Классный час на темуЮлларыгыз имин булсын!

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Башлангыч класс укытучысы Муратова Айгөл Фәндәм кызының ачык класс сәгате. Тема: Юлларыгыз һәрчак имин булсын!

Кичәгә әзерлек эше берничә атна алдан башлана.Пассажирлар, җәяүлеләр,

велосипедчылар өчен кагыйдәләр өйрәнелә; башлангыч сыйныф укучылары 2 командага бүленә һәм алдан бирелгән план-хат буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә уздырылачак кичәгә әзерләнәләр. Классный час на темуЮлларыгыз имин булсын!

Өчкүздән килгән план-хат белдерүләр тактасына эленә:

Хөрмәтле укучылар! Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрер өчен юл кагыйдәләрен яхшылап өйрәнергә һәм төгәл үтәргә кирәк.Түбәндәге биремнәрне үтәсәгез, сезнең команда һичшиксез җиңәчәк.

1.Командага исем һәм командир билгеләгез.

2.Авыл эченә һәм тирәсенә куелган юл билгеләрен карап чыгыгыз һәм аңлатырга әзерләнегез.

3"Юл фәне әлифбасы" китабындагы сорауларга җавап бирергә әзерләнегез.

4. Пассажирлар, җәяүлеләр, велосипедчылар өчен кагыйдәләрне исегезгә төшерегез, әти- әниләрегезгә, эне-сеңелләрегезгә сөйләп күрсәтегез.

5.Юл билгеләренең килеп чыгу тарихын өйрәнегез һәм кыскача сөйләргә әзерләнегез.

6."Юлларыгыз һәрчак имин булсын!" дигән темага рәсемнәр ясагыз.

7. Юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы табышмаклар табыгыз.

Сезгә уңышлар теләп: дустыгыз Өчкүз.

Кичәгә ЮХИДИ хезмәткәрләре чакырыла. Дәрес - кичәне Өчкүз булып киенгән укытучы алып бара.

Максат: 1. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру

һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү. 2.Балаларның мөстәкыйль эзләнүен, иҗади сәләтләрен үстерү.

3.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, дуслык,

бердәмлек хисләре тәрбияләү. Җиһазлау: : юл билгеләре, ребуслар, табышмаклар, презентацияләр, светофор макеты, укучыларның рәсемнәре.


Дәрес - кичәнең барышы:
Өчкүз: Исәнмесез, дусларым Бүген бик күңелле көн. Юл кагыйдәсен белүчеләрне Табып бирәчәк бу көн. Бүген мин сезнең юлда йөрү кагыйдәләрен ничек белүегезне тикшерермен. Сынатмаска тырышыгыз! Сезнең җавапларыгызны бәяләп баручылар безнең кунакларыбыз-ЮХИДИ хезмәткәрләре булыр.

Бәйгебезне командалар белән танышудан башлап җибәрик. Һәр дөрес җавап өчен командаларга 1әр юл билгесе макеты бирелә. Команда ялгыш-

кан очракта каршы яклар җавап бирә. 1 нче бәйге.Әзерләп килгән (юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы ) табыш-макларны әйтешү.

2 нче бәйге: Кроссвордны дөрес чишсәгез без утырып хәрәкәт итә торган транспорт чарасын белерсез.

1

2


3

4


5


6

7


1.Машина өчен йорт.

2.Өч күзле сакчы.

3.Нинди сүз француз теленнән "җәяүлеләр юлы"дип тәрҗемә ителә.

4.Ул үзе шундый көчле.

Тешле- тешле чүмечле.

Берүзе эшли ала

Йөз кешелек эшне.

5.Кылга асылына,тимергә таяна,

Утыртып чаба теләсә кая.

6.Машина йөртүчеләр нәрсәне "баранка" дип атыйлар.

7.Ике аяклы үгез,

Маңгаенда куш мөгез.

Җаваплар:Уңнан сулга: 1-гараж,2-светофор,3-тротуар,4-экскаватор,5-троллейбус,6-руль,7-велосипед .Өстән аска: автобус

3нче бәйге:

-Балалар, автобуска утырып йөрүчеләр кемнәр дип атала?

-Пассажирлар.

- Ә хәзер пассажирлар өчен кагыйдәләрне искә төшереп китик.

4нче бәйге:

- Авылларда яшәсәк тә,

Юл кагыйдәләрен белик.

Нигә кирәк безгә болар

Диеп, дуслар, сөйләнмик.

-Балалар, ә безнең авылда нинди юл билгеләре бар икән? Шуларның рәсемен ясап, аңлатырга әзерләнегез.(Командалар әзерләнгән арада музыкаль пауза). . В. Казыйханов сүзләре, Ф. Әхмәтшин көе "Светофор юлларда".

5 нче бәйге "Өлкәннәргә каеш кирәк, балаларга - кәнәфи " дип атала. Бу җөмләнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?Кайсы команда шушы турыда төгәлрәк итеп сөйләр икән?

6 нчы бәйге:. Сез билгеләрнең атамаларын ике телдә дә беләсезме икән, тикшереп үтик әле. ( Һәр командага чиратлап билге күрсәтелә.)

"Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел." бәйгесе

Классный час на темуЮлларыгыз имин булсын!Тайгак юл. - Скользкая дорога.

Классный час на темуЮлларыгыз имин булсын!Велосипед белән йөрү тыела. - Движение на велосипедах запрещено.

Классный час на темуЮлларыгыз имин булсын!Җир астыннан үтү юлы. - Подземный пешеходный переход.

Классный час на темуЮлларыгыз имин булсын!Җәялеләр чыгу урыны. - Пешеходный переход.

.

Классный час на темуЮлларыгыз имин булсын!Автобус тукталышы. - Место остановки автобуса.

Классный час на темуЮлларыгыз имин булсын!Керү тыела. - Въезд запрещен.

7нче бәйге: Бу бәйге-тест " Юлда үз-үзеңне хәвефсез тоту" дип атала

1.Иң беренче йөк ташу өчен нинди транспорт чарасы кулланылган?

а) автомобиль;

б) трактор;

в) җигүле ат.

2.Светофорның төсләре нинди тәртиптә урнашкан (өстән аска )

а) кызыл,сары, яшел;

б) яшел, сары, кызыл;

в) сары,яшел, кызыл.

3.Тыю билгеләре ничек сурәтләнә:

а) кызыл өчпочмак;

б) кызыл түгәрәк;

в) зәңгәр түгәрәк.

4.Әгәр юлда җәяүләп барсаң, син:

а) пассажир;

б) җәяүле;

в) йөртүче.

5.Әгәр автобуста, троллейбуста, трамвайда барсаң, син:

а) җәяүле;

б) кунакка баручы;

в) пассажир.

6.Транспортның хәрәкәт итә торган урыны:

а) сукмак;

б) ял итү урыны;

в) юл.

7.Автомобильне кем йөртә?

а) машинист;

б) йөртүче (водитель);

в) очучы.

8. Бу билге нәрсәне аңлата?

а) җәяүле чыгу урыны;Классный час на темуЮлларыгыз имин булсын!

б) җир өсте чыгу урыны;

в) җир асты чыгу урыны.

9. Әгәр уңайлы юл кырые (тротуар) булмаса җәяүлеләргә барырга рөхсәт ителә:

а) юл уртасыннан;

б) машина юлының кырыеннан,машина хәрәкәтенә каршы;

в) тыкырыктан.

8 нче бәйге : Ә хәзер һәр команда дөрес җаваплары өчен бирелгән юл билгеләрен атый һәм саный .

Бәйгегә йомгак ясала. Сүз ЮХИДИ хезмәткәренә бирелә.

Өчкүз: Кадерле балалар! Урам законнары бик мәрхәмәтле: ул бәхетсезлек-ләрдән аралый, кеше гомерен саклый. Әмма аны үтәмәгән кешеләргә бик кырыс.Юл кагыйдәләрен һәрвакыт төгәл үтәргә тырышыгыз. Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.

Юлларыгыз һәрчак имин булсын!







Нинди сүздә 1 метр "о" хәрефе бар? 7. Светофорның төсләрен рәттән әйт. 8. Җәяү йөрүчеләрне кемнәр дип атыйлар? 9. Автобус, троллейбус, трамвайга утырып йөрүчеләрне кемнәр дип атыйлар? 10. Кешеләр йөри торган юл. 11. Светофорда нинди төс янганда юл аркылы чыгарга ярамый? 12. Ничә яшькә кадәр балаларга җиңел машинаның алгы урындыгына утыру тыела? 13. Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми? 14. Юл аша чыгу урынында нинди хайван ята?

Дәрес конспекты.

  1. Оештыру.

  2. Актуальләштерү.

Исәнләшү, дәрескә әзерлекне тикшерү, балаларны уңай энергетика белән "туендыру".

Укытучы: Укучылар! Сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Әйе, без барыбыз да сәяхәт итәргә яратабыз. Ничек сәяхәт итеп була? (җәяү, транспорт белән) Бүгенге дәрестә без сезнең белән җәяүләп тә, транспортка утырып та сәяхәт итәрбез.

(1 слайд)

Нинди шәһәргә сәяхәткә барачагыбызны фотосурәтләргә карап белерсез.

(2 слайд)

(3 слайд)

- Авылларда яшәсәк тә,

Юл кагыйдәләрен белик.

Нигә кирәк безгә болар

Диеп, дуслар, сөйләнмик.

Казан дигән матур кала

Үзенә тартып тора.

Үзе бик матур булса да

Юллар куркытып тора.

  • Сәяхәт итү бик мавыктыргыч күренеш. Шуңа күрә, хәвеф -хәтәрсез хәрәкәт итү өчен юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юл билгеләрен белергә, ашыкмаска, игътибарлы булырга кирәк. Исән - имин әйләнеп кайтыр өчен алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәребез ярдәм итәр.

  • Балалар, сез нинди транспортларга утырып йөргәнегез бар? ( машина, ат, велосипед, поезд, метеор, самолет). Әлеге транспортлар нинди төрләргә керәләр?

  • Һава.

  • Тимер юл.

  • Җир өсте.

  • Су.

(4 слайд)

- Хәвеф-хәтәр төркемләп хәрәкәт иткән чакта күбрәк була. Игътибар белән карагаз әле, нинди рәсемдә кайсы төркем дөрес хәрәкәт итә?

(5 слайд)

Ф И З К У Л Ь Т М И Н У Т К А

Самолет булып очу, машина йөртү, атлар булып чабу хәрәкәтләре күрсәтү.

  • Укучылар, сәяхәтебез тагын да кызыграк булсын дисәк, әйдәгез дәресебезне ике командага бүленеп, бәйге рәвешендә дәвам итик. Һәр команда үзенә исем таба. Кайсы команда юл йөрү кагыйдәләрен төгәлрәк белүен без сезнең белән бергә ачыкларбыз һәм дәрес ахырында җиңүче команданы сюрприз көтә.

Әйдәгез, бәйгенең барышы белән танышып үтик.

(6 слайд)

- Командаларга беренче бәйге - "Ярый, ярамый" уены.

(7 слайд)

- Киселгән юл билгеләрен җыю.

(8 слайд)

- "Адашкан" юл билгеләрен кую.

(9 слайд)

- "Гыйлемле укучы" бәйгесе.

(10 -11 слайд)

- 1 нче команда җәмәгать транспорт төрләрен, 2 нче команда махсус транспорт төрләрен атыйлар.

(12 слайд)

- Тәкъдим ителгән юл билгеләренең

1) исемнәрен әйтү;2) һәр билгенең кайсы төркемгә керүен әйтү;

3) тиешле урынга кую.(13 слайд)

Схема буенча җөмләләр төзү (14 слайд)

Блиц турнир.

  • Балалар, безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты.

Сәяхәт сезгә ошадымы? Нинди уеннар аеруча ошады?

  • Үзегез өчен ниндидер яңалык алдыгызмы?

Ә хәзер, әйдәгез, дәресебезгә нәтиҗә ясыйк. Вәгъдә ителгән сюрпризны тапшырырга да вакыт килеп җитте.(Җиңүче командага дипломнар, балаларга юл билгеләре ясалган блокнот, дәресләр расписаниесе плакаты һәм шоколад тапшырыла). Тест 1. Как надо переходить проезжую часть с велосипедом? Идти медленно, осматриваясь по сторонам. Сойти с велосипеда, при переходе не задерживаться и без необходимости не останавливаться. Бегом. 2. Где должен остановиться пешеход с велосипедом, если не успел закончить переход? На том месте, где его застал красный сигнал светофора. На островке безопасности. Вернуться на тротуар. 3. Велосипедисты, едущие группой по шоссе, могут ехать: В два ряда. Только по одному, друг за другом. В три ряда. 4. Если шлагбаум на железнодорожном переезде начинает опускаться или если подаётся звуковой сигнал: Можно с повышенной осторожностью пересечь переезд, но только в том случае, если не слышно и не видно подъезжающего поезда. Можно быстро проехать переезд. Нельзя въезжать на переезд.5. При движении по шоссе велосипедист: Может ехать, не держась за руль, лишь в том случае, если вблизи нет ни одного транспортного средства. Ни в коем случае не имеет права ехать, не держась за руль. Может не держаться за руль, но обе ноги должны быть всё время на педалях. . Когда на улице есть велосипедная дорожка и висит знак "Велосипедная дорожка", велосипедист: Должен ехать по ней. Может ехать по проезжей части. 7. Управлять велосипедом при движении по улицам городов, населённых пунктов, велосипедным дорожкам разрешается: Не моложе 14 лет. Не моложе 16 лет. 8. Сотрудник милиции в форме имеет право остановить велосипедиста: Только в том случае, если он нарушает правила дорожного движения. Только в том случае, если велосипед технически неисправен. При этих и любых других обстоятельствах. 9. Если друг за другом в тёмное время суток едут 2 велосипедиста: Достаточно, если у обоих велосипедистов сзади имеется красный отражатель света. Велосипедист, едущий первым, должен включить переднюю фару, едущий вторым, должен включить задний фонарь, и сзади велосипедиста должны быть красные отражатели света. Оба велосипедиста должны иметь включенные фары, задние фонари и сзади красные отражатели света. 10. Велосипедист, который попал в ДДП: Может продолжать движение, если ни один из участников происшествия не получил серьёзной травмы. Обязан всегда немедленно остановиться. 11. Предупредительный сигнал об изменении направления движения влево велосипедист падаёт: Спокойным поднятием руки. Взмахом руки. Чётким выбрасыванием левой руки в сторону. 12. Разрешается движение на велосипеде по дороге, обозначенной знаком «Автомагистраль»? Нет. Да.




© 2010-2022