Тест по литературному чтению на татарском языке для 2 класса

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Өч кыз.

Борын-борын заманда булган ди бер хатын. Аның булган ,ди,өч кызы. Бу хатын, кызларымның өсләре бөтен, тамаклары тук булсын ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.

Менә кызлар буйга да җиткәннәр, ди. Алар берсеннән-берсе, матур бер битләре ай, бер битләре кояш, буй сыннары карлыгачтай сылу,ди. Өч кыз туган, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп барганнар, ди.

Менә бер ел үткән, ике ел үткән, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә , әниләре авырып киткән. Күрше урманда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:

-Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче,-дигән.

Тиен шундук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, олы кыз җиз ләгәннәр янында тора иде.

Тест сорауларына җавап бир.

1.Дөрес җавапны билгелә.

А)бу татар халык әкияте

Б)бу автор әкияте

2.Хатынның ничә кызы булган?

А) өч

Б) ике

3.Кайсы җәнлек кызларның әниләренең

дусты булган?

А)куян

Б)тиен

В)төлке

4.Кызларның әнисе белән нинди хәл булган?

А)әниләре кунакка киткән

Б)әниләре авырып киткән

5.Тиен башта кайсы кыз янына барган?

А)олы кыз янына

Б)кече кыз янына барган

В)уртанчы кыз янына барган

6.Кайсы җөмлә бу текстныкы түгел ?

А)Тиен шундук чыгып чапкан.

Б)Борын -борын заманда яшәгән ди әби белән бабай.

В)Аның булган ди өч кызы.

6.Җөмләне дәвам ит.

Күрше урманда Тиен дусты ____________________

_____________________________________________

7.Бу әкияткә кайсы мәкаль туры килә?

А)Йөз сум акчаң булганчы,йөз дустың булсачы.

Б)Ата-анаңны зурласаң,үзеңне дә зурларлар.

8.Әкиятне дәвам итәр өчен ике җөмлә яз.

_____________________________________________

_____________________________________________

________________________________


© 2010-2022