты

3 не куйды энесенә,

Калганын кәрзиненә

Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган?

7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга,

3 әү килде тагын да

Исәплә син барын да.

Барысы ничә малай?

Айдар китте урманга

Тәмле җиләк җыярга

Менә 10 җиләк тапты

5не авызга капты

Ничә калыр чиләктә?

Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез

Барысы ничә сыерчык?

3. 2 шәр кеше ярыша

1) Кош исемнәрен чиратлап әйтегез.

2) Язучылар исемнәрен.

3)Агач исемнәрен.

4.Тартык авазлар арасына сузык авазлар куеп мәгънәле сүзләр төзибез.

Б.Л , Т.Ш, К.Р, С.Т, К.Л, К.З

Укытучы: Булдырдыгыз балалар. Безнең бәйрәмебезнең беренче өлеше тәмам. Ә хәзер сезнең игътибарга кечкенә генә концерт.

  1. Җыр. "Әлифба"

  2. Шигырь Гарифуллина А.

  3. Җыр Галеева В. "Настоящий верный друг"

  4. Татар халык биюе.

  5. Җыр. "Гармун уйныйм"

  6. Җыр. "Гөлләрем"

  7. Җыр "Рәхмәт сезгә"

Укучылар кулларындагы шарларны әти-әниләренә, укытучыларга бирәләр.

Укучылар беренче җиңүегез - Әлифбаны тәмамлавыгыз белән котлыйм. Укуыгызда һәм киләчәк тормышыгызда бары уңышлар гына телим.


1) "Эшле кеше - көчле кеше"

2) "Тырышкан табар - ташка кадак кагар"

3) "Кем эшләми - шул ашамый"

4) "Китап - белем чишмәсе."

5) "Күп укыган - күп белә."

6) "Теле барның - иле бар."


Җир астында җиз бүкән

Әйтегез нәрсә икән?

_________________________________________

Утыра бер ак чүлмәк

Өстенә кигән йөз күлмәк.

_________________________________________

Кечкенә генә йорт

Эче тулы корт.

_________________________________________

Йомры йомшак йон йомгак,

Йортта чирәм йолкадыр.

_________________________________________

Армый, талмый ат артыннан калмый.

__________________________________________

Курай түгел, сызгыра,

Бөтен җирне туздыра.


© 2010-2022