“Яңа ел чыршысы” ясау проекты 1 класс

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрестән соң эшчәнлек 1 класс

Яңа Әлем мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Э.М.Манихова Тема: "Яңа ел чыршысы" ясау проекты Максат: яңа ел чыршысы ничек һәм нәрсәләрдән ясап булуын ачыклау, проектны яклау; Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру: Шәхси: сәнгатьле сөйләм теле күнекмәләрен формалаштыру; Метапредмет нәтиҗәләре: Регулятив: охшаш сыйфатларны, төсләрне танып белү,уртак билгеләр буенча ориентлаша белү; Танып-белү: күзәтүчәнлек, игътибарлылык сыйфатларын тәрбияләү, эзләнүнең төрле ысулларын куллану, өйрәнгәнне тормышта куллана белү; Коммуникатив: эш нәтиҗәсен аңлату, кыскача сөйли белү, төп фикерне җиткерү. Җиһазлау: чыршы, пыяла шарлар. клей, пазллар, сәдәфләр, кәгазь салфеткалар Предмет ара бәйләнеш: рус теле. Эш төре: Сингапур структураларын кулланып, укучылар белән фронталь, парларда эшләү.

Түгәрәк барышы I .Мотивлаштыру. -Укучылар йөзгә-йөз утырган иптәшегезгә сәлам бирегез. Яныгызда утырганнына карашып елмаешыгыз. Бик яхшы, хәерле эш сәгатьләре теләп түгәрәгебезне башлыйк. II.Актуальләштерү а) Уңай психологик халәт тудыру. Булмәдә "Яңа ел " җыры яңгырый. -Укучылар, сез бу көйне таныдыгызмы? -Дөрес, "Яңа ел" көе. Тиздән нинди бәйрәм якынлашканын сез беләсезме? -Яңа ел традицияләре булып нәрсә тора ? -Аның символикасы чыннан да ЧЫРШЫ бизәү. Карагыз әле, Кыш бабайның чанасыннан нинди матур чыршы тошеп калга., ләкин минемчә, анда нидер җитми, сез ничек уйлыйсыз? - Мин сезгә аны бизәргә тәкъдим итәм. Ләкин сезнең ярдәмегезсез мин моны башкара алмыйм, ярдәм итәсезме? -Сезгә мин кирәкле материалларны күрсәтәм, ә сез аларны атагыз! 1) Пыяла шарчык. 2) Клей 3)Кәгазь салфетка 4)Пумала -Без сезнең белән "декупаж" стилендә эш башкарырбыз. б) Сүзлек белән эш. Декупаж сузенә билгеләмә бирелә, презентация күрсәтелә. в) Практик эш. III. Проект эшчәнлеге .-Укучылар чыршыбыз искиткеч матур булды, шулаймы? -Ә чыршылар кайда үсә соң? -Мин сезгә проект эшләп алырга тәкъдим итәм. Ул "Серле чыршы урманы" дип аталыр. Игътибар итегез әле бу аланга, барлык җәнлекләр җыелган, ләкин урманыбызга нидер җитми. Нәрсә җитми соң монда? -Чыршы урманы булгач, без сезнең белән кечкенә чыршылыр ясарбыз. Безгә ярдәмгә: 1. Пазллар 2. Клей 3. Сәдәфләр 4. Картон килер. 1)"Сэйм бат дифэрент" структурасы -Чыршыга карагыз әле, ул нинди? Ләкин "ЯШЕЛ", "ЭНӘЛЕ", "БИЕК", "МАТУР" сүзләрен кулларнырга ярамый. -Бик яхшы, ә хәзер эшкә керешик. IV. Физминутка 2)"Конерс", "Релли Робин" структуралары -Булмәбездә сез үзгәреш сизмәдегезме? -Әйе, 4 почмакта парлы бияләйләр эленгән. Сез хәзер түгәрәккә басасыз, көй туктагач бияләйләрне аласыз һәм парларыгызны табасыз. Парлашкач, бер-берегезгә табышмаклар әйтешәсез. -Чираттагы этапка күчәбез, чыршыга уенчыклар эләбез. -Менә безнең чыршыларыбыз да әзер булды. Аларны без аланга урнаштырыйк. -Бик матур урман килеп чыкты. Безнең проекттыбыз бик уңышлы булды , аны якларга да кирәклеген без беләбез. Кайсыгызнын проктыбызны якларга теләге бар? -Соравыма җавап бирсәгез иде,бизәлгән чыршылар янында балалар нишлиләр? -Әйдәгез без дә җырлап алыйк! V. Йомгаклау



© 2010-2022