Конспект урока на тему: Антонимы. Омонимы. Синонимы

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема :Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар.

Максат: 1. Синоним, антоним. Омоним, аларның мәгънәсе, төрләнеше, җөмләдә һәм сөйләмдә кулланылышы.

2. Синоним, антоним, омонимга карата язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү;

3. Татар халык аваз иҗаты; мәкальләре буенча укучыларның игътибарын тирә-якка, табигать күренешләренә юнәлтү, экологик тәрбия бирү;

Җиһазлау: теманы билгеләү өчен иҗекләр конверты; карточкалар; перфакарта; компьютер.

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

1. Исәнләшү, кәефләрне сорашу.

II. Артикуляцион күнегү.

- Мин авазлар уйладым. Сез шушы авазларны дөрес билгеләргә тиешсез. Моның өчен сүзләр тезмәсе укыйм. Ул аваз һәр сүз рәтендә кабатлана.

А) Әни, икмәк, нәрсә, каләм, көндәлек. (ә авазы).

Б) Өй, өстәл, төлке, өч, гөл (ө авазы)

В) Яңгыр, таң, миң, мең (ң авазы)

Г) Шәһәр, һәм, һәйкәл, һәркем, гөнаһ (һ авазы)

Д) Күл, үрнәк, күлмәк, бүлем, үстер ( ү авазы)

Е) Җәй, таҗлы, җыйнак, калҗа. (җ авазы)

( 1 слайд) - Әйдәгез, әле тагын бер тапкыр укып әйтеп китик. - Ничек уйлыйсыз, болар нинди хәрефләр? -Шушы хәрефләр төркемен нинди ике группага бүлеп була?

(2 слайд)

III. Өй эшен тикшерү.

- Сезгә өй эше ике группага бүлеп бирелгән иде.

I группа 37 нче күнегү

II группа 38 нче күнегү.

- Әйдәгез тикшереп алыйк.

IV. Яңа тема аңлату.

- Сезнең алларыгызда конвертлар ята. Шул конверттагы иҗекләр ярдәмендә сүзләр төзегез.

(синоним, антоним, омоним.)

(3 слайд)

- Нәрсә ул синоним, антоним, омоним?

(4, 5, 6 слайдлар)

Халыклары безнең Ватанның

Күп санлы төрле-төрле,

Берсе - ак, берсе - кара.

Берсе - сары йөзле.

Бер туган дуслар алар,

Уртак аларда теләкләр,

Һәм уртак бөтен уйлар.

(М. Кәрим)

(7 слайд)

- Укып чыгу.

- Шигырьнең төп фикере, мәгънәсе нәрсәдә?

- Кешеләр ничек яшәргә тиешләр?

-Нинди уртак уйлар аларда?

-Шигырьнең авторы кем?

- Шигырьдәге кайбер сүзләрне башка синоним яки охшаш мәгънәле сүзләр белән алыштырып буламы?(-Халык-кешеләр, Ватан - Туган ил, дус-иптәш, уй- фикер)

-Шигырьне үзгәртеп уку.

(8 слайд)

-Синонимнан башка тагын нинди сүзләр очрый?

- Ак-кара, бер-күп.

-Болар нинди сүзләр?

Дәфтәрләрдә эш башкару.

Физминутка башкару.

Бир кулыңны, бир кулыңны,

Булсын әйдә түгәрәк.

Әйе шул, әйе шул

Булсын әйдә түгәрәк.

Кулларны без күтәрик

Чәбекәйләп алабыз.

Әйе шул, әйе шул

Чәбекәйләп алабыз.

Уң ягымда әтием,

Сул ягымда әнием

Уртасында мин үзем.

Перфокарталар белән эш башкару.

-Дөрес итеп мәкальләрне таптыру.

V. Йомгаклау.

-Бүгенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?

-Синоним, антоним, омоним аларны җөмләдә, сөйләмдә ничек кулланабыз?Ничек кулланырга тиешбез?

Тест эшләү.

(9 слайд)

Җавапларны тикшерү, билгеләр кую.

VI. Өй эше. Группаларга бүлеп бирелә

I санлы Кушнаренко төп гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Сакаева Эльвира Миркасимовна

© 2010-2022