Конспект урока по окружающему миру в 2 классе

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Гыйльманова Венера Миргасим кызы

Сарман районы Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укытучысы

Тема.Туган авылым матурлыгы(1нче класс)

(Әдәби уку,әйләнә-тирә,технология буенча катнаш дәрес)

Максат.Укучыларны сүзләп, аңлап укырга өйрәтү;

туган ил төшенчәсен тирәнәйтү;

сөйләм телләрен үстерү;

туган нигезгә,авылга, илгә мәхәббәт тәрбияләү;

укучыларның эстетик зәвыкларын үстерү.

Җиһазлау.Интерактив такта, компьютер, туган авыл күренеше белән слайдлар, укучыларның технология папкасы.

1.Оештыру.

2. Максат белән таныштыру.Белемнәрне актуальләштерү.

Ребус чишү.Слайд №1.

-- Нәрсә турында сөйләшәбез?

--Туган ил турында.

Слайд №2.

Сез кайда тудыгыз? Кайда үстегез һәм кайсы мәктәпкә йөри башладыгыз?

Барлас Камалов

Язучы Барлас Камалов безгә шушы сорауны бирә һәм без,әйдәгез , дәрестә шул сорауга җавап табыйк.

  • Сезнең туган авылыгыз ничек атала?

  • ...

  • Кайсы мәктәпкә йөрисез?

  • ...

Язучының җавабы белән танышыйк.

Димәк, безнең туган җиребез , туган авылыбыз Иске Минзәләбаш авылы һәм һәрберегезнең туган нигезе , өе бар.Туган җир бар кеше өчен дә бик кадерле. Шуңа күрә дә язучылар ул турыда бик күп язалар.

Хәзер без Нәкый Исәнбәтнең "Өч матур сүз" шигыре белән танышырбыз . Автор турында зуррак классларда тирәнрәк өйрәнербез. Хәзергә мин сезгә аның сез яратып укый торган табышмакларны, мәкальләрне, санагычларны, сынамышларны,әкиятләрне туплап китап итеп чыгаручы икәнен генә әйтеп узам.

  • Нинди сүзләр турында сүз бара?

Шигырь белән танышу.

Гөжләп уку.

Кычкырып уку.

Сорауларга җавап бирү.

- Нинди матур сүзләр турында сүз бара?

- ...

- Туган ил нәрсә ул?

- ...

Слайд №3

Мәкальләр,әйтемнәрне уку.

Туган илең - туган анаң.

Туган илем - туган өем.

Үз илем - алтын бишек.

3.Слайд №4, 5. Минзәләбаш авылы күренешләре.Туган авыл турында әңгәмә.Аның матурлыгы.Матурлыкка өндәүче табигать

4.Слайдларда авыл, бизәкле матур өй күренешләре.

Укучы слайдлар буенча сөйли.

5.Кешеләр андый матурлыкны каян ала?Слайдлар буенча әңгәмә

6.Матур өйләр төзибез. Кәгазьдән тематик аппликация.

7.Йомгаклау.



© 2010-2022