“Минем кечкенә песием” тексты өстендә эш

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема "Минем кечкенә песием" тексты өстендә эш.

Максат

"Минем кечкенә песием" тексты белән танышырга.

Текст белән эшли белүне камилләштерергә, укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес уку күнекмәләрен үстерергә.

Балаларда хайваннарга карата җылы хисләр тәрбияләргә.

Планлаштырылган нәтиҗә

Текст белән эшли, фикерли, уйлый белү , иҗади эшләү.

Төп төшенчәләр

Текст, диалогик, монологик сөйләм.

Предметара бәйләнеш

Татар теле , рус теле, рәсем дәресләре белән

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1.ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган, рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле уку китабы дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина, Казан, "татармультфильм" нәшрияты, 2013 ел)

2. Татар теле һәм әдәбияты укытуда яңа технологияләр (Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Яр Чаллы, 2011 ел)

Әдәби уку Ф.Ш.Гарифуллина И.Х.Мияссарова 2 нче сыйныф, Мәгариф- вакыт нәшрияты. 2013 ел

1. Презентация Power Point «Минем песием нишли?"

2.китаплар, рәсемнәр, плакатлар,карточкалар, йомшак уенчык.

дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Укучылар теләкләр тели:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат:

текст белән таныштыру,

эшли белүне камилләштерү, уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес уку күнекмәләрен

булдыру.

Укучылар өчен максат: сәнгатьле итеп укый белү, монологик, диалогик сөйләм төзү, үз фикерләрен аңлата алу.

Альбом битенә ясап килгән песиләренең рәсемнәре турында фикер алышалар һәм өйрәнелгән сүзләрне кертеп төзелгән җөмләләрен укыйлар.берничә җөмлә төзергә иде.

Сүзлек эше.Песи [пэси ] ,яшь [йәш] - лет, молодой, муен [муйын] - шея, Акмуен [акмуйын], аяк [айак] , койрык [ койрок] - хвост, йомшак[йомшак] - мягкий, нежный, хәйләкәр [хәйләкәр] - хитрый, мыеклы [мыйыклы] - усатый, акыллы [акыллы] сүзләренең мәгънәләренә төшендерү, аларны дөрес укуга игътибар итү. Бер кат укытучы үзе дөрес итеп укып чыга.

Укучылар өй эшләрен укып чыгалар. Укытучы биргән сорауларга җавап бирәләр.

Укытучы артыннан балалар кабатлый. 1-2 укучы тагын бер кат кычкырып укып чыга.

Песи турында диалог төзү

ТБУУГ: рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү,җөмләләр төзү,хайваннарга карата җылы хисләр тәрбияләү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

- Рәсемне игътибар белән карагыз. Рәсемдә песи нишли? Ул нинди? Аны кемнәр ярата?

Экранда песи рәсеме, аның белән танышу.

- Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез?

-Дәрескә нинди максат куярсыз?

Укучыларның җаваплары

Балаларның җаваплары

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: Уку эшчәнлеген оештыру

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

текст турында күзаллау булдыруда ярдәм итү

Укучылар өчен максат:

Текст буенча куелган сорауларга җавап бирә белү, мисаллар китереп раслый белү

- Укучылар, сез үзегезнең песиләрегезнең рәсемнәрен ясадыгыз, сөйләдегез. Ә турында укыдыгыз, ә хәзер мин дә сезгә бер песи турында укып китәм. Ул песинең рәсеме тактада эленгән. Текстны уку. Укытучы текстны беренче кат әкрен генә укып чыга. Укытучы русча җөмлә әйтә , ә балалар тексттан табып татарча әйтәләр( кайбер сүзләрнең тәрҗемәсен кабатлап әйтәләр).

-Песинең исеме ничек?

- Ә ни өчен аның исеме Акмуен?

- Ул нинди?

- Аңа ничә яшь?

- Ул нинди төстә?

- Аның аяклары нинди?

- Песинең койрыгы озынмы?

- Акмуенның колаклары зурмы?

- Күзләре нинди төстә?

- Песи нишли?

- Ул нәрсәләр ярата?

- Акмуен тиз йөгерәме?

- Кечкенә песине кемнәр ярата?

Аннан соң укучылар мөстәкыйль укыйлар.

1-2 укучы кычкырып укып чыга. Калган укучылар чылбыр рәвешендә бер яки берничә җөмлә укыйлар. Текстның эчтәлеге буенча сорау-җавап күнегүләре башкарыла.

- Песинең исеме Акмуен.

- Аның муены ак, шуңа күрә аның исеме Акмуен.

- Ул бик акыллы һәм хәйләкәр.

- Аңа 10 ай.

- Ул кара һәм ак төстә.

- Аның аяклары көчле

- Песинең койрыгы озын һәм йомшак.

- Акмуенның колаклары зур түгел, ә кечкенә.

- Күзләре яшел төстә.

- Песи тәмле ашый, күп йоклый, күп уйный, мине тыңлый, телевизор карый, тычкан тота.

- Ул мультфильмнар ярата.

- Әйе, акмуен тиз йөгерә

- Кечкенә песине әнием дә, әтием дә, мин дә бик яратабыз.

Балаларның җаваплары

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү һәм яклау күнекмәләре булдыру

РУУГ: үз фикереңне башкаларга җиткерү

Динамик пауза

Минем өйдә песи бар,

Менә шундый мыеклы

( куллар белән күрсәтелә). Менә шундый койрыклы ( ике кул артка каерылып, бергә кушыла) Шундый матур аяклы

( ике кул аска таба сузыла).

Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану; белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү

Дәреслек белән эш.

Китаптан 4нче күнегүне эшләү. Җөмләләрне текст эчтәлеге тәртибендә урнаштыру.

1)Ул бик акыллы һәм хәйләкәр. 2) Аның муены ак, шуңа күрә аның исеме Акмуен. 3) Минем песием бар. 4) Ул бик чиста. 5) Аның аяклары көчле, койрыгы озын, йомшак, колаклары кечкенә, күзләре яшел төстә.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда "Аңлатмалы сүзлек" куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: өйрәнгән сүзләр белән җөмләләр төзи белү, сөйләмдә куллана белү.

Карточкалар белән эшләү. Ике раслауның кайсысы дөрес?

  1. - Акмуен аз йоклый.

2) - Ул бик акыллы һәм хәйләкәр.

- Ул бик акыллы һәм хәйләкәр түгел.

3) - Песиемнең койрыгы озын, йомшак.

- Песиемнең койрыгы кыска, йомшак түгел.

4) - Акмуенның колаклары озын.

- Акмуенның колаклары кечкенә.

5) - Ул тычкан тотмый.

- Ул тычкан тота.

  • Песи турында диалог төзергә.

- Песинең исеме ничек?

- Акмуен нинди төстә?

- Акмуен күп йоклый.

- Ул бик акыллы һәм хәйләкәр.

- Песиемнең койрыгы озын, йомшак.

- Акмуенның колаклары кечкенә.

- Ул тычкан тота.

Укучыларның җаваплары

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

1. Рефлексия.

- Укучылар без бүген сезнең белән нәрсә турында укыдык?

- Песинең исеме ничек?

- Ул нинди?

- Акмуен нишли?

- Ә сез песиләрне яратасызмы?

- Алар файда китерәме?

2. Белемнәрне бәяләү.

3. Өй эше.

Китаптагы 8 нче күнегү. Текстны сәнгатьле укырга өйрәнергә. Шулай ук песи турында табышмак язып килергә.

Балаларның җаваплары

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу



© 2010-2022