Урок-викторина на тему Габдулла Тукайда кунакта

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Габдулла Тукайда кунакта

(1-2 сыйныфлар өчен дәрес-викторина)

Максат: Г. Тукай турында алган белемнәрне тирәнәйтү; әдипнең иҗатын өйрәнүгә кызыксынуны арттыру; алган белемнәргә нигезләнеп, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү; белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты; укучыларның Г.Тукай әсәрләренә ясалган кул эшләре һәм рәсемнәре күргәзмәсе; Г.Тукай сүзләренә язылган җырларның аудиоязмалары; Тукай әсәрләренә иҗат ителгән мультфильмнар; экран; проектор.

Укытучы: Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Бүгенге бәйрәмебез бөек шагыйребез Г. Тукайга багышлап үткәрелә. Кичәбезнең беренче өлешендә Габдулла Тукайның кыскача гына тормыш юлын чагылдырган видео язма карап китәрбез. Икенче өлештә укучыларыбыз Г. Тукайның иҗаты буенча үзара көч сынашыр.

Экраннан видео материал карау.

Укытучы: Командаларга алдан өй эше бирелгән иде: командага исем, девиз, визит карточкасы уйларга, Г. Тукайның берәр әсәрен сәхнәләштерергә.

Ә хәзер командаларга сүз бирелә.

Командалар бер-берсен сәламлиләр, девизларын әйтәләр.

Укытучы: Уен 5 турдан тора. 1 нче турда командаларга 6 сорау бирелә. Күрсәтелгән 3 җаваптан дөресен сайлап аласы.

I тур Шигырь юларының кайсы әсәрдән икәнен әйтегез.

  1. Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
    Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

"Акбай", "Эт һәм малай", "Кызыклы шәкерт"



  1. Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар ,якын безнең авылга ул.

"Шүрәле", "Туган авыл", "Кояш һәм ай"



  1. Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи -

Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи - җиденчесе.

"Безнең гайлә", "Шаян песи", "Без җидәү"



  1. Китте болар. Бара, һаман бара, бара

Күренмидер күзләренә ак һәм кара

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба.

"Су анасы", "Ай һәм кояш", "Кәҗә белән сарык"



  1. Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай, диләр

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай, диләр.

"Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән сарык"



  1. Бервакыт, китәм дигәндә, төште күзем басмага.

Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

"Су анасы", "Ай һәм кояш", "Кәҗә белән сарык"

Музыкаль тәнәфес. Козина Юля башкаруында "Туган авыл" шигыре.

Жюри 1 нче турга нәтиҗә ясый.

II тур Экранда шигырьдән өзек күрсәтелә. Төшеп калган сүзне куеп шигырьне укырга

  1. Әйт әле, ... ,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?



  1. Кайгысы юк ул, . . . . . .

тик һаман уйнау уе;

Бик шаян! Ай-һай, наян!

Уйнарга хәзер көн буе!



  1. Ишеттем мин кичә: берәү . . . . . . . .
    Чын безнеңчә матур, милли көй;
    Башка килә уйлар төрле-төрле, -
    Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

Жюри 2 нче турга нәтиҗә ясый.

III тур Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү.

Укытучы: Командаларга алдан өй эше бирелгән иде: Г. Тукайның берәр әсәрен сәхнәләштерергә. Ә хәзер өй эшен тикшереп алыйк.

Командалар Г. Тукайның берәр әсәрен сәхнәләштереп күрсәтәләр. (Мәсәлән, "Кызыклы Шәкерт", "Бала белән Күбәләк" шигырьләре)

Жюри 3 нче турга нәтиҗә ясый.

IV тур "Кызыклы квадрат" эченә Г.Тукай әсәрләренең исемнәре яшерелгән.

Жюри 4 нче турга нәтиҗә ясый.

V тур Экранда әкиятләргә иллюстрация күрсәтелә. Бу әкиятләрнең авторы Г.Тукаймы?

Урок-викторина на тему Габдулла Тукайда кунактаУрок-викторина на тему Габдулла Тукайда кунактаУрок-викторина на тему Габдулла Тукайда кунакта

Урок-викторина на тему Габдулла Тукайда кунактаУрок-викторина на тему Габдулла Тукайда кунактаУрок-викторина на тему Габдулла Тукайда кунакта

М узыкаль тәнәфес. Кызлар башкаруында татар халык биюе.

Жюри 5 нче турга нәтиҗә ясый.

VI тур Командирлар ярышы. "Габдулла Тукай" сүзеннән кем күбрәк сүз төзи

Йомгаклау. Жюрига сүз бирелә. Ул 6 нчы турга нәтиҗә ясый һәм гомуми балларның санын әйтә. Җиңүче командага грамота һәм бүләкләр тапшырыла. Җиңелгән командага да бүләкләр тапшырыла.

Барлык укучылар һәм кунаклар белән "Туган тел" җырын җырлау.



© 2010-2022