Тесты по татарскому языку для 3 классов

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат rar
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тесты по татарскому языку для 3 классовТесты по татарскому языку для 3 классовФилиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан - «Казылинская начальная общеобразовательная школа».

Арсаева Лилия Равиловна,учительница первой категории,2013

Татар теленнән тестлар . 3 класс

Тест №1

Телнең сүз байлыгы. "Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр"

1.Алынма сүзләр:

а)башка телләрдән кергән сүзләр

б)татар сүзләре

в)рус сүзләре

2.Дәрес,дус,нәүрүз,стакан,сәгать,мич,кровать:

а)татар сүзләре

б) алынма сүзләр

в)рус сүзләре

3.Аңлатмалы сүзлекләрдә

а) сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелә

б) сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла

в) сүзләрнең дөрес әйтелеше күрсәтелә

4.Орфографик сүзлекләрдә

а) сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелә

б) сүзләрнең кайсы телгә ничек тәрҗемә ителүе бирелә

в) сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелә

5. Күп мәгънәле сүзләр:

а) әни,балык,әти,ботак,балан.

б)баш,алма,алтын,ботка,борын.

в) күз,өстәл ,бабай,әби,бала.

6.Алма сүзе кайсы очракта күчерелмә мәгънәдә кулланыла?

а)Бит алмалары кызарган.

б)Кәрзингә алма җыябыз .

в)Күз алмаларыңны сакла!


Тест №2

«Охшаш мәгънәле сүзләр,капма-каршы мәгънәле сүзләр,әйтелешләре

Һәм язылышлары бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр"темасына.


  1. Охшаш мәгънәле сүзләр

а)омонимнар

б)синонимнар

в)антонимнар

2.Кайнар ,эссе,кызу,җылы:

а)омонимнар

б)синонимнар

в)антонимнар

3. Капма-каршы мәгънәле сүзләр

а)омонимнар

б)синонимнар

в)антонимнар

4. Әйтелешләре һәм язылышлары бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр

а)омонимнар

б)синонимнар

в)антонимнар

5. Омонимнар

а)зур,дәү,олы

б)ай,кара,ал,яз.

6. Капма-каршы күренешләрне ,уңай һәм тискәре якларны чагыштырып сурәтләү өчен кулланыла:

а)омонимнар

б)синонимнар

в)антонимнар



Тест №3

"Сүз төзелеше.

Сүз ясалышы" темасына

1.Сүзләр нәрсәләрдән төзелә?

а ) авазлардан

б ) җөмләләрдән.

2.Тамыр ул-

а) башка мәгънәле кисәкләргә бүленә.

б) сүзнең төп мәгънәсен аңлата һәм башка мәгънәле кисәкләргә бү-

ленми.

3.Тамырдаш сүзләр дип

а)бер тамырдан ясалган

б) бер тамырдан ясалып,яңа мәгънә белдерә торган сүзләр атала.

4.Кушымчалар 2 төрле була:

а)калын һәм нечкә

б)яңгырау һәм саңгырау

5.Сүз ясагыч кушымчалар

а)җөмләдә бер-берсенә бәйләү өчен кулланыла.

б)яңа сүз ясау өчен кулланыла

6.Кушымчалар ялгап,яңа сүз барлыкка килде :

а)көчле,юлдаш,яшьтәш,кискеч

б) көчне,юлда,яшьтә,кисә.

7.Бәйләгеч кушымчалар:

а)-гыч/-геч,-лы/ле,-ма/мә

б)-га/гә,-лар/-ләр,-ны/-не

8.Кушма сүз дип атала:

а) сүз ясагыч кушымча ялганып ясалган сүз.

б)ике сүз кушылып ясалган сүзләр


Тест №4 .

"Исем"темасына.

1.Исем дип нинди сүзләргә әйтелә?

А)предметны белдергән сүзләр;

Б)эшне белдергән сүзләргә .

2.Исем нинди сорауларга җавап булып килә?

А)нинди?кайсы?

Б)кем?нәрсә?

3.Ялгызлык исемнәр дип нинди исемнәргә әйтелә ?

А)кешеләрнең ,бер төрдән булган предметларның,күренешләрнең берсенә генә бирелгән исемнәргә;

Б) бер төрдән булган предметларның барысы өчен дә бирелгән исемнәргә.

4.Җөмлә эчендә ялгызлык исемнәр ничек языла?

А)юл хәрефеннән;

Б)баш хәрефтән.

5.Түбәндә бирелгән исемнәр уртаклык исемнәргә керәләр:

А)Хәкимов,Зөя елгасы,Корбан бәйрәме,"Сабантуй"газетасы;

Б)фамилия,бәйрәм,елга,күл,агач.

6.Җөмлә эчендә уртаклык исемнәр ничек языла?

А)юл хәрефеннән;

Б)баш хәрефтән.



Тест №5 .

"Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе.Исемнәрнең килеш белән төрләнүе"темасына.

1.Түбәндәге исемнәр берлек санда килә:

А)китаплар,төннәр,куллар.

Б)урман,җил,буран.

2.Түбәндәге исемнәр күплек санда килә:

А)машиналар,чишмәләр,

Б)җыр,алмагач.

3)Түбәндәге исемнәргә -нар,-нәр кушымчалары ялгана:

А)җиң,йомран,чирәм.

Б)шар,каеш,кыяр.

4)Татар телендә ничә килеш бар?

А)7

Б)6

5)Төшем килешенең кушымчалары нинди?

А)кемне?нәрсәне?

Б)кемнең?нәрсәнең?

6)-ка,-кә кушымчалары кайсы килешне белдерә?

А)ур.-в.к.

Б)ю.к.

7)-нан,-нән кушымчалары кайсы килешне белдерә?

А)ч.к.

Б)и.к.


Тест №6.

"Фигыль"темасына.

1 .Фигыль дип атала?

А)предметны белдергән сүзләр;

Б)эшне белдергән сүзләргә ;

В)билгене белдергән сүзләр.

2.Фигыль җөмләдә :

А)ия булып килә;

б)хәбәр булып килә;

3.Хәрәкәтне белдерә торган фигыльләр :

А)тегә,казый,әрчи,яза;

Б)сикерә,бара,йөгерә,оча;

В)йоклый,уйлый,ярата;

4.Хәлне белдерә торган фигыльләр :

А)чигә,пешерә,үтүкли;

Б)арыган,туңа.

В)шуыша,йөгерә,сикерә;

5.Эшне белдерә торган фигыльләр :

А)уйлый,аңлый;

Б)йөзә,йөри,бара;

В)чүпли,ясый,яза,чистарта;

6.Язасың фигыле ничәнче затта,нинди санда килә?

А)Iзат,берлек санда;

Б)II зат,күплек санда;

В)III зат,күплек санда.

7.Эшлиләр фигыле ничәнче затта,нинди санда килә?

А)Iзат,берлек санда;

Б)II зат,күплек санда;

В)III зат,күплек санда.

8.Алмады фигыле:

А)юклыкта;

Б)барлыкта килә.


Тест №7.

"Хикәя фигыльнең заман белән төрләнеше"темасына.

1.Үткән заман хикәя фигыльнең сораулары:

А)нишләр?нишләячәк?

Б)нишләде?нишләгән?

В)нишли?

2.Язмадым фигыле:

А)юклыкта;

Б)барлыкта килә.

3.Укыдык фигыле:

А)Iзат, күплек санда;

Б)II зат,күплек санда;

В)III зат,берлек санда.

4.Тапмаган фигыле:

А)Iзат ,берлек санда;

Б)II зат,күплек санда;

В)III зат,берлек санда.

5.Үткән заманда-ды,-де кушымчалары ялгана:

А)сузыкларга һәм яңгырау тартыкларга беткән фигыльләргә

Б) саңгырау тартыкларга беткән фигыльләргә.

6.Үткән заманда-кан,-кән кушымчалары ялгана:

А) саңгырау тартыкларга беткән фигыльләргә.

Б) яңгырау тартыкларга беткән фигыльләргә .

7.Хәзерге заман хикәя фигыльнең сораулары:

А)нишләр?нишләячәк?

Б)нишләде?нишләгән?

В)нишли?

8.Кисәсең фигыле түбәндәгечә төрләнә:

А)Iзат ,берлек санда;

Б)II зат, берлек санда;

В)III зат,күплек санда.

9.Юклыкта хәзерге заман хикәя фигыленә түбәндәге кушымчалар ялгана:

А)-мый,-ми

Б)-ма,-мә.

10.Киләчәк заман хикәя фигыльнең сораулары:

А)нишләр?нишләячәк?

Б)нишләде?нишләгән?

В)нишли?

11.Язарсыз фигыле түбәндәгечә төрләнә:

А)Iзат , күплек санда;

Б)II зат, күплек санда;

В)III зат, берлек санда.

12.Киләчәкмен,киләчәксең фигыльләре зат-сан белән төрләнгәндә:

А)калын төрләнештә

Б)нечкә төрләнештә





Тест №8 .

"Сыйфат" темасын кабатлау.

1.Сыйфатлар нәрсә белдерәләр?

А)предметны белдергән сүзләр;

Б)эшне белдергән сүзләргә ;

В)билгене белдергән сүзләр.

2.Сыйфатның сораулары:

А)нинди?кайсы?

Б)кем?нәрсә?

В)нишли?нишләде?

3.Сыйфатлар җөмләдә түбәндәге сүз төркеме белән бәйләнеп киләләр:

А) фигыльгә;

Б)исемгә.

4.Сыйфатлар җөмләдә:

А)ия;

Б)иярчен кисәк;

В) иярчен кисәк,хәбәр.

5.Форманы белдергән сыйфатлар:

А)кышкы,җәйге,кичке,иртәнге;

Б)түгәрәк,озын,кәкре,кыска;

В) ак,сары,кара,яшел;

6.Табигать күренешләренең билгеләрен белдергән сыйфатлар:

А)ачы,төче,татлы,баллы;

Б)усал,шаян,куркак,кыю.

В)буранлы,җилле,аяз,яңгырлы.

7.Антоним сыйфатлар:

А)матур-ямьсез,яшь-карт,җиңел-авыр,ачы-төче;

Б)матур-ямьле,чиста-пөхтә,акыллы-зирәк.


Тест №9 .

"Алмашлыклар" темасына.


  1. Алмашлыклар җөмләдә түбәндәге сүз төркемен алмаштырып киләләр.

А) сыйфатны;

Б) фигыльне;

В) исемне.


  1. I зат алмашлыклары:

А)син,сез;

Б)мин,без;

В)ул,алар.

3.II зат алмашлыклары:

А)син,сез;

Б)мин,без;

В)ул,алар.

4. III зат алмашлыклары:

А)син,сез;

Б)мин,без;

В)ул,алар.

5.Минем,синең,аның алмашлыклары түбәндәге килештә:

А)баш килеш;

Б)иялек килеше;

В)юнәлеш килеше.

6.Безне,сезне,аларны алмашлыклары түбәндәге килештә:

А)чыгыш килеше;

Б)төшем килеше;

В)урын-вакыт килеше.

7.Аңа,аңар,аңарга түбәндәге алмашлыкларның төрдәшләре:

А)син

Б)мин

В)ул


Тест №10 .

"Кисәкчәләр" темасына.


  1. Кисәкчәләр сүзләргә

А)кушылып языла;

Б) кушылып язылмый.

2.Кайсы очракта кисәкчәләр бар?

А)китап та,түтәлләр дә,яулык та;

Б)китапта,түтәлләрдә,яулыкта;

3.Калын әйтелешле сүз янында

А) Калын әйтелешле кисәкчәләр килә;

Б) Нечкә әйтелешле кисәкчәләр килә.

4.Саңгырау тартыкларга беткән сүзләр янында

А)яңгырау тартык аваздан башлаган кисәкчәләр килә;

Б)саңгырау тартык аваздан башлаган кисәкчәләр килә.

5.Тиешле кисәкчә кайсы очракта дөрес куелган?

А)Без кече яшьтән соң эшкә өйрәнеп үсәбез.

Б)Без кече яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсәбез.

6.Кайсы очракта язма дөрес?

А)Кечкенә генә җил капка

Ачыла да ябыла.

Б)Кечкенә генә җил капка

Ачылада ябыла.


Тест №11.

"Җөмлә" темасына.

1.Җөмлә нәрсәне белдерә?

А)Җөмлә тәмамланган уйны белдерә.

Б) Җөмлә сүзләрне белдерә.

2.Җөмлә нәрсәләрдән төзелә?

А). Җөмлә сүзләрдән төзелә.

б) Җөмлә иҗекләрдән төзелә

3.Иң кечкенә җөмлә ничә сүздән тора?

А)1

Б)2

В)3

4.Дөрес җавапны эзләп ал.

А)Тыныч тавыш белән әйтелгән җөмлә ахырына сорау билгесе (?)куела.

Б)сорауны эченә алган җөмлә ахырына нокта (.)куела.

В)көчле тойгыны белдергән җөмлә ахырына өндәү билгесе(!) куела.

5.Ия дип

А)Кем?яки нәрсә?соравына җавап булып килгән һәм эшне белдергән

сүзләр;

б) )Кем?яки нәрсә?соравына җавап булып килгән һәм эш үтәүчене белдергән

сүзләр атала.

6.Хәбәр дип

А)нишли?нишләде?нишләгән?нишләр ?сорауларына җавап булып килгән

Һәм иянең эшен белдергән сүзләр.

Б)нинди?кайсы?сорауларына җавап булып килеп,предметның билгесен белдергән сүзләр.

7.Болында яшел чирәмнәр үсә.Әлеге җөмләдәге сүзләрнең бәйләнешен схемага салып тикшерү кайсы очракта дөрес:

А)чирәмнәр күренә

(нәрсәләр?) (нишли?)

болында(кайда?) яшел(нинди?)

б) чирәмнәр күренә

(нәрсәләр?) (нишли?)

яшел(нинди?) болында(кайда?)


Тест №12.

"Җөмлә кисәкләре" темасына.


  1. Җөмлә кисәкләре дип

А)җөмләдәге сүзләр

Б)кушымчалар атала.


  1. Җөмләнең баш кисәкләре :

А)ия белән хәбәрдән башка кисәкләр;

б)ия белән хәбәр.


  1. Җөмлә кисәкләрен билгеләү түбәндәге тәртиптә башкарыла:

А)иң элек баш кисәкләр билгеләнә;

А)иң элек иярчен кисәкләр билгеләнә;

4.Ия түбәндәге сорауларга җавап булып килә:

А)Кем?яки нәрсә?

Б)нишли?нишләде?нишләгән?нишләр ?

5.Ия күбесенчә кайсы сүз төркеме белән белдерелә?

А)алмашлык

Б) фигыль;

В) исем.

6.Хәбәр түбәндәге сорауларга җавап булып килә:

А)Кем?яки нәрсә?

Б)нишли?нишләде?нишләгән?нишләр ?

7.Хәбәр күбесенчә кайсы сүз төркеме белән белдерелә?

А)алмашлык

Б) фигыль;

В) исем.

8.Белән,кадәр,хәтле,өчен,соң,буенча,таба,аша,төсле сүзләре :

а)кисәкчәләр

б)бәйлекләр.


Тест №13.

"Җәенке һәм җыйнак җөмләләр.Сүзтезмәләр. " темасына.

1. Җыйнак җөмләләр:

А)баш кисәкләрдән

Б) баш кисәк+иярчен кисәк ләрдән тора.

2. Җәенке җөмләләр:

А)баш кисәкләрдән

Б) баш кисәк+иярчен кисәкләрдән тора.

3.Түбәндәге җөмләләрнең кайсысы җәенке җөмлә:

А)Сыерчыклар килде.

Б)Көтеп алган сыерчыклар без ясаган ояларга килде.

4.Кайсы җөмлә тулырак,матурырак?

А)җәенке ;

б)җыйнак .

5.Сүзтезмәдә сүзләр

а) үзара бәйләнеп киләләр;

б)бер-берсенә бәйләнеп килмиләр.

6.Җир эшкәртү,ашлык чәчү,мисал эшләү,өй җыештыру,алма ашау сүзтезмәләре түбәндәге сүз төркемнәреннән ясалган.

А)сыйфат,исемнән.

Б)исем,фигыльдән.

7. Сыйфат һәм исемнән торган сүзтезмәләр:

А)матур алка,җылы җил,салкын төн,тәмле күмәч

Б)тиз эшләү,ашыгып язу,кычкырып уку,тәмләп ашау.



Тест №14

"Текст.Тема.План."темасына.

1 .Телдән әйтелгән сөйләм:

А)Язма сөйләм;

Б)Әйтмә сөйләм

В)Туры сөйләм

2.Изложение,шигырь тексты,дәреслектәге күнегүләр:

А)Текст;

Б)Әйтмә сөйләм.

В )Язма сөйләм;

3.Текстта алда нәрсә турында сүз барачагы ачыклана:

А)төп өлештә

Б)башлам(кереш)өлештә.

В ) йомгаклау

4.Текстта тема ачыла:

А)төп өлештә

Б)башлам(кереш)өлештә.

В)йомгаклау(бетем)өлештә.

5.Текстның эчтәлегенә йомгак ясала.

А )башлам(кереш)өлештә.

Б ) йомгаклау(бетем)өлештә.

В)төп өлештә



© 2010-2022