Технологическая карта по математики 4 не кушу һәм 4 не алу 1 класс

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Апас районы Кызылтау урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф өчен Хабибуллина Светлана Ислам кызының математикадан дәрес план - конспекты



Тема: 4 не кушу һәм 4 не алу.

Максат: 4 не кушу һәм алу алымнарын өйрәнү.

Дәрес тибы: яңа теманы үзләштерү.

Планлаштырылган нәтиҗә: укучылар 4 не кушу һәм алу алымнарын өйрәнәләр, куелган бурычлар һәм аларны үтәү шарт-

ларына туры китереп уку гамәлләрен планлаштырырга, үзләренең белем дәрәҗәләрен бәяләргә

өйрәнәләр.

Шәхескә кагылышлы УУГ: эшчәнлек һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру, математик тирәлекне аңлау. Регулятив УУГ: укытучы белән берлектә яңа бурычлар кую, предметлар арасындагы бәйләнешне билгеләү, кагыйдәләрне, күр- сәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу. Танып -белү УУГ: логик фикерләүне үстерүдә математик гамәлләр башкару, проблема кую һәм аны чишү.

Коммуникатив УУД: үз фикерләрен тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтергә, аны яклый белергә, гомуми төгәл фикергә

килү.

Кулланылган уку әсбаплары:Г.В.Дорофеев, Т.Н. Миракова авторлыгындагы математика дәреслеге (1 бүлек); эш дәфтәрләре.

Материал: компьютер, интерактив такта, карточка, төсле түгәрәкләр белән конверт, смайликлар.




Дәрес барышы:

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Формалашучы УУГ

Оештыру.

Укучыларны уку эшчәнлегенә кертү.

Уңай психологик халәт булдыру.

Дәрескә әзерлек. Елмаеп карагыз дөньяга, Рәхәт бит яшәве шулаймы? Елмаеп яшәсәң көн саен Укырга, уйларга бик җайлы. -Кәефләрегез ничек? -Укучылар каршы күршегез һәм ян күршегез белән исәнләшегез дә, бер-берегезгә карап елмаегыз. -Тыныч кына утырыйк. Игътибарны дәрескә юнәлтик. Әйдәгез, дәрестә утыру кагыйдәләрен искә төшерик.

Матур сүзләр әйтеп елмаек,

Андый сүзләр бездә бик тә күп

Кәефләренә карап смайликлар күрсәтәләр.

Укучылар каршы күрше һәм ян күрше белән исәнләшәләр, бер-берсенә карап елмаялар.

Дәрестә утыру кагыйдәләрен искә төшерәләр.

коммуникатив УУГ

регулятив УУГ

Белемнәрне актуальләштерү.

Алган белемнәрне кабатлау, ныгыту.


Проблема кую

Проблема куеп, аны чишү .

Телдән эш.

1. 1-10 га кадәр саннарны тәртип буенча һәм киресенчә санарга (иң кечкенә санны табып тәртип буенча санагыз, ә аннары иң зур саннан башлап тәртип буенча санарга).

(слайд3)

2. Тэйф оф-тач даун. Вакыт. -Нинди саннар арасында тора? Мин әйткән сан ике сан арасында урнашкан. Дөрес әйтсәм, торып басасыз. Дөрес булмаса, урыныгызда каласыз. (2 3 4, 5 4 6,7 9 10, 1 2 3)
Тактада саннар язылган. 2, 6,8,9,7,3,5,1,10 Санап карагыз әле, монда без өйрәнгән бөтен саннар да язылганмы? -Нинди сан төшеп калган? - Мин ни өчен нәкъ менә 4 санын төшереп калдырдым икән? (слайд 4) _Әйе, бүгенге дәресебезнең темасы 4 не кушу һәм 4 не алу.



Укучылар 1-10 кадәр саннарны тәртип буенча иң кечкенә саннан башлап, аннары иң зур саннан башлап саныйлар.

Укучылар укытучы дөрес әйтсә, торып басалар; укытучы дөрес әйтмәсә, тыныч кына утыралар.


Укучылар монда 9 гына сан булуын, 1 санның төшеп калуын әйтәләр.

4 саны Чөнки бүген 4 санын кушу һәм алу турында өйрәнәбез.

шәхси УУГ

коммуникатив УУГ

регулятив УУГ

Яңа белемнәр ачу.

Яңа темага кереш.


Укучылар, тактадагы мисалларга карыйк та, сорауга җавап бирик әле. -Барлыгы ничәне кушканнар, барлыгы ничәне алганнар? 5+2+2= 8- 2-2= 4+1+3= 9-3 -1= 2+3+1= 7 -1-3= (слайд 5)


Укучылар мисалларны чишәләр. Саннарга барлыгы 4 не кушканнар, барлыгы 4 не алганнар икәнен әйтәләр.

танып-белүУУГ

шәхси УУГ

регулятив УУГ

Физкультминутка

Күңелле һәм файдалы ял итү. Микс - фриз -групп. Вакыт. -Сез музыкага биеп йөрисез. Музыка туктагач, тынып каласыз. Мин мисаллар әйтәм. Җавабы ничә булуга карап, шуның кадәр саннан торган төркемгә берләшергә кирәк.



Укучылар музыкага биеп йөриләр. Музыка туктагач , тынып калалар. Укытучы әйткән мисалларның җавабы ничә булуга карап, шуның кадәр саннан торган төркемгә берләшәләр.

шәхси УУГ

коммуникатив УУГ

Яңа белемнәрне ныгыту

Дәрестә алган белемнәребезне математик гамәлләр эшләп ныгыту. Сималтиниус раунд тэйбл. Вакыт. Укучылар, сезгә кушу һәм алуга карата мисаллар язылган карточкалар бирәм. Шул мисаллар арасыннан 4 не кушу һәм 4 не алуга карата булган мисалларны гына сайлап язарга. Команданың 4 катнашучысына берүк вакытта эшләргә һәм билгеле вакыттан соң әйләнә буенча бер-берсенә бирергә.
2. Дәреслектән мәсьәлә чишү: №5.


Мисалларны командадагы 4 катнашучы билгеле вакыт эчендә сайлап алалар һәм вакыт беткәч, әйләнә буйлап бер-берсенә бирәләр.







Укучылар рәсемнәр буенча мәсьәлә төзеп чишәләр.

регулятив УУГ

коммуникатив УУг

шәхси УУГ

Яңа белемнәрне куллану.

Дәрестә алган белемнәребезне куллана белү.


Дәфтәрдә эш.№2. Санлы кисемтәдә бөҗәкләрнең 4 не кушу һәм 4 не алу алымнарын күрсәтергә.


Релли Робин. Вакыт. Укучылар, мин сезгә төрле рәсемнәр бирәм. Сез шул рәсемнәр буенча 4 не кушу һәм 4 не алуга карата мәсьәлә төзисез. Каршы күршегез белән җавабыгыз турында фикер алышасыз. Укытучы сорагач каршы күршегезнең җавабы турында сөйлисез.


Укучылар санлы кисемтәдә умарта корты, чикерткә, энә карагы, тараканның 4 не кушу һәм 4 не алу алымнарын сызым ярдәмендә күрсәтәләр.


Укучылар укытучы биргән рәсемнәр буенча 4 не кушу һәм 4 не алуга мәсьәләләр төзиләр. Каршы күршеләре белән җаваплары турында сөйләшәләр. Укытучы сорагач каршы күршесенең җавабы турында сөйлиләр.


танып - белү УУГ коммуникатив УУГ шәхси УУГ

Рефлексия. Парковка.

Үзеңнең дәрестә алган белемең турындагы фикереңне әйтеп бирә алу.


Укучылар, мин сезгә эчендә өч төрле түгәрәкләр( яшел, кызыл, сары) салынган конверт бирәм. Яшел төс- миңа дәрес ошады һәм барысын да аңладым. Сары төс- мин теманы аңлап бетермәдем. Кызыл төс- мин бернәрсә дә аңламадым дигәнне белдерә. Шул түгәрәкләр ярдәмендә сезгә үзегезнең фикерләрегезне белдерергә кирәк. (слайд 6)

Укучылар конвертлардагы түгәрәкләрне тактага беркетәләр һәм шулай үзләренең фикерләрен белдерәләр.


регулятив УУГ коммуникати УУг

шәхси УУГ



© 2010-2022