Разработка урока по татарскому языку в 1 классе по теме: “Шәхси гигиена кагыйдәләре”

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Дәреслек: Р.З. Хәйдарова, Н.Г. Галиева "Күңелле татар теле". Дүртъеллык башлангыч белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфлары өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Казан "Татармультфильм" нәшрияты 2012, 61 нче 83-84 нче дәрес. Тема: Шәхси гигиена кагыйдәләре Максат:
  • "Шәхси гигиена предметлары" темасына караган лексиканы, белән бәйлеген, хәзерге заман хикәя фигыльнең I - III зат берлек сан формасын аралашу максатында куллана белү күнекмәләрен камилләштерүне дәвам итү.
  • Укучыларның уйлау-фикерләү, диалогик һәм мононлогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.
  • Чисталык, пөхтәлек сыйфатларын тәрбияләү.
Җиһазлау: сюжетлы рәсемнәр, алтын йолдызлар белән бизәлгән һәм шәхси гигиена предметлары (кулъяулык, сабын, сөлге, теш щёткасы, теш пастасы, тарак) салынган ике капчык, ике тартма, "Мин","Син" сүзләре язылган дүрт өй рәсеме, биремле ике конверт, карточкалар. Дәрес тибы: лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү Дәрес формасы: дәрес-КВН Класс шарлар белән бизәлгән. Такта янында ике өстәл, өстәлләрдә фигыльләр язылган карточкалар, тактада "Мин", "Син" сүзләре язылган икешәр өй рәсеме. Командалар капма-каршы утыралар. Дәрес барышы Оештыру өлеше Укытучы: Исәнмесез, укучылар, хәерле көн! Утырыгыз! Узган дәрестә без чисталык, шәхси гигиена предметлары һәм гигиена кагыйдәләре турында сөйләштек. Алынган белемнәребез безгә ярдәм булыр, чөнки бүген без зирәкләр уенына, КВН дәресенә җыелдык. Бездә 2 команда: малайлар командасы һәм кызлар командасы. Командалар, үзегезгә капитан билгеләгез. Капитаннар һәр этапта командадан җавап бирүчене билгели. Дәресне башлыйбыз. Дәрес берничә этаптан тора. Һәр этапта җиңүче командага бер балл бирелә. Беренче тукталыш - "Серле капчык". Минем кулымда ике серле капчык. Анда нәрсә барлыгын без белмибез. Капитаннар, капчыкларны алыгыз, командадагы өч иптәшегезгә капчыктан бер предмет бирегез. (Бер капчыкка сабын, тарак, теш щёткасы салынган, икенчесенә - теш пастасы, сөлге, кулъяулык) Бу нинди предметлар? (Шәхси гигиена предметлары). Үз предметыгызны тасвирлагыз. Сезнең шәхси гигиена предметыгыз нинди? Бу этапта сыйфатларны күбрәк кулланган команда җиңә. Икенче тукталыш - "Нәрсә җитми?. Һәр команда өстәлендә төрле предметлар салынган тартма бар. Тартмадагы предметларны карагыз. Шәхси гигиена турында сөйләү өчен нинди предмет җитми? (Бер тартамага теш пастасы салынмаган, икенчесенә - теш пастасы) Өченче тукталыш - "Сүзләрне өйләренә урнаштыр". Балалар, бу предметлар белән без нишлибез? (юынабыз, теш чистартабыз, сөртенәбез) Бу этап-эстафета. Командалар, такта янына ике рәткә тезелегез. Сезгә гигиена кагыйдәләрен белдергән сүзләрне "Мин", "Син" исемле өйләргә урнаштырырга кирәк. Өстәлдән берешәр карточка алып өйләр астында беркетегез. Сүзләрне тиз һәм дөрес урнаштырган команда җиңә. (: Беренче өстәлдәге карточкаларда сүзләр: теш чистартам, бит сөртәсең, чәч тарыйм, кул юасың, борын сөртә. Икенчесендә: бит юасың, чәч тарыйсың, теш чистарта, кул сөртәм, борын сөртәм) Дүртенче тукталыш -"Нәрсә белән?". Бу сорауны ничек тәрҗемә итәбез? (Чем?, с чем?) Бу этапта "Нәрсә белән?" соравын кулланып сүзтезмәләр төзергә кирәк. Командалар, бергә киңәшләшеп, сүзтезмәләрегезне языгыз. Сезгә әзерләнергә өч минут вакыт бирелә. Сүзтезмәләре күбрәк булган команда җиңә. Бишенче тукталыш - "Җөмләләр төзү". Алдагы күнегүне катлауландырабыз. "Белән" бәйлеге белән җөмләләр төзибез. Дәреслекләрегезне 61 нче биттә ачыгыз, 2 нче күнегүне табыгыз. Рәсемнәр урынына тиешле сүзләр кулланып, җөмләләрне укыйбыз, тәрҗемә итәбез. Дөрес укыган һәм тәрҗемә иткән команда җиңә. Кызлар командасына. Мин сабын белән кул сөртәм. Малайлар командасына. Мин тарак белән чәч тарыйм. Алтынчы этап - "Адашкан сүзләр". Капитаннар, биремле конвертларны ачыгыз. Укучылар, конвертларыгызда - төрле сүзләр язылган карточкалар. Бергә җыелыгыз. Конверттагы сүзләр белән җөмләләр төзегез, аларны тәрҗемә итегез. Бу ярышта җөмләләре, тәрҗемәләре дөрес булган команда җиңә. Кызлар командасына. Мин яшел, хуш исле сабын белән кул юам. Син сары, яхшы тарак белән чәч тарыйсың. Малай зәңгәр, йомшак теш щёткасы белән теш чистарта. Малайлар командасына. Мин яңа, ак теш пастасы белән теш чистартам. Син зәңгәр, йомшак сөлге белән кул, бит сөртәсең. Кыз кечкенә кулъяулык белән бит сөртә. Җиденче тукталыш - "Кушымчалар өстә". Бу этап - мөстәкыйль эш. Карточкаларда бирелгән җөмләләрдә фигыльләргә кушымчалар өстәгез. Эш тәмамлангач, командалар арасында

үзара тикшерү эше оештырыла. Хатасыз эшләре күбрәк булган команда җиңә. Җөмләләр: Мин сөлге белән бит сөртә... . Син тарак белән чәч тарый... . Ул теш пастасы белән теш чистарта... . Сигезенче тукталыш - "Диалогны дәвам ит". Командаларга диалогка төшеп калган репликаларны өстәргә кирәк. Кызлар командасына.
  • ... ?
  • Әйе, мин теш чистартам.
  • Син нәрсә белән теш чистартасың?
  • ... .
  • Синең теш щёткаң нинди?
  • ... .
Малайлар командасына.
  • Син юынасыңмы?
  • ... .
  • ... ?
  • Мин сабын һәм җылы су белән юынам.
  • Синең сабының нинди?
  • ... .
Тугызынчы тукталыш - "Рәсем буенча сөйлә" Рәсемнәргә карап сөйләгез. Бу нинди балалар? Алар нишли? Бер командага чәч тараучы кыз, сөлге белән бит сөртүче малай рәсемнәре бирелә, икенче командага-сабын белән кул юып торган малай,теш чистаручы кыз рәсемнәре бирелә. Унынчы тукталыш - "Капитаннар ярышы". Капитаннар, үзегез турында сөйләгез. Сез нинди укучылар? Шәхси гигиена кагыйдәләрен ничек үтисез? Иң яхшы, дөрес сөйләгән капитан җиңә. Йомгаклау. Һәр команданың җыйган баллары санала. Җиңүче команда билгеләнә. Командаларга "тәмле" бүләкләр бирелә.





© 2010-2022