«Иң кадерле кеше - әни»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Иң кадерле кеше - әни.

(Бәйрәм кичәсе.)

1 а. б. Ана назы - җирдә ул мәңгелек,

Мәңгелек җыр- бишек җырыгыз.

Без узасы юлда маяк булып

Гомер буе балкып торыгыз.

Кадерле әниләр! Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын.Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.Сезгә озын гомер,бәхет, сәламәтлек телибез.

2 а. б. На свете добрых слов немало,

Но всех добрее и важней одно:

Из двух слогов простое слово: «мама»

И нету слов дороже чем оно.

1 а. б. Елмайса йөзеннән аңлыйм

Әнкәемнең теләген.

Дөнья киңлегенә тиңлим

Әнкәемнең йөрәген.

Әнкәй сиңа бүләк итәм

Бөтен дөнья гөлләрен.

Юллар кебек озын булсын,

Әнкәем, гомерләрең.

2 а.б.Ай нурыннан да нурлырак

Әнкәемнең йөзләре.

Моңлы көйдәй күңелемдә

Әнкәемнең сүзләре.

Айдан,кояштан кадерле- син ул, әнием.

Иң ягымлы,иң сөйкемле- син ул әнием.

Безнең бүгенге бәйрәмебез сезгә, газиз әниләребезгә багышлана.

1 а.б. Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте беләнхәят биргән ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы

Анада . Анадан башка шагыйрь дә , анадан башка батыр да булмый. Аналарга дан!

2 а. б. Әнием! Әнкәем!Газиз әнкәм! Синнән дә якынрак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда?! Күкрәк сөтен имезеп, көнен- төнгә ялгап, күз карасыдай үстерәсең син балаларыңны.

1 а. б. Ана өчен баладан газиз нәрсә булмас.

2 а.б. Нет лучшего дружка, чем родная матушка.

1 а.б. Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.

2 а. б. Без отца полсироты, а без матери и вся сирота.

1 а. б. Улы данга чыкса анасы яшәрер.

2 а. б. Әйе, ана бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга.

Шуңа күрә

Зур горурлык белән

Без сөйлибез ана турында.

1 а. б. Ана күңеле кебек җылы , нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә,сүзен тыңларга, ях-

шы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.

2 а. б. Люблю тебя,мама,за что не знаю.

Наверно за то, что дышу и мечтаю.

И радуюсь солнцу и светлому дню,

За это тебя, я, родная, люблю.

За небо, за ветер, за воздух вокруг.

Люблю тебя, мама, ты лучший мой друг!

1 а.б. Аналар бөтен йөрәк җылыларын биреп үстергән балалар, үсеп буйга җитү белән, очар кошлар кебек, тирә якка таралалар.

2 а.б. Ана булу-изгелекнең таҗы,

Дөньяда иң олы дәрәҗә.

Ана кеше һәрбер баласының

Бәхетенә ача тәрәзә.

1 а.б. Ана сиңа гел яхшылык тели,

Гаепләрең булса-кичерә,

Турылыклы калыйк гомер буе

Ана дигән күркәм кешегә.

2 а.б. Газиз әнкәй!

Йомшактыр кулларың,

Татлыдыр сүзләрең,

Җылыдыр карашың,

Тансыктыр табының,

Сабыйлык языннан

Бүгенге көнгәчә

Безләргә зур бәйрәм

Тибеше җаныңның!

И, Ходай кабул ит

Безләрдән зур гозер:

Әнкәйгә бир саулык!

Әнкәйгә бир гомер!

2 а.б. Пусть день твой будет

Солнечном прекрасным.

И розами твой будет устлан путь.

И каждый вечер-звездным,

Чистым, ясным.

О, мама!

Всегда счастливой будь!

1 а.б. Газиз әнкәй!

Иң сөйкемле күзләр-синеке!

Йомшак, җылы куллар-синеке!

Иң-иң татлы сүзләр-синеке!

Җан изрәткән җырлар-синеке!

Синсез дөнья күрмәс идек,

Синсез берни белмәс идек,

Синсез берни кылмас идек,

Синсез кеше булмас идек!

2 а.б. Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңе торыр ул.

Ходай сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мең мең рәхмәт сезгә!



© 2010-2022