Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема: Ялгызлык исемнәр

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе "Аксубай 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе"












Тема: Ялгызлык исемнәр

3 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе









Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Билалова Зилә Марс кызы






2014 ел

Тема: Ялгызлык исемнәр.

3 нче сыйныф.

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Төзеде: Аксубай муниципаль районы 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Билалова Зилә Марс кызы

Максатлар: 1.Укучыларны ялгызлык исемнәр белән таныштыру. 2.Аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү. 3. Туган якка, туган телгә карата хөрмәт һәм ярату хисләре тәрбияләү.

Дәрес төре: Яңа материалны өйрәнү.

Җиһазлар: дәреслек, карточкалар, кроссворд, таблица.

Структуралар: сималтинус релли тейбл, джот тотс, тик-тэк-тоу, токин мэт, тейк оф-тач даун.

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.Психологик уңай халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар! Сезгә хәерле, матур көн телим.Укудан ямь, тырышлыктан тәм табып, әлеге дәресебезне файдалы итеп үткәрик.

Актуальләштерү.

-Өй эшен тикшерәбез.("Кышкы матурлык" дигән хикәя язарга бирелгән иде)

Матур язу күнегүе.

-Тактада язылган Кк хәрефләрен һәм җөмләне матур итеп күчереп языгыз.

Кк

Казан - Татарстанның башкаласы.

Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

-Бу җөмләдә сүзләр ничек язылган?(...)

-Ни өчен Казан, Татарстанның сүзләре баш хәрефтән язылган?(...)

Укучылар, кайсыгыз әйтә ала, нинди телдә баш хәрефләр юк? (гарәп телендә)

Яңа тема өстендә эш.

-Бүген без дәресебезне баш хәрефтән язылучы сүзләр турында алып барырбыз. Темабызның исемен ачыклау өчен сез кроссворд чишәргә тиеш.

1.Кроссворд чишү. 1) Җөмләнең баш кисәге. 2) Предметның эш- хәрәкәтен белдерә. 3) Сан. 4) Нечкә төрләнешнең киресе. 5) Ел фасылы. 6) Исемдә һәм фигыльдә була торган сан. 7) Сүзнең төп мәгънәсен белдерә торган кисәк. 8) Шигырьләр сүзе нинди санда?

1)и

Я

2)ф

и

г

ы

Л

ь

3)т

у

Г

ы

з

4)к

а

л

Ы

н

5)я

З

6)б

е

р

Л

е

к

7)т

а

м

Ы

р

8)К

ү

п

л

е

к

И

С

Е

М

Н

Ә

Р

-Дөрес, ялгызлык исемнәр. Әйдәгез, икенче сыйныфта өйрәнгәннәрне искә төшерик әле.


Теманы балалардан "ачтыру". −Балалар, кем әйтә ала, нәрсә ул ялгызлык исем? (Баш хәреф белән язылучы сүзләр.) − Аларның баш хәреф белән язылганын ничек белергә соң?Татарстан картасына карыйк әле: ничә елга бар? (Күп.) - Ә безнең Сөлчә елгасы ничәү? (Берәү генә.) -Хәзер класс бүлмәсендә ничә кеше бар? (Күп.) -Ә Айзатлар ничәү? (Берәү генә.) -Безнең класстагы Айзатны 5нче класстагы Айзат белән бутамас өчен нишләргә? (Загретдинов Айзат дияргә.) -Димәк бер үк төрдән булган әйберләрне, кешеләрне бер-берсе белән бутамас өчен нәрсә уйлап тапканнар? (Кешенең, предметның үзенә генә бирелә торган исем.) -Шул исемнәр нәрсә дип аталалар?(Ялгызлык исемнәр дип.)

-Ялгызлык исемнәренә нинди сүзләр керә?(...)

-Кагыйдә ясап әйтсәк...(...)

-Хәзер тактадагы таблица белән әйткәннәребезне чагыштырыйк. Укучылар, сез билгеләмәне бик дөрес биргәнсез. Тагын да истә калдыру өчен дәреслектәге кагыйдәне дә кычкырып укыйк әле. (72нче бит)

Ныгыту.

  1. 163нче күнегү. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең нәрсәләрне белдерүләрен аңлату.

  2. Джот тотс структурасы. Укучылар ялгызлык исемнәрен язалар.

  3. Тик-тэк-тоу структурасы. Язган сүзләрне файдаланып, җөмләләр төзү.

  4. Физкультминут. Тейк оф-тач даун структурасы.

-Балалар, мин сүзләр укыйм, сез ялгызлык исемен ишетүгә басарга тиеш.

Габдулла, ишек, песнәк, Зилия, Татарстан, китап, Идел, хәреф, Акбай, Урал, Чистай, урам, Садыйков, Байкал, Аксубай.

-Ялгызлык исемнәрен һәрвакыт нинди хәрефтән язабыз?(...)

5. 165нче күнегү.Ялгызлык исемнәрен өстәп язманы дәвам итү. Әлеге күнегүне сималтинус релли тейбл структурасы белән тикшерәбез.

6. Токин мэт структурасы. Ялгызлык исемнәрне тасвирлау.

7. Карточкалар белән эш. Бирелгән мәгънәләргә туры килгән ялгызлык исемнәр язарга.

1. Татар язучысы: ... 6. Урам исеме: ...

2. Татар шагыйре: ... 7. Газета исеме: ...

3. Шәһәр исеме: ... 8. Журнал исеме: ...

4. Елга исеме: ... 9. Китап исеме: ...

5. Авыл исеме: ... 10. Эт яки песи кушаматы: ...

Рефлексия.

-Укучылар, сез бүген дәрестә нинди яңа белемнәр алдыгыз?(...)

-Ялгызлык исемнәре ничек язылалар, нинди мәгънә белдерәләр?(...)

Йомгаклау.

  1. Өй эше: 167нче күнегү, 73нче бит.(телдән), 166нчы күнегү, 73нче бит (язарга).

  2. Дәрескә нәтиҗә ясау.


© 2010-2022