Рәхмәтемнең иң олысы Сиңа әлифбам!

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

"Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбе"











"Рәхмәтемнең иң олысы, сиңа Әлифбам!"

1нче сыйныфларда Әлифба китабын озатуга багышланган кичә.




















Сыйныф җитәкчесе: Гозәерова Ләйсән Габдуллаҗан кызы


16 март, 2014ел

ТЕМА. "Рәхмәтемнең иң олысы сиңа,Әлифбам!" МАКСАТ. 1. Балаларга укуга зур тырышлык куеп, дус-тату яшәсәң генә күп нәрсәләргә ирешеп булуын күрсәтү

2. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Сөйләмнәрен баету, дөрес, сәнгатьле уку күнекмәләрен, сәхнә осталыкларын үстерү.

ҮТКӘРҮ ФОРМАСЫ. Фән кичәсе

ҖИҺАЗЛАУ. 1. Мультимедиа проекторы экранында:1 нче сыйныф укучылары, аларның яртыеллык уңышлары турында информация.

2. Биремнәр:табышмаклар, хәрефләр, мәcьәләләр, сораулар язылган карточкалар.

МАТЕРИАЛ.

1. К.В.Закирова "Иң матур сүз". Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия.

2. М.А.Вәлиуллин."Балачак илендә". Башлангыч сыйныф укытучыларына, сыйныф җитәкчеләренә кулланма.

3. Р.Корбан. "Минем туган көнемдә". Шигырьләр.



Бәйрәм үткәреләсе зал бәйрәмчә бизәлгән. Укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә куелган. "Рәхмәтемнең иң олысы сиңа, Әлифбам" дигән лозунг эленгән.

1 нче укучы. Шушы залга җыелган күк

Табигатьнең бар яме.

Бүген хисләр чәчәк ата.

Бүген Әлифба бәйрәме!

2 нче укучы. Матур итеп киендек

Бүген бәйрәмгә килдек

Сезне күргәч, кунаклар

Шатландык та, сөендек

3 нче укучы. Әлифбаны тәмамладык

Без җыелдык бәйрәмгә

Шатлыгыбыз эчкә сыймый

Ничек сезгә сөйләргә?

Укытучы сүзе: Хөрмәтле әти-әниләр,укытучылар, кадерле балалар! Чынлап та, бүген бездә зур шатлык, зур сөенеч-Әлифба бәйрәме.
Әле кайчан гына беренче сентябрь көнне без җиде укучыны балалар бакчасыннан 1нче сыйныфка кабул итеп алган идек.Алар барысы да хәзер укый да, яза да, мисаллар да чишә белә.Шулай ук алар матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.Бу-аларның беренче җиңүе.

Кадерле әти-әниләр! Әлифба бәйрәме - сезнең өчен дә зур тантана ул.Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез бар.Бәйрәм котлы булсын.Ә хәзер сүзне укучыларыбызга бирик.Беренчеләребезне зал уртасына чакырыйк. (Тантаналы көй астында укучылар залга ярымовал ясап тезелеп басалар)

Укытучы.

Укучылар, сез күптән түгел генә мәктәпкә килдегез. Шушы кыска гына вакыт эчендә күп яңалыклар белән таныштыгыз. Хәзер дөрес итеп укый, матур итеп яза һәм рәсем ясый беләсез. Әлифба сезне күп һөнәрләргә өйрәтте. Ә бүген бергәләп Әлифба белән хушлашу бәйрәменә җыелдык.

(Кыңгырау тавышы ишетелә. Залга күңелсез генә Әлифба китабы керә.)

1 нче укучы. -Кара әле, бәйрәмгә кемдер килә.

Әлифба. Озын алка тактым да,

Матур күлмәк кидем дә,

Алтын ачкычымны алып

Сезнең янга чаптым.

(Аптырап ачкычка карап тора) Ой,оныттым!Кемгә тапшырырга тиеш әле мин бу ачкычны! Малайлар,кызлар...(Елый)

Әминә.Монда мин,әлифба дус,нәрсә булды?

Әлифба.Ә-ә мин,мин оныттым,ачкычны кемгә бирергә икәнен оныттым.

Әмир.Тылсымлы ачкычның йозагы да булырга тиеш.

Әлифба.(Йозак күреп ,аны ачарга бара башлый) Ә-ә хәзер...

Әмир.Юк,юк,ул йозакны син үзең генә ача алмыйсың.

Карга.Эххе-эххе,шундый ялтырый,моны эләктерергә кирәк. Әй,зыялы Әлифба китабы, тукта,син кайсы мода журналыннан төштең,кулыңда нәрсә ул,бир тотып карыйм! Әлифба.Юк-юк,мин аны сиңа бирә алмыйм.Мин аны үземә алмашка килүче -әдәби уку китабына бирергә тиеш. Карга (Уйлана) Тәк-тәк,ярар,шулай да булсын.Ул миңа кирәк тә түгел,әйдә уйнап алыйк.Син ул ачкычыңны яшереп куй,ә мин эзлим.

Әлифба. Юк,минем уйнарга вакытым юк.

Карга .Алай булгач,мин чупа-чупс яшерим.(Яшерә.Әлифба эзләгән арада,карга ачкычны урлый.)

Әлифба.Их,мин ,аңа ышандым,инде нишлим?

Куян кызы. Ой,үләм,нишләп елап утырасың? Кара инде син моны...

Әлифба. Карт тирәктә яшәүче карга-Каркарус явыз,тылсымлы ачкычны урлады.

Куян кызы. Кайгырма,дустым, борчылма. Синең кебек белем капчыгына елау бер дә килешми. Әлифба.Ничек инде борчылмыйм,минем бит ул ачкычны 1 сыйныф укучыларын шигырьләр,әкиятләр,табышмаклар белән таныштыручы -әдәби уку китабына бирәсем бар. Куян кызы. Бик дөрес әйтәсең. Әлифба дус,анысы шулай инде. Ә менә ачкычны ничек табасы?

Әлифба. Ә,ә мин уйлап таптым, карга бит ул бәлеш ярата.Хәзер итле бәлеш алып килүем булыр,карга авызын ачып килеп тә җитәр.

Куян кызы.Вәт менә бу идея! Ә бәлешне каян аласы? (Уйлана)

Әлифба. Минем Әмир белән Әминә дусларымның дәү әниләре бик оста итеп итле бәлеш пешерә, мин хәзер бәлешне алып килеп җитәм.Ә син шушы тирәдә уйный тор.(Әлифба кереп китә)

(Куян кызы сикереп уйнап йөри).

(Карга чыга,кулында ачкыч.)

Куян кызы. Карга әфәнде синең кулыңда нәрсә ялтырый. Бигрәк матур әйбер.Сиңа каян килде ул?

Карга. Синнән яшереп булмый инде,мин аны Әлифбадан урладым. Алайса бик кәперәеп йөри. Имеш ул кызларны-малайларны укырга өйрәткән. Куян кызы. Синеке шул булыр инде,кайда ялтыраган әйбер күрәсең барсын да үзеннеке итәсең килә. Кеше әйберенә кагылырга ярамаганлыгын әниең бер дә әйтмимени соң?

Карга. Менә үзем дә үкенеп бетә алмыйм. Шулай шул бу нәрсә миңа нәрсәгә инде.Ни ашарга,ни кияргә ярамый.

Куян кызы. Карга әфәнде бир син аны хуҗасына.

(Шулвакыт бәлеш күтәреп Әлифба керә)

Әлифба.(Карганы күреп) Карга ...син дә монда мени,менә Әминә белән Әмирнең дәү әниләре итле бәлеш пешергән,әгәрдә минем ачкычымны бирсәң,син дә сыйланырсың.

Карга. Мин бик тә ачыккан идем,үлепләр китәм инде шул итле бәлеш өчен..... Мә, Әлифба ачкычың үзеңгә булсын.

(Әлифбага ачкычны бирә,Әлифба сөенә)

Әлифба. Беләсезме,дусларым миңа бу ачкычны үземнең дәвамчым-әдәби укуга тапшырыр га кирәк..

(Шулвакыт әдәби уку керә)

Әлифба.Кадерле Әдәби уку менә бу тылсымлы ачкычны сиңа тапшырыр чак җитте.Бу ачкыч бик күп сынаулар үтте. Уку елы дәвамында яхшысы да ,яманы да күп булды. Миңа кыен вакытта шушы тылсымлы ачкыч ярдәмчем булды. Мә ал бу ачкычны.Киләчәктә сиңа да тылсымлы ачкыч юлдашчың булсын. (Әлифба кереп китмәкче була. Шулвакыт Әмир белән Әминә каршы чыгалар.)

Әминә.Әлифба дус, балаларның сиңа әйтер сүзләре бар.

Әмир.Әйе шул, Әлифба ,балаларның сине тиз генә җибәрәселәре килми.

(Әлифба һәм Әдәби уку уртага матур итеп бизәлгән креслога утыртыла.)

" Ә " хәрефе. Ә мине таныйсызмы?

Әтәчем иртән тора,

Һава ярып кычкыра.

Ашыгырга куша безгә

Мәктәп-белем иленә.

"Л" хәрефе. Ә мине беләсезме?

Лычма суга төшерсә дә,

Әй рәхәт соң ул яуганда!

Йөгерәсең-чабасың,

Суында чыланасың.

"И" хәрефе -Исәнмесез! Мин... мин...

(Зал әйтә: "И" хәрефе )

-Әйе, дусларым. Мин "И" хәрефе

Бар ул "ил" һәм "ирек"тә.

"И" хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

"Ф" хәрефе -Уф, уф! Мин дә килдем бәйрәмгә

Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә

Һаман тора күз алдымда

Күрсәм дә тик төшемдә.

"Б" хәрефе Бүген бәйрәм бит безнең

Бар балалар да белсен

"Б" дан башка бәйрәм булмый

Барысы да күреп китсен.

"А" хәрефе -Сез мине таныйсызмы?

"А" хәрефе алмада

"А" хәрефе агачта

"А" хәрефен яратабыз

Өйрәнәбез иң башта.

1 нче укучы Һәммәбезнең үз урыны

Барыбыз да кирәкле

Безне "Әлифба" китабы

Дус булырга өйрәтте.

2 нче укучы Әлифба- тормышта

Беренче баскычым

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

Әминә. Әйдәгез, бергәләп җырлыйбыз.("Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җырын җырлыйлар. М.Пляцковский сүзләре, В.Шаинский көе, Р.Гыйлемханов тәрҗемәсе.)

Укытучы. Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар!

Менә хәзер мин беренчеләрнең зирәклеген тикшереп карыйм әле. Мин сораулар бирермен, ә сез шуларга җавап бирерсез.

БЕРЕНЧЕ БИРЕМ-ТАБЫШМАКЛАР

Алтын була,көмеш була,

Ләззәт бирә күңелгә.

Колагында һәр кыз бала

Аны тели күрергә.

(Алка)

Әй кычкыра ул сузып,

Тавыкларны чакыра.

Әти бит ул безнең дип,

Чебешләр карап тора.

(Әтәч)

Безне шушы сүз белән

Атап йөртә өлкәннәр.

Ләкин шушы исемне

Алар да бит йөрткәннәр.

(Бала)

Җирнең уртасында нәрсә бар?

(И хәрефе)

Вакытында бар син аңа,

Рәхмәт, әле алар бар!

Авырткан җиреңне карар,

Чиреңне ул дәвалар.

(Врач)

ИКЕНЧЕ БИРЕМ- СҮЗЛӘР УЙЛАУ

ӘЛИФБА сүзе хәрефләренә башланган сүзләр уйлау.

Укытучы.

Ә хәзер без сезне рус теле буенча да тикшереп карыйк әле. Без сезнең белән рус телендә аралашырбыз.

Сегодня у нас большой праздник, праздник показ своих умений. Я вам приготовила несколько заданий.

ПЕРВОЕ ЗАДАНИЕ

Рассказать одно стихотворение на русском языке

ВТОРОЕ ЗАДАНИЕ

А теперь, я читаю отрывки из стихов. А вы должны узнать, о ком или о чём идёт речь.

Он большой, как мяч футбольный,

Если спелый - все довольны,

Так приятен он на вкус,

И как зовут его… (арбуз)

Мчится без оглядки

Лишь сверкают пятки

Мчится что есть духу,

Хвост короче уха.

Живо угадай-ка,

Кто же это?... (зайка)

В подполье, в каморке

Живёт она в норке,

Серая малышка.

Кто же это? (мышка)

Укытучы. Рәхмәт,укучылар! Хәзер математика фәне буенча да тапкырлыгыгызны, зирәклегегезне сынап карыйм әле.

БЕРЕНЧЕ БИРЕМ-"ӘЙЕ яки ЮК"

1. Атнада 7 көн.

2. Мәктәп сүзендә 6 хәреф бар.

3. Шалканны 6 кеше тарткан.

4. Атнаның икенче көне дүшәмбе дип атала.

5. Кыштан соң яз килә.

6. Тавыкның 3 аягы бар.

7. Ел январь аеннан башлана.

8. 1 нче сыйныфта 2 кыз бар.

9. Әлифба сүзендә 3 иҗек бар.

ИКЕНЧЕ БИРЕМ-МАТЕМАТИК МӘСЬӘЛӘЛӘР

Шигъри мәсьәләләр.

1.Алмагачта 5 алма

Алар пешкән, алланган.

Берсен алды Мәликә

Агачта калды ничә?

2.Ак каенда 3 чыпчык,

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез -

Барысы ничә кошчык?

3.Челән янына дәрескә

8 саескан килгән.

Шулардан З есе генә

Дәресен әзерләп килгән.

Ничә ялкау саескан

Дәрескә очып килгән?

4.Бер күлмәктә 3 төймә,

Бер күлмәктә 5 төймә.

3 төймә дә, 5 төймә

Ничә? Шуны кем белә?

5.7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга.

1әү килде тагын да

Исәплә син барын да.

6. Әминәнең тубы икәү,

Әмирнең тубы өчәү.

Әйт әле син үскәнем,

Аларда туп ничәү?

ЯЛ ИТЕП АЛУ КҮНЕГҮЕ.

Музыка астында "Әлифба" сүзен язу.

-куллар белән;

-аяклар белән;
-тезләр белән;

-иңбашлары белән;

- күзләр белән;һ.б.

Укытучы.Безнең Булат үзен күп нәрсәләргә өйрәткән әлифба китабы турында шигырь дә өйрәнде. Әйдәгез хәзер аны тыңлап карыйк.

Әлифба бәйрәме.

Җыелдык без зур бәйрәмгә

Һәммә кеше шатлана.

Тәүге тапкыр хәреф тану

Әлифбадан башлана.

Әлифбама рәхмәт әйтәм

Туган телне өйрәтте.

Хәрефтән сүзләр тезетеп,

Әкиятләр сөйләтте.

Чын күңелдән дәшәм сиңа,

Әлифбам,син-юл башым.

Һәрвакытта бул янәшә

Тугры иптәш,юлдашым.

Әлифба. Укучылар, сез бик булган укучы икәнсез. Минем турыда бик матур шигырь дә өйрәнгәнсез, апагыз әзерләгән барлык биремнәрне үтәп чыга алдыгыз. Миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Мин үз урыныма Әдәби укуны калдырам. (Әлифба китә)

Рәхмәт, сиңа Әлифба

Хуш, сау бул Әлифба.

Әдәби уку.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратасыз

Менә мине укырсыз.

Туган тел - иң татлы тел.

Тәмле диеп телең йотма

Туган телне онытма.

Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

Укучы. Китап - киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

Укы дустым син аны

Китапның син дусты бул,

Бик күп сорауларыңа

Җавап биреп торыр ул.

"Китап" җыры. (З.Хәбибуллин көе, Җ. Тәрҗеманов сүзләре)

Алып баручы.

Балалар, Әдәби уку сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.

Әдәби уку.

Көттем мин бергәләп

Укыр көн җиткәнен.

Мин әле өр - яңа

Бер тапсыз битләрем

Килдем мин никадәр

Җыр, шигырь, хикәя,

Мәкальләр күтәреп

Май ае беткәнче

Укырга җитәрлек.

Тап кына җавабын

Табышмак ничаклы

Тик сезгә үтенеч

Таплама китапны.

Әйдәгез бергәләп.

Иң газиз телебез

Туган телем дигән

Җырны җырлыйбыз.

Җыр "Туган телем" (Э.Мөэминова сүзе, М.Минһаҗев көе) Укытучы. Туган тел - иң татлы тел,

Туган тел - иң тәмле тел.

Тәмле диеп телең йотма,

Туган телне онытма.

Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Бүгенге бәйрәмне караганнан соң 1 нче сыйныф укучыларының уңышларына барыбыз да сөенеп утырдык. Аларның бик тырыш укучылар икәнен күреп куандык. Алга таба да шул сыйфатларыгызны югалтмагыз. Ә хәзер барыбыз да "Туган тел" җырын җырлап кичәбезне тәмамлыйк. Туган телебезне онытмыйк, аны өйрәник, яратыйк.

(Балалар, кунаклар «Туган тел» җырын башкара.)


© 2010-2022