«Галәмгә сәяхәт»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Максат. 1. Тартыклар турында төшенчә бирү, П авазының дөрес әйтелешен ачыклау; " п"хәрефе белән таныштыру , аның дөрес әйтелешенә төшендерү. 2. Балаларның галәм киңлекләре, Кояш системасы планеталары һәм йолдызлыклар турындагы элементар күзаллауларын формалаштыру. 3. Балаларда игътибарлылык тәрбияләү. Бурычлар: 1.Уен барышында ярдәмләшү, бер-береңә булышу күнекмәләрен тәрбия-ләү. 2.Тирә-юньне, табигатьне аңларга һәм сакларга сәләтле социаль - актив иҗади шәхес тәрбияләү. 3. Балаларның уртак фикергә килеп уйнарга өйрәтү, аралашу, коммуника-тив осталыкларын үстерү, вакыйгаларның яңа эзлеклелеген төзү күнекмә-ләрен формалаштыру.

Хәерле иртә , дуслар , хәерле көн , балалар. Карагыз әле, безгә күпме кунак килгән. Килгән кунаклар белән матур итеп исәнләшеп алыйк әле. -Исәнмесез! -Балалар, кәефләрегез ничек? - Әйбәт. - Ә хәзер кулга- кул тотынышыйк та, бер - берегезгә яхшы кәефләр телик. Балалар , бездә бүген гади булмаган уен - шөгыль. Кичә безнең бакчага телеграмма килеп төште. Шуның белән таныштырыйм әле: " Исән-месез, балалар! Без , "Белем" планетасында яшәүчеләр, сездән ярдәм сорыйбыз. Экранда бу вакытта Белем кешесенең хат язып утырганы күрсәтелә. Шуннан космик тәлинкә очып китә. Экранда SOS дигән язу чыга. -Балалар , бу язу нәрсә дигәнне аңлата? Сез бу язуны күргәнегез , ишеткәнегез бармы? Балалар җавабы.(дәшмиләр) -Бу язу Белем планета кешеләренең бездән ярдәм сорауларын аңлата. (Экранга космик кешесе килеп чыга. Экранда сөйләшә.) - Безнең планетага пиратлар һөҗүм итте һәм иң кирәкле китапны ур-ладылар. Аны кире кайтарыр өчен бик күп биремнәр эшләргә кирәк. Без сезгә үзебезнең оча торган тәлинкәбезне җибәрәбез. Зинһар , булышыгыз безгә. Шуларны чишү өчен ярдәм кирәк. ( Экранда тәлинкә оча.Шул вакытта космик тәлинкә төшә,чит планета кешесе керә.( Космик тавыш чыга) Балалар , чит планетада яшәүче кешеләр үзләренең космик тәлинкәләрен җибәргәннәр. Галәмгә сәяхәткә чыгабыз. Очып киткәнче , үзебезгә кирәкле җиһазларны рюкзакларыбызга салыйк . Белем планетасы булгач без пластилин, дәфтәр, көзге, карандаш, такта салырбыз. Барыбыз да кирәкле җиһазларны тутырып бетердеме? Юлга кузгалыйк. Ә хәзер , әйдәгез , тәлинкә тирәли утырыйк. Юлыбыз кыскарак булсын өчен үзебезнең яраткан шигыребезне сөйләп алыйк. Нә-нә-нә- кояш тирәли әйләнә Ар-ар-ар- галәмдә планеталар. Ра-ра-ра анда Меркурий , Венера. Ар-ар-ар- Җир, Марс,Юпитер бар. (Очып киткән тавыш яңгырый). -Менә , балалар , Белем планетасына килеп тә җиттек. ( Белем планета кешесе каршы ала.) И-и-и- исәнмесез! Без- без- безнең планетабызга рәхим итегез!
  • Булышырга теләгәнегез өчен сезгә бик зур рәхмәтебезне белдерәм.
  • Т-че. Ничек ярдәм итә алабыз соң без сезгә?
( Балаларга чит планета кешесе йолдыз бирә). Менә , балалар , сезгә беренче бирем. 1 бирем. "П" авазы һәм "п" хәрефе турында нәрсә беләсез? - Мин бер әкият беләм , сезне дә шул әкият белән таныштырып китим әле. Алфавит бик күп экскурсия, сәяхәтләрдә булып, бик күп җирләрне күргән. Шулай беркөнне ул сәяхәтен урманнан башларга булган. Алфавит урман кырыена килеп баскан. Ә урман эченә керер өчен, ниндидер капка аша үтәргә кирәк икән ."Капка аша чыгаргамы, юкмы?- дип аптырашта калган, чөнки бу капканың баганалары агачтан булса да капка өстен пәрәвез җепләре генә тоташтырган булган. Җитмәсә , ул җепләрдә бер яктан икенче якка әрле - бирле үрмәкүчләр йөгерәләр икән. Алфавит җепләр аша йөгерүче эреле- ваклы үрмәкүчләргә бик озак кызыгып карап торган. Үрмәкүчләр Алфавитка: "Па-пу-пи-пах! Па-пу-пи-пах! Без үрмәкүчләр, без җепләр сузучылар!"- дип пышылдаганнар. "Син, Алфавит, безнең арттан: "Па-пу-пи-пах! Па-пу-пи-пах! "- дип кабатла, шуннан син безнең капка астыннан чыкканыңны сизми дә калырсың",- дигәннәр. Шуннан Алфавит үрмәкүчләр әйткән авазларны кабатлаган. Алфавитка бу авазлар бик ошаган . Шуннан ул бу яңа аваз "пәрәвез, песи" дигән сүзләр уйлап чыгарган. Шул авазларны әйтеп,яңа сүзләр эзли-эзли, капка астыннан чыгып киткәнен сизми дә калган. Үрмәкүчләр дә, үзләренең нәрсәгәдер кирәклеген тоеп, бик шатланганнар.

Шулай итеп, Алфавит үзенең гаиләсенә (п) авазын, хәрефен өстәп тә куйган, аның гаиләсе тагын бер хәрефкә арткан.

  • Балалар , бу әкият нәрсә турында барды?

  • - П хәрефе турында.

- Бик дөрес , балалар , хәзер бездә сезнең белән П хәрефе һәм авазы белән танышып китәрбез. ( П хәрефе күрсәтелә) П-п-п дип әйтәбез. П авазы ул тартык аваз булып тора.

П - авазын әйткәндә, иреннәр бер-берсенә таба хәрәкәт итәләр.

Менә бит , балалар, үзебез белән алып килгән көзгенең дә кирәге чыкты. Әйдәгез әле шул көзгене кулга алып, көзгегә карап П авазын бергәләп тагын бер әйтик әле. (авазны әйтү).

2 (Чит планенета кешесе 2 нче биремне бирә)

Чит планета кешесе. Сезгә 2не бирем.

Әйдәгез әле , балалар, икенче биремебезне карыйк әле. Бу биремдә, балалар табышмак бирелгән, әйдәгез бергәләп шул табышмакларга җавап бирик.

1 табышмак.

Поши башында нәрсә бар? (П хәрефе)

2 табышмак

Үзе кеп - кечкенә

Үзе миннән биек сикерә (Туп)

3 табышмак

Үзе суфый,

Колак артын сыйпый

Көндез йоклый

Төнлә урлаша (Песи)

4 табышмак

Җырлый-җырлый утын кисә,

Әйтеп бирче , бу нәрсә? (Пычкы)

(Рәсемнәре экранда килеп чыга тавыш чыга)

Белем кешесе 3 нче йолдызны бирә

3 нче бирем

УЕН: "Киселгән кәгазьләрдән рәсем төзү . Мәсәлән помидор, ипи һ.б. шуларны балалар төзиләр. Һәм рәсемгә карап П авазының сүзнең башында, ахырында, уртасында килүен билгеләү. Ә хәзер инде балалар әйдәгез бу сүзләрнең ничә иҗектән торганлыгын да карап китик кулларыбыз ярдә-мендә чабып карап.

4 нче бирем:

(Белем кешесе йолдыз бирә)

Иллюстрация карау. Песи белән тычканны чагыштыру. Аларның охшаш һәм аерымлык билгеләрен әйтү.

Балалар , әйдәгез әле , үзебезнең 2 песи турындагы яраткан такмагыбызны кабатлап китик.

Ике песи суга бара,

Көянтә - чиләк асып

Ике тычкан карап кала.

Капка төбендә басып.

Балалар , әйтегез әле , песи сүзе кырыс әйтелешлеме , әллә инде ягымлы әйтелешлеме?.

  • Ягымлы әйтелешле.

  • Ни өчен ягымлы әйтелә.

  • Чөнки алар нечкә итеп әйтелә. Шуңа күрә ягымлы әйтелешле булып тора.

Безнең П авазы кергән башка сүзләрдә бар бит эле. Әйдәгез әле аларны да ягымлы һәм кырыс әйтелешлеләргә бүлеп карыйк..

Моның өчен үзебез белән алып килгән дәфтәрләребезне алыйк. Дәфтәр белән эш.

5 нче бирем

(Белем кешесе йолдыз бирә)

Пластилин белән эш. Балалар П хәрефе нинди предметларга ошаган? (Турник, капка, гараж, ишек һ.б.) Әйе балалар бик дөрес. Ә хәзер әйдәгез шул предметларны эшләп карыйк әле.

П хәрефен эшлиләр. Һәм шул П хәрефен үзләренең такталарында бастырып карыйлар. Аның нинди предметларга ошаганлыгын тагын бер тапкыр кабатлап әйтәләр. (Турник, капка, гараж, ишек)

Комета төшә . (проектордан). Проектор кырыеннан эшләнгән кометаны аласын. Аның эченнэн Әлифба чыга.Әлифбаны чит галәм кешесе кулга ала

Чит галәм кешесе: Рәхмәт , дусларым, сез барлык биремнәрне дә төгәл үтәдегез. Сезнең ярдәм белән ,белем китабын кире кайтардык.

- Бу бик тә кирәкле һәм бик тә мөһим китап. Киләчәктә ул китап сезне укырга да , язарга да өйрәтер.

Т-че:Ә хәзер бакчабызга кайтырга кирәк. Җайлап кына тәлинкәбезгә уты-рыйк. Кулларны кулга тотыныгыз , күзләрне йомыгыз һәм тылсымлы сүзләрне кабатлагыз.

Нә-нә-нә- Кояш тирәли әйләнә

Ар-ар-ар- Галәмдә планеталар

Ра-ра-ра анда Меркурий , Венера.

Ар-ар-ар- Җир, Марс, Юпитер бар.

Анализ: Балалар , менә сәяхәтебез тәмамланды, без кабат бакчабыз да. Бүгенге шөгыль сезгә ошадымы?. Сез бүгенге шөгыльдә нинди яңалыклар алдыгыз? Монда авыр биремнәр бар идеме?. Кайсы бирем авыр булды? Кайсы бирем җиңелерәк булды. Балалар , бүгенге шөгыльдә барыгыз да актив катнаштыгыз . Молодцы.





Әтнә районы Яңа Шашы "Кояшкай" балалар бакчасы

Тема:"Галәмгә сәяхәт"

(5-6,7 яшьлек балалар өчен)

Төзеде: Маугизова А.Г

1 кв.кт

2013 ел



© 2010-2022