Авторская разработка по внеклассному чтению Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш укуны оештыру

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Эчтәлек

1. Аңлатма язуы ............................................................................ 2
2. Төп өлеш ............................................................................. 8 укыту тематик планы ........................................................... 8 укыту программасы ............................................................. 11 бәяләү критерийлары .......................................................... 17
3. Аерым дәрес эшкәртмәләре ..................................................... 19
4. Кулланылган әдәбият ............................................................... 35
















1.Аңлатма язуы. "Кешене рухи яктан мөстәкыйль тормышка әзерләү өчен аны китаплар дөньясына алып керергә кирәк. Китап һәр тәрбияләнүченең дустына, тәрбиячесенә һәм тирән акыллы укытучысына әйләнергә тиеш. Мәктәпне тәмамлаганда һәр малай, һәр кыз китап белән икәүдән-икәү генә калып уйланырга омтылсын - мөһим тәрбия бурычын мин әнә шуңарда күрдем. Фикерләреңне, хисләреңне, инануларыңны, карашларыңны тәрбияләү әнә шуннан башлана. Китап кечкенә кешенең тормышына рухи ихтыяҗ булып кергәндә генә үз-үзеңне шулай тәрбияләргә мөмкин", - дип язды В. А. Сухомлинский. Заман, тормыш һәр кешедән чорның барлык әһәмиятле эш һәм вакыйгаларыннан хәбәрдар булуыны таләп итә. Фән-техника казанышлары алга китү нәтиҗәсендә радио-телевизор, компьютерлар киң кулланылыш алган чорда балаларның кызыксынулары күбрәк компьютер уеннарына, телевизордан мультик, кинолар карауга кайтып кала. Шуңа да соңгы вакытларда кайбер кешеләрдә күренә торган хисләр сайлыгы, рухи ярлылык, мораль тотнаксызлык, түбән культура асылда бу кешеләрдә укуга ихтыяҗ булмаудан, үз вакытында аларда китапка мәхәббәт, китап белән эш итү күнекмәләре тәрбияләнмәгән булудан килә. Мин әдәбият дәресләрен 2005 елдан башлап А. Яхинның үстерелешле укыту методологиясенә нигезләнеп алып барам. Бу дәресләрдә укучыларның мөстәкыйльлеген, иҗади эшчәнлеген, ягъни үзүсешен тәэмин итүгә зур урын бирелә. Укучы дәрес саен эзләнергә, уйларга, нәтиҗә ясарга тиеш, теләсә нинди әсәргә мәстәкыйль рәвештә анализ ясарга өйрәнә. Шуның өчен дә үстерелешле укытуны исәпкә алып төзелгән сыйныфтан тыш уку дәресләре программасы кирәк дип саныйм. Башлангыч мәктәптә сыйныфтан тыш уку дәресләре программасы 4 өлештән тора:

  1. Сыйныфтан тыш укуга хәзерлек чоры. ( I классның беренче ярты еллыгы)
  2. Укучыларны мөстәкыйль укуга хәзерләүнең башлангыч чоры - мөстәкыйль укуда укучыларның көчләрен сынап карау. (I сыйныфның икенче ярты еллыгы)
  3. Укучыларны мөстәкыйль укуга хәзерләүнең төп чоры. (II-III сыйныф)
  4. Башлангыч сыйныфларда укылырга тиешле китапларны мөстәкыйль сайлый белергә һәм укырга өйрәтүне йомгаклау чоры. (IVсыйныф)

Экскурсия - дәресләр Иҗат дәресләре Балалар язучыларының әсәрләре белән танышу Барлыгы I сыйныф 2 сәг. 2 сәг. 4 сәг. 8 сәг. II сыйныф 3 сәг. 7 сәг. 7 сәг. 17 сәг. III сыйныф 3 сәг. 7 сәг. 7 сәг. 17 сәг. IV сыйныф 3 сәг. 7 сәг. 7 сәг. 17 сәг.
Минимум. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганда укучы белергә һәм аңларга тиеш: - өйрәнгән әсәрләрнең исемен, эчтәлеген һәм аларның авторларын; - балалар өчен язылган әдәби әсәрләрнең жанрын билгели (әкият, хикәя, мәсәлләргә мисаллар китерә) белергә; Укучылар эшли (башкара) алырга тиеш: - әсәрне кычкырып тулы сүзләр белән, аңлап, дөрес итеп укый белергә; - алдан әзерләнгән әдәби текстны сәнгатьле укый белергә; - фольклор әсәрләреннән мисаллар китерә (мәкаль, табышмак, әкият) белергә; - әсәрнең мәгънәле кисәкләре кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерен билгеләү һәм анны үз сүзең белән әйтеп бирү; - укылганга тулы, кыска һәм рәсемле план төзү; - көчләре җитәрлек күләмдәге текстның эчтәлеген сөйләү (1,5 бит); - укылган әсәрнең эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйләү, сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалану, цитаталар кертү; - хикәянең башламын, мөмкин булган дәвамын һәм ахырын уйлап чыгару; - текстта автор һәм катнашучыларның сүзләрен, табигать һәм көнкүреш тасвирламаларын аерып күрсәтү; - мөстәкыйль рәвештә, яки укытучы ярдәмендә әсәрнең геройларына бик гади характеристика бирү; -даими рәвештә китапларга мөрәҗәгать итү, әдәби әсәрләрне укып бару ихтыяҗы туу; - укыган һәм ишеткән турында фикер алышуга теләк, китапны кабат укудан шатлык, канәгатьлек хисе кичерү; А. Г. Яхинның үстерелешле укыту программасына нигезләнеп 1 сыйныфта сыйныфтан тыш уку дәресләрен оештыру. "А. Г. Яхинның үстерелешле укыту программасына нигезләнеп 1 сыйныфта сыйныфтан тыш уку дәресләрен оештыру" программасында 1 сыйныфта сыйныфтан тыш уку дәресләренә тематик һәм дәрес планнары тәкъдим ителә. Укыту программасы ике бүлектән тора: Iбүлек. Сыйныфтан тыш укуга хәзерлек чоры. ( I сыйныфның беренче ярты еллыгы) - 8 сәг. IIбүлек. Укучыларны мөстәкыйль укуга хәзерләүнең башлангыч чоры. (I сыйныфның икенче ярты еллыгы) - 8 сәг. 1 сыйныфта сыйныфтан тыш уку түбәндәге максаттан чыгып алып барыла.
  • укучыларның мөстәкыйль укуларын максатка ярашлы итеп оештыру, аңа җитәкчелек итү;
  • кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган китаплар һәм аларның авторлары белән таныштыру, китап укуга кызыксыну тәрбияләү;
  • башка фәннәрдән сыйныфта алган белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү;
  • китап белән эшләү алымнарына , кирәкле китапларны сайлый белергә өйрәтү.
  • укучыларның сөйләм телен үстерү, активлыгын арттыру, уйлау алымнарына өйрәтү, уен үзе теләп әйтеп бирергә күнектерү;
  • балаларның уйлау, фикерләү сәләтен үстерү, аңлы, сәнгатьле һәм тиз укуны камилләштерү;
1 сыйныфны тәмамланганда укучылар:
  • укыган текстларга карата куелган сорауларга җавап бирә;
  • рәсемгә карап текст эчтәлеген сөйли, укыган әсәрнең исемен аңлата, дәлилли, әсәрне гади генә итеп бәяли, мисаллар китерә белергә, рәсемнәргә карап, телдән хикәя төзеп сөйли белергә;
  • таныш китапларны таныш булмаганнарыннан аера-таный белергә;
  • таныш китапларның исемнәрен әйтә белергә, авторын укып күрсәтергә;
  • мөстәкыйль рәвештә китапханәдән китаплар алып укырга;
  • сыйныфтан тыш китап укыганда, текст өстендә эшләгәндә алынган күнекмәләрдән файдалана белергә тиеш.
Сыйныфтан тыш укуның хәзерлек чорында программада күрсәтелгәнчә, күләме зур булмаган хикәя, әкият, шигырь, шигырь-табышмакны тыңлап хәтергә алырга, ишеткәнне сөйләргә, укыган әсәрнең үзләренә аеруча ошаган урыннарына сүзләр ярдәмендә картиналар "ясарга" өйрәнергә тиешләр. Бу чорда ук укытучы укучыларны китаплар белән ничек эш итәргә, китап укуның гигиена таләпләре белән таныштыра. Хәзерлек чорында әсәрләр өстендә эшләү өчен ике атнага бер мәртәбә грамотага өйрәтү дәресләренең 15-20 минутын файдаланыла:
  1. Кыскача кереш әңгәмә - 2-3 минут.
  2. Укытучының кычкырып укуы - 5-7 минут.
  3. Укылган әсәрне анализлау, әсәр урнаштырылган китапны, аның рәсемен карау - 7-9 минут.
  4. Өйгә эш бирү. 1-2 минут.
Укучыларны мөстәкыйль укуга хәзерләүнең башлангыч чоры. Уку елының икенче яртысында, укучыларның китаплар белән кызыксынуы арткач һәм алар укырга өйрәнгәч балаларның мөстәкыйль укуларына нигез салына башлый. Бу чорда сыйныфтан тыш уку дәресләре ике атнага бер сәгать исәбеннән үткәрелә башлыйлар. Укытучы укучыларның индивидуаль мөмкинлекләреннән чыгып, мөстәкыйль уку өчен әсәрләрне дөрес сайлау нәтиҗәсендә балаларның китаплар белән кызыксынуларын арттыра бара. Укучыларның дәресләрдә укылган әсәрдәге төп уйны тотып ала белү күнекмәләре һәрьяклап үстерелә. Балалар уку гигиенасын сакларга, китапның аерым әһәмиятле элементларын (тышлыгын, авторын, әсәр исемен, иллюстрацияләрен) аера белергә, шул элементларга карап, әсәрне сайлап алырга һәм аны укырга өйрәнгәч, балаларның мөстәкыйль укуларына нигез салына башлый. Бу чорда әсәрнең төп эчтәлеген билгеләргә өйрәнәләр. Бер үк вакытта уку күнекмәләре дә үткәрелә һәм ныгытыла. Мөстәкыйль укуның башлангыч чорындагы дәресләрдә , сыйныфның уку буенча хәзерлеге түбән дәрәҗәдә булса, мөстәкыйль уку өчен бер генә әсәр бирү белән чикләнергә, ә яхшы хәзерлекле укучыларга берничә әсәр бирергә мөмкин. Бер үк темага төрле жанр әсәрләрен тәкъдим итәргә дә була. Сыйныфтан тыш уку дәресләре әдәбият дәресләренең органик өлеше булып торалар. Бу дәресләрнең бурычы: -балаларны матур әдәбият дөньясына алып керү, сүз сәнгатенең образллылыгын аңларга өйрәтү; -төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру; -әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую, аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү; -балаларның уку дәресләрендә алган сәнгатьле уку, текст белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү; -уку техникаларын үстерү; - текстны сайлап уку, эчтәлекне кыскача сөйләп бирә белү; -вакыйгаларга, геройларга, дөрес бәя бирү, аларга үз мөнәсәбәтләрен белдерү күнекмәләрен дөрес файдалану. -әдәби әсәрне укыганда балаларның акылын, хисләрен, әхлакый сыйфатларын үстерү. Балаларны кече яшьтән китап укырга өйрәткәндә билгеле бер эзлеклелек саклау таләп ителә. Класстан тыш уку программасының башлангыч һәм хәзерлек чорын бозмыйча үтәү, укыту алымнарын үтә саклык белән һәм урынлы куллану - балада китапка мәхәббәт тәрбияләүнең беренче шарты. Укучыларның мөстәкыйль укуларына җитәкчелек итү процессында мин китаплар белән эш итүне төгәл һәм тирәнтен уйлап оештырырга, укучыларның белем һәм күнекмәләрен билгеле системада үстерү, ныгыту, тирәнәйтү бурычын хәл итәргә тырышам. Моның өчен китапханәдәге китаплар фонды белән кызыксынам, укучыларга тәкъдим итү өчен китаплар сайлыйм. Дәрес үткәргәндә барлык белемемне, тел байлыгымны эшкә җигәм, материалны укучылар тәэсирләнерлек итеп бирергә тырышам. Чөнки бу дәресләрне оештырганда төп максатым - балаларның игътибарын китапка юнәлдерү, аларны китап белән кызыксындыру, китап белән мөстәкыйль аралашу теләге тудыру. Укытучы һәм баланың һәр адымы шушы авыр, катлаулы бурычны хәл итүгә юнәлдерелгән булырга тиеш.










2. Төп өлеш:

А. Г. Яхинның үстерелешле укыту программасына нигезләнеп

1 сыйныфта сыйныфтан тыш уку дәресләрен оештыруның

тематик планы. I бүлек. Класстан тыш укуга хәзерлек чоры. N Тема Максат Вакыты 1 "Табышмаклар бакчасы". Укучыларның табышмаклар белән кызыксынуын арттыру, фикерләү сәләтен үстерү. Табышмаклар өйрәнүгә этәргеч бирү. Грамотага өйрәтү дәресләренең 15 - 20 минуты файдаланыла. 2 Хикәяләр уку.Сүздән картина ясау. (Иҗат-дәрес) Балаларның матур әдәбият белән кызыксынуларын арттыру. Иҗади күзаллауны үстерү. Әдәби китапларны алып уку яки укыту теләге тудыру. 3 Әдәби әсәрләр мотивы буенча рәсем ясау. (Иҗат-дәрес) Балаларның матур әдәбият белән кызыксынуларын арттыру. Иҗади күзаллауны үстерү. 4 Китаплар шифаханәсе. Китаплар белән эш итәргә өйрәтү. Китап уку гигиенасы белән таныштыру, китапларны саклап тотарга кирәклеген аңлату. 5 Әкиятләр укыйбыз. "Төлке белән торна" Эзлекле сөйләм телен үстерү, фикер тирәнлеге булдыру. Әкият китапларын алып уку теләге тудыру. 6 Әкиятләр укыйбыз. "Чукмар белән тукмар" Уйдырма белән чынбарлыкны чагыштыру аша балаларны фикер йөртергә өйрәтү. 7 Бөтен дөнья ап-ак булып кар яуганда… (Экскурсия) Балаларны шигырь дөньясына алып керерү, шигырь теленең гүзәллеген, нәфислеген күрсәтү. Шигырь яратырга өйрәтү, аларны ятлау. 8 "Тизәйткечләр тыкрыгына сәяхәт" Балаларның авазларны дөрес әйтү культурасын камилләштерү, халык авыз иҗаты белән кызыксындыру.
II бүлек. Мөстәкыйль укуга хәзерләүнең башлангыч чоры. N Тема Вакыты Максат 1 Табигатьнең җанлы ияләре. "Әсәрдә катнашучылар" темасын үткән вакытта. Балаларның матур әдәбият белән кызыксынуларын арттыру. Укылган әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга тулы, төгәл җавап бирергә, геройларның кылган эшләренә, әхлакый сыйфатларына бәя бирә белергә өйрәтү. 2 Дәрес-экскурсия. "Ктаплар иленә сәяхәт" "Әсәрдә катнашучылар" темасын үткәч. Китап төрләре белән таныштыру. Китап укырга кызыксыну уяту. Китапханә белән таныштыру. Анда китапларны ничек сайлап алырга? Китапларны ничек укырга? Авылдаш язучыларның китаплары белән таныштыру. 3 Кеше дигән асыл зат. "Әйбер сыйфатлары" темасын үткән вакытта Балаларның матур әдәбият белән кызыксынуларын һәм ярату хисләрен үстерү. Яхшы холык, уңай гадәтләр тәрбияләү. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Шигырьләрне сәнгатьле укырга өйрәтү. 4 Без шигырь яратабыз. "Сүз сыйфатлары" темасын үткәндә Балаларда шигырьләр укуга мәхәббәт тәрбияләү. Аларның сөйләм телен, китаплар белән "эш итә" белү күнекмәләрен үстерү. Шигырьләр язып карау теләге уяту. 5 Иҗат дәресе. Уенчыкларны сүрәтләү. "Сүз сыйфатлары" темасын үткәндә Фикерләү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү. Әкият иҗат итү теләге уяту. 6 Яз көннәре бигрәк ямьле. "Күренеш сыйфатлары" темасын үткәндә. Укучыларның язгы табигать һәм хезмәт турындагы белемнәрен киңәйтү, сөйләм телләрен үстерү, аларда табигатькә сак караш, китапларга мәхәббәт тәрбияләү. Йөгрек уку, китап белән "эш итә" белү күнекмәләрен үстерү. 7 Дәрес-экскурсия. "Зәңгәр күзле Яз кызы" иленә сәяхәт. "Күренеш сыйфатлары" темасын үткәч. Балаларны Туган-як табигатенең матурлыгын күрә белергә, тоярга өйрәтү. Язучылар әсәрләрен сөйләү, балаларда туган хисләрне сүз белән әйтеп бирә белергә өйрәтү, шуңа нигезләнеп хикәя, шигырьләр язу, рәсем ясау теләге тудыру. 8 Иҗат дәресе. Аннан соң нәрсә булган? "Хәрәкәт сыйфатлары" темасын үткәндә. Балаларда предметларның һәм күренешләрнең характерлы сыйфатларын билгеләү, анализлау һәм күзәтү осталыгын үстерү. Тәкъдим ителгән башлам буенча әкиятне дәвам итү.

Укыту программасы. Сыйныфтан тыш укуның хәзерлек чорында программада күрсәтелгәнчә, күләме зур булмаган хикәя, әкият, шигырь, шигырь-табышмакны тыңлап хәтергә алырга, ишеткәнне сөйләргә, укыган әсәрнең үзләренә аеруча ошаган урыннарына сүзләр ярдәмендә картиналар "ясарга" өйрәнергә тиешләр. Бу чорда ук мин укучыларны китаплар белән ничек эш итәргә, китап укуның гигиена таләпләре белән таныштырам. Хәзерлек чорында әсәрләр өстендә эшләү өчен атнага бер мәртәбә грамотага өйрәтү дәресләренең 15-20 минутын файдаланам:

  1. Кыскача кереш әңгәмә - 2-3 минут.
  2. Укытучының кычкырып укуы - 5-7 минут.
  3. Укылган әсәрне анализлау, әсәр урнаштырылган китапны, аның рәсемен карау - 7-9 минут.
  4. Өйгә эш бирү. 1-2 минут.
Әңгәмәне кыска, ачык итеп, артык сүзләр кулланмыйча үткәрергә тырышам. Бу исә кечкенәләрне арытмыйча, аларның әдәби әсәрне тулырак кабул итүенә ирешү өчен шартлар тудыра. Әсәрне тиешле темпта мөмкин кадәр сәнгатьле укырга тырышам, укучыларның сөйләм телләрен үстерү, аларның сөйләмен яңа сүзләр белән баету максатында сүзтезмәләр һәм сүрәтләү чаралары ярдәмендә "сүзле картиналар" ясаудан файдаланам. Укучылар белән сүз эзләү уеннарына, дөрес мәгьнәне табу өчен әңгәмә-бәхәс оештыруга зур игътибар бирәм. Бу чорда әти-әниләр белән сөйләшү үткәрәм. Балаларга кызыклы китаплар алырга тәкъдим итәм. Андагы хикәя, шигырьләр, әкиятләрне кычкырып укуның балада укуга кызыксыну уятуда бик файдалы булуын аңлатам. "Табышмаклар бакчасы" темасы астындагы дәрес өчен кечкенә күләмдәге табышмак-шигырьләр сайлап алына. Шулар аша балалар табышмакта сүз барган нәрсә яки күренешне образлы күзалларга, табышмакны анализларга һәм аның җавабын табарга өйрәнәләр. Мәсәлән, укытучы Мансур Сафинның "Сыерчык бураны" исемле китабыннан бер табышмак укый: Әнисенең кесәсендә Баласының бишеге. (Нинди әнинең кесәсендә бала бишеге була? Бу кешеме?) Җылы якларда яши ул, (Җылы якта яшәгәч, бу - хайван булырга тиеш. Димәк, Ничек аның исеме? Көңгерә) Дәрескә укытучы табышмак китаплары, җәнлек,үсемлек, җиләк-җимешләр төшерелгән рәсемнәр алып керә. Балалар, укытучы җитәкчелеге астында табышмак урнаштырылган китапларны карыйлар. "Хикәяләр уку" темасы буенча укытучы берәр кыска гына, ләкин балаларга аңлаешлы булган берәр хикәя сайлап ала. Укытучы хикәяне кычкырып, ашыкмыйча сәнгатьле итеп укып күрсәтә. Укыганда сүзләргә аңлатма бирелми, рәсемнәр күрсәтелми, укучыларның кабул итү процесын, иҗади күзаллауларын бозмаска тырышыла. Текст укылып беткәч, укытучы балаларда туган уй-хисләрне, кичерешләрне ачыкларга булыша: "Хикәя нәрсәсе белән яхшы? Ни өчен бу хикәяне тыңлыйсы килә? Ни өчен ул сездә елмаясы килү хисе тудырды?" кебек сораулар биреп, балаларның хикәяне тулырак аңлауларына ирешә. Балалар, хикәянең эчтәлеген бозмыйча аңлауларына ирешкәч, укытучы "сүздән рәсем ясау" өстендә эшли. Укучылар хикәянең үзләренә охшаган урыннарына "сүздән картиналар" ясыйлар. Укытучы балаларның картиналарына уңай бәя бирә, аларны мактый, һәм бу кызыклы хикәяне өйдә өлкәннәргә дә сөйләп күрсәтергә, рәсемнәр ясарга, яки пластилиннан әвәләргә тәкъдим итә. Шуннан соң, китапның хикәя урнашкан битләрен, андагы рәсемнәрне карауны оештыра, укучыларга җәнлекләр турында китаплар алып килергә әйтеп җибәрә. "Әдәби әсәрләр мотивы буенча рәсем ясау" темасы буенча үткәреләчәк дәрес алдагысына охшаган. Хикәяне укып, балаларның аңлауларына ирешкәннән соң укытучы балаларга үзләрендә туган хисләрне рәсемдә күрсәтергә тәкъдим итә. Рәсемнәр бергәләп карала, уңай бәяләнә. "Китаплар шифаханәсе" темасы буенча китап уку гигиенасы белән таныштыру, китапларны саклап тотарга кирәклеген аңлату максатыннан кагыйдәләрне балаларга уен формасында бирергә була. Мәсәлән, "Китап" белән очрашу, аның үз битләрендәге кызыклы әсәрләрне сөйләве һәм укучыларга китап белән эш итү кагыйдәләре язылган хат-плакат бирүе, ертык "күлмәкле" китапның зарын сәхнәләштерү, "Китаплар шифаханәсе"нең эшен оштырып җибәрү. Балалар әкиятләрне бик яратып тыңлыйлар. Әкиятләр аша укучылар яхшыны начардан, юмартлыкны саранлыктан, тырышлыкны ялкаулыктан аера белергә, геройлар язмышы белән дулкынланырга, явызлыкка каршы көрәшергә, дуслыкның кадерен белергә өйрәнәләр. "Әкиятләр укыйбыз" темасы буенча, укытучы татар халык әкиятләре язылган матур бизәлешле китаплар күргәзмәсе оештыра. Андагы берәр әкиятне укыр алдыннан балаларга: - "Бу әкият кемнәр турында һәм әкияткә нинди рәсемнәр ясарга мөмкин?" дигән сорауны куя. Әкиятне укып чыкканнан соң әңгәмә-бәхәс оештырыла. Укытучы ярдәме белән нәтиҗә ясала.Шуннан соң әкияткә исем уйлатыла. Балалар әкиятнең исемен дөрес әйтмә алмасалар, укытучы үзе әйтә. "Бөтен дөнья ап-ак булып кар яуганда…" темасы укучыларны шигырь дөньясына алып керү максатыннан оештырыла. Укытучы шигырьләрне дөрес итеп укыса, шигырь укуның урынын, вакытын дөрес сайласа, укучыларны, һичшиксез, шигырь яратырга өйрәтәчәк. Мәсәлән, табигатькә экскурсия оештырганда уку файдалырак. Табигать турындагы шигырьләрне сыйныфта укыганнан соң, укучыларга сораулар бирмәскә дә мөмкин. Табигать күренешләре сурәтләнгән картиналар һәм рәсемле китапларны бергәләп карау да җитә. "Тизәйткечләр тыкрыгына сәяхәт" темасын балаларның авазларны дөрес әйтү культурасын камилләштерү, халык авыз иҗаты белән кызыксындыру максатыннан үткәрелә. Укытучы балаларны сәяхәткә чакыра: - Балалар, бүген без сезнең белән "Тизәйткечләр тыкрыгына" барабыз. Анда яшәүче Уйлаптап, Табышмак, Тизсөйләгеч һәм Көлдергеч белән очрашырбыз. Хәзер, юлда барганда әйтеп бару өчен, бер тизәйткечне ятлыйк, - ди. Сәяхәт барышында балалар Табышмакның табышмакларына җаваплар табалар, Тизсөйләгечнең тизәйткечләрен кабатлыйлар, Көлдергечнең шаян шигырьләрен тыңлап көләләр, Уйлаптапның шарадаларын чишәләр. Укучыларны мөстәкыйль укуга хәзерләүнең башлангыч чоры. Уку елының икенче яртысында, укучыларның китаплар белән кызыксынуы арткач һәм алар укырга өйрәнгәч балаларның мөстәкыйль укуларына нигез салына башлый. Бу чорда сыйныфтан тыш уку дәресләре ике атнага бер сәгать исәбеннән үткәрелә башлыйлар. Мин укучыларның индивидуаль мөмкинлекләреннән чыгып, мөстәкыйль уку өчен әсәрләрне дөрес сайлау нәтиҗәсендә балаларның китаплар белән кызыксынуларын арттыра барам. Укучыларның дәресләрдә укылган әсәрдәге төп уйны тотып ала белү күнекмәләре һәрьяклап үстерәм. Балалар уку гигиенасын сакларга, китапның аерым әһәмиятле элементларын (тышлыгын, авторын, әсәр исемен, иллюстрацияләрен) аера белергә, шул элементларга карап, әсәрне сайлап алырга һәм аны укырга өйрәнгәч, балаларның мөстәкыйль укуларына нигез салына башлый. Бу чорда әсәрнең төп эчтәлеген билгеләргә өйрәнәләр. Бер үк вакытта уку күнекмәләре дә үткәрелә һәм ныгытыла. Мин мөстәкыйль уку вакытында укучыларда күзәтелгән җитешсезлекләрне махсус дәфтәрдә билгеләп куям һәм класста яки сыйныфтан тыш уку вакытларында бу кимчелекләрне бетерү өстендә эш алып барам. Һәр укучыда үз көченә ышаныч тәрбияләү өчен сыйныфтан тыш уку дәресләрендә укучылар белән бик сак эш итәргә, укучыга аның көченнән килерлек биремнәрне генә бирергә тырышам. Мөстәкыйль укуның башлангыч чорындагы дәресләрдә , сыйныфның уку буенча хәзерлеге түбән дәрәҗәдә булса, мөстәкыйль уку өчен бер генә әсәр бирү белән чикләнергә, ә яхшы хәзерлекле укучыларга берничә әсәр бирергә мөмкин. Бер үк темага төрле жанр әсәрләрен тәкъдим итәргә дә була. Уку елының икенче яртысында үткәреләчәк дәресләр әдәбият дәресләренең дәвамы булып тора, андагы темаларны ныгыту һәм практикада куллануны күздә тота. Мәсәлән, "Табигатьнең җанлы ияләре" темасы "Әсәрдә катнашучылар" темасын үткән вакытта үткәрелә. Дәрестә укучылар катнашучыларның барысын да табарга өйрәнәләр. Әсәрдә кешеләр кебек сөйләшә, яши торган кош-корт, хайваннарны, әйберләрне персонаж яки геройлар итеп күзаллауга күнегәләр. Монда укучылар кош-кортлар, хайваннар турында укып та, кешеләргә бәя бирергә өйрәнәләр. "Китаплар иленә сәяхәт" дәресен китапханәгә экскурсия итеп оештырырга мөмкин. Укытучы балаларны китапханәче, китапханә белән таныштыра. Балалар өчен китаплар бүлеген күрсәтә, андагы китапларны карыйлар, китап төрләре белән танышалар. Шунда ук китапханәче ничек итеп китаплар белән эш итәргә, китап уку кагыйдәләрен әйтә. Укытучы белән берлектә китапханәдән китаплар алалар. "Кеше дигән асыл зат" темасы "Әйбер сыйфатлары" темасын үткән вакытта үткәрелә. "Әйберләр" дигәндә әсәрдә катнашучылар күз алдында тотыла. Әсәрне анализлаганда предметларның яки катнашучыларның чиксез күп сыйфатларын күрә белергә һәм шулар арасыннан безгә кирәген аера белергә өйрәтергә кирәк. "Без шигырь яратабыз" темасы буенча дәрес "Сүз сыйфатлары"темасын өйрәнгән вакытта үтелә. Бу дәрестә балалар сүзнең үзен аерым предмет итеп күрергә гадәтләнәләр. Әдәби әсәрләр сүз белән иҗат ителә. Сүзләр бик күп, ләкин андагы авазлар чикле. Шуңа авазлар кабатланалар. Ә авазлар кабатлангач, бик күп сүзләр бер-берсенә охшый башлыйлар. Сүзләрнең яңгырашы ошый. ә мәгънәләре охшамый. Укучылар шундый кызыклы бәйләнеш - рифма белән танышалар. Укытучы укучыларның бу белемнәрен шушы дәрестә файдаланырга тиеш. Шигырьләрнең рифмаларын табу, "бай" сүзләр уйлау, шигъри табышмаклар чишү, "Без бүген шагыйрьләр" уенын уйнату, әзер рифмага шигырь язып карау кебек күнегүләр эшләтә. "Уенчыкларны сурәтләү" иҗат дәресе "Сүз сыйфатлары" темасын өйрәнгәч үткәрелә. Бу дәрес "Әйбер сыйфатлары" һәм "Сүз сыйфатлары" темаларында алган белемнәрне ныгыту йөзеннән үткәрелә. Монда укучылар әйбернең үзенчәлекле сыйфатларын таба белергә һәм аны матур җөмләләр белән сурәтләргә тиешләр. Укытучыга дәрескә йомшак уенчыклар, предметлар алып килергә мөмкин. "Яз көннәре бигрәк ямьле" темасы "Күренеш сыйфатлары" темасы белән тәңгәл килә. Бу тема - алдагы темаларның дәвамы. Предметлар һәм сүзләр кебек үк, күренеш тә әсәрдә бөтен бер образ булып катнаша. Бу дәрестә укучылар язучылар әсәрләрендәге күренеш сыйфатларын табуга күнегүләр эшлиләр, Үзләре укыган әсәрне анализлыйлар. Укытучы белән берлектә язның матур сыйфатларын билгелиләр. Дәрес ахырында укытучы балаларга рәсем ясарга яки хикәяме, әкиятме язып карарга тәкъдим итә. "Зәңгәр күзле яз кызы иленә сәяхәт" темасы "Күренеш сыйфатлары" темасын йомгаклау, ә "Хәрәкәт сыйфатлары" темасына әзерлек дәрес булып тора. Бу дәрес-экскурсия вакытында укытучы балаларны туган як матурлыгын , язгы күренешләрне күрә, бәяли һәм туган хисләрне сүзләр белән әйтеп бирә белергә өйрәтә. Балалар иҗат иткән шигырь, хикәяләр белән таныштыра. Укучыларга хикәя яки шигырьләр иҗат итәргә этәргеч бирә. Балалар төрле уеннар аша предметларның хәрәкәтләнүен күзәтәләр. "Аннан соң нәрсә булган?" иҗат-дәресе "Хәрәкәт сыйфатлары" темасын өйрәнгәч үткәрелә. Хәрәкәт - әсәрдә катнашучыларның аеруча әһәмиятле сыйфаты. Персонажларның холкы, эчке кичерешләре хәрәкәт аша ачыла. Укучылар аларга бәяне үз-үзен тотышларына, эшләренә карап бирә. Бу дәрестә укытучы укучыларның фикерләвен хәрәкәт аша предмет һәм күренешләрнең характерлы сыйфатларын билгеләүгә юнәлдерергә тиеш. Дәрестә берәр хикәя яки әкияттән өзек укыла. Укучыларга аны дәвам итәргә тәкъдим ителә. Рәсем ясатырга да мөмкин.

Бәяләү критерийлары 1 нче бирем. Төлке белән торна әкиятенә кайсы мәкаль туры килә? Кунак ашы - кара-каршы. Ипи-тоз, якты йөз 2 нче бирем. Бу әкиятләрнең кайсысын Габдулла Тукай язган? "Шүрәле", "Су анасы" "Койрыклар", "Сертотмас үрдәк" 3 нче бирем. Шигырьләрнең исемнәре буенча авторларын табарга. "Макай белән акбай" Р. Миңнуллин "Мокамай" И. Юзеев "Үсми калган хәреф" Һ. Такташ 4 нче бирем. Шигырьләрнең исемнәре буенча авторларын табарга. "Җир йокысы" Г. Тукай "Эш" Ш. Галиев "Чебиләр" М. Хөсәен 5 нче бирем. "Өч кыз" әкиятенә кайсы мәкаль туры килә? Ана күңеле - балада, бала күңеле - далада. Иренчәк ике эшләр. Сабыр төбе - сары алтын. Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне. 6 нче бирем. Әйтемнәрне дәвам ит. Чир китәр... ...дуслары качар. Холкы начардан... ...мактанчыкның теле эшләр. Кеше холкын күзәт... ...гадәт китмәс. Тыйнакның кулы эшләр... ...үзеңнекен төзәт. 7 нче бирем. Габделхәй Сабитовның "Чүкеч" әсәренә туры килгән төп фикерне сайлап ал. Бакый чүкечне эшкә әйрәтә. Чүкеч начар булганга, бармакка суга. Бакыйны әтисе эшкә әйрәтә. 8 нче бирем. Өзекнең авторын һәм нинди әсәрдән икәнен ачыкла. "И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш, Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш." 9 нчы бирем. Бирелгән сүзләргә рифмадаш сүзләр тап. Куян - Кишер - Малай - Ишек - 10 нчы бирем. Сүз эченнән сүзне тап. Чагу - ..., куян - ... Таяк - ..., бара - ... Карбыз - ..., кыяр - ... 10 нчы бирем. Г. Тукай "Су анасы" әкиятендә безне нинди булырга өнди? 11 нче бирем. Бу жанрдагы әсәрләргә мисаллар китер Әкиятләр ------------------------------------------- Шигырьләр ----------------------------------------- Хикәяләр ------------------------------------------- 11 нче бирем. Бу әйберләр кемнеке, ияләрен табарга булышыгыз: Өр-яңа итекләр ------------------- Малайныкы. (А. Алиш "Биккуркак, Бикбатыр") Ак һәм кара әтәчләр -------------Куян кызыныкы.(А. Алиш "Куян кызы") Утлы йомырка -------------------- Ак тавыкныкы. (А. Алиш "Утлы йомырка") Ап-ак куян, бик матур песи -------- Әбинеке. (А. Алиш "Тукмар белән чукмар") 12 нче бирем. Үзегезгә ошаган берәр әкияткә рәсем ясагыз. 13 нче бирем. "Бервакыт шулай, якшәмбе көн..." дип башланган җөмләне дәвам итеп хикәя языгыз.

3.Аерым дәрес эшкәртмәләре Хәзерлек чорында әсәр өстендә эшләүнең бер мисалы. Тема: Әкиятләр укыйбыз. "Төлке белән Торна" Максат: эзлекле сөйләм телен үстерү, фикер тирән­леге булдыру, аралашу культурасы тәрбияләү. Дәреснең планы һәм эчтәлеге. 1. Психологик уңай халәт тудыру. 2. Актуальләштерү. Укучыларның әзерләп килгән әсәрләрен тыңлау, дуслык турында сөйләшүне яңарту. 3. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү. Укучыларга "Төлке белән Торна" әкиятенең иллюс­трациясе тәкъдим ителә. Балалар, мин сезгә хәзер әкиятне укыйм. Әкиятне игътибар белән тыңлагыз. Ул нәрсә турында? Аннан соң шул сорауга җавап бирергә тырышырсыз. Әйе, балалар әкият дуслык турында. Әкияттә кемнәр катнаша? Алар арасында мөнәсәбәтләр нинди? - Торна белән Төлке дус булырга теләгәннәрме? Бу кайдан күренә? - Төлке Торнаны: "Кил, дустым, кил,"- дип чакыра, "үзем пешердем",- дип кыстый. - Ә аларның үпкәләшү сәбәбе нәрсәдә? Төлке Торнага сай тәлинкәгә ботка салып биргән, Торна ашый алмаган һәм үпкәләп кайтып киткән. - Төлкенең гаебе нәрсәдә? Ул махсус шулай эшләгәнме? Торнаны үпкәләтергә теләгәнме? - Бәлки башка савыты булмагандыр? - Бәлки Торнаның андый савыттан ашый алмасын белмәгәндер? - Бу очракта хәлне кем төзәтә алыр иде? - Төлке игътибарлырак булса, Торнаның ашый алмавын күреп, гафу үтенер иде һәм башка савытка салып бирә алыр иде. - Торна ачыктан-ачык: "Мин бит бу савыттан ашый алмыйм, башка савыт бирче" - дия ала. - Ә менә Торна Төлкене кунакка чакыра. Нинди максат белән? Төлкене көткәндә Торна нәрсәләр уйлый икән? - Үч алырга. - Дуслыкны дәвам итәргә. - Әдәплелек саклап чакыра... - Ул Төлкене ничек кунак итә? Бу хәл дуслыкны бо­зуга сәбәп була аламы? Ни өчен? - Ул хәзер Төлкенең кувшиннан ашый алмасын белә бит инде, димәк, махсус шулай эшләгән. - Бу юлы хәлне кем төзәтә алыр иде? - Торна. Ул: "Менә син мине ничек сыйлаганыңны белдеңме инде? Икенче вакытта игътибарлы бул",- дип әйтер иде. - Торна икенче савыт бирергә мөмкин. - Төлке үзе дә. "Ә-ә, мин сине дөрес сыйламаганмын икән бит, син мине гафу ит инде. Мин башка алай булмам Миңа яңадан кунакка кил,"- дип әйтсә дә була. - Төлке белән Торна сез әйткән мөмкинлекләрдән файдаланганнармы соң? - Юк. Шунда аларның дуслыклары беткән. - Әкиятнең ахыры менә шундый моңсу. Ә берәр ни­чек әкиятнең ахырын шатлыклы итен тәмамлап булмас идеме? Сез Төлке белән Торнаны күрсәгез, аларга нәрсә әйтер идегез? 4. Дәрескә рефлексив анализ ясау. - Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтте? Нәтиҗә ясау.

Хәзерлек чорында уку өчен әсәрләр исемлеге:

(Ата-аналарга балаларга уку өчен тәкъдим ителә).
"Торна белән төлке" Татар халык әкияте. "Сертотмас үрдәк" А. Алиш. "Су анасы", "Шүрәле" Г. Тукай. "Тәүфыйклы песи" Һ. Такташ. "Хәрефләр бәйрәме" Р. Миңнуллин. "Кояшлы яңгыр" Р. Бәшәр. "Камыр батыр" Татар халык әкияте. "Кәҗә белән бүре" Татар халык әкияте. ("Әсәрдә катнашучылар" темасын үткәндә.) Тема. Табигатьнең җанлы ияләре. Максат. Балаларның матур әдәбият белән кызыксынуларын арттыру. Укылган әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга тулы, төгәл җавап бирергә, геройларның кылган эшләренә, әхлакый сыйфатларына бәя бирә белергә өйрәтү. Җиһазлау. Китаплар күргәзмәсе, иллюстрацияләр. Дәрес барышы.

  1. Кереш әңгәмә.
  • Балалар, бүген мин сезгә бер әкият укыйм. Бу әкият кемнәр турында Һәм әкияткә карата нинди рәсемнәр ясарга мөмкин, мин укыганда сез шулар турында уйлагыз. Әкияттә сезгә нәрсәләр ошар, ни өчен? Җаваплар әзерләгез.
  1. Әкиятне уку. (Әкият уртача темп белән сәнгатьле итеп, исемен атамыйча гына укыла.)
  2. Укыганнан соң фикер алышу.
  1. Әңгәмә-бәхәс:
  • Бу әкияттә кемнәр катнаша? (Сыерчыклар, чыпчыклар, песи.)
  • Сезгә нәрсәләр ошады, ни өчен? (Сыерчыклар ошады, чөнки алар эшчән, матур итеп сайрыйлар, яхшы күршеләр, ярдәмчел, яхшы күңелле, сабырлар, батырлар, Чыпчыкны үлемнән коткарып калалар.)
  • Сезгә нәрсә ошамады, сезне нәрсә борчыды?(Чыпчык ошамады. Ул мактанчык, Сыерчыкларга начарлык тели, оягыз йөзтүбән килсен, ди. Чыпчык - ялганчы, начар күрше.)
  • Әйе, чыпчык мактанчык, ялганчы һәм начар күрше дә. Ул еш кына Сыерчыклардан көлә, аларны мыскыл итә. Шулай булгач, нигә соң Сыерчык аңа ярдәм итә, үлемнән коткарып кала? (Акыллы һәм шәфкатьле, ярдәмчел Сыерчык Чыпчыкның көлүләрен , мыскыллауларын колак аша үткәреп җибәрә. Моның белән ул һич түбәнлеккә төшми, ә менә явыз, мактанчык Чыпчыкны яхшылыкның кадерен белергә өйрәтә.)
  1. Әкияткә исем уйлату.
  2. Әкияткә сүздән "картиналар ясау".
  3. Әкият урнашкан китапны һәм А. Алишның "Койрыклар", "Песиләр һәм күселәр" дигән әкият китапларын карау, шул рәвешчә, әкият авторы белән таныштыру.
  4. Әкиятне уку.
  1. Өйгә эш бирү. Өйдә әкиятне өлкәннәргә сөйләп күрсәтергә. Әкиятнең ошаган урыннарына карата рәсем ясарга.
("Әсәрдә катнашучылар" темасын үткәч) Дәрес-экскурсия. Тема: Китаплар иленә сәяхәт. Максат: Китап төрләре белән таныштыру. Китап укырга кызыксыну уяту. Китапханә белән таныштыру. Анда китапларны ничек сайлап алырга? Китапларны ничек укырга? Авылдаш язучыларның китаплары белән таныштыру. Дәрес барышы: Кереш әңгәмә: Китап - тормыш көзгесе. Алтын җирдән табыла, Акыл - китаптан. Китап - белем чишмәсе. Китап - ул бик кирәкле әйбер. Аны тиккә генә белем чишмәсе димәгәннәр. Без китаплар аша белем алабыз. Безгә белем бирә торган китаплар дәреслек дип атала. 1-сыйныфта безнең нинди дәреслекләребез бар? Әйдәгез, "Әдәбият" дәреслегенә сәяхәт үткәрик: 1. Дәреслекнең тышлыгы. 2. Форзац битләре. 3. Титул бите. Форзац икегә бөкләнеп, яртысы китап тышының эчке ягына ябыштырыла, икенче ягы аерым бит була. Титул бите - китапның беренче бите (китап авторының исеме, чыгарылган урыны һәм елы язылган бит), Анда дәреслекнең кемнәр өчен икәне дә күрсәтелергә мөмкин. Текстлар 3 нче биттән башлана. Тагын нинди китаплар була? Күргәзмәдәге китаплар күрсәтелә: "Серле дөнья", "Өч каурый" ( Флера Тарханова), "Генерал әтәч" (Рәшит Ягъфәров), "Эш беткәч уйнарга ярый", "Кәҗә белән сарык"(Габдулла Тукай), «Әкиятләр», «Тылсымлы көзге» (Ш. Галиев), шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр җыентыклары. Тагын бик кирәкле китаплар - төрле-төрле сүзлекләр һәм белешмәлекләр бар, Кеше бар нәрсәне дә - үткән замандагы, хәзер булып торган вакыйгаларны, даталар, фактлар, саннар, атамалар, исемнәрне белешмә һәм сүзлекләрдән карап таба ала. Китапларны кемнәр яза? - Язучылар, авторлар. Дәреслектәге авторлар исемлеген карыйлар. Китапларны кайда бастырып чыгаралар? - Типографияләрдә бастырып нәшрият яки аерым зат чыгара. (Якташ язучыларыбызның китаплары күрсәтелә) Китап язу, басу, чыгару өчен бик күп кешеләрнең хезмәте керә. Ул бик кыйммәткә төшә. Шуңа күрә ки­тапларны саклап тотарга кирәк. ( Яхшы сакланган китапларны күрсәтү) Ә менә китапларның иң күп саклана торган урыны һәм һәркем шул китапларны ала ала торган урын ничек да атала? - Китапханә! Балалар, әйдәгез, китапханәгә сәяхәт итик. (Таныштыру өчен экскурсия үткә­релә.) - Безгә хәзер китапханә турында китапханәче апа сөйләр. (Әңгәмәдә китапларны ничек сайларга кирәклеге аңлатыла, китапханәченең дә булыша алуы әйтелә. Йомгаклау өлешендә файдалы киңәшләр тәкъдим ителә.) - Китапханә китапларына исем-фамилияңне һәм башка сүзләр язарга ярамый. - Китапханәдән алган китапларны вакытында кайтарып бир. Шуны истә тот: аны башка укучылар көтә. - Китапханәдән, иптәшләреңнән һәм танышларыннан алган китапларны бигрәк тә нык сакла! - Караңгы урында укыма: күзләреңне бозарсың .Укыганда яктылык күзләреңә түгел, китабыңа төшсен. - Китап битләрен актарганда, бармагыңны төкерекләмә, китап битләрен өстәп, уң яктан ача башла. - Китапларның битләрен бөкләмә, укып тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй. - Китапны кояшка куйма: аның тышы кубар, битләре саргаер. - Китапның рәсемнәрен буяма. Китапның ертылган битләрен ябыштыр. Әгәр кирәк булса, төплә. - Китапны өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кйра: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы? - Китапны ашыкмыйча, уйлап укы. - Үзеңә ошаган китапны иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит. Йомгаклау: Балаларга китаплар сайларга ярдәм итү. ("Әйбер сыйфатлары" темасын үткәндә.) Тема. Кеше дигән асыл зат. Максат. Балаларның матур әдәбият белән кызыксынуларын һәм ярату хисләрен үстерү. Яхшы холык, уңай гадәтләр тәрбияләү. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Шигырьләрне сәнгатьле укырга өйрәтү. Җиһазлау. Китаплар күргәзмәсе. Картиналар. Дәрес барышы.
  1. Шигырь уку һәм аның эчтәлеген төшенү. (Р. Мингалимнең "Иң зур кеше")
  2. Сүзлек запасын баету.
Зур кеше - Хөрмәтле кеше, шәфкатьле кеше, ярдәмчел кеше, белемле кеше, акыллы һәм башкаларга да яхшы йогынты ясый торган кеше. Матур - чибәр, гүзәл, сөйкемле. Ярдәмчел - кешелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле. Кылану - кыланчык, кыланыш. Саран - юмарт, сабыр - түземсез, рәхимсез - шәфкатьле. III. Сөйләм үстерү. - Кеше кем ул? Үзегез белгән кешеләрне санап чыгыгыз... "Ринат абый- кеше ул", - диләр. Кеше икәнлеген әйтеп тормасаң да, Ринат абыйның кеше икәнлеге билгеле бит инде. Бу җөмләне ничек аңларга кирәк соң? "Ринат абый- кеше" булгач, Ринат абый нинди кеше, димәк? (яхшы, кешелекле, ярдәмчел, эшчән, оста һөнәрче...) Яхшы кешеләрне ярату, (акыллы, белемле...) Тыйнак булмаган кешене ничек диләр? (Тыйнаксыз, кыланчык, мактанчык...) "Ямьсез кеше", "кеше түгел" дип кемнәргә әйтәләр? IV. Шигырьләр уку. "Балага" М. Закиров, "Моряк" Ә. Хуҗиәхмәтов. V. Әңгәмә: йөзә белмәгән өчен генә Маратны "ямьсез кеше" дию дөрес булырмы? Кешегә бәя биргәндә бик сак булырга кирәк: нахакка рәнҗетүебез бар. VI. Тел шомарткыч шигырьләр уку һәм өйрәнү. Мәгьнәсенә төшенү. Матурлар Беләсеңме? "Мин матур",-дип Һәр кешенең Мактанмагыз, Үз ише Матурлар. Ише була Матурны тик Кеше белән генә Матур эшләр Кеше Матурлар. Кеше була Автор - Х. Халиков. VII. Йомгак. Кеше - бөек зат ул. Аның кулыннан һәрнәрсә дә килә: яхшылык та, начарлык та. Дөньяга кеше кадәр кеше булып тугансың икән, син бөтен сәләтеңне (кеше - гаять сәләтле зат) көчеңне, вакытыңны сәламәт, сау- таза булып үсүгә, белем алуга бир, халкыңа хезмәт итәргә, ата-анаң, әби-бабаң һәм кардәшләрең алдында булган бурычларыңны үтәргә хәзерлән. ("Сүз сыйфатлары" темасын үткәндә) Тема. Без шигырь яратабыз. Максат. Балаларда шигырьләр укуга мәхәббәт тәрбияләү. Аларның сөйләм телен, китаплар белән "эш итә" белү күнекмәләрен үстерү. Шигырьләр язып карау теләге уяту. Җиһазлау. Шигырь җыентыклары. Рәсемнәр, табышмаклар, Х. Халиковның "Зиһен ачкычлары" китабы. I. Кереш әңгәмә. - Балалар, бүген мин сезгә шигырь укыйм. Ләкин ул гади генә шигырь түгел, ә табышмак - шигырь. Хәзер мин рәсемнәр эләм, алар сезгә мин укыган табышмакларга җавап табарга ярдәм итәр. (агач, сәгать, тешләр, черки, үрдәк, авыз) II. Табышмакларның җавабын табып, кроссвордны чишү. (84-85 бит "Риторика") Шигырь. Сүзе килеп чыга.
  1. Шигырь уку. "Күңелләргә шигырь кирәк". Р. Миңнуллин.
  2. Автор белән таныштыру. Аның китапларын күрсәтү. Шигырь урнашкан китапны һәм аның рәсемнәрен карауны оештыру.Тагын берничә шаян шигырен укып күрсәтү. Шигырьнең соңгы строфасын хор белән ятлату.
  3. Уеннар.
  1. Алдан да әйтеп була,
Арттан да әйтеп була. Алдан арттан әйткәндә Һаман бер үк сүз була. Мәсәлән, апа, Ә калган сүзләрне Син үзең ата. (ипи, или, ата, аша, ала, ана, ага, ача һ. б. ш. сүзләр)
  1. Мин шигырь укыйм:
Бертөрле сүзләр тап. Алар нәрсәне аңлата, Мәгънәләрен әйтеп бак: ТАБА КАРА Югалган таба, - Габделбәр, кара, Кайсыгыз таба? Шүрлектә кара. Әллә очканмы, Юк, зәңгәр түгел, Кояшка таба? Кара ич, кара. (Җ. Тәрҗеманов.) VI. Уеннар. 1."Без бүген - шагыйрьләр" уены. 1. Яшел күлдә бакалар Борчылып сөйләшәләр, Нәрсәдер..........(киңәшәләр.) 1. Куа-куа күбәләкне Аягым арып бетә. Килеп кунса да тоттырмый, Кул сузсаң, очып..... (китә). 2. Яр буена чыгалар, Тагын суга........(чумалар.)

3. Аңладим ич, аңладым: Бит юарга сабыннары Юк икән бит...... (аларның) (Р. Башаров. "Иртән") 2. Тукта, тотып булмас микән Аны бер хәйлә корып? Кич җиткәч кайсы чәчәккә Ул йоклый икән...(кунып.) (Мәрзия Фәйзуллина. "Болында".) 2. "Киресен әйтешле" уены. 3. "Югалган авазларны тап!" уены. (Р. Миңнуллинның "Югалган хәрефләр" шигыре буенча.) 4. Шигъри табышмаклар.(Риторика. 88 бит.) VII. Өй эше бирү. Шигъри табышмаклар, яки такмаклар иҗат итеп карарга. ("Сүз сыйфатлары" темасын үткәч) Иҗат дәресе. Тема: Уенчыкларны сүрәтләү. Максат: Фикерләү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү. Әкият иҗат итү теләге уяту. Дәреснең планы һәм эчтәлеге. 1. Психологик уңай халәт тудыру. 2. Актуальләштерү. 3. Иҗади мәсьәләне кую һәм чишү. Балаларга табышмак тәкъдим ителә. Ул болай эшләнә: ике балага табышмакның җавабы булган предметның рәсеме күрсәтелә. Балалар чиратлап ул предметка хас булган билгеләрне атыйлар. Аның ике колагы бар. - Ул дүрт аяклы. - Юаш. - Хәйләкәр. ( Укытучы тозак сорау бирә: төлкедер ул?) - Ул ак тун кия. - Туны соры да була. - Күзләре зур һәм кылый. - Койрыгы кып-кыска (җавапны алданрак тапкан балалар аны укытучының колагына гына әйтәләр). - Бу куян! уенчыклар арасыннан куянны алып бирүен сорый. - Дуслар, бу безнең табышмактагы куянга охшаган. Ул нинди? - Соры. -Ак. - Йомшак. - Матур. - Кылый. - Озын колаклы. - Сөйкемле. - Иркә. - Куян турында бик күп сүзләр беләсез икән. Әйдәгез аларны бергәләп кабатлыйк. (Үзбәя). - Ә мин бу куян турында шаян дип тә әйтер идем. Карагыз әле, ничек шаян гына елмаеп утыра ул. Ә тагын , нәрсә шаян була ала? Укытучы кулына туп ала. - Ә менә туп шаян була аламы? Кайчан тупны шаян дип әйтеп була? - Куян турында нинди сүзләр әйткән идек әле? Туп турында да шул ук сүзләрне әйтеп буламы икән? Балалар укытучы җитәкчелегендә күмәкләп сүзтезмә төзиләр һәм сөйләмдә кулланып карыйлар. Мәсәлән, сикерә-сикерә читкә киткән тупны курыкты дип әйтеп була. Физминутка. 4. Күмәк эш. Куян һәм туп турында әкият чыгару. 5. Төзелгән әкиятнең эчтәлеге буенча рәсем ясау. 6. Балаларның эшен бәяләү. ("Күренеш сыйфатлар" темасын үткәндә) Тема. Яз көннәре бигрәк ямьле. Максат. Укучыларның язгы табигать һәм хезмәт турындагы белемнәрен киңәйтү, сөйләм телләрен үстерү, аларда табигатькә сак караш, китапларга мәхәббәт тәрбияләү. Йөгрек уку, китап белән "эш итә" белү күнекмәләрен үстерү. Җиһазлау. Язгы табигать һәм хезмәт күренешләрен сурәтләгән картиналар. Дәрес барышы. I.Кереш әңгәмә. а) Г. Тукайның "Бу кайчак була?" шигыреннән түбәндәге юллар китерелә. Боз һәм кар эреде, Көннәр озая, Сулар йөгерде, Төннәр кыскара. Егълап елгалар, Бу кайсы вакыт? - Яшьләр түгелде. Я, әйтеп кара. Сорауга җавап алына һәм дәреснең темасы билгеләнә. б) Р. Миңнуллинның түбәндәге шигырь юлларыукыла һәм " Нинди рәссамнар табигатьне шундый төсләргә буйый?"- дигән сорауга җавап таптырыла. Яратам мин Яратам мин Яшел төсне. Ап- ак төсне Бөтен дөнья Бөтен дөнья Яшел төсле. Ап- ак төсле. Яратам мин Яратам мин Сары төсне. Зәңгәр төсне Бөтен дөнья Бөтен дөнья Сары төсле. Зәңгәр төсле.
  1. Китаплар күргәзмәсе белән таныштыру. Китаплар карау.
Ә. Кари. "Хуш килдегез, кошлар!" . III. "Ләйсән ява" (Ә. Кари. "Хуш килдегез, кошлар!") шигырен сәнгатьле уку. Китапның рәсемнәрен карау. IV. Күргәзмәдәге китапларны алып уку. V. Укылган әсәрләрнең кайберләре буенча фикер алышу. З. Мансур - "Умырзаялар" : язның башлануы. Моңа ишарә иткән сүз- образлар (билгеләр) тамчы-боз уалу, кышның тешләре коелу (өй түбәләрендә каткан тамчыларның эрүе һәм коелуы, карның җепшекләнүе, бозларның йомшаруы, ныклыгы кимү. Язгы боз ястык калынлык булса да , ышанма), беренче язгы чәчәкләргә юл ачылу. Н. Гайсин. - "Яз килә" : яз хәрәкәттә, аның иң "кызган" чагы (кояш көлә, гөрләвекләр ага, аларда кош-корт җанланган, кошлар кайталар. Язның нәкъ менә "яз" булган чагы, мартның икенче яртысы). Н. Баян - "Яз" : яз ахырына якынлаша (инде чәчәкләр үсә, шомырт, чия агачлары яфрак яра, чәчәк ата. Сүзлек: агач чәчәк ата, таң ата, мылтык ата. М. Җәлил. - "Яз көне" : гаиләдә язгы мәшәкатьләр. Н. Исәнбәт- "Яз булгач" : тормыш җанлану кешеләрне дә үзгәртә, балалар тормышына да яңалыклар кертә. Г. Латыйп - "Кошлар кайткач", Г. Лотфи "Сыерчык": кошларны, аларның җырларын ярату гына аз, аларны каршы алырга да әзер булып тору кирәк. Кошлар турында кайгырту, табигать тормыш яме турында кайгырту бит ул! VI. Картина буенча әңгәмә. К. Саврасов. "Кара каргалар килде" Ә. Бикчәнтәеваның "Кара карга" шигырен уку. VII. Йомгак. Нинди матур, иркен, саф һавалы, Нинди күркәм безнең ягыбыз! Кайда бар соң бездәгедәй язлар? Гүзәл дә соң , туган ягыбыз! VIII. Өйгә эш. Гөлләр патшасы - яз турында кечкенә хикәяләр , әкиятләр иҗат итеп карарга. Язга багышлап рәсемнәр ясарга. ("Күренеш сыйфатлары" темасын үткәндә.) Дәрес-экскурсия. Тема: "Зәңгәр күзле Яз кызы " иленә сәяхәт. Максат: Балаларны Туган-як табигатенең матурлыгын күрә белергә, тоярга өйрәтү. Язучылар әсәрләрен сөйләү, балаларда туган хисләрне сүз белән әйтеп бирә белергә өйрәтү, шуңа нигезләнеп хикәя, шигырьләр язу, рәсем ясау теләге тудыру. Дәреснең планы һәм эчтәлеге. Оештыру моменты: Укытучы әкият сөйли: "Зәңгәр күзле Яз кызы" әкияте. "Зәңгәр күзле, аллы-гөлле чәчәкле Яз патша илендә аның иркә кызы Ләйсән яшәгән, ди. Аны әтисе дә, әнисе дә бик яратканнар. Тик Ләйсән бик елак булган. Үзенең зәңгәр күзләрен яшь белән тутырырга, вак-вак яшь тамчылары коярга гына тора икән. Барысы да аның күңелен күргәннәр: яз җиле алсу битләреннән үпкән, чәчләрен сыйпаган, сайрар кошлар көн буе концерт куйганнар; аллы-гөлле чәчәкләр аның каршысына килеп баш игәннәр, аны уйнарга чакыра торган булганнар; Кояш аңа нур-кулларын сузган. Ләйсән дә түзә алмый, киң итеп елмаеп куйган һәм Кояшка ияреп аның алтын сараена йөгергән". Укытучы балаларны, беренче чәчәкләр, үләннәр эзләргә су буйларына, әрәмәлекләргә алып чыга; язгы авазлар тыңлауны оештыра; язгы мизгелләрне табарга һ. б. өйрәтә. Балалар белән табигать кочагында хәрәкәтле күмәк уеннар, кызыклы ярышлар, җырлы-биюле һәм түгәрәк уеннары оештырырга мөмкин. "Такыя үрәм", "Кояш, чык, чык!", "Эшләсәң, эш табыла", "Куян һәм аучы", "Тра-лә-лә", "Паровоз", "Уф, ардык" һәм әкият мотивлары буенча тезелгән "Шалкан", "Түгәрәк икмәк" һ. б. шундый уеннарны балалар бик яратып уйныйлар. "Такыя үрәм" уены. Укучылар түгәрәккә басалар. Укытучы уртада кала. Ул: "Мин йөрим болында, чәчәкләр күп монда, чәчәкләр жыям, такыя үрәм", - ди. Аннары берәм-берәм чәчәк исемнәрен атый (алар алдан билгеләп куела). Исеме аталган чәчәк тү­гәрәккә чыга. Мәсәлән: "Кыңгырау чәчәк, бер елмаеп көл әле. Кочагыма кер әле", - диюгә, кыңгырау чәчәк уртага чыга. Укытучы һәм кыңгырау чәчәк түгәрәкнең тышыннан икесе ике юнәлештә йөгереп килеп буш урынны алырга тырышалар. Кем урынсыз кала, шул уртага баса һәм ул уенны алып баручы итеп билгеләнә. "Яз" уены. Уйнаучылар түгәрәккә тезелеп баса. Укытучы: "Яз җитте. Кояш ягымлырак елмая, аның нурлары ишек, тәрәзәләрдән үтеп керә. Яз кояшы зәңгәр күккә югарырак күтәрелә", - дигәч, балалар, елмаеп аяк очларына күтәреләләр, кулларын җәеп, өскә, ян-якларга хәрәкәтләндерәләр. "Түбәләрдән тамчылар тама", - дип әйткәч, кулларым ача-яба, "Тып-тып-тып", - диләр. "Җылы яклардан кошлар кайталар", - диюгә, балалар төркем-төркем булып басалар; колоннага яки өчпочмак ясап тезеләләр. Аннары төрле кош тавышлары чыгарып "очалар". "Беренче чәчәкләр күзләрен ачалар. Үләннәр баш калкыталар" - дигәч, күзләрен ачып-йомалар, чүгәлиләр һәм әкрен генә өскә күтәрелеп басалар. "Җитез гөрләвекләр ага. Алар еракка-еракка ургылалар, ашыгалар, бер-берсеп узышып куышалар», - диюгә, балалар бер-берсен куышып йөгерәләр. "Төрле бөҗәкләр, күбәләкләр кышкы йокыларыннан уяндылар. Матур дөньяга гаҗәп бер караш ташладылар да ашыгып эшкә керештеләр", - диюгә, балалар, чүгәләп, күзләрен йомалар, сикереп торып басалар. Төрле бөҗәкләр (күбәләкләр, чебеннәр, черкиләр, коңгызлар, бал кортлары) булып һәм аларның тавышларын чыгарып, "без-з-з, ж-ж-ж, с-с-с, з-з-з" дип, очып китәләр. Укытучы "Алмаш" китабын күрсәтә. Анда бары тик укучылар иҗаты гына икәнлеген әйтә. Балаларга язга багышланган берничә шигырьне укый. Һәм өйгә эш итеп шигырь яки хикәя язып карарга тәкъдим итә. ("Хәрәкәт сыйфатлары" темасын үткәндә) Иҗат-дәрес. Тема: Аннан соң нәрсә булган? Максат: Балаларда предметларның һәм күренешләрнең характерлы сыйфатларын билгеләү, анализлау һәм күзәтү осталыгын үстерү. Тәкъдим ителгән башлам буенча әкиятне дәвам итәргә өйрәтү. Дәреснең планы һәм эчтәлеге. 1. Психологик уңай халәт булдыру. - Балалар, карагыз эле, бүген безгә кунакка уенчык куян килгән. Ошыймы сезгә бу уенчык? Ул матурмы? Чын куянга охшаганмы? (Балалар куянны кулларына алып карыйлар.) - Әйе, охшаган. Аның колаклары озын, койрыгы кыска, күзләре дә кылый. 2. Белемнәрне актуальләштерү. - Әйдәгез, балалар, без аны урындыкка утыртыйк та бераз сөйләшеп алыйк. Куян нинди? (Балалар куянга хас булган сыйфатларны атыйлар, һәрбер аталган сыйфат дәлилләнә.) - Куян йомшак, куркак, шаян, чибәр, елак, ялкау, ятим. - Балалар, мин сезгә бер рәсем алып кердем. Карагыз әле, анда нәрсә сурәтләнгән? Әйе, бу урман. Хәзер куян турында әйткән сүзләр белән урманны сурәтләп карыйк. (Балалар сүзтезмәләр төзеп карыйлар.) Нәрсә килеп чыкты? Кайчан, ни өчен урман турында шулай әйтеп була? Нинди нәтиҗә ясый алабыз? - Бер-берсенә охшамаган, берсе җанлы, икенчесе җансыз әйберләр турында да бер үк сүзләр белән cөйләп була. Физминутка үткәрелә. 3. Иҗади мәсьәлә кую һәм чишү. - Хәзер мин сезгә Фәнис абый Яруллинның "Урман әкияте" әсәреннән бер өзек укыйм. (Әкиятнең башыннан бер абзац укыла.) - Кызык! Алда безне нинди вакыйгалар, маҗаралар көтә? Без нәрсәләр белән очрашырбыз икән? Әйдәгез, бу әкиятне үзебез дәвам итеп карыйк. Балалар әкиятнең дәвамын рәсем аша күрсәтәләр. Кәгазь һәм фломастерлар алабыз да эшли башлыйбыз. Музыка куела. Балалар рәсем ясыйлар. Бераздан музыка туктый. - Безнең фломастерларыбыз арыдылар. Аларның йокы сәгате җитте. Тартмаларына йокларга салыйк, алар ял итсеннәр, без хәзер әкиятнең дәвамын тыңларбыз. (Укучыларның иҗат иткән әкиятләре тыңлана). "Усак агачы төбендә бер куян уйнап ята икән. Аның күзе агач ботагына эленеп торган бер әйбергә төшкән. - Нәрсә икән ул,- дип уйлаган куян. Якынрак та килеп, ераккарак та китеп караган. Нәрсә икәнен белмәгән. Агачны селкетеп карагач, теге әйбер җемелди башлаган. - Әй, кем син агач ботагында утырып торучы?- дигән куян. - Мин кояшның Шук малае. Миңа берүземә кеңелсез булды. Мин монда иптәшләр эзләп килдем. Ә син кем буласың? - Мин куян. Шушы урманда яшим. Әйдә бергә уйныйбыз. Шуннан алар икәүләп уйный башлаганнар Куян аны үзенең иптәшләре янына якты аланга алып барган. Кояшның Шук малае башка куяннар белән качышны уйнаган, җиләкләр ашаган, чәчәкләр җыйган. Кич җиткәч, ул , дуслары белән саубуллашып, кайтып киткән." 4. Рефлексив анализ. - Нинди иҗади бурыч куелган иде? Әкиятләр сезгә ошадымы? 5. Өйгә эш. - Миңа да сезнең әкиятләрегез бик ошады. Бүген сез бик тырышып эшләдегез. Бу әкиятләрне сез әти- әниләрегезгә дә, туганнарыгызга да сөйләп күрсәтегез.

Кулланылган әдәбият: 1. Яхин А. Г. 1нче сыйныфта әдәбият дәресләре. Казан: Мәгариф, 2003 2. Саттарова Н. Х., Мөхетдинова Р. Ш. Озайтылган көн группасында алты яшьлек балалар белән эшләү. Казан, 1988. 3. Исмәгыйлева С. Г. Туган тел - очар канат. Чаллы, 1994. 4. Хәсәнова Х., Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М. Я., Мөхәммәтҗанова Ә Г. Риторика. Казан: Мәгариф, 2003. 5. Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Педагогика. Казан: Мәгариф, 2005 6. Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Дидактика. Казан: Мәгариф, 2002 7. Җәләлиев Ш.Ш. Татар халык педагогикасы. Казан: Мәгариф, 1997 8. Ризаэддин Фәхреддин. Балаларга үгет - нәсыйхәть. Казан: Дом печати 2001 9. Хузиахметов А. Н. , Габдулхаков А. В. Педагогические технологии. Казань: Магариф, 2005 10. Нурмухаметова А. Б. , Нурмухаметова И. Ф. Играя, развиваем. Развивая обучаем. Набережные Челны, 1997.

36

© 2010-2022