Разработка праздника семьи на татарском языке

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТУКАЙ РАЙОНЫ

МБГББУ « Кузкəй урта гомуми белем бирү мəктəбе»




Гаиләләр белән үткәрелгән бәйге

ПЛАН- КОНСПЕКТ




Тема: « Замана гаиләсе»





Төзеде:I класс җитәкчесе

Галеева Рəфилə Рəкыйп кызы,




Күзкəй,

2015 нче ел.


Замана гаилэсе

Максат: Әти-әниләргә карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләү

Гаиләңне хөрмәтләү хисен үстерү



Кичә барышы

Хөрмәтле әти-әниләр, балалар, һәм килгән кунаклар! Бүген без гаилә бәйрәмендә катнашабыз. Гаилә тормышыбызның нигезе. Гаилә нык, тату икән , димәк, дәүләттә нык тату дигән сүз. Һәр Кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Бәхетле гаилә төшенчәсе үз эченә нәрсәләрне ала соң. Минемчә, ул борынгы гореф- гадәтләрне саклый һәм яңаларын булдыра белүдә, көндәлек тормыш ыгы- зыгыларында да узара мөнәсәбәтләрнең матурлыгын саклауда, һәр эшне теләп һәм яратып башкарырга күнегүдә, үз өеңдә башкаларныкыннан аерылып торган рухи халәт урнаштыруда, буш вакытны файдалы итеп оештыруда һәм башка күп сыйфатларда чагылыш тапкан ул.

Минтимер Шәймиев указы белән 2008 нче ел гаилә елы дип игълан ителде. Безнең мәктәптә дә бу ел уңаеннан бик күп чаралар үткәрү каралды. Менә шул чараларның берсе булган « Замана гиләсе» дигән бәйгене бүген без сезгә тәкъдим итәбез.

Жырсыз җирнең яме юк

Жырсыз тормыш тәме юк

Жыр яши, җыр- мәңгелек.

( концерт номеры)

Бер утыру үзе бер гомер дип,

Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

Бер очрашып серләр бүлешү,

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

Гаиләләр мәктәпкә җыелган,

Ял итәр өчен бүген.

Сүзләремнең иң матурын,

Әйтмичә мөмкин түгел.

( жюри сайлау)

Күңелләр шатлыклы булганга,

Без җыелдык бу залга.

Әти - әниләр карагыз,

Ничек без бергәләп күңел ачабыз.

I бәйгебез « Минем гаиләм» гаиләләр белән таныштыру

Нигә бүген мәктәптә

Бик күңелле, бик ямьле.

Чөнки бүген кунакка

Әти- әниләр килде.

Җырлар булса, шундый булсын-

Җиргә шатлык сибәрлек.

Күңелләргә бәйрәм булып,

Язлар булып килерлек.

( концерт номеры)

II бәйгебез мәкальләрне дәвам итегез:

Гаилә-.....( гомер чишмәсе)

Гаилә- ....( ил татулыгы)

Гаилә-....( ил терәге)

Гаилә-....( бәхет ачкычы)

Кошлар- оясыз булмый,-----( кеше гаиләсез булмый)

Ата- аналы бала-....( алтын канатлы бала)

Ата беләк-....( ана йөрәк)

Кош - канаты белән, ...(гаилә татулыга белән көчле)

III.Дөньяда хезмәт икән

Кешене кеше иткән.

Тырышлык бәхет китерер,

Ялкаулык ачтан үтерер.

-Әти өйдә юк, капка ватылган. Кем кадаклар икән аны?

- Әниләр.

-Әни өйдә юк . Кем ашарга пешерә инде?

-Әтиләр.

Димәк, бу конкурсыбыз безнең әтиләр бәрәңге әрчи, әниләр кадак кага дип атала.

Бие, бие, биюче

Биюче мин диюче

Биючегә сүз әйтмәгез

Биюче шәп беренче.

( концерт номеры бию)

VI. Сүзләр төзе дип атала.( бер сүздә бер хәрефне бер генә мәртәбә кулланырга мөмкин)

Һ, М,К, А, Н, Л, И, Е, Б, Р, Ы, С, У.

Җырла дисәләр, җырлыйбыз

Бер дә каршы килмибез

Карап торыгыз безне

Җырлый, җырлый биибез.

( конөерт номеры)

Сүзләрне уку

V. бирем Әтиләргә

  • Балагыз белән өй эшен ничек хәзерлисез микән? Шуны тикшерергә булдык әле без, шуның өчен һәрберегез балагыз белән ятлаган соңгы шигырегезне сөйләп күрсәтегез әле.

( концерт номеры )

Татарча да биибез

Русча да биибез,

Илебездә, җиребез дә

Дус һәм тату яшибез.

VI. Ә хәзер сәхнәбез түренә үз һөнәрләрен күрсәтү өчен иң кечкенә гаилә кешеләрен чакырабыз. Аларны без бию осталыгында сынарга булдык.

( концерт номеры)

VII.Табышмакларның җавабын табу

Кем тапкыр, кем зирәк

Әйтеп бирсен тизрәк

Табышмак әйтәмен

Сездән җавап көтәмен.

  1. Борынгы заман сәгате( әтәч)

  2. Уйларны еракка тапшыру җайланмасы. ( хат)

  3. Кешегә иң якын әйбер ( күлмәк)

  4. Тапларны юкка чыгара торган химик препарат ( сабын)

  5. Кара мәче нинди ишектән керә?( ачык)

  6. Өй эчендә базым бар,

Баз эчендә бозым бар,

Керер идем сыялмыйм,

Бозларында шуалмыйм.(суыткыч)

  1. Минем ялгызымны ашамыйлар, әмма минән башка татарга ашта булмый.( токмач)

  2. Тешләре бар авызы юк, үзе чәйни, үзе йотмый. Ашаганы агач он.( пычкы)

( концерт номеры)

VIII. Бернче һәм соңгы юл дип атала.

Димәк, сез, гаиләләр хикәяне язып бетерегә тиеш буласыз, чөнки хикәянең беренче һәм соңгы юлы гына билгеле.

  1. Аяк астында кар шыгырдый иде........................ Табада май чыҗлый иде.

  2. Тукран агач куышыннан башын чыгарды............. Самолёт аэродромга утырды.

  3. Яңгыр бөтен эзләрне юып бетерде......... Идәндә шахтёр каскасы ята иде.

  4. Учак инде күптән сүнде........... Балконны яшел төскә буядылар.

( концерт номеры)

IX. Ә хәзер сәхнәбез түренә әниләрне чакырабыз. Алар безнең уң кулларыбыз. Безгә даими ярдәм итеп торалар үз һөнәрләрен күрсәтсеннәр әле.. Берә куплет җыр башкарсыннар.

( концер номеры)

Гомуми нәтиҗә чыгару өчен сүзне җюрига бирик.

Ата- ана хакы дигән

Канунуар яшәп калсын

Гаиләләр һичкайчан

Кыйбласын югалтмасын

Ата- анадан башка

Бар нәрсә дә табыла

Һәр бала ата- анага

Изге итеп табына

Биедек тә, җырладык та

Шигырьләр дә сөйләдек

Бәйрәм итеп уйнап алдык

Матур көйләр көйләдек.

Бәйрәм киче бетеп килә

Кунакларга әйтик шуны

Сәламәтлек, бәхет телик

Һич белмәсеннәр борчуны.




© 2010-2022