Н хәрефен өйрәнү темасына дәрес эшкәртмәсе

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема:Н авазын хәреф белән тамгалау.

(дәрестән өзек)

Максат: эн хәрефен башка хәрефләрдән аерырга өйрәтү.

Дәрес планы

1 Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1.Актуальләштерү.

2.Уку мәсьәләсен кую.

2 Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Мультфильм карау.

Анализлау.

Слайд карау.

3 Рефлексив бәяләү.

1.Рефлексив кабатлау.

2.Узбәя.

Дәрес барышы



  • Укучылар,дәресебезне башлыйбыз. Әлифба дәресендә без ниләр эшлибез?

  • Без авазларны хәрефләр белән тамгалыйбыз.

  • Нинди авазларны хәрефләр белән тамгаларга өйрәндек?

  • А,ә,у,ү,л,р,м

  • Ничек уйлыйсыз,бүген ни эшләрбез?

  • Яңа авазны хәреф белән тамгаларбыз.

  • Дөрес, без бүген яңа авазны хәреф белән тамгаларбыз.Әйдәгез парларда авазларны тамгалау ысулын алымын искә төшерик.

(Алымны сөйлиләр,тактада ачылып барыла.)

  • Яңа авазны өйрәнергә безгә фильм ярдәм итәр.(мультфильм карала)

  • Укучылар кояш нәрсә сибә?Нур.Әйдәгез ,бу сүзгә ысулны кулланып дәфтәрләрдә анализ ясыйк.Тактадада эшләргә теләүче бармы?

  • Кайсы аваз хәреф белән тамгаланмады?

  • Схемага карап әйт әле, ул нинди аваз.

  • Кем белә бу нинди хәреф.

  • Әйе,ул нәрсәгә ошаган?

  • Әйдәгез, бергә әйтеп, аның әйтелешен һәм язылышын истә калдырабыз.(хор белән, парда)

  • н хәрефе менә бу йортларның ниндиендә яшәр.(тартыкларныкында)

  • Нинди катта?(икенчедә)

  • Димәк ,без бүген өйрәнергә теләгән н хәрефе нинди авазның тамгасы инде?

  • Яңгырау тартык н авазының тамгасы.

  • Әйе,хәзер бергәләп н авазы кергән сүзләрне табыйк.Слайд.(сүз башында,уртада,ахырда)

  • Димәк н калын һәм нечкә яңгырау тартык.

  • Искә төшерик,дәрес башында нинди максат куйган идек?(яңа аваз өйрәнербез дидек)

  • Өйрәндекме?Улнинди хәреф?

  • эн -хәрефе.

  • Дәрестә кем барысын да аңлады яки авырыксынган мизгелләр калды-ярдәмче карточкалар белән күрсәтик әле.

  • Яхшы,н авазы кергән дустыбыз турында физкультминутка ясап алгач, китап белән эшне дәвам итәрбез.



© 2010-2022