Урок «Нульгә тамамланган саннарны тапкырлау»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Урок «Нульгә тамамланган саннарны тапкырлау»Урок «Нульгә тамамланган саннарны тапкырлау»Урок «Нульгә тамамланган саннарны тапкырлау» Татарстан республикасы Лаеш муниципаль районы

Кече Елга урта мәктәбе 1 нче категорияле башлангыч

сыйныф укытучысы Кадыйрова Рәйхана Наил кызы

(Сингапурча укыту методикасын кулланып үткәрелгән математика дәресе, 4 нче сыйныф, 3 нче чирек)

Тема: Нульгә тамамланган саннарны тапкырлау

Максат:

  1. Нульгә тәмамланган саннарны баганалап тапкырлау темасын ныгыту;

  2. өйрәнелгән типтагы мәсьәләләрне чишә белү күнекмәләрен камилләштерү;

  3. мөстәкыйльлек, игътибарлылык тәрбияләү

Җиhазлау: компьютер, Моро дәреслеге, таймер, музыка..

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

1. Психологик халәт тудыру. Исәнләшү.

- Исәнмесез,хәерле иртә, укучылар. Математика дәресебезне башлыйбыз.Бүгенге дәресебез гадәти генә дәрес түге, бездә бүген кунаклар бар.

2. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

II. Актуальләштерү.

1. Укучылар, математика дәресен телдән исәпләмичә генә үткәреп булмый. Гадәттәгечә дәресебезне телдән исәпләүдән башлыйбыз. Бүген телдән эш тапкырлау таблицасын кабатлау булачак, без аны " Футбол ". уены рәвешендә үткәрербез. Җавапларыбыз дөрес булса гына туп капкага керәчәк.

6х8

3х9

20х5

42:6

10х3

8х9

20х3

45:5

Слайд белән тикшерү

ТЭЙК ОФ -ТАЧ ДАУН структурасы

П. Үтелгәнне ныгыту.

-Үткән дәреснең темасын искә төшерик әле, укучылар.

- Сез ничек уйлыйсыз, тема өстендә безгә тагын эшләргә кирәкме әле?

- Димәк, дәреснең темасы

Тема: "НУЛЬГӘ ТӘМАМЛАНГАН САННАРНЫ ЯЗЫП ТАПКЫРЛАУ".

Әйе, укучылар, үткән дәрестә без "НУЛЬГӘ ТӘМАМЛАНГАН САННАРНЫ ЯЗЫП ТАПКЫРЛАУ".ның

1 нче ысулын өйрәнгән идек,

бүген 2 нче ысулын өйрәнербез

Укучылар, карагыз әле тактадагы мисалларда ялгыш бармы?

х243 х8400 х69000

20 7 4

0000

486

1.Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен тапкырлаулар бер - берсеннән аерыла, кайсы дөрес. (Бер - берсенә җавапларны парларда әйтәләр) (РЕЛЛИ -РОБИН)

1) урынны экономияләү өчен

2) вакытны исраф итмәс өчен

Дөрес җавапны табар өчен нишләргә кирәк инде, укучылар.

  • Тапкырлау таблицасын белергә, бигрәк тә 0 гә беткән саннарны тапкырлау кагыйдәсен.

(Дәреслек белән эш) 9 бит, №41. Укучылар битләрдә 588х70 не тапкырлап ТАЙ ПЭА ШЭА струтурасы буенча пар табып бер - берсенә аңлаталар.

МУЗЫКА, ТАЙМЕР

2. Дәфтәрләргә число, сыйныф эшен язу.

Калганын тактада, дәфтәрләрдә эшлиләр.

  • №42, 9 бит .Мәсьәлә чишү (ТАКТАДА кыскача язылыш)

  • (ТИМБИЛДИНГ - 4 кеше эшли)

-Ни өчен җавабың шулай килеп чыкты? (Бер-берсенә сөйлиләр.)

Ничә гамәл белән эшләнүен ачыклыйлар. Үзләренең эшләрен тикшерәләр. Кайсы җавап дөрес булуын билгелиләр.

Рефлексия. Укчылар, без бүген дәрестә нәрсә белергә тиеш идек, белдекме?

V.Өйгә эш бирү. 9 нчы бит, № 44, №47
VI. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую



© 2010-2022