АНАЛИЗ ҮРНӘКЛӘРЕ

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:





АНАЛИЗ ҮРНӘКЛӘРЕ

СҮЗГӘ ЛЕКСИК АНАЛИЗ ЯСАУ ТӘРТИБЕ

  1. Сүзнең бер яисә күпмәгънәле булуын күрсәтергә, күчерелмә мәгънәдә булса, аңлатырга.
  2. Җөмләдә антоним, синоним, омонимнарны табарга.
  3. Сүзләрнең килеп чыгышын билгеләргә.
  4. Кулланылыш даирәсе ягыннан сүзләрне төркемләргә (гомумкулланылыш сүзләре, һөнәри сүзләр, диалекталь сүзләр).
  5. Актив яисә пассив кулланылыштагы сүзләрне аерырга, төрләрен күрсәтергә.
  6. Фразеологик әйтелмәләр булса, табып, мәгънәләрен аңлатырга.

Анализ үрнәге: Кайбер мәшәкатьләрне исәпкә алмаганда, кичә җанлы узды (М. Мәһдиев). кайбер - туры мәгънәдә, төрки-татар чыгышлы сүз, гомумкулланылыш сүзе, актив; мәшәкатьләрне - туры мәгънәдә, гарәп сүзе, гомумкулланылышта, актив сүз; исәпкә алмаганда - күчерелмә мәгънәдә, исәпкә - гарәп сүзе, алмаганда - төрки-татар, фразеологик әйтелмә, гомумкулланылышта, актив лексикага керә; кичә - туры мәгънәдә, төрки-татар чыгышлы сүз, гомумкулланылыш сүзе, актив; җанлы узды - күчерелмә мәгънәдә, җанлы - фарсы сүзе, узды - төрки-татар, гомумкулланылышта, актив.


СҮЗГӘ ФОНЕТИК АНАЛИЗ ЯСАУ ТӘРТИБЕ

  1. Сүзне иҗекләргә таркатырга, басымын күрсәтергә.
  2. Сүздә ничә аваз һәм хәреф барын билгеләргә. Авазларны һәм хәрефләрне рәттән санап чыгарга.
  3. Сузык авазларны күрсәтергә, һәрберенә билгеләмә бирергә (калын-нечкә (алгы-арткы рәт), озын-кыска, рәтен ачыкларга), сүзнең сингармонизм законына буйсыну-буйсынмавын ачыкларга.
  4. Тартык авазларны санап чыгарга, аларга билгеләмә бирергә (яңгыраумы-саңгыраумы һ.б.), фонетик үзгәреш булса, төрен атарга.
  5. Аваз һәм хәрефнең бер-берсенә туры килмәгән очракларын билгеләргә һәм аңлатырга.
  6. Фонетик үзгәрешләрнең төрен күрсәтергә.
Анализ үрнәге: Әнкәй күзләрендә соңгы якты сүнә (Р. Фәйзуллин) җөмләсендә әнкәй сүзенә фонетик анализ: ән-кәй - басым соңгы иҗеккә төшә; 5 хәреф, 5 аваз. Авазлар: [ә], [ң], [к], [ә], [й]. Хәрефләр: ә, эн, ка, ә, й. Сузык авазлар: [ә] - алгы рәт, түбән күтәрелешле озын сузык аваз. Сүз сингармонизм законына буйсынган. Тартык авазлар: [ң] - увуляр, ярымйомык, яңгырау, сонор борын авазы; [к] - йомык, тел арты саңгырау авыз авазы; [й] - тел уртасы, өрелмәле яңгырау, сонор авыз авазы. Сүздә увуляр ассимиляция күзәтелә: [н] авазы [к] тартыгы янәшәсендә [ң] булып яңгырый.

СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕ ЯГЫННАН АНАЛИЗ ЯСАУ ТӘРТИБЕ

  1. Сүзне мәгънәви кисәкләргә таркатырга, ничә кисәктән торуын әйтергә.
  2. Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләр китерергә.
  3. Нигезен һәм кушымчаларын аерырга, кушымчаларның төрләрен билгеләргә.
Анализ үрнәге: Әрәмәлектә шомырт күп. Әрәмәлектә - әрәмә-лек-тә. Сүз өч өлештән тора: әрәмә - тамыр, -лек - сүз ясагыч кушымча, сүзнең нигезе - әрәмәлек-, -тә - бәйләгеч кушымча.

С Ү З Т Ө Р К Е М Н Ә Р Е Н Ә М О Р Ф О Л О Г И К А Н А Л И З

Я С А У Т Ә Р Т И Б Е

Исемгә морфологик анализ

  1. Ясалышы.
  2. Ялгызлык яки уртаклык исеме булуы.
  3. Кайсы килештә килүе.
  4. Тартым белән төрләнгән булса, аның заты-саны.
  5. Берлектә яки күплектә булуы.
  6. Ачыклап килгән сүзе (җәя эчендә күрсәтелә).
Анализ үрнәге: Әминә сәгать алты тулганда гына йоклап китте. (Ф.Әмирхан). Әминә (йоклап китте) - тамыр, ялгызлык исеме, баш килештә, берлек санда.

Сыйфатка морфологик анализ

  1. Сыйфатның ясалышы.
  2. Кайсы сүзне ачыклый.
  3. Дәрәҗәсе.
  4. Төрләнсә, ничек төрләнүе.
Анализ үрнәге: Көзнең иң матур мизгелләре иде бу. иң матур (мизгелләре) - тамыр сыйфат, артыклык дәрәҗәсендә.

Рәвешкә морфологик анализ

  1. Ясалышы.
2. Кайсы сүзне ачыклый. 3. Рәвешнең төркемчәсе. 4. Кайсы сүзне ачыклап килүе. Анализ үрнәге: Әбинең куркуы бушка гына булды. Бушка (булды) - конверсия ысулы (исемнән рәвешкә күчү), хәл рәвеше, сәбәп-максат рәвеше. Алмашлыкка морфологик анализ 1. Ясалышы. 2. Кайсы сүзне ачыклый. 3. Алмашлыкның төркемчәсе. 4. Төрләнсә, нәрсә белән төрләнүе. Анализ үрнәге: Ул безнең тавышны ишеткән, ахырысы. (Г. Ибраһимов) ул (ишеткән) - тамыр, исем алмашлыгы, зат алмашлыгы, баш килештә. Берлек санда; безнең - тамыр, исем алмашлыгы, зат алмашлыгы, иялек килешендә, берлек санда.

Санга морфологик анализ

1.Ясалышы.

2. Кайсы сүзне ачыклый.

3.Санның төркемчәсе.

4. Төрләнгән булса, нәрсә белән төрләнгән. Анализ үрнәге: Унбишенче сентябрьдә аларның хатлары килеп төште. Унбишенче (сентябрьдә) - кушма, тәртип саны. Фигыльгә морфологик анализ
  1. Ясалышы.
  2. Төркемчәсе.
  3. Заман белән төрләнгән булса, нинди заманда булуы.
  4. Юнәлеше.
  5. Саны.
  6. Зат белән төрләнгән булса, заты.
  7. Барлыкта яисә юклыкта булуы.
  8. Исем һәм сыйфат фигыльләрне тикшергәндә, фигыльгә һәм исемгә (сыйфатка) хас үзенчәлекләрне күрсәтергә.
Анализ үрнәге: Рәшидә башын иеп, күңелле гөрләшкән төркемне урады да, ялгызы трамвайга таба китте. (М. Маликова) иеп (китте) - тамыр, -еп формалы хәл фигыль,төп юнәлештә, барлыкта; гөрләшкән (төркемне) - ясалма (гөр-лә-ш-кән), үткән заман сыйфат фигыль, уртаклык юнәлешендә, барлыкта. урады - тамыр нигезле билгеле үткән заман хикәя фигыль, төп юнәлештә, 3 затта, берлектә, барлыкта. Ияртемнәргә һәм ымлыкларга анализ тәртибе
  1. Төре күрсәтелә, мәгънәсе ачыклана.
Бәйләгеч сүз төркемнәренә анализ тәртибе Бәйлек
  1. Бәйлек яки бәйлек сүз булуы ачыклана.
  2. Кайсы килешне таләп итүе , нинди сүзләрне бәйләве күрсәтелә.
Теркәгеч
  1. Теркәгеч яки теркәгеч сүз булуы ачыклана.
  2. Төркемчәләре күрсәтелә.
Модаль сүз төркемнәренә анализ тәртибе Кисәкчә
  1. Төркемчәсе күрсәтелә
  2. Язылыш кагыйдәсе аңлатыла.
Анализ үрнәге: Һәм "бак-бак" дип әйтер алдыннан хорда булган бөтен җырчылар, үзләре дә сизмәстән, Әлтафига таба борылдылар (М. Мәһдиев). һәм - теркәгеч, тезүче, җыючы теркәгеч; бак-бак - аваз ияртеме, кош тавышына охшатып ясалган; дә - кисәкчә, мәгънәне көчәйтү, кинәтлеген белдерү өчен кулланыла, аерым языла; таба - бәйлек сүз, юнәлеш килешен таләп итә.

СҮЗТЕЗМӘГӘ АНАЛИЗ ЯСАУ ТӘРТИБЕ

  1. Сүзтезмәнең төзелеше: гади яки катлаулы булуы билгеләнә.
  2. Иярүче һәм ияртүче сүзләрнең нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, сүзтезмәнең төре ачыклана.
  3. Иярүче сүзне ияртүчегә бәйләүче чара табыла.
  4. Иярүче сүз белән ияртүче арасындагы мәгънә мөнәсәбәте күрсәтелә.
Анализ үрнәге: Бакчага чыккач, аптырап калдым. Бакчага чыгу - гади, исемле фигыль сүзтезмә, бәйләүче чара - -га юнәлеш килеше кушымчасы, иярүче сүз, ияртүче сүздән аңлашылганча, эш-хәрәкәтнең юнәлү ноктасын белдерә.

ГАДИ ҖӨМЛӘГӘ БИЛГЕЛӘМӘ БИРҮ ТӘРТИБЕ


  1. Оештыручы үзәкнең санына карап, ике яки бер составлы җөмләләр билгеләнә.
  2. Мәгънә тулылыгы өчен кирәк булган кисәкнең булу-булмавына карап, җөмләнең тулы яки ким булуы күрсәтелә.
  3. Әйтү максатына карап җөмлә төре ачыклана.
  4. Чынбарлыктагы күренешләрне раслау яки кире кагуына карап, раслау яки инкяр җөмлә күрсәтелә.
  5. Иярчен кисәкнең булу-булмавына карап, җыйнак яки җәенке җөмләләр билгеләнә.
  6. Аерым җөмлә кисәкләренә таркала алу яки алмавына карап, грамматик таркала һәм таркалмый торган төрләр күрсәтелә.
  7. Җөмләдә тиңдәш яки аерымланган кисәкләр күрсәтелә.
  8. Һәр җөмлә кисәге үзенә тиешле сызык белән сызыла:
-- - ия - - хәбәр ~~~~~~ - аергыч - - - - - - тәмамлык - • - • - • - хәл Анализ үрнәге: Яшьләр ашкынып футбол уйнады. Бу - ике составлы, тулы, җәенке, раслау хикәя җөмлә. Яшьләр - гади ия, ашкынып - рәвеш хәле, футбол -туры тәмамлык, уйнады - гади фигыль хәбәр.

КУШМА ҖӨМЛӘГӘ СИНТАКСИК АНАЛИЗ ТӘРТИБЕ


  1. Хәбәрлекләрне табарга һәм алар арасындагы мөнәсәбәтне билгеләргә (җөмләләр арасында ияртүле бәйләнеш булса, баш җөмләне табарга).
  2. Иярчен җөмләләрнең (яки тезүле бәйләнештә торган хәбәрлекләрнең) чиген билгеләргә һәм бәйләүче чараны күрсәтергә.
  3. Җөмләнең схемасын ясарга.
  4. Җөмләгә билгеләмә бирергә.
Анализ үрнәге: 1)Безгә шул гына кирәк тә инде: 2)тизрәк алма бакчасына таба йөгердек. (Ф. Яруллин) Бу - иярченле кушма җөмлә.
1.Баш җөмлә

↑шул мөнәсәбәтле сүзе+көттерү паузасы

2.аналитикиярчен ия җөмлә



© 2010-2022