- Преподавателю
- Начальные классы
- Технологическая карта по татарскому языку
Технологическая карта по татарскому языку
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Самитова А.М. |
Дата | 22.10.2014 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Татар теле дәресенә технологик карта
Тема
Антонимнар
Максат
[һ],[х] авазларын һәм хәрефләрен дөрес укырга һәм язарга өйрәнү;
һ, х хәрефләре кергән сүзләр белән җөмләләр төзи белү;
дөрес һәм матур язу күнекмәләрен үстерү; туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Эш куша белү, эшне бергә планлаштыра белү күнекмәләрен камилләштерү
Татар сүзләренең матур яңгырашына кызыксыну уяту.
Планлаштырылган нәтиҗә
Шәхескә кагылышлы УУГ:
-дөрес сөйләм булдыруга омтылыш
-үз фикереңне әйтә белү;
-төркемнәрдә килешеп эшли белү
-иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү
--фикереңне дәллили белү
Регулятив УУГ:
-уку бурычларын кую
-барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү
-үз фикереңне төгәл җиткерү
-дөрестән дөрес түгелне аеру
-таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү
-нәтиҗәләр формалаштыру
Танып -белү УУГ
-тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;
-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;
-рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавп таба белү;
-укыганны анализлау;
Коммуникатив УУГ:
Төптөшенчәләр
Предметара бәйләнеш
Рус теле, әйләнә-тирә дөнья
Эшнеоештырутөрләре
Фронталь, индивидуаль, парлапэшләү
Чыганаклар :
- төп
- өстәмә
1. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова.Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012, 2 нче кисәк,10-12б.
2. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: Мөстәкыйль эш дәфтәре , Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012, 35-36 б.
3. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) ШУУГ -шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре ТБУУГ-танып белү универсаль уку гамәлләре КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре |
Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру | Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. − Хәерле иртә, балалар! − Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
| Укучылар теләкләр тели: − Яңа көн тынычлык алып килсен! − Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк! − Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк! − Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк! | КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү ШУУГ: үзмаксат кую |
Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру | 1. Матур язу күнегүе. - Тактада язылган хәрефләр һәм җөмләләрне матур итеп күчереп языгыз. С,Х,Һ,К баш хәрефләрен язу Хәмит Зөһрә хәбәр һөнәр пөхтә шәһәр рәхмәт һәйкәл 2. Җөмләләр өстендә эш. 2) [Х],[Һ]авазларына һәм хәрефләренә төшенчә бирү. - [Х] [Һ] авазларын әйткәндә тавыш ярылары тибрәнми, тавыш катнашмый. - [Х] [Һ] авазлары - саңгырау тартыклар. 3) Х, һ хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлату. - Фикерегезне шушы җөмлә өстендә дәлилләп күрсәтегез. | Укучыларның җаваплары тыңлана.
| ТБУУГ: хһәм һ хәрефләрнең төп билгеләрен аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу |
Уку мәсьәләсен кую | 50нче күнегү өстендә эшләү. Парларда эш - Шигырьне укыйк һәм х һәм һ хәрефләре кергән сүзләрне языйк - Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез? -Дәрескә нинди максат куярсыз? | Укучыларның җаваплары
| ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу |
Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү. | Күп нокталар урнына өйрәнгән хәрефләрне кую. Кеше исемнәре ничек языла. - Нәтиҗәләрне дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырыйк, дөрес фикер йөрттекме икән? | Балаларның җаваплары Баш хәрефтән языла Сүзләрне истә калдырырга Үзбәя . | ТБУУГ:уку мәсьәләсенчишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
Динамик пауза |
|
|
|
Яңа белемнәрне ныгыту | Дәреслек белән эш. 1. 52 нче күнегү. Шаулама шигырен күчереп яз 2дөрес яз сүзлеге өстендә эшләү
| Өйрәнгәннәргә нигезләнеп, баганадагы сүзләрдән җөмлә төзиләр | РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда "Аңлатмалы сүзлек" куллану КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү |
|
|
|
|
Уку эшчәнлеген йомгаклау. | 1. Рефлексия. - Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә нәрсә бирде? 2. Белемнәрне бәяләү.
3. Өй эше. "Дуслык таш коймадан ныграк" темасына тамырдаш сүзләр кулланып, хикәя төзеп язарга.
| Балаларның җаваплары
| ШУУГ: үз уңышларың /уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
|