«Мин чисталык яратам»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Разработка урока с использованием сингапурской системы

на уроке татарского языка в 2 классе.

Шәрипова Гөлнара Хәким кызы

Татарстан Республикасы

Питрәч муниципаль районы

Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
беренче категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Класс: 2б, рус төркеме.

Тема: "Мин чисталык яратам" темасындагы лексик материал. (дәвам итү)

Дәрес тибы: ЛКФ

Дәрес максатлары: (Укытучы өчен)

  1. "Мин чисталык яратам" темасына караган сүзләрне ныгыту;
сорау һәм хикәя җөмлә төзелешен; белән бәйлеге белән сүзтезмә һәм җөмлә төзелешен кабатлау.

2) чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;

ишетеп аңлау, сорауларга дөрес җавап бирү,

сүзләрнең мәгънәсен аңлап җөмләләр төзү күнекмәләрен үстерү. 3) мәктәптә укуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау, бер-берең белән аралаша, бер-береңә комплимент әйтә белү кебек сыйфатларны тәрбияләү. Укучы өчен: Темага караган сүзләр белән сорау бирә, алынган сорауга җавап бирә, чәчне нәрсә белән тараганлыкны, битне нәрсә белән юганлыкны, кулны нәрсә белән сөрткәнлекне әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү.

Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова" Татар теле", (59-60 нчы битләр); методик ярдәмлек , дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; куиз-куиз трэд , тик-тэк-тоу структуралары буенча эшләнгән таратма карточкалар.



Дәрес барышы. I. Оештыру. 1) уңай психологик халәт тудыру; 2) дежур укучы рапорты; 3) дәреснең темасы, максаты белән таныштыру ;

II. Актуальләштерү. Өй эше тикшерү. ДЖОТ-ТОТС стуктурасы буенча "Мин чисталык яратам" темасына караган сүзләрне кабатлау: (дүрт кешедән торган команда белән эшлиләр) а) дәрес башланганчы һәр укучыга 4әр карточка-бит өләшенә; ә) беренче укучы темага караган бер сүз яза; б) язылган сүзне үз командасы ишетерлек итеп әйтә; в) сүз язылган карточканы язулы ягы белән өскә каратып өстәл уртасына куя; г) шул рәвешчә 2, 3, 4нче укучы да сүзләр язып, әйтеп өстәл уртасына куялар; д) эш һәр укучы да дүртәр карточка язганчыга кадәр дәвам итә. Эшне төгәлләгәч, укытучы 2-3 укучыдан җавапларны укыта. Ә калган укучылар игътибар белән тыңлап торалар. Сүзләрнең темага туры килүен, темага караган барлык сүзләрнең дә әйтелүен күзәтәләр. Бу алдагы дәресләрдә өйрәнгән сүзләр: тарак, сабын, теш щёткасы, сөлге, чәч тарый, юа, чистарта, сөртә, чиста, пычрак, пөхтә, йомшак, бит, куллар, тешләр, күзләр. III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, камилләштерү.

  1. КУИЗ-КУИЗ-ТРЭД структурасы буенча диалог төзү.(Сорау җөмләләр әйтү, аларга җавап алу.)
Дәреслектәге күнегүләрне куллану. (Парлап эшлиләр). Һәр укучыга алдан әзерләнгән карточкалар өләшенә. Карточкаларның эшләнеше үзенчәлекле: сорау язылган якка ук җавабы да языла. Тик җавабы язылган җире бөкләнеп тора һәм сорауга җавап бирергә тиешле укучыга күренми. Ә сорау бирүче укучы соравын да, җавабын да алдан укып куя. а) укытучы укучыларга урыннарыннан торырга, кулларын күтәреп үзләренә пар эзләргә куша; ә) укучылар парлашканнан соң, беренче укучы икенче укучыга сорау бирә; б) икенче укучы җавап бирә; в) әгәр дә икенче укучы җавап бирә алмый икән беренче укучы булыша, хатасы булса дөресли, икенче укучы нәтиҗәдә дөрес җавапны әйтә; г) икенче укучы җавапны дөрес итеп әйткәннән соң, беренче укучы аны мактый; д) аннан соң, икенче укучы беренче укучыга сорау бирә, эш шулай ук бара; е) укучылар карточкаларын алыштырышалар, бер-берсенә рәхмәт әйтәләр һәм яңа пар эзлиләр. Эш шулай дәвам итә. Бер укучы берничә сорауны һәм аның җавабын үзләштерә. Бу эш барышында укытучы укучылар арасында йөри. Аларның сорау бирүләрен, җавапларын тыңлый. Хаталары булса төзәтә, дөрес җавапларны мактый. Карточкаларга язылган сорау-җаваплар (укучыларга аңлаешлы һәм җавап бирергә җайлы булсын өчен сорау язылган җиргә тиешле рәсемнәр дә ябыштырдым ):
  • Керпе Галигә нәрсә бүләк итә? (Карточка 4 вариантта) --- Керпе Галигә сабын бүләк итә. (тарак, теш щёткасы, сөлге )
  • Син нәрсә белән кул юасың?--- Мин сабын белән кул юам.
  • Син нәрсә белән чәч тарыйсың? --- Мин тарак белән чәч тарыйм.
  • Син нәрсә белән бит сөртәсең? --- Мин сөлге белән бит сөртәм.
  • Син нәрсә белән теш чистартасың?--- Мин теш щёткасы белән теш чистартам.
  • Малай сөлге белән нишли?(Карточка 4 вариантта) --- Малай сөлге белән бит сөртә.(Тарак белән чәч тарый. ...)
  • Сиңа нинди сөлге кирәк? (Карточка 4 вариантта)--- Миңа зур, чиста, матур сөлге кирәк.
  1. ТИК-ТЕК-ТОУ структурасы буенча бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү күнекмәсен камилләштерү.
а) укытучы һәр командага алдан әзерләнгән карточкалар тарата (9 карточка, карточкалар тәртип буенча 1дән 9га кадәр номерланган һәм һәр карточкага темага караган бер сүз язылган); 1- тарак 2-сөлге 3- сабын 4- чәч 5- кул 6- бит 7-тарый 8- сөртә 9- юа ә) укучылар карточкаларны 3кә 3 форматы белән өстәл уртасына тезеп куялар; б) командадагы һәр укучы бирелгән сүзләрне кулланып 3 җөмлә төзи (җөмлә төзегәндә сүзләрне куллану тәртибен үзе сайлый: горизонталь, вертикаль, диагональ вариантларны кулланып була); (Укучыларның яшьүзенчәлекләрен истә тотып, карточкаларны тәртип буенча тезәргә, җөмлә төзү өчен горизанталь вариантны сайларга куштым. Белән сүзен кулланырга кирәклеген әйттем.) в) җөмлә төзегәндә башта сүз язылган 3карточканың номерларын яза, аннары шул номер астындагы сүзләр белән җөмләләр төзи;

Билгеле бер вакыттан соң укытучы җөмләләрне тактада слайдларда күрсәтә:

Тарак белән чәч тарый.

Сөлге белән кул сөртә.

Сабын белән бит юа.

3)ТЭЙК ОФ- ТАЧ ДАУН структурасы буенча укучыларның җавапларын тикшерү.

Тактада күрсәтелгән җөмләләрне төзегән укучылар торып басалар. Күпме укучының биремне үти алуы күзәтелә.

Үзгә җөмләләрне укучылардан укыту. Аларны бергәләп тикшерү.

IV. Йомгаклау.

  1. өй эше бирү.

  2. билгеләр кую, мактау.

  3. саубуллашу.



© 2010-2022