Программа кружка Салават күпере

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы

Алексеевск муниципаль районының

4нче Алексеевскбашлангыч мәктәбе-балалар бакчасы

мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе






«Салават күпере"

түгәрәгенең

эш программасы




Төзеде:

Хисаметдинова Л.Ф.




















2015ел.


Кереш
Татарстан Республикасы 4 нче Алексеевск башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен муниципаль белем бирү учреждениясенең 2011 - 2012нче уку елында кабул ителгән 1 нче сыйныфы федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты буенча укый башлады. Яңа стандартта бала шәхесе игътибар үзәгенә куелды. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота - укучы иҗади сәләткә, мөстәкыйль белү эшчәнлегенә ия булырга тиеш. Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартында дәрестән тыш эшчәнлек белем бирүнед мәҗбүри компоненты булып тора. Һәр сыйныфка ул компонентның максаты һәм бурычлары куелган. Дәрестән тыш эшчәнлекнең эстетик - сәнгать юнәлеше укучының танып белү һәм иҗади активлыгын арттыра, шәхси сыйфатларын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Төрле төрдәге чаралар, кичәләр баланың физик, акыл үсешенә һәм психикасына уңай йогынты ясый, Туган телдә укыту эмоциональ кабул итәргә һәм шул хисләрне иҗади эштә гәүдәләдерергә ярдәм итә. Һәрбер халыкның туган теле шикелле, татар теле дә кешегә аралашу чарасы, дөнья белән танышу, танып белү һәм фикерләү коралы булып хезмәт итә. Шуның өстенә ул - мәктәп баласы өчен белем, тәрбия алу чарасы. Кеше нинди телдә сөйләшсә, шул телдә уйлый да. Баланың аңы үсү, белеме арту, чынбарлыкны танып белү тирәлеге киңәю турыдан-туры телне яхшы белүгә бәйле. Шуңа күрә укучыларның фикерләү сәләтен үстерергә һәм барлык предметлар буенча нәтиҗәле өлгерешкә ирешү өчен, телне яхшы белүләренә ирешергә кирәк. Балаларны,үзләренең фикер-кичереш һәм хисләрен сөйләп, язып бирерлек итеп, әдәби телгә өйрәтү аларның гомуми үсешенә дә ярдәм итә.Бала телне оста куллана алганда гына белем үзләштерелгән булып санала.



Программага аңлатма язуы "Салават күпере"түгәрәге туган телебезне, мәдәни байлыгыбызны, табигатебезне өйрәнүче игелекле эшләр мәктәбенең бер юнәлеше буларак оештырылды. Бу түгәрәк программасы башлангыч сыйныфта укучы татар телендә аралашучы, туган ягыбызның табигатен, милли хәзинәләрен өйрәнергә, белергә омтылган һәм шул юнәлештә актив эшләгән укучылар өчен төзелде. Түгәрәккә йөрергә теләүче балаларның туган телне, туган якның үткәнен, гореф-гадәтләрен белүләре, үзләренең аң-белемнәрен төрле яклап үстерергә омтылышлары быр. Бала мәктәпкә туган теледә сөйләшә белеп килсә дә, аның сүзлек хәзинәсе укуның беренче көненнән башлап алынган яңа төшенчәләр, уйлар һәм хисләрне белдерү өчен җитеп бетми; шуның өстенә ул белгән сүзләрнең дә кайберләрен дөрес әйтми, мәгънәләрен төгәл аңламый; сөйләменең структурасы төзек булмый. Мәктәптә ул киңәйтелгән җавап белән чыгарга, укытучы һәм сыйныф алдында бәйләнешле итеп сөйләргә өйрәнә. Бу программада балаларның иҗади активлыгын, әдәпле сөйләмен, актив әңгәмәдәш формалаштыруга зур игътибар бирелә. Программа информация киңлегендә ориентлашырга, мөстәкыйль рәвештә кирәкле юнәлеш сайлый, чишелеш кабул итә белә торган бала тәрбияләүне максат итеп куя. Кече яшьтәге балаларның иҗади сәләтен үстерү, формалаштыру ата-аналар, мәдәни хезмәткәрләр, мәктәп администрациясе белән бергәләп эшләгәндә генә нәтиҗә бирә. Мин үземнән өстәп шуны әйтә алам, шәхескә бәйле универсаль гамәлләр укучыларны рухи-мәгънәви өлкәдә юнәлеш табарга өйрәтәләр һәм иҗтимагый рольләрдә, шәхесара мөнәсәбәтләрдә ориентлаша белүен тәэмин итәләр. Татар халкының мең еллар тупланган тәҗрибәсе, гореф-гадәтләре, кешене кеше итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия бирү зиннәтләре бар. Түгәрәк эшчәнлегендә балаларның әдәби теленә зур игътибар бирелә. Халык традицияләрен кулланып уздырылган чаралар баланың актив үсешенә өстәмә чыганак итеп кулланыла
Программаның төп максаты:

  • балаларда татар теленә мәхәббәт уяту, сүзнең тылсымлы көчен аңнарына сеңдерү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен гадәткә әверелдерү, туган ягыбызның табигатенә, халкыбызның үткәненә һәм хәзергесенә инану уяту, һәрьяклап белемле һәм эстетик зәвыклы шәхес булып җитлегү;
  • телебездә оста аралашу, аны кадерләп саклау.

Планлаштырылган нәтиҗәләр
  • балаларны, үз мөмкинлекләрен оста һәм урынлы файдалана белергә өйрәтү, тормышта югалмыйча мөстәкыйль яшәүче шәхес тәрбияләү;
  • ирекле, белемле, культуралы, үз милләтен сөючән, тормышта үз урынын мөстәкыйль табучы, алга таба үз-үзен үстерергә һәм камилләштерергә әзерлекле шәхес формалаштыру өчен шартлар булдыру.
  • халкыбызның гасырлар дәвамында тупланып килгән поэтик һәм педагогик мирасы булган балалар фольклорын үзләштерү;
  • әхлак кагыйдәләрен гамәлдә үзләштерә;
  • сүзнең тылсымлы көчен аңлап кулланырга ирешү;
Түгәрәкнең юнәлеше - Балаларның эстетик зәвыгын, иҗади фантазияләрен үстерү; - Балаларны традицияләребезгә нигезләнгән үзара аралашу культурасына өйрәтү; - Балаларның милли телен баету; - Сәләтле балаларны ачыклау.

Программа эчтәлеге.

  1. Балалар фольклоры.
Халык җырлары - музыка фольклорының иң якты әсәрләре. Алар -эстетик тәрбия чыганагы. Балада эстетик ләззәтләнү,шатлык, канәгатьләнү хисе уяткан һәрнәрсә тәрбияви көчкә ия. Җырлар балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Укучылар җырлы -биюле уеннарны бик яратып башкаралар. Моңа мисал итеп "Чума үрдәк, чума каз", "Миңлебай","Кәрия-Зәкәрия" һәм башка күп төрле түгәрәк уеннарын алырга була. Кешеләрнең үз- үзләрен тоту кагыйдәләр җыелмасын тәшкил итүче сөйләм этикеты халыкның мәдәнилек дәрәҗәсен билгели торган иң мөһим өлешләрнең берсе булып тора. Сөйләм әдәбе кагыйдәләре - алар милли традицияләргә һәм гореф- гадәтләргә таяна. Өлкән буын кешеләрендә традицион һәм үзенчәлекле сыйфатлар чагыштырмача чиста һәм ачык булып күренә. Безнең әби - бабайларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә бала сөйләмендә чит- ят сүзләр буталып йөргәнне яратмаган, саф татарча сөйләшүне таләп иткән.

II Г.Тукайның сәхнә әсәрләре Г.Тукайның сәхнә әсәрләрен өйрәнү, аның язу стиленә игътибарны юнәлтү. Әсәрләре аша әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләү


III. Туган ягым - яшел бишек.

Туган ягыбыз - Алексеевск төбәгеннән чыккан данлыклы кешеләр тормышы. Бистә кешеләренең культурасы һәм көнкүреше белән танышу. Милли бәйрәм -Нәүрүз. Якташ язучыларыбыз, шагыйрә, шагыйрьләребез белән аларның иҗаты белән танышу,шигырьләрен өйрәнү


IV. Уеннар "Талы-талы","Без, без,без идек" , "Яңгыр", "Су юлында", "Биесәнә" уеннарын уйнау. Такмаклар әйтешү.


Тематик планлаштыру.


Тема

Сә-гать

саны

Үткәрү

вакыты

план буенча

факт

1

Укучыларны туплау. Түгәрәкнең эш планы белән таныштыру. Инструктаж үткәрү.

1

I. Балалар фольклоры.


.2

Халкыбызның гореф-гадәтләре, аларның милли үзенчәлекләре. Сөмбелә бәйрәме

1

3

Тизәйткечләр. Тел шомарткычлары.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.

1


4

Такмазалар. Тел көрмәкләндергечләр. Үртәвечләр. Такмаклар.

1



5 Мәкальләр кичәсе. "Мәкаль әйтешү.

1

6

Табышмаклар кичәсе. Әкият-табышмаклар. Табышмак-сораулар.

1

7

"Әйтем сүзнең бизәге, мәкаль- сүзнең җиләге".Мәкаль һәм әйтемнәр.

1

8

Мәзәкләр.

1

9

Мәсәлләр.Тапкырлар сандыгы.

1

10

Әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштерү. (Укучыларның иҗади эшләре.)

1


11

Әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштерү. (Укучыларның иҗади эшләре.)

1


12

Татар халык биюе.

1



13

Татар халык биюе.

1



14 Татар халкының милли киемнәре. Нардуган бәйрәме.

1


II Г.Тукайның сәхнә әсәрләре- сәг.


15

Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләрен сәхнәләштерү



1



16

Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләрен сәхнәләштерү Сценарийны кабатлау.

1


17

Г.Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү"Су анасы"

1


18

Г.Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү"Шүрәле"

1


19

Г.Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү"Кәҗә белән Сарык әкияте"

1


III. Туган ягым - яшел бишек.


20

Туган ягым - яшел бишек.

1


21

"Мин татарча сөйләшәм" .Якташ язучыларыбыз, шагыйрә, шагыйрьләребез белән аларның иҗаты белән танышу,шигырьләрен өйрәнү

1


22

Нәселем традицияләре

1


23

Без һәм бәйрәмнәр. Милли бәйрәмнәр. Бәйрәмнәр котлаусыз булмый.

1


24

"Нәүрүз"бәйрәмен уздыру, информацияләр җыю

1


25

"Нәүрүз"бәйрәмен уздыру, информацияләр җыю

1


26

Бистә кешеләренең культурасы һәм көнкүреше(җырлар,

бәетләр).

1


27

Газиз дә син, кадерле дә, и туган җир!

1



28

Бистә кешеләре Бөек Ватан сугышында

1


29

Тарихи урыннар. Риваятьләр.

1

IV. Уеннар


30

"Талы-талы","Без, без,без идек"уеннары

1

31

"Яңгыр", "Су юлында", "Биесәнә" уеннары

1

32

Милли бәйрәм -Сабан туе. сабан туе уеннары, җырлар, биюләр

1

33

Интернет аша аралашабыз. Әдәпле сүзләр. Кешенең тәрбиялелеген күрсәтүче сөйләм алымнары.

1

34

Йомгаклау. Язгы һәм җәйге сынамышлар.

Уеннарда - хәрәкәт, хәрәкәттә - бәрәкәт.( Ярыш - уен).

1





Файдалану өчен әдәбият

  1. "Әдәбият белеменә кереш" 1998 ел

  2. Татар халык әкиятләре. 1997 ел

  3. "Тәрбия" газетасы.2009 ел, №4

  4. "Ачык дәрес" газетасы. 2010 ел, №5

  5. "Җырлыйк әле" җыр китабы. 1997 ел

  6. Х. Халиков "Зиһен ачкычлары" 2001 ел

  7. "Мәктәп сәхнәсе" китабы.

  8. Табышмаклар, тизәйткечләр, тел шомарткычлар. 1997 ел

  9. "Көмеш кыңгырау", "Сабантуй" газеталары.

  10. Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек". 1986 ел

  11. "Әдәплелек дәресләре".

  12. Татар халык уеннары.Татар халык биюләре. 1997 ел



© 2010-2022