Рабочая программа по татарскому языку в 1 классе (русская подгруппа)

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе"


"РАСЛАНДЫ"

Педагогик совет беркетмәсе

№ " " 2015ел

Мәктәп директоры

_________З.И.Даутова

номерлы приказ белән

гамәлгә кертелде

" " сентябрь 2015 ел



1 нче сыйныф

өчен татар теленнән

эш программасы

(сәгатьләр күләме атнага 3 сәгать, елга 99 сәгать)

Төзүче: Шакирова Фәрсия Фәрит кызы,

башлангыч сыйныф укытучысы





" КИЛЕШЕНДЕ" " КАРАЛДЫ"

Директор урынбасары МБ утырышы беркетмәсе

Р.А. Шагимарданова № 1 "___" ___________ 2015ел

МБ җитәкчесе________Г.З.Якупова




2015 нче ел.



Аңлатма язуы Эш программасы түбәндәге документларына нигезләнеп төзелде:
Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе; "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы 273 нче номерлы Федераль законы; "Безнең яңа мәктәп" милли белем инициативасы; гомуми башлангыч белем бирүнең федераль дәүләт белем стандартлары(ФГОС) ; "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы законы ; рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар , Казан: Татар китап нәшрияты, 2011. Төзүчеләр: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева (программа федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) нигезләнеп төзелгән) ; "Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең төп гомуми белем бирү (1-4класслар) программасы.
Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева. "Күңелле татар теле". Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Дәреслек Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2013 нче ел. Автор программасына үзгәрешләр кертелде: укыту татар теле һәм әдәби уку дәресләренә бүленде; мәктәпнең укыту планы буенча 1 нче сыйныфлар өчен татар теле дәресләре атнага 3 сәгать, барлыгы 102 сәгать.


Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максатлары Укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы-иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшә, аралашучы, билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү. Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

  1. Танып белү максатының эчтәлеге


Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен "башка дөньяга тәрәзә ачу" (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды. Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

2. Үстерү максатының эчтәлеге


Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне балаларның белем алу эшчәнлегенең барлык этапларында да истә тоту зарур.

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә: - фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү; - хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү; - аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); - ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.


3. Тәрбияви максатның эчтәлеге Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырылды һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары дәреслектә тәкъдим ителгән.


4. Белем бирү максатының эчтәлеге
Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр.Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.
1нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты - татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәтү өчен, УМКның компоненты булган эш дәфтәрендә язуны коммуникатив максатларда куллана белү мөмкинлегенә басым ясалды: уенга чакыру, иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен үстерү буенча биремнәр язу дәфтәрләрендә урын алды.





Программаның тематик эчтәлеге


Әйдәгез, танышабыз

Сәгать

саны

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

10 сәг. Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү. Сорау куя, әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый, кире кага, раслый белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү. Бер-береңнең яшен сорый, җавап бирә белү. Исәнме(сез). Син кем? Мин - Оля. Мин малай(кыз). Исемең ничек? Мин - Оля. Бу кем? Бу Оля. Хәлләр ничек? Рәхмәт, яхшы. Бу Азатмы? Син Азатмы? Әйе, мин Азат. Юк, ул Азат түгел. Сау бул(ыгыз) Син кайда яшисең? Мин Казанда яшим.

Сиңа ничә яшь? Миңа 7 яшь.Алсуга 7 яшь. Әйдә уйныйбыз. Ярый. Исәнме(сез), хәерле көн, мин, син, ул, бу, кыз, малай,укучы, укытучы, ничек? кем? нәрсә? исем, сау бул, яхшы, әйе, юк, түгел, ул, кайда? шәһәр исемнәре, яши, авыл, шәһәр, ничә? яшь, Татарстан, уйныйбыз,әйдә, ярый. 1-10 кадәр саннар, ничәнче?

Татарстан, Россия шәһәр исемнәре.

Урман дусларыбыз

12 сәг. Кыргый хайваннарның исемнәрен атый,саный белү. Бер-береңне чакыра белү. Кирәкле мәгълүматны ачыклап сорый белү. Хайваннарны тасвирлый белү. Бу - аю. Ничә аю бар? 5 аю бар. Азат, кил әле. Кил әле. Арыслан Татарстанда яшиме? Бу - хәйләкәр төлке. Зоопаркта хәйләкәр төлке бар. Бу - аю. Ул зур. Аның исеме - Миша. Ул тиз йөгерә. Куян, аю, бүре, төлке, тиен, керпе, дус, урман, кил, әле, фил, жираф, арыслан, бака, нинди, су, балык, куркак, ак, зур, кечкенә, усал, соры, аның. -лар/-ләр күплек кушымчалары әле кисәкчәсе

Мәктәптә

5 сәг. Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, санын әйтә, үзеңә сорап ала белү. Предметларның урынын әйтә белү. Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү. Бу нәрсә? Бу китап. Ничә китап бар? 2 китап бар. Миңа дәфтәр кирәк. Миңа дәфтәр бир әле. Мә дәфтәр. Рәхмәт. Китап кайда? Китап сумкада. Бу математика дәресе. Укучы укый, яза, саный, җырлый, рәсем ясый. Ничек яза? Чиста яза, яхшы укый, каләм белән яза. Дәфтәр, китап, бетергеч, каләм, акбур, дәрес, рәсем, татар теле, нишли? укый, яза, рәсем ясый, җырлый, мәктәп, бүген, бар, кирәкме? бир әле, мә, ал, такта, нинди? пычрак,чиста, яхшы, матур, кирәк(ми), рәхмәт, кайда? өстәлдә, укучы, укытучы, начар, бас, утыр, татар теле, җыр.


Йорт хайваннары һәм кошлары, кыргый хайваннар 9 сәг. Йорт хайваннары һәм кошлары, кыргый хайваннарның, кошларның исемнәрен атый, саный, яшәү урыннарын әйтә, аларны характерлый белү.

Бу нәрсә? Бу аю. Ул урманда яши (яшәми). Аю зур, усал. Ничә аю бар? 3 аю бар. Бу зур аю түгел, кечкенә аю. Аю Татарстанда яши. Балык йөзә, куян йөгерә, кош оча.


Песи, эт, сарык, сыер, ат, кәҗә, дуңгыз, кош, әтәч, тавык, каз, үрдәк, куян, аю, бүре, төлке, тиен, керпе, урман, оча, фил, жираф, , шүрәле, агач, җир, су, зур, кечкенә, усал, хәйләкәр, куркак, йөзә, сикерә, оча, йөгерә, бара, кайта.

Бакчада 7 сәг. Яшелчә исемнәрен әйтә, аларны сурәтли белү. Бакчада эшләгән эшләрне әйтә белү. Эшне эшләвең, эшләмәвең турында хәбәр итү. Хезмәткә мөнәсәбәтле рәвештә, кешенең характер сыйфатын әйтә белү.

Бу - кабак. Кабак сары, зур.

Шамил җир казый. Оля кишер, шалкан чәчә. Ландыш су сибә. Кишер, шалкан зур үсә.

Шамил эшләми. Шамил эшли. Оля яхшы эшли. Оля эшчән. Шамил ялкау. Әйдә бергә эшлибез. Оля, син помидор җый. Мин су сибәм.


Кишер, шалкан, кыяр, бәрәңге, суган, кәбестә, алма, җиләк; Чәч, үс, җый, эшлә; Эшчән, ялкау.

Сәламәт бул! 8 сәг. Тән әгъзаларының, шәхси гигиена предметларының исемнәрен атый, ул предметларны сорап ала белү. Кай җире авыртуы турында әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй, ... тәкъдим итә белү Бу баш , күз ... . Миңа сабын бир әле. Мин бит юам, чәч тарыйм, теш чистартам. Кулың чистамы? Башым авырта. Синең башың авыртамы? Әйе, авырта. Юк, авыртмый.

Әби, хәлең ничек? Температура бармы? Мә, дару (чәй) эч.

Баш, бит, чәч, борын, колак,

авыз, кул, күз, аяк, бармак,

авырта, сабын, тарак, сөлге теш щеткасы, чис-тарта, юа, йөгерә, сикерә, сөртә, тарый.

Безнең гаилә 16 сәг. Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын әйтә белү. Татар халык ашлары исемнәрен атый, нинди ашлар пешергәнне әйтә белү. Өстәлдә нинди предметлар барын әйтә белү. Бу минем әти. Аның исеме - Александр Львович. Әти, әни ... бар.
Әни бәлеш пешерә. Гөбәдия бик тәмле.
Өстәлдә пычак, чәнечке, кашык бар. Мин әнигә булышам. Мин савыт-саба, идән юам. Мин гөбәдия ашыйм, чәй эчәм

Әни, әти, апа, абый, сеңел, эне, әби, бабай, бәлеш, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, ипи, эшли, ит, булыша, савыт-саба, тәлинкә, чынаяк, чәнечке, кашык, пычак, эчә, ашый, өй, тату, кунак, булыша, идән.

Кибеттә 9 сәг. Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Нинди яшелчә яратканыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү. Кием исемнәрен әйтә белү, аларның төсен әйтү, нинди кием яратканыңны әйтә белү. Син кая барасың? Мин базарга барам. Нәрсә аласың? Бу - кыяр. Кыяр яшел, ... . Миңа кыяр бир(егез) әле. Бакчада нәрсә үсә? Шалкан, кишер, ... . Син нәрсә яратасың? Мин кыяр яратам. Тәмлеме? Алма бармы? Алма ничә сум? Миңа алма бирегез әле. Күлмәк матур, зәңгәр. Мин зәңгәр күлмәк яратам.

Кишер, шалкан, алма, кыяр, бәрәңге, суган, кәбестә, җиләк, кызыл, зәңгәр, яшел, ак, кара, сары, тәмле, тәмле түгел, яратам, ничә сум, бирегез әле, чалбар, итек, яулык, итәк, бүрек, бияләй, башлык, күлмәк, сум.

Шәһәрдә 5 сәг.

Үзең яшәгән шәһәр (авыл) турында әйтә белү.

Нинди республикада яшәгәнең-не әйтә белү. Нинди транспорт-та барганыңны әйтә белү. Мин шәһәрдә (авылда) яшим. Безнең шәһәр (авыл) бик матур. Шәһәрдә автобуслар йөри. Мин Татарстанда яшим. Мин мәктәпкә автобуста барам






Безнең, бик, матур, зур, киң, урам, йөри, Татарстан шәһәрләре исемнәре.

Кыш 12 сәг. Кыш билгеләрен әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә белү, уенга чакыра белү. Яңа ел, чыршы, кыш бабай һәм кар кызы исемнәрен атый белү. Бәйрәмдә нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү Бәйрәмгә чакыра, бәйрәм белән котлый белү. Көн салкын. <...> Мин чаңгы шуам. Әйдә, чана шуабыз. Син ничек шуасың? Мин яхшы шуам. Әйдә, шугалакка барабыз Яңа елга кем килә? Кыш бабай, кар кызы килә. Кыш бабай бүләк алып килә. Чыршы нинди? Ул матур, ... . Чыршыда нәрсәләр бар? Чыршыда ... . Мин бәйрәмдә уйныйм, җырлыйм. Кыш, салкын, кар ява, җил, буран, чаңгы, чана, тимераяк, тау, әкрен, ярый, шуа, тау. Яңа ел, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, яшел, бәйрәм, җитә, котлыйм. Җәй 6сәг. Җәйге табигать, җәйге ял турында сөйли белү. Җәй җитә. Җиләкләр, чәчәкләр үсә. Мин урманда җиләк җыям. Мин авылга ( бакчага) барам. <...> Җәй, урман, елга. күл, җиләк, чәчәк. Барлыгы: 99 сәгать


1 нче сыйныфлар белергә тиешле төшенчәләр

  1. Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

  2. Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын куя белү.

  3. Исемнәрнең 1, 2,3 затта берлектә тартым белән төрләнеше белән таныштыру.

  4. Исемнәрнең урын-вакыт, юнәлеш, чыгыш килешләре белән танышу.

  5. Зат алмашлыкларын берлектә сөйләмдә куллану.

  6. -мы/-ме, түгел, -мый/-ми кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.

  7. Кайда? Кая? Кайдан? сорауларын кулланып төзелгән сорау жөмләләр белән таныштыру.

  8. Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1-20 саннары).

  9. Ничә? ничек?нинди? нишли? сорауларына җавап бирә белү.

  10. Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллануны таныштыру.

  11. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат формаларын берлектә сөйләмдә куллану.

  12. Боерык фигыльне II затта берлек һәм күплек сан формалары белән таныштыру.

  13. Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.

  14. Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  15. Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

  16. Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

Орфографик һәм орфоэпик минимум.

  1. Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү.
  2. Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.
  3. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, иҗекләп икенче юлга күчерү. Иҗек калыпларына нигезләнгән уку кагыйдәләрен гамәли үзләштерү.
  4. Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү.
  5. Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.
  6. Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.
  7. Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләрен куеп
язарга күнектерү.
  1. Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәтү.

  1. Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.
  2. Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрне аңларга өйрәтү.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре


"Татар теле" предметы буенча 1нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре: - татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау; - шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру; - татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру; - әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.
Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре: - укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; - эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; - дәрескә кирәкле уку-язу әсбаплпрын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү; - дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү; - әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру; - парларда һәм күмәк эшли белү; - әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү; - үрнәк буенча эшли белү; - аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү; - рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү; - аңлап укый белү; - укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; - чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.
Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре: 1.Сөйләшү Диалогик сөйләм: - сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү; - дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу. Монологик сөйләм: - җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; - өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү. 2.Ишетеп аңлау (аудирование) - нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү; - сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, граммитик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү; - ишетү хәтеренең күләмен үстерү. 3.Уку - татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү; - транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру; - интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү. Мәсәлән: алма - автобус, кош - помидор. - сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре формалаштыру; - уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү.












Башлангыч сыйныф укытучысы Шакирова Фәрсия Фәрит кызының татар теленнән

2015-2016 нчы уку елына календарь-тематик планы План "Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы"на (1-11 нче сыйныфлар , Казан: Татар китап нәшрияты, 2011. Төзүчеләр: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева) нигезләнеп төзелгән


Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Күчереп язу

Дәреслекнең авторы, елы

Татар теле

99

3

2

Р.З. Хәйдәрова

Н.Г.Галиева

Казан, Татамультфильм, 2012


2015-2016 нчы уку елына методик тема

Район темасы

Мәктәп темасы

Укытучының темасы

Белем һәм тәрбия бирү тәҗрибәсендә нәтиҗәле заманча технологияләр куллану һәм яңа укыту структураларын кулланылышка кертү аша белем бирү сыйфатын күтәрү

Заманча белем бирү технологияләрен һәм яңа укыту структураларын кулланылышка кертеп, белем сыйфатының нәтиҗәлелеген күтәрү

Белем бирүгә дифференциаль якын килү юлы белән белемнең сыйфат дәрәҗәсен күтәрү.





















Укытуны тематик планлаштыру


Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәгать

саны


Календарь

үткәрү

вакыты

Фактик

үткәрү

вакыты


Планлаштырылган нәтиҗәләр

Укучылар эшчәнлеге төрләре


Контроль эш төрләре


Предмет нәтиҗәсе



Метапредмет нәтиҗә



Шәхси нәтиҗә


I чирек - 26 сәгать








Әйдәгез танышабыз! (10 сәгать)


1

Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

2.09


Синең исемең ни­чек? Соравына җавап бирә белү. Сорый белүен булдыру

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирә белү күнекмәләре

Әхлак тәрбиясе.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү



2

Бу кем? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

4.09


Бу кем? оравы аша кирәкле информацияне ала белү.

Авазларын дөрес әйтә белү

Мәрхәмәтлелек тәрбиясе.

Сорауга җавап бирә белү



3

Бу нәрсә? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

7.09


Сорауларны аңлап тулы җавап бирү

Бу нәрсә? сорауларына дөрес җавап бирү

Әхлак тәрбиясе.

Сораулар төзи белү



4

-мы/ -ме сорау кисәкчәләре

1

8.09


Кире кага һәм раслый белү; ачыклый белү(малаймы?); әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый булү

( әйе, аның, түгел, ю

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

Татар теленә карата ихтирамлы карашта булу.

Әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый белү, сорауларга җавап бирү.



5

Әйдәгез танышабыз

1

9.09


Өйрәнелгән лексиканы диалогик сөйләмдә куллану

Сөйләмдә куллана белә.

Мәрхәмәтлелек тәрбияләү

Әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру



6

Бу кайсы шәһәр? соравы.

1

14.09


Бу кайсы шәһәр? соравын куя, аңа җавап бирә белү

(Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай)

Картадан Татарстан шәһәрләрен күрсәтә һәм исемнәрен атый белә

Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Укытучының күрсәтмәлрен аңлап үти белү



7

Син кайда яшисең? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

15.09


Син кайда яшисең? соравы аша кирәкле информацияне ала белү Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорау һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итәргә өйрәнү

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

Аралашуга омтылу

Кайда?соравы белән сору җөмлә төзү.



8

Әйдә бергә уйныйбыз

1

16.09


Бергә уйнарга чакыра белү

Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән сөйләм үрнәкләрен камилләштерү

Аралашуга омтылу

Ситуатив күнегүләрдә куллану



9

1дән 10га кадәр саннар

1

21.09


1 дән 10га кадәр саннарны исемнәр белән куллана белү

Микъдар саннары белән танышу (1 - 10га кадәр саннар)

Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

Үрнәк буенча эшли белү



10

"Әйдәгез танышабыз" темасын йомгаклау.

1

22.09


Тема буенча өйрәнелгән лексиканы искә төшерү.

Сөйләм телен баету; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

Мәрхәмәтлелек тәрбиясе.

Рәсем буенча җөмләләр,сораулар төзи белү



Урман дусларыбыз (12 сәгать)


11

Кыргый хайван исемнәренең күплек сан формасы.


1

23.09


Татар һəм рус теллəрендəге сузык һəм тартык авазларны чагыштырып, дөрес əйтә белү. Транскрипция. Өйрәнелгән исемнәрне күплек санда куллану

Исемнәрне күплек санда куллана белү күнекмәләре

Татар теленә карата ихтирамлы карашта булу.

Үрнәк буенча эшли белү



12

Урман дусларыбыз.

1

28.09


Хайваннарның кайда яшәгәннәрен әйтә, аларны сурәтли белү

Исемнәрне күплек санда куллана белү күнекмәләре

Әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт тәрбияләү.

Парларда эшли белү




13

Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы.



1

29.09


Сорауларга тулы җавап бирә. Озын һəм кыска сузыкларны сүзлəрдə дөрес итеп əйтə белү

Нинди? соравын куллана белү күнекмәләре

Сакчыл караш тәрбияләү.

Сорауга җавап бирә белү



14

Рус халык әкияте "Төремкәй"


1

30.09


Өйрәнелгән тема буенча кечкенә информация бирә белү

. Бер- береңне аңлый белү, татар телендә әкиятләр укуга кызыксыну тәрбияләү

әкиятне укытучы ярдәмендә сәхнәләштерү, әкият геройларына хас сыйфатларныуен аша күрсәтә белү

Әкият сөйләү



15

Нишли? соравы.

1

5.10


Нишли? Соравын сөйләмдә куллану

Сорауларны аңлап җавап бирү

Әхлак тәрбиясе.

Сорауга җавап бирә белү



16






Боерык фигыльнең 2нче зат берлек сан формасы

1

6.10


иптәшеңә командалар бирә белү

(бас әле, утыр, сикер әле, җырла,)

Боерык фигыльнең

2нче зат берлек сан

формасы

Әти-әнигә мәхәббәт тәрбияләү.

Үрнәк буенча эшли белү



17

Хикәя фигыльнең хәзерге заман 3нче затта берлек сан формасы.


1

7.10


Транскрипция билгелəре белəн таныштыру. Хәзерге заман хикәя фигыль формасын сөйләмдә дөрес куллану

Хикәя фигыльнең

хәзерге заман Знче

затта берлек сан

формасы . Озын һəм кыска сузыкларны сүзлəрдə дөрес итеп əйтə белү

Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Парларда эшли белү һәм күмәк эшли белү



18

Спорт бәйрәме.


1

12.10


Өйрәнелгән фигыльләрнең күплек формасы белән танышу

Рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;


Түземлелек хисләре тәрбияләү

Кара-каршы сөйләү



19

Ризалык белдерү формасы

1

13.10


дустыңны урамга уйнарга чакыра белү

Ризалык белдерү формасы

Түземлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Парларда эшли белү



20

Ничә? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

14.10


Ничә? Соравына дөрес җавап бирү. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар

1 дән 10га кадәр саннарны сөйләмдә куллана белә

Өлкәннәргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Сорауга җавап бирә белү



21

Уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше.


1

19.10


Фигыльне I зат, 2зат берлек һәм күплек санда куллана белү

Уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше

Кечеләргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү



22

Тәртип саннары.


1

20.10


Ничәнче? Соравына дөрес җавап бирү. Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү

Тәртип саннары белән танышу


Парларда эшли белү



Мәктәптә (5 сәгать)



23

Уку-язу әсбаплары

1

21.10


Уку-язу әсбапларының исемен әйтә белүне камилләштерү.



башкаларга карата ярдәм итү," төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;

Предметлар, предметлы рәсемнәр белән җөмләләр төзү



24

Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгын әйтү формасы..

1

26.10


Сан+исем төзелмәсен, микъдар саннарын сөйләмдә куллану

Уку-язу әсбапларының исемнәрен, аларның санын әйтә белү


Эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра



25

Уку-язу әсбапларының

кирәклеген әйтү, үзеңә сорап алу белү формасы

1

27.10



Мәктәптәге уку хезмәтен атый белү

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтә, иптәшеңә тәкъдим итү, үзеңә сорап ала белү күнекмәләрен формалаштыру

Эш сыйфатына бәя бирә белү

Сөйләм үрнәкләрен куллану, диалоглар төзү



26

Без ничек укыйбыз?

1

28.10


Һәм теркәгечен сөйләмдә исем белән куллану

Үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү



Парларда эшли белү һәм күмәк эшли белү



2нче чирек - 21сәг.


27

Кайда? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

9.11


Предметларның урынын, санын әйтә белергә өйрәнү.

Кайда? Соравына дөрес җавап бирү

Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

Сорауны белдергән җөмләләргә җавап бирү.



Йорт хайваннары һәм кошлары (9 сәгать)


28

Йорт хайваннары һәм кошлары.

1

10.11


Йорт хайваннары һәм кошлары исемнәре белән танышу, йорт хайваннары һәм кошларын саный белүне камилләштерү


Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

җәнлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләү;

Җөмләләр төзү, рәсемнәр буенча санау



29

Яши фигыленең берлек сан, I,II зат формасы

1

11.11


Яши фигылен берлек сан, I,II зат формасында кулланырга өйрәнү, кайда? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү

(үрдәк, әтәч, тавык, чеби, эт, песи)

Яши фигыленең I, II затларда төрләнеше

Аралашуга омтылу

Сөйләм үрнәкләрен куллану, диалоглар төзү; рәсемнәр буенча җөмләләр төзү



30

Кая? соравы һәм аңа җавап формас

1

16.11


Кая? Соравын аңлап куллану. Транскрипция билгелəре белəн таныштыру

Кая ? соравы һәм аңа җавап формасы

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Сорауга җавап бирә белү



31

Кая? Кемгә? сораулары һәм аларга җавап бирү

1

17.11


Кая? Кемгә? сорауларын үзләштерү, исемнәрне юнәлеш килешендә куллануны камилләштерү

Кая? Кемгә? сораулары белән танышу. Татар хəрефлəренең кабул ителгəн формаларын дөрес язу


Рәсем буенча җөмләләр,сораулар төзи белү



32

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтү һәм сорау.

1

18.11


Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтә һәм сорый белү

Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

Сөйләм үрнәкләрен куллану, диалоглар төзү; рәсемнәр буенча җөмләләр төзү



33

Кайдан? соравы һәм аңа җавап формасы

1

23.11



Кайта сүзе белән танышу. Иптәшеңнең кайдан кайтканын сорый һәм үзеңнең кайдан кайтканыңны әйтә белүне ныгыту.

Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

Сөйләм үрнәкләре буенча җөмләләр төзү



34

Кая? Кайда? кайдан? сораулары һәм аларга җавап бирү

1

24.11


Кая барганыңны, каяда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтә белү (чыга, өй)

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерлә

. укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү

Сөйләм үрнәкләрен куллану, диалоглар төзү; рәсемнәр буенча җөмләләр төзү



35

Исемнәрнең I зат берлек сан тартым белән төрләнеше.


1

25.11


I зат тартым кушымчаларын үзләштерү. Озын һəм кыска сузыкларны сүзлəрдə дөрес итеп əйтə белү

Татар һəм рус теллəрендəге сузык һəм тартык авазларны чагыштырып, дөрес əйтə. I зат тартым кушымчаларын сөйләмдә куллана

Аралашуга омтылу

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү



36

Тыныч йокы, хәерле иртә теләү формасы.


1

30.11


Транскрипция билгелəре белəн таныштыру.

Тылсымлы сүзләр куллану Тыныч йокы, хәерле иртә тели белү.

Үз гаиләңә карата уңай караш тәрбияләү

Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү



Бакчада (7 сәгать)


37

Яшелчәләр

1

1.12


Яшелчә исемнәре белән танышу. Яшелчә исемннәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белүне ныгыту.


Хезмәтне ярату

Предметлар белән эшләү.



38

Кирәк, кирәкми сүзләре.

1

2.12


Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын куллану

Кирәк, кирәкми сүз­ләре белән танышу


Тиешле мәгълүматны сайлап алу



39

Рус халык әкияте "Шалкан"

1

7.12


Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.


Дәреслек белән эш итә белү.

Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

Әкият уку, тәрҗемә итү.



40

"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү

1

8.12


"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерергә өйрәнү.

Бер-береңнең сөйләменә бәя бирү


татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

Китап белән эшләү



41

Нәрсә яратканны, яратмаганны әйтү, сорау формасы

1

9.12


Нәрсә яратканны, яратмаганны әйтә, сорый белү. Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны ишетү аша аера белүне ныгыту.

Дәреслек белән эш итә белү.

Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү

Сөйләм үрнәкләрен кулланып җөмләләр төзү



42

Кем? Нәрсә? Нишли? Нинди? сораулары һәм аларга җавап бирү

1

14.12


Кем? Нәрсә? Нишли? Нинди? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.


татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

Рәсем буенча җөмләләр төзү



43

Хезмәтенә карап, геройга бәя бирү


1

15.12


Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану

Хезмәтенә карап, геройга бәя бирү

Гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү

Эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү



Кыш җитте (11 сәгать)


44

Кыш билгеләре.

1

16.12


Кыш, кыш көне, кар ява сүзләре белән танышу.

Кыш билгеләрен әйтә, кышкы уенга чакыра, көн нинди булуын сорый белүне ныгы

Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.


"Бәйрәмнәр", "туган ил", төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү

Сөйләм үрнәкләрен куллану, диалоглар төзү; рәсемнәр буенча җөмләләр төзү



45

Кыш бабай килә.

1

21.12


Хат язарга өйрәнү. Белән бәйлеген сөйләмдә куллану

Кыш бабайга хат яза белү

Гаилә, туган ил, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен формалаштыру

Рәсем буенча җөмләләр төзү



46

Кыш бабайга хат язабыз

1

22.12


Хат язарга өйрәнү. Белән бәйлеген сөйләмдә куллану

Кыш бабайга хат яза белү

Гаилә, туган ил, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен формалаштыру

Үрнәк буенча хат язу



47

Күчереп язу

1

23.12


Тактадан карап дөрес итеп күчереп яза белү

Күчереп яза белүне камилләштерү.


Үзләштерелгән белемнәрне эшчәнлектә дөрес һәм урынлы куллану.


Күчереп язу тексты.


3нче чирек - 25сәг.


48

Хаталар өстендә эш.

Минем чанам бар төзелмәсе

1

11.01


Исемнәрнең 1зат тартым белән төрләнеше

Минем чанам бар төзелмәсе белән танышу


Парларда һәм күмәк эшли белү



49

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, сорау бирү; раслау һәм инкарь итү

1

12.01


Раслау һәм инкарь итәргә өйрәнү. мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, сорау бирү; раслау һәм инкарь итү күнекмәләрен үстерү

Дәреслек белән эш итә белү.


Ситуатив күнегүләрдә куллану



50

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бир

1

13.01


Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белүне камилләштерү


Дәреслек белән эш итә белү.

Сорауга җавап бирә белү

Ситуатив күнегүләрдә куллану, тәрҗемә итү



51

Яңа ел бәйрәме.

1

18.01


Яңа ел, чыршы сүзләре белән танышу. Бәйрәм белән котлау күнекмәләрен камилләштерү

Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый
белү

Аралашуга омтылу

Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү



52

Бәйрәмгә барабыз.

1

19.01


Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү.


Үрнәк буенча эшли белү Шәхесара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;


Җыр җырлау, өйрәнелгән сүзләрне ситуатив күнегүләрдә куллану



53

Төсләр.


1

20.01


Төсләрне аера белү


Предметларның төсен әйтә белү


Күмәк эшне планлаштыру



54

Бер-береңне уенга чакыру

1

25.01


Исемнәргә Кем? Нәрсә?сорауларын куя белү. Кайчан? Соравын аңлап куллану. Озын һəм кыска сузыкларны сүзлəрдə дөрес итеп əйтə белү Бер-береңне уенга чакыра белү. Татар һəм рус теллəрендəге сузык һəм тартык авазларны чагыштырып, дөрес əйтə белү

Дуслык кыйммәте формалаштыру

Парларда һәм күмәк эшли белү, сорауга җавап бирә белү



55

Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе

1

26.01


Татар теленә хас авазларны дөрес әйтү. Сузык һəм тартык авазлар, аларның аермасы. Яңгырау һəм саңгырау тартыкларны аерырга өйрəнү

Татар алфави-

тындагы хәрефләр тәртибе белән та­ныштыру


Төп мәгълүматны сайлап алу



Сәламәт бул! (8 сәгать)


56

Тән әгъзаларының исемнәре

1

27.01


Тән әгъзаларын атаучы лексиканы үзләштерү

Дәреслек белән эш итә белү.


Рәсем буенча эш, тәрҗемә итү.



57

Кай җирең авыртканын сорау, әйтү

1

1.02


Кай җирең авырта? соравын әйтә һәм аңа җавап бирә белү

Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый
белү

Аралашуга омтылу

Диалоглар төзү



58

Сәламәт бул!

1

2.02


Сөйләмдә боерык фигыльләр куллану

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү

Спорт белән шөгыльләнергә өндәү

Күмәк эшне планлаштыру



59

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирү

1

3.02


Сәламәт булу кагыйдәләрен әйтә белү.

Якын кешең авырганда, аны кайгырта белү, хәлен сорый белү өчен булган конструкцияләрне куллана белү

Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү

Якыннарыңның сәламәтлеге турында кайгырту

Ситуатив күнегүләрдә куллану, тәрҗемә итү



60

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итү

1

8.02


Авыру кешенең хәлен сорый белү

Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү

Аралашуга омтылу

Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү



61

Шәхси гигиена предметларын сорап алу

1

9.02


Сораулар кую, җавап бирә белү

Шәхси гигиена пред­метлары белән танышу




Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү



62

Мин сабын белән кул юам төзелмәсе

1

10.02


Мин сабын белән кул юам төзелмәсен аңлап әйтә белү.

Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый
белү


Сөйләм үрнәкләрен, рәсемнәр кулланып җөмләләр төзү, дидактик уеннар уйнау



63

"Сәламәт бул!" темасын йомгаклау

1

22.02


Лексик берәмлекләрне үзләштерү, сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

Парларда һәм күмәк эшли белү



Безнең гаилә (16 сәгать)



64

Минем гаиләм

1

24.02


Без алмашлыгын аңлап куллану.Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын әйтә белү Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү

Үз гаиләңә карата уңай караш тәрбияләү

Әңгәмәдешең

нең фикерен тыңлый белү



65

Гаиләдә кемнәр барлыгын сорау, әйтү

1

29.02


Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану


Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә, сорый белү

Үз фикереңне җиткерү, әйтү, башкаларны тыңлый белү

Парларда һәм күмәк эшли белү



66

Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтү

1

1.03


Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтә белергә өйрәнү

Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый
белү

Эш сыйфатына бәя бирә белү.


Укытучы-бала диалогы, текст өстендә эш.



67

Язгы көн

1

2.03


Нинди?соравына җавап бирә белү

Яз фасылы турында сурәтләп сөйли белү


Сорауга җавап бирә белү



68

Һава торышы

1

7.03


Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

Язгы көнне сурәтләп сөйли белү


Фикерне логик чылбырга салу



69

8нче Март - әниләр бәйрәме

1

9.03


Өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә дөрес куллану

Бәйрәм белән котлый белү. Син алмашлыгын төшем килешендә куллануны үзләштерү

Туганлык кыйммәте формалаштыру

Әңгәмәдешеңнең фикерен тыңлый белү



70

Бәйрәм белән котлый белү

1

14.03


Бәйрәм белән котлау яза белү.


Сөйләмдә итагатьле сүзләр куллана белү


Предмет исемнәрен атап, җөмләләр төзү, дидактик уен.



71

Мин бүләк бирәм

1

15.03


Кем?Кемгә?сорауларын дөрес куллану

Кемгә бүләк бирүне әйтә белү

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Парларда һәм күмәк эшли белү



72

Татар халык ашлары

1

16.03


Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану. Табынга чакыра, татар ха­лык ашларының исемнәрен әйтә, ризыкларның тәмле булуын әйтә белү


Тиешле мәгълүматны билгеләү



4 нче чирек - 27сәг.


73

Ризыкларның тәмле булуын әйтү

1

30.03


Ашың тәмле булсын! теләген әйтергә өйрәнү.

Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәө эчкәнеңне өйтә белү


Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәө эчкәнеңне өйтә белү әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Таратма материал аша җөмләләр төзү



74

Кунакта

1

4.04


Лексик берәмлекләрне үзләштерү

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Фикерне логик чылбырга салу



75

Табын янында.

1

5.04


Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре Табынга чакыра, татар ха­лык ашларының исемнәрен әйтә, ризыкларның тәмле булуын әйтә белү


Фикерне логик чылбырга салу



76

Кунакны каршы алу.

1

6.04


Сөйләмдә тылсымлы сүзләр куллану

Кунакларны каршы ала белү, аларны табынга чакыра белү

Туганнарга карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү

Парларда һәм күмәк эшли белү



77

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып мәгълүмат алу

1

11.04


-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып мәгълүмат ала белү.

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

Рәсем буенча әңгәмә, диалог өстендә эш




78

Туган көн - зур бәйрәм

1

12.04.


Туган көн сүзтезмәсе, котлыйм, уңышлар телим, телим сүзләрен сөйләмдә куллана белү.

Җырлый, бии, сикерә, йөгерә, уйный, оча фигыльләрен сөйләмдә куллана белү

укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

Аралашуга омтылу

Диалогик, монологик сөйләм үрнәкләре өстендә эшләү



79

Туган көн белән котлау

1

13.04


Туган көн белән котлый белү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Туганнарга карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү

Теманы кабатлау йөзеннән табышмакларның җаавабын табу, сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итү, сүзләргә сораулар кую күнекмәләре булдыру.



Кибеттә (9 сәгать)


80

Эч, аша фигыльләрен I,II,III затта берлек санда куллану

1

15.04

д


Эч, аша фигыльләрен I, II, III затта берлек санда төрләндерү

Эч, аша фигыльләрен I, II, III затта берлек санда кулла­на белү

Үз фикереңне җиткерү, әйтү, башкаларны тыңлый белү

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү



81

Ашамлыклар кибетендә

1

18.04


Темага караган лексик берәмлекләрне дөрес куллану Азык-төлек исемнәрен әйтә белү. Кибеттә сатып ала белү


Парларда һәм күмәк эшли белү



82

Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез

1

19.04


Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую

Нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү


Фикерне логик чылбырга салу



83

Кибеттә савыт-саба сатып алу

1

20.04


Савыт-саба исемнәре- чынаяк, чәйнек, тәлинкә, чәнечке, кашык, пычак, кисә сүзләрен үзләштерү.

Өйрәнелгән сүзләрне аралашуда куллана белү

Аралашуга омтылу

Микродиалоглар, рәсемнәр буенча җөмләләр төзү.



84

Савыт-саба кибетендә

1

25.04


Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану

Ничә сум? сорауларын сөйләмдә куллана һәм аларга җавап бирә белү; -мы / -ме сорау кисәкчәләре


Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу



85

Киемнәр

1

26.04


Күлмәк, чалбар, итәк, итек, бүрек, бияләй, башлык, тун сүзләре белән танышу.



Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү

Рәсемнәр аша киемнәрнең исемнәре белән танышу, диалоглар төзү



86

Исемнәрнең I,II,III зат берлек санда тартым белән төрләнеше

1

27.04


Исемнәрне I, II, III зат берлек санда тар­тым белән төрләндерү

Исемнәрнең I, II, III зат берлек санда тартым белән төрләнешен сөйләмдә кулла­нуны камилләштерү

Уку теләге булдыру

Мәгүлүматны туплау өчен күмәк эш башкару



87

Киемнәр кибетендә

1

29.04

д


Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану

Кибеттә киемнәр сатып ала белү


Парларда һәм күмәк эшли белү



88

Мин нинди кием киям

1

2.05


Темага караган лексик берәмлекләрне дөрес куллану

Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү

Үз фикереңне җиткерү, әйтү, башкаларны тыңлый белү

Фикерне логик чылбырга салу



Без шәһәрдә яшибез (5 сәгать)



89

Безнең шәһәр

1

3.05


Үзең яшәгән шәһәр турында сөйли белү

Чиста, матур, кечкенә, зур, пычрак сыйфатларын кулланып, сурәтли белү күнекмәләрен үстерү

Милләтнең, Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану

Парларда һәм күмәк эшли белү



90

Кайда? соравы

1

4.05


Кайда ? соравын аңлый белү, да, -дә,-та,-тә кушымчаларын ялгау тәртибенә төшендерү

Кайда? Соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү


Мәгүлүматны туплау өчен күмәк эш башкару



91

Мин транспортта барам

1

6.05

д


Темага караган сүзләрне дөрес куллана белү

Нинди транспортта барганыңны әйтә белү күнекмәләрен ныгыту


Фикерне логик чылбырга салу



92

Исемнәрнең юнәлеш,чыгыш килеше

1

10.05


Ч.килеше һәм Ю.килеше сорауларын дөрес куллана белү. Ялгызлык исемнәрнең зур хәреф белән язылуы

Исемнәрне юнәлеш, чыгыш, килешендә куллану күнекмәләрен камилләштерү


Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү



93

Исемнәрнең урын-вакыт килеше

1

11.05


Исемнәрнең У-в. Килеше

Исемнәрнең У-в. Килешен анализлау


Парларда һәм күмәк эшли



Җәй җитә (6 сәгать)









94

Күңелле җәй

1

16.05


Кояш балкый, күбәләкләр оча, чәчәкләр үсә, җиләк-җимеш пешә җөмләләрен үзләштерү.

Дәреслек белән эш итә белү.

Табигатькә сак караш тәрбияләү

Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү, "Әйт әле, күбәләк" мультфильмы карау.



95

Җырлы-биюле уеннар

1

17.05


Рәсем эчтәлеген сурәтләп сөйли белү

Диалогик сөйләм телен үстерү

әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

Җырлы-биюле уен уйнау



96

Җәйге ял . Г.Тукай «Бала белән күбәләк

1

18.05


Темага караган сүзләрне дөрес куллана белү

Җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру


Фикерне логик чылбырга салу



97

Үткәннәрне йомгаклау буенча күчереп язу.

1

23.05


Биремнәрне укып, дөрес күчереп яза белү.

Үзләштерелгән белемнәрне эшчәнлектә дөрес һәм урынлы куллану


Мөстәкыйль текст күчереп язу.

Күчереп язу.


98

Хаталар өстендә эш.

Без Сабантуйга барабыз

1

24.05


Татар халык бәйрәмнәре турында сөйләшү

Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра белү; бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Парларда һәм күмәк эшли белү



99

Җырлы-биюле уеннар. Йомгаклау дәресе.

1

25.05


Лексик берәмлекләрне йомгаклап кабатлау

Җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру


Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу











Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшергәндә, эш төрләренең күләме түбәндәгечә билгеләнә:


Эш төрләре

1сыйныф

1

Тыңлап аңлау (минутларда)

-

2

Диалогик сөйләм (репликалар саны)

3

3

Монологик сөйләм (фразалар саны)

4

4

Уку (сүзләр саны)

20

5

Күчереп язу (җөмлә саны)

1 - 2

6

Сүзлек диктанты (сүзләр саны)

-

7

Диктант (сүзләр саны)

-




Тикшерү характерындагы контроль язма эшләрнең үрнәге



Күчереп язу.


Бүген мәктәптә спорт бәйрәме була. Бәйрәмдә малайлар да, кызлар да катнашалар.



Күчереп язу.

Җәй. Җәй җитте. Каникул башланды. Без әби белән урманга барабыз. Җиләк, гөмбә җыябыз.








Татар теленнән укыту - методик чаралар исемлеге

1. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар , Казан: Татар китап нәшрияты, 2011. Төзүчеләр: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева 2. Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева. - Казан: Татармультфильм, 2012 нче ел. 3. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту, 1 нче сыйныф (укытучылар өчен методик кулланма)/ Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Л.Ә.Гыйниятуллина, Казан: Татармультфильм, 2012 ел. 4. Татар теленнән эш дәфтәре, авторлары Н.Г.Галиева, Р.М.Туйметова, Казан: Татармультфильм, 2014 ел. 5.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Казан: Матбугат йорты, 2005. 6. Гайнуллина К.Р. Татар теленең орфографик сүзлеге. Казан: Мәгариф, 2010. 7.Edu tatar. ru. Цифровые образовательные ресурсы 8.Digital.1september.ru. Школа цифрового века.






© 2010-2022