Наркомания-ак үлем. Класс сагате

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТЕМА: "Наркомания- ак үлем!"

МАКСАТ:

  • Укучылар арасында наркоманияне искәртү буенча эш алып бару, наркотиклрга карата нәфрәт хисе уяту;

  • Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару омтылышы тәрбияләү;

ҖИҺАЗЛАУ:

укучыларның рәсемнәре, иншалары, наркоманиягә каршы плакатлар, мәкальләр, видеофильм, карта, китап битләре, китаплар күргәзмәсе

КЛАСС СӘГАТЕНЕҢ БАРЫШЫ:

I. КЕРЕШ СҮЗ.

-Укучылар, без бүген сезнең белән иң актуаль тема - наркомания турында сөйләшергә җыелдык. Элек "наркомания", "СПИД" дигән сүзләр колакка ят булып тоела иде.Ә хәзер бу сүзләрне еш ишетергә туры килә.

- Сез ничек уйлыйсыз, нәрсә ул "наркомания"?

- Кем ул наркоман? Сез аны ничек итеп күз алдына китерәсез?

- Наркоман үзен ничек тота?

- Ни өчен кеше наркоман булып китә?

- Наркомания турында бик күп китаплар бар (күргәзмәне күрсәтү), ләкин бүген класс сәгатендә без үз китабыбызны төзербез. Бу китапның битләре төрле төсләрдән торачак.

1 бит ( зәңгәр )

"НАРКОТИКЛАРНЫҢ КИЛЕП ЧЫГУ ТАРИХЫ"


- Иң беренче "наркомания" сүзенең нәрсә аңлатуын әйтеп китик.

"нарке" - туңу, кату, туктап калу, тән ою

"мания" - акылсызлык, юлдан язу

- Кеше наркотиклар белән безнең эрага кадәр 40 мең ел элек танышкан. Кызыксынучан кеше тирә-якта үскән төрле үсемлекләрне ашап караган һәм аларның кайберләренең күңелне күтәреп җибәрүләрен, көчне арттыруларын белгән. Алар авыр тормышларын кыска вакытка булса да җиңеләйтергә теләгәннәр.

- Тарихта беренче булып наркотик матдәләрдән мәк искә алына. 5000 ел элек Месопотамиядә ( Ирак) яшәүчеләр йоклата торган мәкне кулланганнар, мәкне кайнатып, сок ясаганнар, аны "гиль"- шатлык, дип атаганнар.

- Кытайда операцияләр вакытында, ютәлләүгә каршы "гашиш" дигән матдә кулланганнар.

- Грециядә - "морфин".

- Һиндстанда - "марихуана". Сукыр кеше күрә башлый, аксак - йөри башлый, ярлы - байый, дип мактаганнар.

- Боливиядә - "кокаин". Шахтёрларга авыр хезмәтләре өчен акча урынына "кока" дигән агачның яфракларын биргәннәр. Аның яфракларын чәйнәгәннәр, тартканнар. Кешеләргә көч кереп киткән кебек булган.

- 1938 нче елдан башлап наркотикларны куллану киң таралган. Башкортстанда 5 меңнән артык наркоман исәптә тора.

2 бит ( сары )

"КИСӘТҮ"

-Наркоманиянең өч өстенлеге бар:

  • Кешеләр сугышсыз гына юк ителә;

  • Наркоман үз теләге белән акча түләп, үз-үзен үтерә;

  • Өч буын юк ителә: наркоман үзе, туган баласы, хәсрәттән, кайгыдан әти-әнисе.

- Ә ни өчен кулланып карыйлар соң?

  • "Бөтен кеше наркотикны кулланып карый, син дә калышма!"

  • " 1-2 кулланып караудан гына бернинди дә зыян юк!"

  • "Кулланып кара, ошамаса - ташларсың!"

  • "Зарарсыз наркотиклар да була!"

3 бит ( куе сары )

"КУРКЫНЫЧКА ЯКЫНЛАШУ"


- Наркотиклар безнең организмга нинди йогынты ясыйлар соң? Карап китик.

  • Баш мие зарарлана, гел йокы килеп тора;

  • Буыннар сызлый, тын кысыла;

  • Нерв системасы бетә, үз-үзеңне үтерәсе килә, йөрәк тиз тибә, күп сөйлисе килә, хәрәкәт үсә;

  • Күзгә юк әйберләр күренә, мәсәлән, кеше су өстеннән йөри алам, диеп уйлый һәм шуны эшли дә;

  • Хәлсезлек, баш авырта, косасы килә, "белая горячка" башлана;

  • "Буфотеин" дигән наркотикны агулы гөмбәдән, гөберле бака агуыннан ясыйлар.




4 бит ( кара )

"НАРКОМАННАР - "тере мәетләр", "шәүләләр"


- Наркотикны бер генә тапкыр кулланып караган кеше икенче тапкыр да кулланудан баш тартмый. Беренче дозадан соң кәеф күтәрелә, рәхәт була, шул тойгыны тагын татып карыйсы килә. Ләкин өченче, дүртенче тапкыр кулланганда инде шундый ук җиңеллек кабатланмый. Кеше тагын кадый, тагын, тагын... һәм наркотикларсыз яши алмый башлый. Дозаны вакытында кабул итмәсә, "ломка" башлана. "Ломка" вакытында наркоманның гәүдәсе бөгәрләнә, сикергәли, буыннары түзә алмаслык сызлый, эре-эре тир тамчылары бүленеп чыга, косасы килә, бөтен гәүдә тартыша, калтырана. Наркоман елый, сүгенә, кычкыра, кыргый тавыш белән ярдәм сорый.

- Наркоманның тышкы кыяфәте дә үзгәрә: тән тиресе йокара, кибә, картая, чәче коела, теше сына, чери. Эчке органнары зарарлана: бавыры, бөере, йөрәге, эчәкләре, кан тамырлары, баш мие. Бөтен организм таушала.

- 10-12 яшьтән наркотиклар кулланган балалар озак яши алмыйлар. Алар 20-21 яшьтә үләләр, бик азлары гына 30 яшькә барып җитәләр.

- Наркотикларны яшьләргә сатып, башкалар байый. Кирәкле дозаны алу өчен, наркоман төрле җинаятьләргә бара: акча урлый, өйдәге әйберләрне сата, фатир баса, кеше үтерә. Аларның дуслары булмый, уку кызыксындырмый.

5 бит ( кызыл )

"ТУКТА!"

Наркомания турында кинофильм карау.

Күренешләрне анализлау, үз фикереңне әйтү.

6 бит (яшел)

"ӨМЕТ. ЫШАНЫЧ. ЯШӘҮ"

Шигырь тыңлау.


ЫШАН!

Кояш сүнде синең өчен,

Чирең бик яман.

Тормышның ямен күрмисең,

Син бит - наркоман.

Төнен дә күрмисең күптән

Айны, йолдызны.

Чөнки бар уй-хыялыңны

Наркотик бозды.

Ул җимерде бар дөньяңны,

Челпәрәмә китерде.

Ярсу, хисле күңелеңне

Харап итте, үтерде.

Син яшисең шәүлә кебек,

Ә җаның - хәтәр биктә.

Әти-әниең, дус-ишләрең

Жәллиләр сине бик тә.

Тик нигәдер үзең генә

Һаман шуны белмисең.

Мең газапка дучар булып,

Тик наркотик эзлисең.

Уян! Ал таңнарга илткән

Юлны сайла тизрәк!

Ышан, моңа ирешүгә

Кирәк тик ныклы теләк!

- Ә сез нинди теләкләр әйтерсез?

Укучыларның иншаларыннан өзекләр уку.

Ихсанова Алия.

" ... 21 нче гасыр бик җитди проблемалар белән килде: эчкечелек, СПИД, наркомания. Наркотик бигрәк тә куркыныч нәрсә. Ул кешене 1-2 айда сафтан чыгара. Наркотик кулланган кеше укыйм дисә, укый алмый, язам дисә, яза алмый, аның башында тик ничек тә булса "доза" табу. Наркоманнар кыска гына гомерләрен мәгънәсез итеп үткәрәләр. Алкоголиклар бер эчүдән икенче эчүгә кадәр, тәмәке тартучылар бер тартудан икенче тартуга кадәр, наркоманнар бер дозадан икенче дозага кадәр яши. Ә кешегә гомер бер тапкыр гына бирелә. Шулай эчеп, наркотик кулланып, үзеңне һәм якын кешеләрне бәхетсез итәр өченме? Ә тормыш шулкадәр матур һәм гүзәл!


Кеше, яшә, гомернең ямен күр!

Ярат, ела, көл!

Тормышның начарлыкларын

Урап үтә бел!"

Гарипова Эльзана.

"... Язның байлыгы- кояш, көзнең байлыгы- уңыш, ә кешенең байлыгы - сәламәтлек. Хәзер наркомания, СПИД күренешләре дөньяны басты. Яшьләр: "Мин бер генә кадап карыйм, аңардан гына бернәрсә дә булмый, ошамаса - туктыйм", - дип, үзләрен алдап, үлем сазлыгына батыралар. Наркоманнар күп акча түләп, үзләрен үтерүчеләр. Әгәр дә кеше сәламәт яшәү рәвеше алып барса, спорт белән шөгыльләнсә, мәктәптә төрле түгәрәкләргә йөрсә, аның яман гадәтләр белән дуслашырга вакыты да калмас иде".

Әхмәдиева Земфира.

"...Бигрәк малайларның гына түгел, кызларның да аракы эчүе, тәмәке тартуы, наркотиклар куллануы борчый. Белеп торсалар да, барыбер үзләрен агулыйлар. Бу гадәтләр бит бер кешегә дә соңыннан шатлык китерми. Кызлар-малайлар уйнап-көлергә, саф күңелле булырга, спорт белән дус булырга тиеш. Без, 4 нче класс укучылары, үзебезне агуларга теләмибез, бәхетле, матур һәм сәламәт булып үсәргә телибез!"

II. ЙОМГАКЛАУ СҮЗЛӘРЕ.

- Белә торып, үзеңне үлемгә дучар итүнең кирәге бармы? Юк!!!

Наркотиклардан башка гына тормыш матур, кызыклы вакыйгаларга бай! Дусларыңны, тормыш матурлыгын берничә сәгатьлек буш "ләззәткә" алыштырырга, әти-әниеңне кайгыга салырга кирәкми!

Исеңдә тот, наркомания - күңелле шөгыль дә, компаниядә күңел ачу да, шаяру да түгел, ә чир. Төзәтеп булмаслык, коточкыч һәм газаплы... Шуның өчен татып карамаска һәм кагылмаска дигән сүзләр сезнең өчен ант кебек яңгырасын!



© 2010-2022