Дидактический материал для начальных классов

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әйләнә- тирә дөнья дәресенә дидактик материал. 3 сыйныф

Тема. 1,2 нче сыйныфта үтелгәнне кабатлау.

"Әйе" яки "юк" дип җавап бир.

1. Кояш җиргә иң якын йолдыз.

2. Бер ай эчендә Җир Кояш тирәли бер әйләнеш ясый.

3. Җирне әйләндереп алган һава катламы атмосфера дип атала.

4. Җирдә коры җир сулыкларга караганда күбрәк.

5. Дүрт аяклы икән, димәк ул җәнлек.

6. Җәнлекләр балаларын сөт имезеп үстерәләр.

7. Өйдәге чебен һәм почмактагы үрмәкүч йорт хайваннарымы?

8. Һава- ул газлар катнашмасы.

9. Ипи кисәгендә гөмбә үстереп буламы?

10. Җир- су хайваннарына крокодил керәме?

11. Ылыслы агачлар беркайчан да чәчәк атмый.

Тема. Глобус белән эш итү.

"Уйла, җавап бир".

1.Җир шарында иң зур материкны ата. ________________________________________

2. Җир йөзендәге иң кечкенә материкны ата. ___________________________________

3. Җир йөзендәге иң кечкенә материк урнашкан ярымшар. _______________________

4. Барлык меридианнар да кайсы материк аша үтә? ______________________________

5. Экватор кайсы материкны урталай бүлә? _____________________________________

6. Зурлыгы буеча икенче урында торган океан. ___________________________________

7. Евразия, Австралия, Африка ярларын юучы океан. ______________________________

Тема. Географик карта

"Бер сүз белән әйт".

1.Тауларны картадан ничек таныйбыз? _______________________________________

2. Тигезлекләр өстендә калкуырак булган урыннар ничек атала? _____________________

3. Өслеге тигез булган зур коры җир участогы. _____________________________________

4. Калкулыкның иң биек ноктасы. ________________________________________________

5. Без яши торган материк. ____________________________________________________

6. Калкулыкның тигезлек белән тоташкан урыны . _________________________________

7. Ерымның иң түбән өлеше. ___________________________________________________

8. Ерымның беткән урыны. _____________________________________________________



© 2010-2022