«Сыйфат «темасына татар һәм инглиз телендә интеграл дәрес

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Буа районы Н.Г.Фәизов исемендәге

Яңа Тинчәле урта мәктәбе






Тема: " Сыйфат"темасына

татар һәм инглиз телендә

интеграл дәрес


Буа районы Яңа Тинчәле урта

мәктәбенең башлангыч сыйныф

укытучысы Җәмалтдинова Җ.Ә.

Тема: Сыйфат.

Максат: тема буенча үтелгән материалны гомумиләштерү, ике телдә кабатлау; балаларның язма һәм сөйләм телен, фикер йөртү, уйлау сәләтен, матур язу күнекмәләрен үстерү; игътибарлылык, үзара дуслык хисләре тәрбияләү.

Җиһаз: билетлар, тестлар, компьютер, магнитофон,

сигнал карточкалары, рәсемнәр.

Дәрес барышы:


  1. Оештыру моменты. (Уңай психологик халәт тудыру) Исәнмесез, балалар. Бер-берегезгә карап елмаегыз, кулга-кул тотынышыгыз һәм күрешеп исәнләшегез.

-Исәнме дус? Хәлләрең ничек? Кая йөрдең?

Мин сине сагындым. Килдеңме? Бик яхшы!

  • Сез бер-берегезнең кул җылысын, йөрәк җылысын тоеп ягымлы елмайдыгыз, яхшы кәеф бүләк иттегез. Сезнең елмаюыгыздан бүлмәбез тагын да яктырып китте.

  • Бүген безнең дәрестә кунаклар да бар һәм дәресебез дә гади дәрес кенә түгел ике телдә: татар һәм инглиз телендә алып барылачак. Сез дә ике телдә җавап бирерсез.

  • Балалар., карагыз әле, безнең дәрескә тагын 1 кунак килгән. Кем икән ул?

  • Белмәмеш.

  • Әйе, ул үзе белән хәрефләр алып килгән, сүзләр төзергә уйлый,аңа ярдәм итәбезме?

  • Әгәр сүзләрне дөрес төзесәк бүгенге дәрес темасын табарсыз.

Актуальләштерү. Сүзләр төзү.( балалар хәрефләрдән сүзләр төзиләр)

-Нинди сүз килеп чыкты?

Adjective ә татар телендә ничек була? Сыйфат. Бик дөрес.

  • Нәрсә соң ул сыйфат? Нинди сорауларга җавап бирә? Ә сыйфатлар нәрсәне белдерәләр? Хәзер предметның нинди билгеләрен белдерүен ачыкларбыз.

  1. Сыйфат билгеләрен ачыклау. (рәсемнәр белән телдән эшләү)

Уен "Нәрсә нинди була?"

  • Балалар, игътибар белән карагыз әле, мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, ә сез төсләрен әйтерсез.

Кыяр (нинди?) -яшел

Лимон -сары

Алма- кызыл

Чәчәк- зәңгәр

Карлыган -кара

(инглиз телендә төсләрне әйтәләр)

  • Сыйфат тагын нинди билгеләрне белдерә икән? (рәсемнәр чагыштыру)

А) лимон белән алманы тәме буенча ничек аерабыз?

Б) Фил белән куянны зурлыгы, авырлыгы буенча

В) бүре белән төлкене характеры буенча

Г) ике шарны формасы буенча

Д) табигать күренешләре билгеләре ничек?

Димәк, сыйфат сүз төркеме предметларның нинди билгеләрен белдерзләр инде?

  • төсне, тәмне, форманы, массаны, характерны һәм табигать күренешләренең билгеләрен.

Язма эш. Кагыйдәләрне искә төшердек, ә хәзер язма эш эшләрбез. Башта матур язу күнегүе эшләрбез.

Балалар дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерәбез.

Аа алма Алсу

Aa Ann apple

1 слайд. Җөмләләрне тулыландырып язарга, күп нокталар урынына билгене белдергән сүзләр куеп язарга.

А) Бүген (кояшлы, җылы ) матур көн.

Б) Урамда (йомшак, ак) кар ява.

В) Болында ( сары, кызыл, зәңгәр) чәчәкләр үсә.

Г) бүлмәне (ал, кызыл, ак, сары) шарлар белән бизәделәр.

2 слайд. (телдән балалардан укыту) Ә хәзер бу биремне телдән эшләрбез. Бу сүзләр нәрсәне белдерәләр? Безгә предметның билгеләре буенча исем сүз төркемен табарга кирәк.

А) усал, явыз, соры, ач-бүре

Б) түгәрәк, җиңел, кызыл-шар

В) караңгы, аяз, йолдызлы-төн

Г) җылы, сары, якты-кояш

Д) салкын, ак, йомшак-кар

Е) түгәрәк , кызыл, йомшак, тәмле - помидор

З) яшел, сусыл, тәмле-алма

И) озын, түгәрәк, каты- карандаш

(җавап рәсеме күрсәтелә инглиз телендә әйтелә)

  1. Ял минуты. ( инглиз телендә)

  2. Белемнәрне ныгыту.

Уен "Төсләр төзе!" (сигнал карточкалар белән эшләү) Инглиз телендә сүз төзесә зәңгәр, татар телендә сүз төзесә кызыл карточка күтәрәләр. Сүзләрне тактага язалар.

  1. 3 слайд. Язма эш. Шигырьне күчереп язарга ,сыйфатлар астына сызык сызарга.

Алгы тәпие кыска

Чабарга ул бик оста

Сары тунын сала да

Ак тунын кия кыска.

Җавабын әйттерү (куян) телдән җөмлә төзетү.

  1. Тест эшләү.(татар телендә)

  2. Ял минуты.

Укыдык җөмлә, иҗек, сүз

Бик арыды минем күз

Йомам күзем : ял итсен,

Ачам күзем: күп күрсен!

Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да бер ачам,

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләремне

Имән бармак очына

Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агач башына.


  1. Тест эшләү.(инглиз телендә)


  1. Дәресне йомгаклау.

-Балалар, сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

-Нинди сүз төркеме кабатладык?

-Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

-Предметның нинди билгеләрен белдерә?


  1. Өй эше.

1 нче дәрәҗә: Бирелгән сүзләрнең билгеләрен язарга:

куян..., бакча..., төлке..., елга..., чәчәк..., әби..., бүре..., урам..., тау....

2 нче дәрәҗә. Сыйфатлар кулланып җөмләләр төзергә:

матур, зәңгәр, ягымлы, тырыш, салкын, караңгы.

3 нче дәрәҗә: Бирелгән сыйфатларны кулланып" Минем дустым"

темасына хикәя төзергә. Кара, озын, тырыш, акыллы, җитез, ярдәмчел, шаян.

13. Билгеләр кую.



Тест

1. Сорауларның кайсысы сыйфатларга куела ?

а) Нишли? Нишләде?

б) Кем? Нәрсә?

в) Нинди? Кайсы?

2. Сыйфатлар нәрсәне белдерә?

а ) предметның исемен

б) предметның билгесен

в) предметның эшен

3. Бу сүзләрнең кайсысы сыйфат була?

а) матур б ) китап в ) укый

4. Сыйфатлар астына дулкынлы сызык сызарга .

ак кар, матур кыз, тәмле алма, җәйге яңгыр, тирән ел г киң кыр, әче кыяр, кызыл помидор.

5. Нокталар урнына сыйфатлар язарга.

......... җиләк,........... яфрак,........... чәчәк,

.......... тавык,....... чеби,............каз,

.......... каз,......... көн,.........кар.

6. Түбәндәге сүзләрдән сыйфатларны сайлап алырп

туп, зәңгәр, ялтырый, яхшы, хәйләкәр, башлана, ява, көзге,йомры, өстәл, тозлы, кичке, йөзә, зур, ак, явыз, укый, кыска,баллы, томан, тирән

7.Бу сүзләргә кайсы сорау куела?

Зур ( нәрсә? нинди? ) , кайнар ( кем? нинди? ) ,

кызыл ( нинди? нәрсә? ), тирән ( кем? нинди? ),







Тест


  1. Сүзләрне юл хәреф белән язарга.

IS- --------------------

BIG- --------------------

HIS- --------------------

SIX- ---------------------

SLIM- --------------------

SING- ---------------------

SKIP- ----------------------


  1. Бирелгән сүзләрдән cүзтезмәләр төзергә.

Big, dog-

Snow, white-

Apple ,red -

Sun, yellow-

Flower, blue-



Татар һәм инглиз телендә үткәрелгән интеграл дәрескә анализ.

2 сыйныфта "Сыйфат" темасына татар телендә интеграл дәрес үтте.

Куелган максатлар: тема буенча үтелгән материалны гомумиләштерү,ике телдә кабатлау;балаларның язма һәм сөйләм телен, фикер йөртү, уйлау сәләтен , матур язу күнекмәләрен үстерү; игътибарлылык, белемгә омтылыш, үзара дуслык хисләре тәрбияләү;

Дәреснең тибын кабатлау, гомумиләштерү дәресе итеп алдык. Бу дәрестәге эш төрләре сорау, җавап алу төрендә үткәрелде. Укучылар нәтиҗә ясарга, ике телдә җавп бирергә, чагыштырырга өйрәнделәр. Сүзләрне уйлап табу, сораулар куеп итикшерү, матур һәм дөрес язу, инглиз теленә әйләндереп әйтү өстендә эш алып барылды. Дәрестә компьютертанда файдаландык, уен элементлары да кертелде. Бу балаларның материал белән кызыксынуын киметмәс өчен, игътибарны даими туплап тору өчен эшләнде. Эш төрләре чиратлаштырылып алып барылды. Вакыт балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып рациональ бүленде.

Өй эше балаларның индивидуаль мөмкинлекләреннән чыгып өч дәрәҗәдә бирелде.

Барлык укучылар да дәрестә актив һәм теләп катнаштылар, материалны аңладылра дип уйлыйбыз. Бу аларның җавапларыннан, дәрестә катнашуларыннан күренде. Без куелган максатыбызга ирештек дип уйлыйбыз.


© 2010-2022