Конспект урока литературного чтения (тат) во 2 классе

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:











Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы

МБББУ "Сарман гимназиясе"нең

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Һадиуллина Гөлнара Әкмәлетдин кызы































Әдәби уку дәресе,2 сыйныф

Тема:" Әкиятләр илендә"

Максат:тылсымлы әкиятләр белән танышуны дәвам итү,төзелешләрендәге үзенчәлекләр турында сөйләшү;йөгерек ,аңлап уку күнекмәсен үстерү;әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Дәрес барышы:

1.Уңай эмоциональ халәт тудыру.(Кәефкә туры килгән рәсемнәр алу-кояш,болыт,яңгыр яву)

2.Дәреснең темасы белән танышу-Әкиятләр яратасызмы?Кемнәр әкиятләрне укырга ярата,басыгыз әле.

-Кемнәр әкиятне укырга түгел,ә тыңларга ярата?

-Ә кемнәргә әниләре йоклар алдыннан һаман да әкиятләр сөйли? .(Тэйк оф-тач даун)

-Ни өчен әкиятләрне шулай яратасыз?

-Нинди әкиятләр беләсез?(Джот Тотс)

3.Белемнәрне актуальләштерү.

А)-Әкиятләр нинди 2 зур төркемгә бүленә?(Халык һәм автор)

(Сорт Кардс)-язылган әкиятләрне 2 төркемгә аеру

Б)Слайдтагы иллюстрацияләр буенча эш:тылсымлы,тормыш көнкүреш,хайваннар турында әкиятләрне аеру("Түгәрәк икмәк","Төлке белән торна","Бүдәнә белән төлке","Казлар-аккошлар"."Балыкчы һәм балык турында әкият"

В)Алтын балык тоту(Кармак ату хәрәкәтләре күрсәтү)

Конэрс -Очарга теләр идегезме?

-Күренмәс булырга теләр идегезме?

-Кешенең уйларын белергә теләр идегезме?

(Таймд пэа шэа)

4."Өч кыз "әкияте өстендә эш.

А)Әкиятне карау.

-Татар халкының безгә нәрсә әйтәсе килгән? .(Зум ин)

-Әкият сезгә ошадымы?Ни өчен?

-Ни өчен без әлеге әкиятне тылсымлыга кертәбез?(Таймд пэа шэа)

-Кайсы кыз күбрәк ошады?Ни өчен?

Б)Сүзлек эше.(Ләгән,киндер сугу)

В)Әкиятне уку

Г)Эчтәлек буенча әңгәмә:

-Әкият геройлары кемнәр?

-Беренче кыз нинди сыйфатларга ия?Сез аның урынында булсагыз нишләр идегез?

-Икенче кыз нинди сыйфатларга ия?Сез аның урынында булсагыз нишләр идегез?

-Өченче кыз нинди?(Слайд буенча эш)

-Кызларын үстерер өчен әниләре көне-төне эшләгән.Ә инде картаеп,авырып киткәч ,ул бары тик кече кызга гына кирәк булган.Балалар,без әниләребез алдында гомер буе бурычлы .Аларны тәрбияләү-безнең төп бурычыбыз.Димәк,әкияттә кайсы кыз үзенең бурычын үтәгән дип әйтә алабыз?Сез дә аннан үрнәк алыгыз.

Д)Мәкальләр өстендә эш.

-Ата-анасына хөрмәт күрсәтмәгән,

Олыгайгач,үзе дә рәхәт күрмәс.

-Агач җимеше белән,кеше эше белән матур.

-Гомер дигәнең бик тиз үтә дә китә ул.Әниләрегез дә гел шулай яшь,матур килеш кенә тормаслар.Соңыннан үкенерлек булмасын өчен хәзердән үк әниләрегезне хөрмәт итегез,ярдәм кирәк булганда булышыгыз.Әгәр ялгыш ,уйламыйча әйтеп,үпкәләткән вакытларыгыз булса,әниләрегездән гафу үтенегез.Әниләр йөрәге бик мәрхәмәтле бит ул,алар кичерә белә.

5. Өй эше."Әни ,мине гафу ит"темасына телдән хикәя төзергә.Үзегезнең начар тәртибегез белән әниләрнең йөзен кызарткан яки хәтерен калдырган минутларда йөрәккә үтеп керерлек нинди сүзләр әйтеп була,киләсе дәрестә шул турыда сөйләшербез.

6.Рефлексия.

-Дәресебез ахырына кәефләребез начар якка үзгәрмәдеме?Кәефебезне күрсәтүче кояшларыгызны алыгыз әле.Бу кояшлар-безнең әниләребез.Аларны күкрәкләрегезгә кысыгыз да ,матур уйга чумабыз:сез әниләрегезнең җылы кочагында.Сез аларның йомшак кулларын тоясыз.Сезнең әниләрдән дә матур әни юк!

Ә хәзер күзләрегезне ачыгыз һәм әниләргә иң матур теләкләр уйлап кояшларыбызны тылсымлы тартмага салабыз.Бу юлы тылсымлы тартма безгә нинди могҗиза алып килде икән?

-Слайд(әниләр белән бергә төшкән фотолар)

-Барыгызга да бик зур рәхмәт.Әниләрегезне яратыгыз,хөрмәт итегез.



-







© 2010-2022