Игра “Умники и умницы” (на татарском языке) на тему “Кошлар безнең - дуслар”

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Кошлар безнең - дуслар" темасы буенча

"Зирәк малайлар һәм акыллы кызлар" уены

Төзүче: Дәүләтбаева Алсу Гусмановна

Аудитория: 3-4 сыйныф укучылары

Максат: Укучыларны әйләнә тирә-мохит белән кызыксындыру. Бездә кышлаучы һәм күчмә кошларны танырга өйрәтү, аларның яшәү рәвешләре белән таныштыру, кошларга ярдәм кирәклегенә төшендерү; табигатьне саклау хисе булдыру.

Җиһазлар: кошлар тавышы, бездә кышлаучы, күчмә кошларның рәсемнәре.

Класс бәйрәмчә бизәлә. "Кошлар-безнең дуслар" дип язылган плакат эленә. Безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларның рәсемнәре куела.

Укытучы: Хуш киләсез , кошкайлар,
Безнең якын дускайлар.
Карлыгачлар , актүшләр
Сыерчыклар , тургайлар.

Исәнмесез, хәерле көн дуслар. Бүген без сезнең белән "Зирәк малайлар һәм акыллы кызлар" дип исемләнгән уен уйныячакбыз! Бүгенге уен - кошларга багышлана.Уенның темасы бик тә мөһим, әһәмиятле һәм кирәкле! Кошлардан башка табигать җансыз. Кошлар безнең өчен бик кадерлеләр, алар - гүзәл табигатьнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. (Укучыларга мөрәҗәгать итеп)

- Укучылар, хәзер нинди ел фасылы? (Көз)

- Көз көне табигать нинди була? (Көннәр салкыная, кошлар җылы якларга очып китә, безнең якларда кышлаучы кошларга азык табуы кыенлаша).

Нәкъ менә суыкларда, кошлар аеруча безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Бүгенге уенда, сүз безнең якларда кышлаучы кошлар турында барачак. Уенда тугыз укучы катнаша. Уенда катнашу бәхетенә, түбәндәге эшләр башкаручы укучылар ирешә ала:

  1. Бу елны кошларга җимлекләр ясаган;

  2. Кошлар турында мәкаль-әйтемнәр белгән;

  3. Кошлар турында җырлар белгән; (1 нче турда катнашучылар)

  4. Кошлар турында шигырь белгән;

  5. Кошларга багышлап имла язган;

  6. Татар телендә ун кош исемен атый алган; (2 нче турда катнашучылар)

  7. Кошларга багышлап рәсем ясый алган;

  8. Кошлар турында табышмаклар белгән;

  9. Күчмә кошларны бездә кышлаучы кошлардан аера белгән; (3 турда катнашучылар)

(Укучылар бер-бер артлы кошлар турында нәрсә белгәннәрен күрсәтәләр. Татар телендә җавап бирә алмасалар, рус телендә җавап бирү рөхсәт ителә)

Укытучы: Безнең каршыда - кошларны яратучы, хөрмәт итүче, аларга һәрдаим ярдәм итеп торучы дуслар. Алар "Зирәк малайлар һәм акыллы кызлар" уенында катнашу бәхетенә ирештеләр. Финалга барлыгы өч кенә кеше чыгачак. Шуңа да, кошлар турында хәбәрдар булуыгыз сорала. Сезнең каршыда өч юл: яшел, сары һәм кызыл. Яшел юл - 4 сораудан тора, сары юл - 3 һәм кызыл бары ике сораудан торачак. Кем кайсы юлга басачаклыгын белер өчен, җирәбә салачакбыз. Менә сезнең каршыда конверт. Аның өчендә төрле төстәге тасмалар. Кайсы төстә тастымал алсагыз, шундый төстәге юлга басасыз! (Укучылар үз юлларына басалар)

1 нче тур

Укытучы: Рөхсәт итегез, беренче турны ачык дип белдерергә! Укучылар, сезнең кышкы аяз көндә урманда булганыгыз бармы? Бигрәк тә кояш нурлары ялтыраган вакытта карга төренгән агачлары белән матур ул! Һәм менә шул ап-актан киенгән агачларда без гадәти булмаган "чәчәкләр" күрәбез. Болар - кышкы урман кошлары. Әлбәттә сез боларның күбесен беләсез һәм таныйсыз.

Яшел юлчыга сораулар:

1)Нинди кошлар көзен безнең якларда кыш үткәрергә кала? (чыпчык, ала карга, песнәк, саескан, карабүрек, тукран, үрмәләч, сызгырак чыпчык, миләш чыпчыгы)

2) Карлыгач - безнең якларда кышлаучы яисә күчмә кошмы?

3) Бездә кышлаучы кошларга без ничек ярдәм итә алабыз?

4) Бездә кышлаучы кошларга нинди куркыныч яный?

Укытучы: Кошлар - Җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның 9 меңгә якын төре бар , җирдә барлыгы 100 млрд. чамасы кош яши. Россиянең иксез - чиксез киңлекләрендә 700 ләп төр кош бар. Татарстанда җәй көннәрендә 200 дән, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошлар очарга җайлашкан. Шуңа күрә аларны кырыс Антарктидада да, биек тау кыяларында да очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе - колибри, ә иң зур кош - Африка тәвә кошы(страус). Алар иң оста йөгерүчеләр. Ә иң көчле кошлар - бөркетләр.

Сары юлчыларга сораулар:

  1. Безнең якларда кышлаучы кечкенә кошларны санап чык (чыпчык, песнәк)

  2. Безнең якларда кышлаучы чагыштырмача зур кошларны санап чык: (Күгәрчен, ала карга)

  3. Җәй шакылдый бу чүкеч, кыш шакылдый бу чүкеч, ничек чыдый бу чүкеч? Бу нәрсә?(тукран)

Кызыл юлчыга сорау:

  1. Алар килсә - яз җитте, дигән сүз.Димәк, тиздән кырларда, бакчаларда кызу эш башланачак. Безнең якларда аларның өч төре киң таралган: авыл, шәһәр, яр. Алар балчыкны йомшартып, түгәрәк оя ясыйлар. Ул оя берничә ел буе саклана.Июнь башында 4-6 йомырка салалар. Бу нинди кош? (Карлыгач)

  2. Ни өчен карлыгач бездә кышларга калмый? (Әлеге кош безнең кырыс һава шартларына җайлашмаган)

2 нче тур

Яшел юлчыга сораулар:

1) Кайсы кош бездә кышларга кала: торна, кара карга, песнәк? (Песнәк)

2) Кара карга - күчмә кошмы яисә безнең якларда кышлаучы кошмы?

3) Кошлар кыш көне нәрсә белән туклана?

4) Нинди кош "кәккүк" дип кычкыра? (Күке)

Сары юлчыга сорау:

  1. Нинди кош ишегалды тирәсендә чуала? (Чыпчык)

Чыпчыклар - төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар. Алар көньякта да , Себердә дә , Африка һәм Америкада да яшиләр. Ояларын тәрәзә башында , йорт кыегында, абзарда , ярдагы тишекләрдә , агач куышында, ташландык сыерчык оясында коралар.

  1. Гөлдер-гөлдер, гөлдер бу, кызыл тәпи - кемдер бу?(күгәрчен)

  2. Агач башында бәйле букча:Кош оясы яисә яфракмы? (кош оясы)

Кызыл юлчыга сорау:

1) Кошларның 90 процентка якыны бөҗәкләр белән туклана. Әйтик , бер сыерчык семьясы бала үстерү чорында 6 мең чамасы май коңгызын һәм аларның личинкасын ашый. Ә бер өер карга исә көненә 6 га чамасы басуны бөҗәкләрдән арындыра. "Урман докторы" дип кайсы кошны атыйлар? (Тукран)

2) Бер-бер артлы казлар оча,

Уртада атлый берсе.

Алдагысына ияреп

Титаклыйлар дүртесе.

Соңгы казның алдыннан

Дүрт каз киләдер атлап.

Ничә каз чишмә буена

Төшеп бара, хисапла!?

Укытучы: 3 нче тур Яшел юлчыларга сораулар: 1) Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна. Ул нинди кош?(чыпчык) 2)Ханның кызын алыр идем, кашым кызыл булмаса.(көртлек) 3)Кечкенә генә берәү, артында озын терәү.Ул нәрсә? (саескан) 4) Нинди кош "кәккүк" дип кычкыра?(күке)


Сары юлчыларга сораулар:

-Нинди кош ишегалды тирәсендә чуала?(чыпчык)

-Иң кечкенә кош?(калибри)

-Иң зур кош?(страус).
Кызыл юлчыларга сораулар:

Өч бәбкәсен ияртеп,

Суда йөзә ана каз.

Әй, кангылдый, кагына,

Канат очларын юа.

Нидер исенә төшеп.

Нәниләрен ияртеп,

Ярга чыга ана каз.

Күлдә калды ничә каз.

Санап бир әле, Ильяс!? (берәү дә калмады)

Укытучы: Безнең бәйрәмнең җиңүчесе ...! Без аны ихлас күңелдән котлыйбыз!

Тимәгез кошларга, сайрасын ,

Бетерсен зарарлы кортларны.

Яз көне оялар ясагыз ,

Саклагыз, канатлы дусларны!

Кошлар табигатьнең күрке, яме, матурлыгы. Ялтыравыклы матур каурыйлар, нәфис гәүдәләре, үзәк өзгеч җыр - моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илһам бирәләр. Кошларга ярдәм итик: кайткан җирләренә оялар ясап элик, кошларны саклыйк.


© 2010-2022