Урок по окружающему миру на тему Язгы гаҗәеп матур чәчәкләр (2 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
2 класс Әйләнә-тирә дөнья А.А.Плешаков « Әйләнә-тирә дөнья» УМК «Перспектива». Дәреснең темасы «Язгы гаҗәеп матур чәчәкләр » Максатлар: Чәчәклекләрдәге язгы чәчәкләр белән танышу; төрле китаплар, интернет кулланып мәгълүмат туплау.

Бирелгән план буенча эшләргә өйрәнү; үтәлгән эшне үрнәк белән чагыштыра белү; эшкә нәтиҗә ясарга өйрәнү.

Текстны мөстәкыйль укып аңлау; төркемнәрдә эшләргә өйрәнү.

Үзконтроль, үз-үзеңә билге куярга өйрәнү; яхшы нәтиҗәнең яки уңышсызлыкның сәбәпләрен яңлау; укуга уңай караш булдыру; үз-үзеңне тоту этикасы булдыру.

Табигатькә сакчыл караш, игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазландыру: дәреслекләр, нетбуклар, карточкалар.

Дәрес проекты

Этаплар

Вакыт

Укучы башкарган эш

Укытучы башкарган эш

1

Оештыру.

Максат кую

2мин

Дәрес темасы белән таныша. Үзенә максат куя.

Дәрес темасы белән таныштыра.

2

Үткән материалны кабатлау.

13 мин

Иҗади эш буенча төркемнәр чыгыш ясыйлар.

Тыңлый, кирәкле урында сораулар бирә.Ярдәм итә.

3

Яңа материал

14 мин

Дәреслекнең 78-79 битләрен укыйлар һәм сорауларга җаваплар табалар.

Сорауларны өләшә, кирәкле урында булыша.

4

Үзләштергән материалны ныгыту

Рәсемдәге чәчәкләрне ике телдә язалар. Нетбуклар белән эш.(Обуч. программа)

Карточка бирә, кирәкле урында ярдәм итә.

5

Рефлексия

10 мин

Яңа тема буенча бирелгән сорауларга җавапларны әйтәләр.

Карточкалардагы чәчәк исемнәрен тикшерәләр

Сораулар бирелә, җаваплар тикшерелә.

Презентация

Уен "Чәчәкләр кибетендә"

Уенны аңлата.

6

Өй эше

1мин

Теләгән эшен сайлый.

Өй эшен бирә.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру "Яшәр өчен кояш, ирек һәм кечкенә генә чәчәк кирәк" - дигән Дания иленең атаклы әкиятчесе Г.Х.Андерсен.

Укучылар, бүген мин сезне чәчәкләр дөньясына алып чыгарга телим. Дәреснең темасы "Язгы гаҗәеп матур чәчәкләр" .

2. Үткән материалны кабатлау.

Хәзергә сезнең өй эшләрегезне тыңлап карыйк. Рәхим итегез.

1төркем Иртә чәчәк атучылар турында.

2 төркем Иртә чәчәк атучы үсемлекләр белән таныштыра

3 төркем Агачлар һәм куакларның уянуы.

4 төркем Табигатьне саклау кирәкме?

(Һәр төркем үз темасы буенча чыгыш ясый.)

Физкультминутка

Язгы урманга килдек,

Матур урыннар күрдек.

Ак каеннар -уңда,

Яшел чыршылар-сулда.

Әнә куян сикерә,

Ул бүредән йөгерә.

Аю бабай ял итә.

Сыерчыклар очалар,

Бигрәк тә матур алар.

Урманда ямьле булса да,

Мәктәпкә кайтыйк, дуслар.

3. Яңа материал.

Язын безне кыргый үсемлекләр генә түгел, ә чәчәклекләрдә үсеп утырган культуралы үсемлекләр дә хозурландыра. Сез алар турында китапларның 78-79 битләрендә укырсыз. Мин сораулар өләшәм, сез аларга җаваплар табарсыз. Эшен бетергән төркем яңа бирем алыр.

- укыйлар һәм сорауларга җавап эзлиләр:

1 Чәчәклекләрдә үсүче нинди язгы чәчәкләр беләсең?

2 Кайсы үсемлекләр майда чәчәк ата?

3 Сиңа аеруча кайсы үсемлекләр ошый? Ни өчен?

4 Чәчәклекләрдә сез үстергән, таныш үсемлекләр бармы?

5 Язгы чәчәклек үсемлекләре белән бәйле нинди мифлар беләсең?

- Укучылар чәчәк рәсемнәре төшкән карточкалар алалар һәм рус, татар телләрендә аларның исемнәрен язалар.

- Нетбукларда тест биремнәрен эшлиләр.

Тест

1 Нинди чәчәк безгә тау болыннарыннан кайткан?

1)сөмбел 3) Сусын

2) Нәркис 4) Лалә

2 Нинди чәчәк уенчык бәрәнне хәтерләтә?

1) Крокус 3) Сөмбел

2) Миләүшә 4) Тәбәнәк миләүшә

3 Борынгы Греция мифлары буенча егет үз матурлыгына сокланып нинди чәчәккә әйләнә?

1) Сусын 3) Крокус

2) Өч төслә мәтрүшкә 4) Нәркис

4 Нинди чәчәк Голландия символы булып тора?

1) Сөмбел 3) Лалә

2) Сусын 4) Крокус

5 Мифларның берсендә гүзәл кызның энҗе муенсасы өзелә. Энҗеләр, сибелеп, нинди чәчәккә әвереләләр?

1) Миләүшә 3) Сусын

2) Нәркис 4) Лалә

4. Үзләштергән материалны ныгыту.

А) Алда бирелгән сорауларга җавапларны тыңлау.

Б) Карточкалардагы чәчәк исемнәрен тикшерү һәм төрле телләрдә әйтеп карау.

Татарча

Русча

Инглизчә

Нәркис

Нарцисс

Daffodil

Крокус

Крокус

Croucus

Сөмбел

Гиацинт

Jacinth

Лалә

Тюльпан

Tulip

Тәбәнәк миләүшә

Маргаритка

Daisy

Өч төсле миләүшә

Анютины глазки

Pansy

Сусыл

Ирис

Iris

Гарәп телендә

Исеме

Укылышы

Язылышы

Шафран

Зәгафуран

زَعفوران

Ирис

Сусын

سوسن

Анютины глазки

Зухури сәләус

زُهور الثالَوث

Маргаритка

Укхуан

أُقْحوان

Нарцисс

Нәрҗис

نَرجِس

Тюльпан

Аз-зинбак

الِزنبَق

Гиацинт

Сафир

صَفير

В) Уен "Чәчәкләр кибетендә"

Кем чәчәкне таный - шул ала.

- Бу чәчәк Голландия символы булып тора. Ни өчен? (лалә)

- Бу чәчәкне Пётр 1 1702 елны Голландиядән безнең илгә алып кайта (лалә)

-Бу чәчәк грек теленнән тәрҗемә иткәндә "салават күпере" дигәнне аңлата. Аның исемен врач Гиппократ биргән диләр. (ирис)

- Бу чәчәк Төркиягә 17 гасырда килә. Төрекчә дә нәкъ татар телендәге кебек яңгырый. Кызлар исеме. (лалә)

5. Рефлексия.

6. Өй эше. 1)Татарстанның Кызыл китабына кертелгән бер язгы чәчәк турында мәгълүмат алып килергә.

2) Үз бакчаңда тәрбияләп үстергән чәчәгең булса, аның турында сөйләргә .








Урок по окружающему миру на тему Язгы гаҗәеп матур чәчәкләр (2 класс)Урок по окружающему миру на тему Язгы гаҗәеп матур чәчәкләр (2 класс)

© 2010-2022