Аныклагыч турында төшенчә. 7сыйныф ( татар төркеме)

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Аныклагыч турында төшенчә.

Максат.

  1. Җөмлә кисәкләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү,алган белемнәрен гамәлдә куллана белүләренә ирешү.
  2. Аныклагыч турында төшенчә формалаштыру, аныклагычларны таба һәм аларга хас үзенчәлекләрне таный белергә өйрәтү ,аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга булышу, эзләнү юлы аша материалны үзләштерүләренә ирешү;тиз фикерләү, төгәл җавап бирү, фикерләренең дөреслеген дәлилли белү, мөстәкыйльлек күнекмәләрен,сөйләм телләрен үстерү.

3. Укучыларга Универсиаданың Татарстан Республикасында узуы, аның мөһим чара булуы турында аңлату; аларда спорт белән шөгыльләнү теләге тудыру.

Җиһазлау. Мультимедия проекторы, карточкалар, дәреслек.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү. Дәрес методы: әңгәмә . Дәрес алымы : эзләнүле, чагыштырулы.

Дәрес планы Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру -Исәнмесез, хәерле көн, укучылар. Кәефләрегез яхшымы? Бик яхшы. Дəресебез кызыклы һəм файдалы үтəр дип уйлыйм. 2. Актуальләштерү. Укучылар безнең сөйләмебез нәрсәләрдән тора?(җөмләләрдән ) - Җөмләләр нәрсәләрдән төзелә?(сүзләрдән) - Җөмлә эчендә бу сүзләр ничек атала?(җөмлә кисәкләре дип) - Җөмлә кисәкләре дип нинди сүзләр атала?( мөстәкыйль мәгънәле, аерым сорауга җавап бирә торган сүз...) -Әйдәгез әле, бер- берегезнең җөмлә кисәкләре турында ни дәрәҗәдә белүегезне тикшереп карагыз. (бер-берләренә сораулар бирәләр)(такта янына чыгалар полоскада сораулар язылган үзләре теләгән укучыдан сорыйлар) 1. Җөмләнең нинди кисәкләре була?(баш , иярчен) 2.Җөмләнең баш кисәләрен ата?(ия , хәбәр) 3.Җөмләнең нинди иярчен кисәкләрен беләсең?(аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч) 4 Хәлнең ничә төре бар? 5 Иярчен кисәкләр баш кисәктән нинди билгеләре белән аерылалар? (Иярчен кисәкләр баш кисәкләргә -ияреп киләләр, аларны ачыклап киләләр.) Слайд. Димәк, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре (тулы таблица күрсәтелә) II Яңа белем күнекмәләр формалаштыру. Экрандагы җөмләләргә игътибар итик әле.(укыгыз)

1.Тиздән Казанга- Татарстанның башкаласына - кунаклар килүе көтелә.

2.Кунаклар спорт ярышларына, атап әйткәндә Универсиадага, җыелачаклар.

3.Бу спорт уеннары бер елдан, ягъни 2013 нче елда булачак. Җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерик. Хәзер, укучылар, игътибар итегез әле. Татарстанның башкаласына Универсиадага, 2013 нче елда сүзләре кайсы җөмлә кисәге булып килерләр икән? Алар кайсы сүзгә карыйлар? -Бу сүзләр җөмләдә нинди функция башкаралар?- Алар өстәмә аныклык, төгәллек бирәләр. Өстәмә аныклык,төгәллек (пояснение)бирә торган сүзләр җөмләнең иярчен кисәге-Аныклагыч дип атала. Дәресебезнең бүгенге темасы -укучылар җавабы(АНЫКЛАГЫЧ)
Бүген дәрестә аныклагычка билгеләмә бирербез, аңа хас билгеләрне һәм җөмләдәге урынын ачыкларбыз. Димәк 4 нче иярчен кисәк ул-аныклагыч булды - Татарстанның башкаласына, Универсиадага, 2013 нче елда-сүзләре аныклагычлар булдылар, бу иярчен кисәкләр астына ике дулкынлы сызык сызабыз. -Аныклагыч аныклап килгән сүзләрне табабыз.? Казанга, спорт ярышларына, бер елдан,-сез күрәсез ала төрле җөмлә кисәкләре булып килгәннәр. - Аныклагыч аныклап килгән сүз ничек аталыр ?Ярдәмгә киләм, ягез әле, аергыч аерылмыш бу очракта аныклагыч-аныкланмыш. -Аныклагычларның урнашу тәртибенә игътибар итегез әле, укучылар. Алар ничек урнашканнар (үзләре ияреп аныклап килгән сүздән соң, ягъни ияртүче сүздән соң килә,)(аныкланмыштан соң) -Ә калган иярчен кисәкләр ничек урнашалар?( Киресенчә, үзләре ияреп килгән сүздән алда) Слайд Башка иярчен кисәкләрдән аермалы яклары: 1.Ияртүче сүздән соң урнаша. 2.Аныклагыч ияртүче сүзне ачыкламый, аңа өстәмә төгәллек, аныклык кына бирә. Игътибар итик . 2,3 нче җөмләләрдә аныклагыч белән аныкланмыш арасында нинди бәйләүче сүзләрне күрәсез? (Слайд) Аныклагыч үзе аныклап килгән сүзгә, ягъни, икенче төрле әйткәндә, аеруча, җитмәсә, аерым алганда, шул исәптән, атап әйткәндә, бигрәк тә сүзләре ярдәмендә бәйләнә. -Бу сүзләр кулланылмый икән интонация ярдәмендә укыла. Бу интонация -аныклау интонациясе була. -Аныклагычлар җөмләнең теләсә нинди кисәген аныклап килә алалар. -Җөмләләрнең кайсысы аныклау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән.)(1)ә 2,3 нчесе ягъни, икенче төрле әйткәндә сүзләре ярдәмендә бәйләнгән. -Әйдәгез инде нәтиҗә ясыйк. Җөмләнең кайсы кисәге аныклагыч дип атала?(Ияртүче сүздән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә аныклык, төгәллек кертә торган сүзләр.аныклагыч дип атала.) IIIДәреслекне алдык, 120 нче битне ачтык. 189 нчы күнегү. Биремне укый.дәреслек бн эш. Җөмлә калыбы буенча дөрес итеп җөмлә төзе. Без , , кем белән? кайчан? кая? бардык. Сез, ,кайчан? к ая? барачаксыз? Безне, , кайчан? кем белән? Кая? чакырдылар. IVАлган белемнәребезне укучылар гомумиләштерп, ныгытып максатынна алдагы биремне эшләп китик. Алдыгызда сезнең өзек бирелгән. Өзекне укып чыгабыз,укучылар укыганда игътибар белән тыңлагыз, сезнең бурыч өзекнең темасын билгеләү. 1) Казан- киләчәк шәһәре. 2)Казанның киләчәге зурдан.3)Аның дан -шөһрәте еракларга, дөньяның бар почмагына, таралды. 4)Әнә бит шәһәр Универсиадага, 2013 нче елда булачак спорт уеннарына, әзерләнә. 5)Бу хокукны, ягъни Универсиада уеннарын үткәрү хокукын, шәһәрем бик күп конкурентларын җиңеп яулап алды. 6)Шәһәребезгә дөньяның бик күп почмакларыннан, атап әйтсәк Америкадан, Бразилиядән, Италиядән, Кытайдан, Төркиядән, кунаклар киләчәк. 7) Универсиада вакытында 15 мең спортчы, 50 мең журналист, 50 мең турист килер дип көтелә. 8) Шәһәр көннән-көн үзгәрә бара. 9)Күп сандагы спорт комплекслары төзелә . 10)Шәһәремдә сәламәт яшәү рәвешен алып барыр өчен мөмкинлекләр арта. Я кем җавап бирә.Нәрсә турында сүз бара.? Икенче бурыч текстан соң биремнәрне үтәү. В1-Текстан аныклагычы булган җөмләләрне үсә бару тәртибендә яз. В2-Аныклау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән җөмләләрнең санын күрсәт. В3-5 нче җөмләдәге аныкланмышны табып яз. В4- 6 җөмләдә аныклагыч үзе аныклаган сүзгә нәрсә ярдәмендә бәйләнгән. V Өй эше120-121 нче биттәге кагыйдәләрне ныгытып килергә,Һәм "Казан Универсиадага әзерләнә"дигән тема астында текстка нигезләнеп сочинение язарга.





© 2010-2022