- Преподавателю
- Начальные классы
- Программа внеурочной деятельности эстетического направления
Программа внеурочной деятельности эстетического направления
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Рабочие программы |
Автор | Хужанбердиева Ч.Т. |
Дата | 01.02.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Аңлатма язуы
Дәрестән тыш үткәрелә торган чаралар укыту-тәрбия эшенең иң мөһим өлеше һәм укучыларның буш вакытын оештыруның бер формасы булып тора. Бүгенге көндә яңа дәүләт стандартларының икенче буынына күчү чорында дәрестән тыш эшчәнлекне тагын да камилрәк итү өстендә эш алып барыла. "Гүзәллек дөньясында" исемле сәнгати-эстетик юнәлештәге программа башлангыч урта белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандартына һәм Россия гражданнарын әхлакый шәхес итеп тәрбияләү Концепциясенә нигезләнә. Әлеге программа укучыларны социаль, мәдәни, иҗади үсешенә, дөньяви һәм туган як мәдәнияте белән танышуга этәргеч бирә. "Гүзәллек дөньясында" программасының әһәмияте: әлеге программа әхлакый сыйфатларны, акыл үсешен, гражданлык позициясен, хөрмәт хисен тәрбияләүне бер бөтен система буларак үз эченә алып, укучыларга музыка буенча белем бирү, гүзәллекне күрә, тоя белү, социаль, әхлакый, мәдәни үзаң, иҗади үсешкә китерүгә шартлар тудыра. Программа түбәндәге эчтәлектән гыйбарәт: Яхшы әхлак кагыйдәләре Этикет (үз-үзеңне тоту) кагыйдәләре Яхшылык һәм Матурлык иленә сәяхәт Музыка иленә сәяхәт Яшәгән ди рәссам Шигърият дөньясында "Гүзәллек дөньясында" эш программасы укучыларның индивидуаль практик эшчәнлеген оештыру дәресләре белән коллектив эшчәнлек дәресләрен аралаштыруны күз алдынла тота. "Гүзәллек дөньясында" программасының максаты: эстетик-эмоциональ эчке дөньясы формалашкан, иҗтимагый яшәеш шартларына яраклашкан әхлакый шәхес тәрбияләү, балаларның иҗатта, сәнгатьнең төрле өлкәләрендә үзләрен сынап карауга шартлар тудыру. Бурычлар:
- башлангыч сыйныф укучыларының яңа социаль мөхиттә үз урыннарын таба алу;
- коммуникатив культура, аралашу һәм аңлашу күнекмәләрен формалаштыру;
- үз-үзеңне тоту, тәртип һәм эшчәнлек өлкәсендә ихтыяри һәм эмоциональ регуляция күнекмәләрен үстерү;
- сәхнә осталыгын үстерү;
- сәнгать әсәрләрен тыңлау, күрү, аңлау һәм анализлау күнекмәләренә өйрәтү;
- сәхнә осталыгы өлкәсенә караган терминнарны дөрес куллану, төшенчәләргә дөрес аңлатма бирүгә өйрәтү;
- әхлакый, тәрбияле шәхес тәрбияләү.
- укучыларның ял, сәламәтләндерү һәм буә вакытларын оештыруның эффектив формаларын куллану;
- тәрбия эшчәнлегендә уңай психологик һәм социаль халәт тудыру;
- укучыларның сәламәтлеген ныгыту;
- һәр укучының иҗади активлыгына ирешү;
- мәктәп һәм гаилә арасындагы элемтәләрне ныгыту.
- җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту, сөйләм культурасы, аралашу, этикет кагыйдәләре белән таныштыру;
- коммуникатив күнекмәләр үстерү;
- әхлакый һәм әстетик хис-кичерешләр тәрбияләү;
- иҗади эшчәнлек сәләте үстерү.
- укучыларда социаль тәҗрибә булдыру;
- төп иҗтимагый кыйммәтләргә уңай караш тәрбияләү;
- мөстәкыйль иҗтимагый эәчәнлек тәҗрибәсе булдыру.
- башлангыч сыйныф укучыларында җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту, сөйләм культурасы, аралашу, этикет кагыйдәләре формалаштыру;
- сөйләм күнекмәләрен формалаштыру;
- сәнгать әсәрләренә уңай эмоциональ караш тәрбияләү;
- дөньяви мәдәни кыйммәткә ия булган әсәрләргә кызыксыну уяту.
- мәктәптә әхлакый тәрбиянең төп бурычы - баланың әхлакый-тәрбияви үсеше, димәк, анда кешелеклелек кыйммәтләре, яхшылык һәм дөнья гүзәллеген күрә белү сыйфатлары тәрбияләү;
- программаның мәдәни әһәмияте гражданлык һәм милләтпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә. Бала, иң беренче чиратта, туган як сәнгате, соңрак башка халыклар сәнгате белән таныша;
- программа "туган нигездән гомумкешелек кыйммәтләргә" прнцибына таяна. Россия - күп яклы, күпкырлы дөньяның бер өлеше. Бала дәрестән дәрескә Россиядә яшәүче төрле милләтләрнең мәдәнияте белән таныша һәм дөньядагы бар халыкларны гомумкешелек кыйммәтләре берләштерә икәнлегенә инана. Табигать һәм яшәеш - дөньяга карашның төп нигезе булып тора;
- сәнгатьнең кеше тормышы белән бәйләнеше, аның көндәлек яшәештә, җәмгыятьтә тоткан урыны, һәр кеше үсешендә сәнгатьнең әһәмияте - курсның төп баганасы;
- программа сәнгатьнең тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән булуын күрсәтә, укучыларның шәхси тәҗрибәсенә дә таяна. Күзәтү алымына нигезләнүе һәм тирә-юньне эстетик яктан бәяләү - программа материалының мөһим шарты булып тора. Әйлә-тирәдәге күренешләргә үз бәяңне бирү фикерләү дәрәҗәсен үстерә;
- төп максатларның берсе булып кешенең эчке дөньясы белән кызыксыну хисе тәрбияләү, үз-үзеңне танып белү, эчке кичерешләреңә бәя бирә белү тора. Бу исә, башкаларның хис-кичерешләрен уртаклаша, аңлый белүгә китерә;
- сәнгатькә багышланган һәр тема танышып, өйрәнелеп кенә калмый, үз хис-кичерешләрең аша үткәрелеп, тоелып, бәя бирелеп барылырга тиеш. Ә моңа үз шәхси тәҗрибәңә нигезләнеп кенә ирешеп була. Бары тик шул очракта гына сәнгать буенча алган белем һәм күнекмәләр шәхси шһәмияткә ия, чынбарлык, тормыш белән бәйләнгән була һәм шәүес күңеленә барып җитеп, аның дөньяга үз карашын формалаштыра ала;
- сәнгати мәгълүматның үзенчәлекле сыйфаты - аны сүзләр белән җиткереп, аңлатып булмый. Эмоциональ, хис-кичерешкә бай сәнгать әсәрләрен, сәнгати образны сәнгать вакыйгалары эчтәлегенә куеп, үзең аша үткәреп, тоеп, сиземләп кенә була. Моның өчен тел-сурәтләү чаралары, сәнгати чаралар белән таныш булу зарури. Сәнгатьнең үзенчәлеге һәм көче дә шунда чагылыш таба: сәнгать әсәренең эчтәлеге баланың үз хис-кичерешләре аша үткәрелеп кабул ителә. Шул рәвешле, хис-кичерешләр үсеше, буыннар бәйләнеше һәм эмоциональ кыйммәтләр барлыкка килә.
- туган ил, туган халыкның мәдәнияте һәм сәнгате өчен горурлык хисе;
- башка халыклар мәдәнияте һәм сәнгатенә хөрмәт хисе;
- мәдәният һәм сәнгатьнең иҗтимагый һәм шәхси тормыштагы мөһим ролен аңлау;
- эстетик хис-кичерешләр, сәнгати үзаң, күзәтүчәнлек һәм фантазия формалаштыру;
- эстетик кыйммәтләр формалаштыру - сәнгать, табигать белән аралашу әһәмияте, әйләнә-тирәгә иҗади якын килү, мөстәкыйль иҗади эшчәнлек булдыру;
- укытучы җитәкчелегендә төркемнәрдә, коллективта иҗади эш күнекмәләре булдыру;
- уртак эшчәнлек вакытында иптәшең белән хезмәттәшлек итә, уртак фикергә килә белү;
- үзеңнең һәм сыйныфташларыңның эшчәнлеген анализлау, дөрес бәя бирү.
- танып белү һәм практик эшчәнлектә куллана белүдән чыгып, универсаль эшчәнлекләрнең формалашуын характерлый;
- рәссам күзаллавыннан чыгып, чагынтыра, анализлый, мөһимне аера, гомумиләштерә белү;
- диалог алып бару, иҗади эшчәнлек вакытында коллектив эчендә бурычлар һәм рольләрне бүлеп бирү;
- өстәмә сәнгати материал эзләүдә информацион технологияләр куллану, рәсем сәнгате, графика, моделирование буенча иҗади проектлар әзерләү;
- куелган максат-бурычлардан чыгып, уку эшчәнлеген планлаштыру һәм оста алып бару, төрле сәнгати-иҗади мәсьәләләрнең чиәү юлларын табу;
- мөстәкыйль иҗади эшчәнлек өчен эш урыны булдыру, вакытны рациональ файдалану;
- яңа белем һәм күнекмәләр алуга, югары нәтиҗәләргә ирешүгә омтылу.
- әдәп, аралашу, этикет кагыйдәләрен үтәү;
- сәнгати эшчәнлек төрләрен белү;
- сәнгать төрләре һәм жанрларын белү;
- сәнгатьнең образлы өлкә булуын аңлау;
- табигать күренешләренә, тирә-яктагы вакыйгаларга эстетик бәя бирү;
- алган белем һәм күнекмәләрне сәнгать әсәрләрен башкарганда куллану;
- рус һәм дөнья мәдәниятенең берничә күренекле әсәрләрен тану, тоя белү, сурәтләү һәм эмоциональ бәя бирә белү;
- эчтәлек, сюжет һәм сурәтләү чараларыннан чыгып, сәнгать әсәрләрен анализлау;
- туган якның һәм Россиянең күренекле сынлы сәнгать музейлары исемнәрен белү;
- өйдә, урам, театр, бәйрәмнәрдә визуаль-сәнгать үрнәкләрен күреп алуга ирешү;
- кешенең эчке матурлыгын, бай әхлакый дөньясын, акыл гүзәллеген сурәтләүче сәнгать әсәрләрен мисалга китерә белү;
- музыкаль грамота нигезләрен, белем һәм күнекмәләрне куллану.