Доклад на тему «Бала укырга керә»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ата-аналар җыелышы өчен докладлар

Б



ала укырга керә

Бик күп ата-анадан: баланы ничек итеп мәктәпкә әзерләргә, аның яхшы укуына, тәртипле булуына нинди юллар белән ирешергә, дигән сорау ишетергә туры килә. Һәм бу борчылу бик урынлы.

Халык : "Чананы җәйдән әзерләргә кирәк", - ди. Бала да шулай, аны мәктәпкә хәзерләү эшен мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк.

Иң беренче, баланың гомуми үсешенә ирешү. Бу аның хәтере, игътибарлылыгы, үзлегеннән логик фикер йөртә белүе, нәтиҗә ясый алуы дигән сүз.

Икенче таләп баланың үз-үзен тота белүенә кайтып кала. Балада яхшы хәтер, игътибарлылык булып та, ихтыяр көче җитмәү аркасында, ул алардан тиешенчә файдалана алмаска мөмкин.

Өченче таләп аеруча мөһим. Бу - балада укуның дөрес мотивын формалаштыру. Бала укуның белем алуда, дөньяны танып-белүдә хәлиткеч чара икәнен аңларга, аның кирәклегенә төшенергә тиеш.

Мәктәптә уку - бала өчен иң җаваплы бурыч, ул күп көч куюны, игътибарны таләп итә торган хезмәт. Шуңа күрә бала кечкенәдән үк хезмәт сөеп үсәргә тиеш.

Баланы мәктәпкә әзерләү турыдан-туры гаиләгә бәйләнгән. Иң мөһим бурыч - баланы белемнәрне үзләштерүгә хәзерләү.Икенче төрле әйткәндә. Бала күзәтә белергә, укыганны аңларга һәм аның эчтәлеген гади генә итеп сөйләп бирә белергә. Үз алдына бурыч куярга һәм шул бурычны үтәүдә ихтыяр көче булдырырга тиеш.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, бала гаиләдә кечкенәдән үк китап белән дуслашкан, фикер йөртергә өйрәнгән булса, кагыйдә буларак. Мәктәптә дә яхшы укый.

Бала беренче көннәрдән үк мәктәпне, укуны яратсын өчен,аны психологик яктан да әзерләргә кирәк. Ата-ана үзенең мәктәп елларын сагынып искә төшерсә, укытучылар адресына рәхмәт сүзләре әйтсә, белемнең мәңгелек юлдаш булуын мисаллар белән дәлилләсә,әлбәттә, болар балага уңай тәэсир итмичә калмый. Нәниләрнең өйдә укытучы булып уйнавының, зурларның балалар белән бергә мәктәпкә баруының, булачак укытучы белән танышуның балага психологик яктан уңай йогынтысы шулай ук зур була. Әмма, кайбер гаиләләрдә, берни уйлап тормастан, бала аз гына шаяра башласа да аны, әле монда тәртип бозасың да, мәктәптә күрмәгәнеңне күрсәтерләр, дип, урынсызга куркытырга тотыналар. Табигый, бу нәрсә кечкенә бала күңелендә эмоциональ кичерешләр тудыра, ул мәктәпне ниндидер күңелсезлекләргә китерә торган урын икән дип уйлый башлый.

Ниһаять, 1 сентябрь таңы ата. Бала беренче тапкыр укучы сыйфатында мәктәп бусагасын атлап керә. Матур итеп киенгән, кулларына чәчәк бәйләме тоткан үзе кебек малайларны, кызларны күрә. Укытучы аларны буйларына, сәламәтлекләренә карап парталарга утыртып чыга. Балага монда барысы да ят һәм шул ук вакытта яңа, һәрәрсә аның күңелен тартып тора. Ул укытучының һәрбер сүзен йотлыгып тыңларга әзер. Дөрес, дикъкать һәм ихтыяр көче җитенкерәми әле. Ул юк-барга да әһәмият бирә. Әмма укытучы дәресне шундый кызыклы итеп алып бара ки, күп боргаланырга урын калмый.

...Камил акыллы, сәламәт балаларның барысы да укуга сәләтле була. Шунысы да бар, берәүләр укытучы әйткәнне бик тиз отып ала, ә икенчеләр - башкачарак, һәм моның сәбәпләре дә бер генә төрле түгел. Бу баланың табигать биргән алшартларына, аның нерв системасы тибына, гаиләдә алган әзерлек дәрәҗәсенә, сәламәтлегенең торышына бик нык бәйләнгән. Шулай да була: мәсәлән, кайбер укучыларның күзе начар күрә, колагы начар ишетә. Алар бу хакта укытучыга, бигрәк тә иптәшләре алдында, әйтергә оялалар. Моны кичекмәстән ата-аналар эшләргә, ә укытучы андый балаларны алгы парталарга утыртырга тиеш.

Берничә ай үтүгә укучыларның бер өлеше укуга суына башлый. Моның сәбәпләре шулай ук күп нәрсәләргә бәйләнгән. Беренче көннәрнең кызыклыгы, романтикасы арткы планга күчкәч тә, бала укудан бизмәсен өчен, ата-ана укытучы белән даими бәйләнештә торырга тиеш. Һәр дәреснең кызыклы, күрсәтмәле, үзенчәлекле булуы балаларның дикъкатен укуга тарта.

Ләкин бу гына җитми. Өйдә ата-аналар баланың мәктәп тормышы, анда нәрсәләр күрүе, кемнәр белән уйнавы, теге яки бу нәрсә турында нинди фикердә булуы белән кызыксынырга тиеш. Кызганычка каршы, кайбер гаиләләрдә, вакыт юклыкка сылтап, баланың укуы белән кызыксынуы урынына , "баш ваттырып йөрмә әле", дип, аны читкә кагалар.

Еш кына балалар өй эшләрен үтәүдә ата-ана ярдәменә мохтаҗ булалар. Мондый ярдәм, кагыйдә буларак, мисалларны, мәсьәләләрне, кагыйдәне, күнегүләрне һ.б. аңлату характерында булырга тиеш. Ләкин кайбер ата-аналар бу эштә шактый зур ялгышлык җибәрәләр: я балага бер нәрсә дә аңлатмыйлар, я аның өчен бөтен нәрсәне үзләре эшлиләр. "Шуны эшләргә дә башың җитмәгәч", "хәрефләрне гел кыек, начар язасың" кебек югары тонда әйтелгән сүзләр дә баланы укудан читләштерә.

Билгеле, мәктәп уку, белем алу урыны гына түгел, укучыларны тәрбияли торган үзәк тә. Балалар мәктәпкә кергәч тә "Укучылар өчен кагыйдәләр"не үзләштерергә, шушы кагыйдәләрне үтәүгә күнектерелергә тиеш. Бу юлда укытучы ата-аналарның ярдәменә мохтаҗ. Ата-аналар үзләре дә әлеге кагыйдәләр белән яхшылап танышырга тиеш. "Укучылар өчен кагыйдәләр" мәктәп стенасы белән генә чикләнми, алар баланың бөтен тормышына, эшчәнлегенә кагыла.

Мәктәп бала күңелендә ата-анага мәхәббәт, ихтирам тәрбияләүдә күп кенә нәрсәләр эшли ала.

Ата-аналарның мәктәп белән тыгыз бәйләнештә торуы - баланың яхшы укуының, аңлы тәртипкә өйрәнүенең иң мөһим алшартларыннан берсе. Бала көн дә үсә, үзгәрә торган шәхес. Бу аның акыл һәм физик үсешенә, сәламәтлегенә дә кагыла. Мәсәлән, көтмәгәндә баланың сәламәтлеге начарлана башлады ди. Ул үзе моңа әһәмият тә бирмәсә мөмкин. Әмма ата-ана бу хакта укытучыны, мәктәп врачын вакытында кисәтергә тиеш. Кайбер ата-ана , вакыт юклыкка сылтап, бөтен нәрсәне баланың әби-бабасына тапшыра. Җыелышларга да алар гына йөри. Әлбәттә, бу дөрес түгел. Чөнки укытучының нәкъ ата-ана белән генә сөйләшә торган сүзләре була, алай гына да түгел, баласы өчен беренче чиратта ата-ана җаваплы.

Шулай да була: кайбер ата-аналар балаларының укуга суынуын укытучыдан күрәләр, укытучы безнең балабызны яратмый, читкә кага, иптәшләре алдында ачулана, диләр. Иң аянычлысы шунда, бу хактагы сүзләр бала алдында әйтелә. Сабый моңа ышана, укытучыдан, мәктәптән читләшә башлый. Ә тикшерә башласаң, эшнең бөтенләй башкада булуы ачыклана: гаилә шартларында бала укуга җитәрлек әзерләнмәгән. Моннан шундый нәтиҗә ясарга кирәк: әле соң түгел, укытучы белән бергәләп, ата-ана балада уку өчен кирәкле уңай күнекмәләрне тәрбияләү өстендә эшләргә кирәк.

Ата-ананың мәктәп белән бәйләнеше башка формалар да ала. Мәсәлән, экскурсияләр, культпоходлар оештырганда алалар белән ата-аналарның бергә баруы укучыларга уңай йогынты ясый. Бәйрәмнәрдә, тантаналы вакыйгаларда өлкәннәрнең чыгыш ясавы да нәниләр күңеленә бик хуш килә. Зурлар үзләренең эшләре, профессияләре турында горурлык белән сөйләсәләр, балалар күңелендә хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре уяна.



Беркем дә ялганчы булып тумый

Иң начар әхлак сыйфатларының берсе - ялган сөйләү, алдашу. Шуңа күрә һәркем андыйлардан ерак булырга, ялганчы белән мөмкин кадәрбәйләнешкә кермәскә тырыша. Чөнки ялганчы - кешеләрне дөньядан биздерергә, аларның киләчәк планнарын челпәрәмә китереп ташларга мөмкин. Моны һәркем. Шул җөмләдән ата-аналар да яхшы беләләр. Һәм беркем дә махсус рәвештә баласын ялган сөйләргә өйрәтми. Алай гына да түгел. Баланың ялганлый торган гадәте ачылгач, моны кемгәдер сылтыйлар, тумыштан ук кемгәдер охшаган димәкче булалар. Мондый раслау дөрес түгел. Чөнки кешедәге әхлак сыйфатларының нәсел, ген белән бер бәйләнеше дә юк. Алар тәрбия нәтиҗәсендә генә барлыкка килә. Шуңа күрә, бала кемгәдер охшаган дип әйтәләр икән, димәк. Ул әлеге кешенең йогынтысына бирелгән, гадәтләрен үзләштергән дигән сүз.

Җыеп кына әйткәндә, бер генә бала да ялганчы булып тумый, шул начар гадәткә төрле сәбәпләр аркасында күнегә.

... Гамбарияләргә көтмәгәндә кунаклар килеп керде.Хуҗа хатынның сыйлары бар иде, ул тиз генә газ плитәсен яндырып җибәрде, аш куйды. Ире өстәлне рәтли башлады. Тик шунда гына аш тәлинкәләре җитешмәве Гамбариянең исенә төште. Әллә нәрсә юк. Гаепләмәсләр әле дип, күршеләренә тәлинкәләр сорап керде. Аны күршесе Галимә ачык йөз белән каршы алды. Әле яңа гына укырга кергән Тәнзилә әлифбасыннан хәрефләр өйрәнеп утыра иде.

Гамбәрия йомышын әйтте. Моңа Галимә:

  • Булса сүз дә әйтмәс идем. Бер генә дә артык тәлинкәбез юк шул. Гариф кайткач, ашарга утырасыбыз да бар әле, - диде.

Тәнзилә бу сүзләрне тыңлап торды. Әнисе дөрес сөйләмәгәнне аңлады. Әмма сүзгә тыгылмады, чөнки әнисе кырыс кеше, җәза бирүе дә мөмкин иде. Ләкин кыз үзенә дә фәһем алды. Кирәк чакта, бер дә кызармыйча. Күзгә карап алдашырга була икән...

Ялганлашуны бер генә мәртәбә күреп, бала да шул юлдан китәргә мөмкинме? Моңа өзеп кенә җавап бирүе кыен. Әмма кайчакта бер генә үрнәк тә теге яки бу юлга кереп китәргә этәргеч була ала. Бигрәк тә тискәре үрнәкләр шулай.

... Әнисе Гөлсинәгә, әгәр ел ахырына математикадан бишле билгесе алса, Ленинградны. Аның мәшһүр музейларын бик тә күрәсе килә иде.

Гөлсинә мәктәптән кояштай балкып кайтып керде. Әнисе кызының сүзендә торганлыгын шундук аңлады. Бу хакта кыз үзе дә әйтә башлаган иде. Ләкин шул вакыт ишек шакыдылар. Күрше хатын Нәсимә икән.

Нәсимә, борчыганы өчен гафу үтенеп, йомышын әйтте: бурычка акча сорап кергән икән.

Гөлсинәнең әнисе Фәридә:

-Әй, Нәсимәкәем. Булса, сүз генә дә әйтмәс идем, бирер идем. Гафу ит инде, күрше. Күрше хакы - тәңре хакы диләр. Ләкин булмаганны каян аласың?- диде.

Бу сүзләрне ишетү белән Гөлсинә кып-кызыл булды. Әнисенә кычкырып җибәрүдән көчкә тыелып калды. Ә күрше хатын чыгып китүгә:

  • Акчаң булмагач, нигә миңа путевка алырга вәгъдә иттең, әллә мине кечкенә бала дисеңме,- дип, гарьләнеп елап җибәрде.

Моңа каршы әнисе:

-Әй, җүләркәем син минем. Ә мин тагы сиңа күптән акыл утырган дип йөрим. Акча бар, бар синең өчен. Башкалар өчен генә юк. Әллә сораган һәркемгә акча бирергә дип беләсеңме?

Тәрбиядә кызына күпме зыян китергәнен аңласа, Фәридә ханым бервакытта да баласына алдашуның мандый "классик" үрнәген бирмәс, күршесенә соңгы сумнарын блса да җыеп кертер иде.

...Рөстәм "нәрсәнең нәрсәлегенә" бик тиз төшенде: әйбер ваткан яки ниндидер башка зыян ясаган өчен ата-анасы аны һичшиксез җәзага тарта. Ничек килеп чыкты дип беркем дә кызыксынмый. Еш кына, Рөстәм теләмәсә дә, әйбер ватылып куя. Мәсәлән, аңа кайнар чәй ясап бирделәр. Кулы пеште дә, чокырны төшереп җибәрде. Чынлыкта моңа ул гаепле дә түгел. Ә аны барыбер ныклап ачуландылар һәм почмакка бастырып куйдылар. Ләкин Рөстәм тиздән шуңа төшенде: алдашсаң. Җәзадан котылып була икән. Әнә абыйсы Камил,тәрәзәне ваткач, бөтен нәрсәне җилгә сылтады. Ата-ана бераз шикләнсә дә, аңа ышанды. Ул һәрвакыт шулай котыла. Абыйсыннан күреп, Рөстәм дә алдашу юлына басты.

Рөстәмнең әти-әнисе бала тәрбиясендә кимендә ике зур хата җибәрәләр. Беренчедән бервакытта да баланы җәзага, бигрәк тә физик җәзага тартырга ярамый. Нәкъәнә шундый балалар я миһербансыз. Кеше җәберләүче, яки икейөзле, куркак, неврастиник булып үсәләр. Икенчедән, зурлар "таяк системасы" белән балаларны алдашу юлына басарга мәҗбүр итәләр. Ә бит иң дөресе - балаларның теге яки бу нәрсәне ни өчен шулай эшләвен тыныч кына ачыклау һәм киләчәктә аларның "тайгак юлдан" китүен кисәтү улыр иде.

...Бу хәл бер мәктәптә булды. Малайлар шулкадәр уен белән мавыкканнар иде, тәрәзәә өлгеләрен ничек кырып төшергәннәрен сизми дә калдылар. Тик пыяланың челтерәп коелуы гына аларны сискәндереп җибәрде. Малайлар куркуга төштеләр һәм ничек тә котылу юлын эзли башладылар, чөнки алар белә: директор малайларның тәрәзәне ялгыш кына ватуларына ышанмый, шундук, эшнең нәрсәдә икәнен тикшереп тә тормыйча, ата-ананы чакырта. Соңыннан да ел буена "Бәлага эләгүчеләр"нең исемнәрен телгә алудан туктамый. Әйе, чыннан да малайларның хәле мөшкел иде шул. Нишләргә? Уйлый башлагач, чарасы табылды кебек. Булат: "Әйдә, тәрәзәне Илсурга сылтыйк. Ул аклана белми. Елап тик торыр", - диде. Барысы да бу тәкъдимне хуплады. Без күбәү, безгә ышанырлар диделәр. Һәм, кызганычка каршы, Булат хаклы булып чыкты. Гаделсезлек җиңде. Илсурны җәзага тарттылар. Гаеплеләр гаепсез дип табылды. Ә бит бу малайлар да юлбасарлар түгел. Зурларның, бигрәк тә директорның гаделсезлеге, эшнең асылына төшенергә теләмәве аларны әнә шуңа этәрде. Ә алар киләчәктә дә шундый тайгак юлдан китсәләр? Илсурга килгәндә, аның, гаделлек дигән нәрсә юк икән, директор кадәр директор да хаксызлыкка юл куйгач, кемгә ышанырга, дип, бөтен дөньяга үпкәләве ихтимал. Әгәр кешеләргә ышанмау аңа гомерлек юлдаш булып китсә?

...Римгә әнисе бәрәңге бакчасын күрше тавыкларыннан сакларга куша. Ә алар бик күбәү, сакламасаң, бакчаның асты өскә киләчәк, бәрәңге дә, кыяр, кишер дә юкка чыгачак.

Моны Рим дә яхшы белә. Шуңа күрә, уйнарга бик яратса да, ул беркая да бармый, бакча саклый. Эх, бу тавык дигән нәрсә комсыз да, курка да белми икән. Рим укып тора, ә алар икенче яктан килеп керәләр. Тавык тавык инде ул. Малай түзде, түзде дә, бервакыт түземлеге бетте һәм иң усал чуар тавыкка таш ыргытты. Тавык читкә тайпылды. Таш чебине харап итте. Рим куркып өйгә, әнисе янына йөгерде. Аннан соң алар икәүләп күршеләргә гафу үтенергә керделәр һәм әнисе аларга чеби өчен тавык бирергә вәгъдә итте.

Римгә әнисенең карары аңлашылмый. Бәлки күршеләр бер чебинең кая булуын тикшереп тә тормас иде. Козгыны да җитәрлек, песиләр дә битен юмаган. Ләкин Рабига апаның үз педагогик принцибы бар иде: чебинең һәлак булуын яшерү - алдашу дигән сүз. Зур алдашулар әнә шундый кечкенәләрдән башлана, ә моңа юл куярга ярамый, чөнки аның улы Рим мәңге бала булып тормас. Үсәр. Ул улының олы тормыш юлына туры сүзле, гадел, чын кеше булып аяк басуын тели. Тавыкның күршеләргә кертеп бирелүе - үзенә күрә тәрбия дәресе иде. Рабига апа бу хакыйкатькә кайда һәм кемнән өйрәнде икән? Мөгаен, үзе үскән гаилә һәм тормыш өйрәткәндер аны.

Балаларны хакыйкатькә, дөресне сөйләргә бик кечкенәдән өйрәтергә кирәк. Балалар бик самими һәм хәйләсез булалар. Алар батыр, дөресне сөйләүче геройлар турындагы әкиятләрне. Әсәрләрне яраталар, ялганчыларга нәфрәт белдерәләр. Шуңа күрә балачакта туры сүзлелек, кешелеклелек, гаделлек сыйфатларын формалаштыруда китаплар зур роль уйный. Зурлар моны бервакытта да исләреннән чыгармаска тиеш.


© 2010-2022