Математикадан дәрес эшкәртмәсе

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Әлки районы

Карга төп гомуми белем мәктәбе



  1. нче сыйныфта математикадан дәрес


Тема:

«1 дән 10 га кадәрле саннар »



Башлангыч сыйныф укытучысы Гинанова Райня Ибрагимовна


Дәрес формасы: Урманга виртуаль экскурсия.

Дәрес тибы : Ныгыту.

Дәрес максаты: 10 эчендә төрле гамәлләр эшләүне ныгыту

Дәрес алдына куелган мисаллар:

- 10 эчендә санауны ныгыту ,

- санлы кисемтә ярдәмендә саннарны чагыштыру,

кушу, алу гамәәләре эшләү

- күплекләр өстендә эшләүне ныгыту

- мәсьәлә чишүне ныгыту;

- әйләнә-тирәдәге табигатьне күрә белүне ныгыту;

- табигатькә сакчыл караш тәрбияләү..

Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше

Укытучы: Кыңгырау шалтырады

Дәрескә чакырып

Без хәзер санарбыз,

Кушарбыз, алырбыз.

Ягез әле карагыз

Бар нәрсә тәртиптәме?

Ручка, дәфтәр, һәм китап

Барысы да партадамы

Дөрес утырабызмы?

Игътибарлы булабызмы?

2. .Дәреснең максатлары белән танышу:

Укучылар бүген бездә гадәти дәрес түгел. Күргәнегезчә безгә кунаклар килгән. Алар безнең белән бергә дәрестә катнашып утырырлар.

Ә бүген дәрестә без сезнең белән урманга сәяхәткә барачакбыз. Сез укучылар урманны күз алдына китереп карагыз зле. Нинди була ул? (Укучыларның җаваплары).

Сәяхәткә барыр өчен безгә математиканы бик яхшы белергә кирәк. Чөнки безнең урманыбыз гади түгел, Ул сихри урман. Шуңа безнең математикадан белгән барлык белемнәребез дә кирәк.Хәзер кыш бетеп килә, яз аяк баса. Ләкин сезнең барыгызда нинди вакытны ярата икән. Әлбәттә җәйне. Сез түземсезлек белән җәйнең тизрәк җитүен көтәсез.

- (Балаларның җаваплары.)

-Ә нигә?

- (Җаваплар.)

- Дөрес балалар. Җәй көне урман бик матур, анда күңелле, һәм кызык.Әйдәгез хәзер җәй дип күз алдына китерик тә сәяхәткә әзерләник.Ул бик ерак,мавыктыргыч һәм авыр булачак.Шуңа без иң кыюларны, дусларны,һәм өлгерләрне генә алабыз. Сез шундыйлармы?

-(Җаваплар)

Хәзер әйдәгез урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтәбез.

-Урманда тавышланырга ярамый;

-агачларны сындырырга ярамый

-чәчәкләрне кирәгеннән артыгын өзәргә ярамый

-кош ояларына тияргә ярамый

-учак ягарга ярамый

-чүп ташлап калдырырга ярамый

Ә хәзер юлга:Математикадан дәрес эшкәртмәсе

Балалар бергәләп шигырь юлларын укыйлар.

-Исәнме урман, сихри урман

Әкиятләр һәм могҗизар урманы..

3. Телдән күнегүләр

- У: Безне алда агачлар үсә. Нинди агачлар икән алар?

- Б: каеннар

Математикадан дәрес эшкәртмәсе


- У: Гади каеннармы алар?

- Б: (математик, санлы, сихри и һ.б.)

- У: Кинәт җил чыкты һәм агачларның яфракларын өзеп очырып алып китте. Алар буталып беттеләр. Әйдәгез әле булышыйк, санлы яфракларны тәртип буенча тезик.

Бирем эшләнелә.

- У:менә молодецлар. Саннарны тәртипкә китердек. Әйдәгеә иде хәзер санап карый. 1 дән 10, 10 нан 1 гә кадә, 2 шәрләп, 3 әрләп

Без урманның беренче биремен үтәдек һәм алдыбызда нәрсә икән бу?

- Б: санлы кисемтә

Математикадан дәрес эшкәртмәсе

- У: Нәрсә ул санлы кисемтә?

- Д: .Ул 0 дән 10 га кадәрле саннар , Аның ярдәмендә саннарны чагыштырып, кушып алып була…

- У: 6 һәм 3 чагыштырырга

- Д: 6 саны уңдарак урнашкан , димәк ул зуррак

- 6 һәм 3 нең аермасы

- 5 һәм 10 саннары арасында нинди саннар ята.

4. Веер белән эшләү.

- У: 2 саныннан соң нинди сан килә

- 5санының алдында нинди сан килә

- 7 санының күршеләрен күрсәтегез әле

5.Урманда бик күп бөҗәкләр яши. Әйдәгез кырмыскалар турында мәсьәлә чишеп карыйк әле.

Кырмыскалар дус яшиләр

Эшсез бер дә тик тормыйлар.

3 әү үлән алып кайта,

2әү яфрак тарта,

2 әү ылыс алып кайта.

Ничә кырмыска эш ярата?

Математикадан дәрес эшкәртмәсе

Бирелеше:

Үлән ташый - 3 к

Яфрак тарта - 2 к

Ылыс - 2 к

Барлыгы ? к

Ч: 3+2=5 (к)

5+2=7 (к)

Җ: 7 кырмыска

6. Физкультминутка.

Математикадан дәрес эшкәртмәсеМатематикадан дәрес эшкәртмәсе

7. Иптәшең белән эшләү.

Алга юлыбызны дәвам итәбез Безнең алда чәчәкле матур алан.Нинди чәчәкләр күплекләре бар икән (Сорау-Җавап)Математикадан дәрес эшкәртмәсе

Чәчәкләр күплеге( ромашкалар,кыңгыраулар)

8.Эшне дәвам итү.

Күплекләр белән эшләүне ныгыту.

Урманда нинди күплекләр бар?

(Агачлар күплеге, чәчәкләр күплеге һ.б)

- Күплек элементларын искә төшерү.

Молодцы.

Математикадан дәрес эшкәртмәсе


9.Сан составы

- Алга барабыз. Кем килә каршыбызга? Аю

(Аю турында җаваплар. )

Аю да сезгә үзенең биремен әзерләп куйган.

Сан состваларын тикшереп карый әле.

Математикадан дәрес эшкәртмәсе


- Молодцы, арыдыгызмы . Әйдәгез ял итеп алый әле.

10. Физкултьминутка.

11. Ныгыту .

Ныгытуга математикадан дидактик уеннар кулланыла.

Математик мисаллар чишү.

12. - Өченчесе артык уены уйнау)

Математикадан дәрес эшкәртмәсе

- Молодцы!

Дәрес сезгә ошадымы?

Җаваплар

-Настроениегез ничек?

- Әйбәт

- Барыгызныкыдамы?

- Әйе

-Хәзер шуны рәсемгә төшерик әле .. Смайликлар ясау.

- Без урман белән саубуллашабыз .

Сау булыгыз. Рәхмәт

Без бүген кунаклар көттек

Һәм бик борчылып киттек

Яхшы чишәбезме без

Җавап бирәбезме без

Кушуны һәм алуны

Әйбәт беләбезме без

Сездән сорыйбыз бергә

Җавап берегез безгә.

Бик коры булмагыз безгә

Без әле укыдык бит әз генә.

Укучы:

Без 10 га килеп биттек

Максатыбыз 20 гә җитү.

Сезгә алда зур уңышларМатематикадан дәрес эшкәртмәсе

Һәм бик тырышып уку.



© 2010-2022