Тамыр турында төшенчә

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:





4 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе





Тема: «Тамыр турында төшенчә»































4 нче сыйныфта татар теле дәресе

Рус сыйныфының татар төркеме.





Тема: Тамыр турында төшенчә. Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү һәм беренчел истә калдыру дәресе. Максат: тамыр турында төшенчә бирү. Бурычлар:

  • яңа эш алымнары формалаштыру, план, алгоритм буенча эшләргә өйрәтү;
  • эмоциональ өлкәне, иҗади фикерләүне үстерү;
  • баланың тормыш тәҗрибәсе белән бәйләнеш урнаштыру.
Кулланылган технологияләр: проблемалы-диалогик технология. Укучыларның танып-белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь һәм группалы, индивидуаль. Көтелгән нәтиҗәләр: предмет буенча: алгоритм буенча сүзләрнең тамырларын таба белү; тамырдаш сүзләрне таный белү; тамырга ялганып килә торган кисәкләр - кушымчаларны тамырдан аера белү (чикләрен билгеләү һәм мәгънәсен сиземләү). шәхси:
  • яңа материалны өйрәнүгә, танып - белүгә кызыксыну күрсәтү;
  • уку эшчәнлегендә уңышка ирешүнең сәбәпләрен аңлау (дисциплиналы булу, игътибарлы, җаваплы булу, хезмәт сөючән, үз көчеңә ышану).
Универсаль уку күнекмәләре:
  • регулятив: дәрестәге эшнең максатын укытучы ярдәмендә ачыклау;
  • укытучы тәкъдим иткән алгоритм буенча эшләргә өйрәнү;
танып-белү:
  • тамырны билгеләгәндә шартлы тамгалар куллану;
  • укучыларның һәм укытучының уртак эше буенча нәтиҗәләр ясау;
  • укытучы җитәкчелегендә эш алгоритмы төзү;
коммуникатив:
  • башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау;
  • бергә эшләү процессында, фикерләр каршылыгы булганда да, сыйныфташлар белән уртак фикергә килергә кирәклеген аңлау .
Җиһазлау:
  • «Татар теле дәреслеге», 4 нче сыйныф», Ф.Ф Харисов, Ф. М Хисамова, Ч. М. Харисова, Казан, «Мәгариф», 2009.
  • индивидуаль эш өчен һәм тест карточкалары; компьютер, экран.


Дәреснең структурасы:
  1. Оештыру өлеше (психологик уңай халәт тудыру).
  2. Каллиграфия минутлары. Матур язу күнегүләре.
  3. Белемнәрне актуальләштерү.
  4. Максат кую .
  5. Яңа белемнәрне аңлау.
  6. Яңа белем информациясен аңлап үзләштерү.

  7. Физкультминутка.

  8. Уку материалы буенча алган яңа белемнәрне ныгыту, истә калдыру (белемнәр системасы эченә салу һәм кабатлау)

  9. Рефлексия (тест алу методы)

9. Дәресне йомгаклау.

Дәреснең барышы.





Укытучы эшчәнлеге




Укучыларның эшчәнлеге



Формалаштырылучы УУГ(УУД)

1. Оештыру өлеше (психологик уңай халәт тудыру) Исәнләшү, укучыларның дәрескә хәзерлеген барлау.

1 нче слайд карау. Матур көзге көннең фоторәсеме.

-Көн нинди?

- Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз һәм шушы кояшның җылысын битегездә тоярга тырышыгыз. Тоясызмы? Елмайдык. Шушы әйбәт кәеф белән эшкә тотынабыз.

Дәрескә хәзерлек эшләре алгоритмын үтәү һәм психологик уңай халәт тудыруда катнашу.

регулятив: дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең аңлап кабул ителүе;

шәхси: укчыларның үз-үзен тотышында нигез мораль-әхлак нормалары чагылуы

2. Белемнәрне актуальләштерү. Каллиграфия минутлары. Матур язу күнегүләре

2 нче слайд.

Табышмак: «Аягы бар, кулы юк,

Аркасы бар, түше юк.»

- Әйе, урындык!

_ Урындык рәсеме күрсәтелә. Үз урындыкларында аягын, аркасын күрсәтәләр.

-Түш нәрсә? Аңлаталар.

- Беренче хәрефе?

-Без хәзер У хәрефенең дөрес язылышын бергәләп аныклап язып куярбыз.

-Иң матур хәрефне кызыл белән билгеләп куегыз. Партадаш иптәшегезгә дә булышыгыз.

Укучылар сорауларга җавап бирәләр.

Язу дәфтәрләрендә эш:

У У У У У У У У

у у у у у у у у

уа бау урман утынчы умарталык



Иң матур хәрефләрен билгеләп куялар.

регулятив: дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең аңлап кабул ителүе;

танып-белү күнекмәләре:

дәреслектә һәм күргәзмә, тарату әсбапларында бирелгән тамгаларны, символларны, схемаларны аңлау, чагыштыра белү, классификацияли белү;

коммуникатив: үзеңнекеннән аерым башка төрле фикерләр булу белән килешү;

предмет буенча: хәрефнең дөрес язылышын белү


3. Дәреснең темасын, максатын игълан итү.

3 нче слайд.

- Ни өчен мин урын-дык дип аерып яздым икән?

-Әйе, ул сүзнең төп мәгънәле кисәге. Дәрес нинди темага багышланыр инде?

- Бүгенге дәрестә без нәрсәләргә өйрәнергә, нинди белемнәр үзләштерергә тиеш булабыз икән, яле, чамалап карагыз !

Укучылар сорауларга җавап бирәләр: сүзнең белдерә торган иң кечкенә кисәге турында өйрәнергә, аны аерып чыгара белергә өйрәнербез.


регулятив: дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең аңлап кабул ителүе;

танып-белү күнекмәләре:

бирелгән сорауларга аңлап җавап бирү

4.Яңа белем информациясен аңлау.

1) Слайдка язылган сүзләрне тикшерү: урманчы, сызык, кояшлы

-Сүзләрне иҗекләргә бүлик:

ур-ман-чы, сы-зык, ко-яш-лы

- Сүзләрне иҗекләргә ничек бүләбез?

-Аерым иҗек мәгънә белдерәме?

- Шушы ук сүзләрне мәгънә белдерерлек итеп бүләбез:

урман-чы, сыз-ык. кояш-лы.

- Бу бүленеш иҗеккә бүленеш белән туры килдеме?

- Ни өчен шулай бүлдек? (Сүзнең мәгънәсеннән чыгып аңлату)

- Әйе, без сүзләрнең нинди төп кисәген аерып чыгардык инде?

Тамыр - сүзнең төп мәгънәсен белдерүче кисәк. Ул башка мәгънәле кисәкләргә бүленми.

2) - Сулык, уй, башлык сүзләрен иҗекләргә аерыйк. Тамырларын күрсәтик.

- Әйе, монда иҗеккә бүленеш белән тамырлар туры килде.

- урман-чы сүзендәге -чы

кисәге турында ,

сыз-ык сүзендәге -ык

кисәге турында ,

кояш-лы сүзендәге -лы

кисәге турында нәрсә әйтә алырсыз?

Укучылар такта янында сүзләрне тикшерәләр.

Сүзнең мәгънәсеннән чыгып аңлаталар, ни өчен тамыр нәкъ менә шулай аерылырга тиеш? дигән сорауга җавап бирәләр.

Нәтиҗә ясыйлар: сүзнең тамырын аерып чыгару иҗеккә бүленеш белән тәңгәл килергә дә., килмәскә дә мөмкин икән. Димәк, сүзнең тамыры белән иҗек сүзнең бер үк кисәкләре түгел, алар икесе ике төрле бүленешкә карый. Иҗек ул - әйтелеш берәмлеге, тамыр ул - сүзнең мәгънә белдерә торган иң кечкенә кисәге.

регулятив: дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең аңлап кабул ителүе;

предмет буенча: иҗек белән тамырга бүленешнең аермасын аңлау;

танып-белү күнекмәләре:

өйрәнелә торган күренештә сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтләрен табу


5.Яңа белемнәрне аңлап үзләштерү.

1) - Дәреслектән 82 нче күнегүне эшлибез. Бирелгән сүзләрне күчереп язабыз һәм бертөрле кисәкләрнең астына сызабыз. 1 нче багананы бергәләп аңлашып эшлибез, калган ике багананы - мөстәкыйль.

- Беренче баганадагы уртак кисәкне әйтегез. Димәк, нинди кисәк астына сызабыз инде?

- Ә -чы һәм -лык кисәкләре сүзләрне ничек үзгәртәләр?

- Дөрес, бу кисәкләрне кушымчалар дип атыйлар . Алар турында без алдагы дәрестә сөйләшербез.

- Таш, ташчы, ташлык сүзләренең тамырлары уртак.

- Мондый сүзләрне без тамырдаш сүзләр дип әйтербез.

3) - Ә хәзер бирелгән сүзләр төркеменнән тамырны табу өчен үзебезгә эш тәртибе төзик. Нишлибез? Фикерләшүләрдән чыгып, мондый эш тәртибе (алгоритм) төзелде:

1. сүзләр төркеменнән уртак кисәкле сүзләрне эзләп табабыз;

2. барлык сүзләрдә дә бу уртак кисәкнең мәгънәсе бер үк булуын ачыклыйбыз;

3. мәгънәсе бер үк икәнен, ягъни сүзләрнең тамырдаш булуын ачыклагач, астына сызабыз.

Укучылар тамыр астына сызарга кирәклеген әйтәләр

Тамырның таш кисәге икәнен аңлаталар.

Алар тамырга ялганып киләләр һәм сүзнең мәгънәсен төрлечә үзгәртәләр.

Бу сүзләрнең бер тамырдан ясалган булуын әйтәләр.

Тамырдаш сүзләр турында аңлатманы кабатлыйлар

Укучылар шушы юнәлештә үзләренең фикерләрен белдерәләр..

регулятив: дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең аңлап кабул ителүе;

информацион: информация таба белү, анализлау, синтезлау, гадидән- катлаулыга;

предмет буенча: җөмлә һәм сүзләрне аеру, тактадан һәм дәреслектән хатасыз күчерә белү, алган белемне куллана белү


6.Физкультминутка.

Яңгыр ява шып та шып (күрсәтәләр),

Тамчы тама тып та тып.

Күк йөзенә карадык (өскә карыйлар),

Битләребез чыланды (сыпыралар),

Аяклар юешләнде (күрсәтәләр),

Иңбашларны сикерттек,

Тамчыларны селкедек (селкенү хәрәкәтләре).

Без яңгырдан качабыз (иеләләр), Куакларга посабыз.

Шигырьнең эчтәлегенә карап, төрле хәрәкәтләр ясыйлар.

шәхси: мәктәпкә һәм укуга уңай караш


7. Уку материалы буенча алган яңа белемнәрне ныгыту, истә калдыру

-83 нче күнегүне төркемнәрдә эшлибез. Кем алдан тәмамлый, кем өлгер? Башта сүзлек өстендә эшлибез Сезгә таныш булмаган сүзләр юкмы?

- Индивидуаль карточкалар белән эш. Укчылар шул карточкада бирелгән сүзләрнең тамырларын билгелиләр:

күңелле, күңелсез, күзлек, күзлә, күз, җырла, җырчы, кием, киемле, уйла, уйчан.

Тамырларны табалар, ялгышларны төзәтәләр, бер-берсе белән ярашып эшләү күнекмәләре алалар.

Сүзләр барысы да таныш, аңлау өчен авырлык тудырмый.

регулятив: укытучы яки сыйныфташың белән берлектә үз уку эшчәнлегеңә бәя бирү, кирәкле төзәтмәләр кертү;

танып-белү күнекмәләре:

дәреслектә һәм күргәзмә, тарату әсбапларында бирелгән тамгаларны, символларны, схемаларны аңлау;

коммуникатив:

үзара килешеп эшләү, уртак фикергә килә белү;

предмет буенча:

сүзнең тамырын аерып чыгара белү

8. Рефлексия (тест алу методы)

Тест.

1 Тамыр ул - сүзнең мәгънә белдерә торган төп кисәге.

а) әйе; ә)юк

2. Сүзне иҗеккә бүлгәндә, иҗекләр һәрвакытта да сүзнең тамыры белән туры килә.

а) әйе; ә)юк.

3.Күз-лек, ямь-ле, бал-лы мисалларында

а) сүзләр иҗекләргә бүленгән,

ә) бу сүзләрдә сүзнең тамыры аерып күрсәтелгән.

4.А- кыл-лы, ты-рыш-лык, йок-лау мисалларында

а) сүзләр иҗекләргә бүленгән,

ә) бу сүзләрдә сүзнең тамыры аерып күрсәтелгән.

5. Юлчы, юллы, юлдаш сүзләрендә тамыр

1) бер үк;

2) тамыр бер үк түгел.

Тест эшлиләр. Мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерәләр.

регулятив: укытучы белән яки сыйныфташың белән берлектә үз уку эшчәнлегеңә бәя бирү, кирәкле төзәтмәләр кертү;

танып-белү күнекмәләре:

тарату әсбапларында бирелгән тамгаларны, символларны, аңлап эшләү;

коммуникатив:

үз белемеңнең, тырышлыгыңның нәтиҗәсен күрергә омтылу, үзбәя;

предмет буенча:

сүзнең тамырын аерып чыгара белү

9.Дәресне йомгаклау.

1)Дәрестә нәрсә өйрәндек? Нәрсә ул тамыр? Ул һәрвакытта да иҗекләргә бүленеш белән тәңгәл киләме?

2) Өй эше 84 нче күнегү. Эш тәртибе аңлатыла.

3)Укучыларның белемнәрен бәяләү.

- Бүген кемнәр дәрестә яхшы эшләде? Кем бик тырышты? Кем безне җаваплары белән гаҗәпкә калдырды? Сез ничек уйлыйсыз?

- Кем бүген үзеннән канәгать калды? Сезга кайсы биремнәр аеруча ошады? (Билге кую)

Укчылар максатка ирешү-ирешмәү турында әйтәләр:

Бүгенге дәрестә мин:

- …өйрәндем

- миңа…кызык булды

- миңа…авыр булды

- миңа әһәмиятле кебек тоелды…

- мин шуны аңладым: регулятив: укытучы яки сыйныфташың белән берлектә үз уку эшчәнлегеңә бәя бирү;

коммуникатив: үзеңнекеннән аерым башка төрле фикерләр булу белән килешү












© 2010-2022