Әлифба бәйрәме

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТР БАЛТАЧ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МБГБУ "НӨНӘГӘР ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ" ФИЛИАЛЫ -

"чутай башлангыч белем мәктәбе"



Рәхмәт, сиңа, Әлифбам!


Башкарды: 1 сыйныф җитәкчесе

Габделвалиева Ф.М.

2014

Рәхмәт, сиңа, Әлифбам!
Сәхнә бәйрәмчә бизәлә. Түргә " Рәхмәт сиңа, Әлифбам!" дигән сүзләр язылган плакат эленә. Укучыларның дәфтәрләреннән күргәзмәләр куела. Максат: тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау: проектор, экран, плакатлар, төсле кәгазьләрдән киселгән билгеләр, магнитофон Кулланылган әдәбият:

Журнал " Мәгариф" - К. 2009 - 2010 ел , " Ачык дәрес"

газетасы. Язмада "Әлифба" җыры яңгырый.

Укытучы

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә!
Бәйрәмнәр кирәк әтигә,
Бәйрәмнәр кирәк әнигә,
Бабай белән әбигә!
Бәйрәмнәр бездә җитәрлек
Үзе бәйрәм балачак!
Балачакның шат еллары,
Балачакның шат җырлары
Мәңге истә калачак!
Бәйрәмнәр бик күп болай да,
Ә шулай да, ә шулай да
Иң шәп бәйрәм - әлифбалы балачак
Мәңге истә калачак.

Кадерле укучылар, укытучылар, әти-әниләр, кунаклар! Без зур бәйрәмгә җыелдык. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.
Бүген 1 нче класс укучылары үзләре яратып укыган беренче дәреслек - "Әлифба" белән саубуллашалар. Әйдәгез сүзне аларга бирик.

Музыка астында (Л.Мельникова "Прощание с букварем")

1 нче сыйныф укучылары керә.

1.Мин Гүзәл- тырыш кыз мин,

Барысына да өлгерәм.

Җырлыйм, биим, дәресемне дә

Бик оста сөйләп бирәм.

2.Ә мин Инсаф булам.

Дусларымнан калышмыйм дип,

Тырышам бар көчемә.

"Тәртипле бул, күпне бел!" дип

Максат куйдым үземә.

3.Гөлия минем исемем.

Төпчек кыз мин гаиләдә.

Тырышлыкның тәмен татыгында,

Шатлык чәчеп көлә күзем дә.

4.Минем исемем - Данис

Телим күп белергә,

Матур рәсемнәр ясарга,

Чиста, пөхтә язарга.

5.Исемем минем Әлфинә

Йөземдә балкый гел нур.

Сөйләшергә яратам

Барысын үземә каратам.

6.Ильяс минем исемем.

Русча дөрес,матур сөйлим

Яратам исәпләргә.

Матур-матур сүзләр өстәп

Әкиятләр сөйләргә.

7.Мин -Лилия.

Әбием һәм бабаема

Булышам бөтен эштә.

Бик тырышам мәктәптә дә

Яхшы укырга теләп.

БЕРГӘ: Әгәр ничәү дисәгез ?

Классыбызда җидәү

Аерылмас дус булып

Тату булып үсәбез .

Ничек охшап туганбыз ,

Әйтерсең җиде туган

Салават күперенең

Нәкъ җиде төсе сыман.

ҖЫР: " Дуслык турында".

1 . Дуслар белән күңелле 2. Безнең дуслык нык булсын

Яшәве рәхәт . Мәңгелек булсын .

Дустың булганың өчен Көннәребез гел шулай

Сиңа зур рәхмәт . Шатлыкта узсын .

Кушымта : Син минем якын дустым,

Мин синең дустың .

Яхшы һәрвакыт янда

Булганы өчен .

Кыңгырау : Кадерле дуслар! 1 сентябрь иртәсендә мин сезне иң беренче дәрескә дәштем.Ул матур иртәдә сез минем яңгыравык тавышымны йотылып тыңладыгыз. Аннары, укытучы апагызга ияреп, якты класска кердегез. Дөрес утырырга, китап- дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез. Белем иленә сәяхәт әлифбадан башланды. 1. Алтын яуган көзге көндә Тыйнак үттек класска. Әлифбаны алдык кулга Әй сөендек шул чакта. 2. Бездә бүген зур бәйрәм Олы шатлык тантана. Сөекле әлифбабызга Кичәбез багышлана. 3. Бүген бездә зур бәйрәм, Һәммәбез дә шат безнең. Соңгы битен укыдык Кичә Әлифбабызның! 4. Без бит хәзер һәммәбез дә Укый-яза беләбез. Моның өчен Әлифбага Бик зур рәхмәт, диябез! 5. Әлифбам өйрәтте Хәрефләр танырга, Тукталып тормыйча, Гел алга барырга. 6.Хәрефләр диңгезе Чайкалды каршымда. Хәрефләр бер төсле Тоелды барысы да. 7. Аларны танырга Әлифбам булышты. Шәп укый алырлар, Диеп ул тырышты. 8.Алдымда Әлифба Каләмем кулымда. Акыллы дус алар Тормышым юлымда. 9. Шатлык балкый йөзебездә, Моңсулык бар күгебездә. Беренче битеңнән соңгы битеңә кадәр Зур юл уздык үзебез дә. 10. Без көлдек тә, еладык та, Шатландык һәм көендек. Хәреф арты хәреф белдек, Сүзләр тездек, сөендек.

Укытучы. Әйе. Белем үрләрен яулау бик җиңел булмады. Ләкин сез бик тырыштыгыз: укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр әйтергә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, үзара дус - тату яшәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәндегез.

1.Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме?
Күңелләр түрендә - Әлифба бәйрәме!

Бу матур бәйрәмгә кушылыгыз, әйдәле,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме!

2. Күч безнең күңелгә

Җыр яме, җир яме.

Рәхим ит, түрдән уз,

Әлифба бәйрәме.

Әлифба булып киенгән бала керә.

Әлифба .Мин - Әлифба, таныйсызмы?

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Аз гына вакыт эчендә

Яраттым бит мин сезне.

Мине һәр көнне укып сез,

Күп нәрсәләр белдегез.

Нәтиҗәсен алга таба

Киләчәктә күрерсез.

1.Әлифба, син алып кердең,

Безне белем иленә.

Тырышлык та, ялкаулык та

Шушы илдә беленә. 2.Әлифба, Әлифба, беренче битеңне Ачкан көн хәтердә - зур бәйрәм шикелле. Иң якын дустыбыз булдың син гелбезнең Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен. 3.Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде, Сүз төзеп укуы кызыклы, күңелле! Әлифба, Әлифба, китәсең бит инде, Җыр итеп җырлыйбыз иң соңгы битеңне.

Җыр "Әлифба"

  1. И, Әлифбам, син тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы - Син кадерле, син туган телемнең Алтын ачкычы. Укырга да өйрәттең, Язарга да өйрәттең. Син кадерле, син туган телемнең Алтын ачкычы. 2.И, Әлифбам, син кулымда балкыйсың Нәкъ нур булып Һәр баланы зур бәхеткә илтүче Ак юл булып. Укырга да өйрәттең, Язарга да өйрәттең. Син кадерле, син туган телемнең Алтын ачкычы.

Укучы:

Әлифба, синдә бит

Чыныкты канатлар

Чакыра әкиятләр

Канатлы ак атлар.

Әлифба, күңелләр

Гел сиңа ялгансын.

Син безгә хәерле

Юл теләп каласың.

Бергә. Өйрәттең син безгә

Ватанны сөяргә.

Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә!

Әлифба: Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә

Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

Белем сараен ачып керергә

Сезнеңкуллардахәзер бар ачкыч.

Һәрберукучыбиккүпукысын!

Китап-иңякындустыгызбулсын!

Миңа хәзер алмашка

Әдәби уку килер

Дуслашыгыз аның белән

Ул күп итеп белем бирер.

"Әдәби уку" китабы к е р ә

"Әдәби уку"

Саумысез, сөекле, иң якын дусларым! .

Тырышып укучы кызларым, улларым!

Көттем мин бергәләп укыр көн җиткәнен.

Мин әле өр-яңа, бер тапсыз битләрем.

Килдем мин никадәр

Җыр, шигырь, хикәя, мәкальләр күтәреп.

Май ае беткәнче укырга җитәрлек.

Тап кына җавабын, табышмак ничаклы!

Тик менә үтенеч - таплама китапны!

Барысы бергә:

Әдәби уку китабы,

Боларны без беләбез.

Өйрәндек күп нәрсә,

Әлифба белән без.

Әдәби уку:

Дусларым, якыннарым -
Сүзләр, хәрефләр
Китердем мин сезгә бик күп
Бүләк дәресләр.

(Әдәби уку китапларын өләшә)

Җыр "Китап"

Бүген бездә зур тантана

Моңсу да ул, ямьле дә.

Әлифбабыз китә бездән

Бу көн калыр хәтердә.

Әлифба: Кадерле балалар,

Мин китәм, хушыгыз!

Бәхетле булыгыз,

Гел бишкә укыгыз!

Укучылар: Рәхмәт сиңа, Әлифба! Хуш, хуш, Әлифба! Хушлашабыз синең белән, Сау бул, сау бул, Әлифба! Изге китап булып мәңге Каласың син тарихта.

Кыңгырау: Килеп җитте тәнәфес,

Көтеп алган тәнәфес,

Биеп калыйк, җырлап калыйк,

Уйнап калыйк, әйдәгез!

"Косички" биюе

Җырлый- җырлый Кызыл Калфак килеп керә:

Исәнмесез укучылар! Таныдыгызмы мине? Мин Кызыл Калфак булам.Әкиятләр иленнән сезне бәйрәмегез белән котларга диеп килдем. Минем кәрзинемдә сезгә әкиятләр дөньясыннан сынауларым бар. Тыңлагыз да, җавап бирегез әле. 1.Су анасының алтын тарагы кайда төшеп калган?(басмада) 2.Төлке бик тә хәйләкәр. Ә бер әкияттә ул алданып авызын ачып калган. Бу әкиятнең исеме ничек?(Төлке белән каз)

3.Бабай нәрсә чәчкән?(шалкан)
4.Ул анда барганчы укый да, яза да белми. Анда ул язарга, укырга, рәсем ясарга өйрәнә. Я кем ул? (1 сыйныф укучысы)

5.Аны мәктәпкә көн дә алып барырга кирәк, аны әти-әниләр карый, укучы өчен ул паспорт кебек. Укытучылар да аны еш сорый, тик ул кайчакта"югала"(көндәлек)

6.Ул беткәч шаулашалар. Ул барганда тыныч кына утыралар (дәрес)

7. Ул җәй дә, кыш та, яз да, көз дә була. Укучылар аны көтеп ала, бик ярата(каникул).

8.Анда тәрәзәләр, буяулар, пумалалар бик күп. Анда малайларга, кызларга "5"леләр,"2"леләр куялар. Анда балалар акыллы, игътибарлы, йомшак күңеллегә әвереләләр. Бу кайда була?(мәктәп)

9.Кәҗә белән сарыкның капчыгында ничә бүре башы булган?

10.Шар яра, бар урманны җыеп,

Кысканга былтыр , кычкыра быел.

Кызыл Калфак: Сез бик зирәк тә икәнсез, әкиятләр белән дә дус икәнсез.

Рәхмәт Сезгә балалар! Хуш, сау булыгыз, гел яхшы укыгыз !

Математика керә.

Математика. Исәнмесез, кадерле дусларым. Минем дә сезне сынап карыйсы килде әле. Сез инде мине Әлифба белән бергә укый башладыгыз. Бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез әле, кем җитез, кем зирәк икән?


  1. Әни уенчыклар алган,

Балаларга тараткан:

Алсуга ул биргән шар,

Илгизәргә самовар.

Илсур улына барабан,

Гөлназ кызына диван,

Санагыз әле, дуслар,

Күпме уенчык булган?

  1. Керпе гөмбәгә барган

9 ак гөмбә тапкан.

3 не куйган энесенә

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган?

3) 7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга

3 әү килде тагын да

Исәплә син барын да!

4) Айдар китте урманга

Тәмле җиләк җыярга.

Менә 10 җиләк тапты

5 не авызга капты.

Ничә калыр чиләккә?

5) Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез,

Барысы ничә кошчык?

Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба уңышлар телим сезгә.

1 укучы:Кушарга һәм алырга,

Кисемтәләр сызарга.

Күп нәрсәләргә өйрәндек

Математика дәресендә. 2 укучы:Кая барма, урыс теле кирәк.

Без ул телне ныклап өйрәндек. слайд

Дәресләрдә урыс телендә без

Күпме әкият, шигырь өйрәндек.

3 укучы:Технология дәресендә

Сувенирлар ясадык.

Кәгазьдән һәм картоннан,

Пластилин һәм мамыктан.

4 укучы: Тезеләбез, бөгеләбез,

Шаярабыз, көләбез.

Физкультура - сәламәтлек,

Аны яхшы беләбез.

5 укучы: Җыр дәресендә өйрәндек без

Бар дөньяның яме турында.

Бергәләшеп җырлау бик тә рәхәт

Магнитофон да булса яныңда.

6 укучы: Торсам, иртән уйларымда йөртәм.

Ятсам, төшләремә керәсең.

Эх син, әйләнә - тирә дәресе,

Әллә ниләр өйрәтәсең.

7 укучы:Татар теле - туган телем,

Иң яраткан үз телем.

Үз телемдә укытучым

Яратып бирә белем.

Җыр: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

1.Каләм тотып кулларга

Хәрефләрне тезәргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

2.Бишкә бишне кушарга

Иҗектән сүз ясарга.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Белер өчен бик күпне.

Яратырга китапны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

3.Таңнар ничек атканын,

Кояш ничек батканын

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Табарга утрауларны.

Биек-биек тауларны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә. Хөрмәтле әти-әниләр! Сез балаларыгыз белән һәркөнне шушы китапны кулыгызга алдыгыз. Ул сезне бик еракта калган балачагыгызга чакырды.Балаларыгыз белән бергә сөендегез,көендегез,бергә тырыштыгыз. Аларның укырга-язарга өйрәнүләре-сезнең дә зур хезмәтегезнең җимеше. Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур! Әлбәттә, сездән башка, бу кадәр эшне башкарып чыга алмас идек. Рәхмәт барысы өчен дә! Бәйрәмегез котлы булсын!

Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм. Минем сорауларыма җавап биреп карагыз әле.

Нинди аваздан сүз башланмый?(ң)

  • Тавышсыз хәрефләр (ь, ъ)

  • Куян кем яки нәрсә белән ярыша?

  • Болында кем җырлый-җырлый җиләк җыя? (Наҗия)

Җырлый-җырлый Наҗия

Болында җиләк җыя.

  • Ч хәрефе битендә нинди рәсемнәр бар? (чуртан, чиләк, чәчәк, чана, чаңгы, чеби)

  • Фермада сыер савучы әнинең исеме (Фирая)

  • Минем әни Фирая

Фермада сыер сава.

Иртән, көндез карадык

Сыерларын санадык.

  • Хәзер укылачак шигырь кайсы хәреф битендә? (84бит-һ)

Кычкыралар:"Бәр!Гол! Ура!

Афәрин! О-кей!"

Дер селкенә стадион,

Гөр килә хоккей!

Укытучы. Әниләрнең дә безнең белән Әлифба китабын укулары күренеп тора. Тагын бер кат бәйрәмебез котлы булсын! Шулай итеп, без бүген әлифба белән саубуллаштык. Әлифба бәйрәме ул беренчеләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы. Балалар укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, шигырьләр, җырлар, табышмаклар әйтергә, әдәпле булырга, өлкәннәрне, кечкенәләрне ихтирам итәргә, дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнде. Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез чиксез зур. Балаларыгызның бу җиңүен үзегезнеке дә итеп кабул итегез. Ә хәзер кадерле укучыларыма миннән бүләк. Кабул итеп алыгыз.

Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

Өйрәтте сезне Әлифба

Туган илне сөяргә

Биергә дә , җырларга

Дус һәм тату яшәргә.

Әлифбадан башлап киттегез

Юлны белем иленә

Зур белемле булып үсеп

Кеше булыгыз сез илегездә.

1 укучы: Кадерле укытучыларыбыз! Әти-әниләребез!
2 укучы: Сезнең алда вәгъдә бирәбез!
3 укучы: Тырышып укырга
4 укучы: Ялкауланмаска,
5 укучы: Артка калмаска!
6 укучы: "2" ле алмаска!
7 укучы: Сәламәт булырга.
Барысы бергә: Әйдәп барырга, "5" кә укырга.

Укытучы. Кадерле укучылар! Сезгә белем үрләрен яулаганда күп тырышлыклар, түземлекләр кирәк булыр. Мин сезгә уңышлар телим.

(Укучыларны әти-әниләр, мәктәп дирекциясе котлый).


© 2010-2022