Математика 1 класс. Тема: Кимүче, киметүче, аерма

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Математика 1 класс .Тема:Кимүче, киметүче, аерма.





1 класс

Тема: Кимүче, киметүче, аерма.



Укытучы: Загидуллина Лейсан Мубиновна





Тема: Кимүче, киметүче, аерма Дәрес максаты: Алу гамәлендәге компонентисемнәрен өйрәнү; исәпләү,нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү, табигатьсакчыл караш тәрбияләү. Ш УУГ: исәпләү,нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү. РУУГ: Укытучы белән берлектә уку максатын кую. ТБУУГ: Танып-белү активлыгын, логик фикерләүне үстерү. КУУГ:Үз фикереңне булдыру, укытучы соравына төгәл җавап бирергә өйрәтү. Материал:математика 1 класс 3 бит, мөст. эш дәфтәре 11 бит. Җиһазлау: телдән исәпләүгә уеннар, компьютер.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше. (КУУГ) Хәерле көн сиңа! Хәерле көн миңа! Хәерле көн сезгә! Хәерле көн барыбызга!

II.Актуальләштерү. (ШУУГ, КУУГ)

1)Математика 1 класс .Тема:Кимүче, киметүче, аерма.-Рәсемдә ничә круг бар? -Өчпочмакларны бергә күбрәк ясарга.

2)буш шакмакларга тиешле саннарны куярга.

4 + 3 =  3 + 6 >  5 + 4 < 

2 + 7 <  2 + 6 <  2 + 5 = 

3) Тиешле саннарны куярга.

Математика 1 класс .Тема:Кимүче, киметүче, аерма.

III.Проблема кую. (РУУГ )

Математика 1 класс .Тема:Кимүче, киметүче, аерма.

 + 

3 + 2 Математика 1 класс .Тема:Кимүче, киметүче, аерма.

 - 

7 - 3

-Бере нче аңлатма нәрсә дип атала? (сумма) _Сумманың кыйммәтен табыгыз. (3 + 2 = 5) -Кушу гамәлендә саннар ничек атала?(кушылучы, кушылучы, сумманың кыйммәте)

-Икенче аңлатма ничек дип атала? (аерма) -Аерманың кыйммәтен табыгыз. (7-3) -Алу гамәлендәге саннарның исемнәрен әйтегез? (-----) -Димәк без бүген дәрестә сезнең белән алу гамәлендәге саннарның исемнәрен әйтергә өйрәнәбез.

IV.Проблеманы чишү. (ТБУУГ,ШУУГ) 1)Рәсем буенча эш. -Рәсемдә нәрсә күрәсез? -Рәсемгә карап аерма төзергә һәм язарга. (9 - 2 ) -Бу язма нәрсәне аңлата? -Ничә бака бар иде? (9) -Ничә бака суга сикерде ?(2) -Нинди тамга белән чиштек? ( алу) -Кайсы саннан алдылар? (9) Шул сан астына зәңгәр белән сыз.Бу сан кимүче дип атала . -Кайсы санны алдылар? (2) Шул сан астына кызыл белән сыз.Бу сан киметүче дип атала.

2) Бирелгән аермаларны дәфтәргә күчереп язу.Кимүче астына зәңгәр төс белән. Киметүче астына кызыл төс белән сыз.

8 - 6 5 - 5 9 - 4 7 - 7 3 + 2

V.Ял минуты.(КУУГ)

VI.Белемнәрне беренчел ныгыту.( ТБУУГ, ШУУГ) 1) № 2. (китап буенча эш) -Кимүчеләре 5 кә тигез булган аермалар тәзергә. 5 - 0 5 - 1 5 - 2 5 - 3 5 - 4 5 - 5 -Киметүчеләре 5 кә тигез булган аермалар яз. 10- 5 9 - 5 8 - 5 7 - 5 6 - 5 5 - 5 -Кимүчесе киметүчегә тигез булган аерма яз . ( 7 - 7 = 0)

Нәтиҗә ясау: Кимүче киметүчедән зуррак булырга тиеш.Кимүче дә киметүчедә бер үк сан булса аерманың кыйммәте 0 була.

VI I.Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре. (ШУУГ,КУУГ) Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эш. 1) № 1.Кимүче 7 , киметүче 5 кә тигез булган аерма төзе һәм кыйммәтен тап ( 7 - 5 = 2 ) 2) № 2. Киметүчеләре 3, 4, 5 кә тигез булган, ә кимүчеләре шул саннарның артыннан килүче саннар булырлык итеп 3 аерма төзе. 4 - 3 5 - 4 6 - 5 3) № 3 Аермалар төзергә: Кимүче 1, 2, 3. 4, ә киметүче 1 гә тигез. 1 - 1 2 - 1 3 - 1 4 - 1

VI I I.Мөстәкыйль эш.(ШУУГ, РУУГ)

Математика 1 класс .Тема:Кимүче, киметүче, аерма. Математика 1 класс .Тема:Кимүче, киметүче, аерма.

IX.Йомгаклау.Рефлексия (ШУУГ, КУУГ)

  • Дәрестә ниләр эшләдек?

  • Аермадагы саннар ничек дип атала?









© 2010-2022