6 КЛАССТА НАИЛ ҺӘМ ФАИЛ ӘСӘРЕН ӨЙРӘНҮ

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әсәр вакыйгаларының эчтәлеген ачу

(6 класста Ләбибә Ихсанованың "Наил һәм Фаил" повестен өйрәнү) Максат. 1. Сөйләүченең башка геройларга карата фикерләре, хис-кичерешләре, теләкләре аша әсәрдәге вакыйгаларның эчтәлеген ачу. 2. Юморны күрергә, танырга, аңларга өйрәтү. 3. Вакыйгаларга бәйле рәвештә, укучының критик фикер йөртү сәләтен үстерү. 1.Дәрес уңай психологик халәт тудыру белән башлана. Өй эше искә төшерелә. (1. Ләбибә Ихсанова "Наил һәм Фаил" повестеннән өзекләрне укып килергә. (214-220 битләр). 2. Блум ромашкасының төп таләпләрен кабатларга.) Сүзлек өстендә эш башкарыла. 2. Блум ромашкасының төп таләпләрен искә төшерү: (төркемнәрнең урнашу тәртибендә укучыларның җаваплары тыңлана).

  1. Гади сорау - материал буенча булган белемнәрне камилләштерә.
  2. Сорау-төпченү - «мин ничек аңладым?...», «мин сезне дөрес аңладыммы?…»
  3. Сорау-интерпретация (аңлатучы) - теге яки бу күренешләрнең асылына төшендерү (ни өчен?)
  4. Сорау-чагыштыру - укучыларның үзара әңгәмәсендәге каршылыклар.
  5. Иҗади сорау (прогноз) - «Алга таба нәрсә булачак, сез ничек уйлыйсыз?»
  6. Практик сорау - «Без нәрсә эшли алабыз?» «Сез ничек эшләр идегез?»
3.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру этабында БББ таблицасына нигезләнеп, булган белемнәргә ачыклык кертелә:

БББ таблицасы

Б - Беләбез Б - Беләчәкбез Б - Белдек





4. Шуннан соң әсәрнең эчтәлеге искә төшерелә. (Берәү сөйли, башкалар тулыландыра). Әсәр эчтәлегендәге вакыйгаларны билгеләнә. (Укучыларның җаваплары тыңлана). Көтелгән җаваплар: 1) Класс тормышы хакындагы фикерләр. 2) Укытучы Зоя Михайловна белән бәйле вакыйгалар. 3) Наил белән танышу. 4) Мин (сөйләүче) ягъни Фаилнең үзе турындагы фикерләре. 5) Зөбәрҗәт белән танышу. 6) Света белән танышу. 7) Сәвия белән танышу. 5. Геройлар тормышына тулырак тукталып әсәр вакыйгаларының эчтәлеген ачу өстендә эш алып барыла (төркемдәге теләге булган барлык укучылар да катнаша ала).

Биремнәр. 1. Класс тормышы белән бәйле сыйфатларны санагыз. (Бер укучы саный, башкалар тулыландыра). Якынча көтелгән җавап: 2. Укытучы Зоя Михайловна белән бәйле вакыйгалар. (Бер укучы саный, башкалар тулыландыра). Якынча көтелгән җавап: 3. Наил белән танышу. (Бер укучы саный, башкалар тулыландыра). Якынча көтелгән җавап: 4. Мин (сөйләүче) ягъни Фаилнең үзе турындагы фикерләре. (Бер укучы саный, башкалар тулыландыра). Якынча көтелгән җавап: 5. Зөбәрҗәтнең холкы белән танышу. (Бер укучы саный, башкалар тулыландыра). Якынча көтелгән җавап: 6. Света белән танышу. (Бер укучы саный, башкалар тулыландыра). Якынча көтелгән җавап: 7. Сәвия белән танышу. (Бер укучы саный, башкалар тулыландыра). Якынча көтелгән җавап 6. Сәламәтлекне ныгыту минуты. Тиззарядка. Юни рәсеменнән чыгып, 2013 елгы универсиада һәм Яшь ТНВ каналында башланган "Тиззарядка" тапшыруы турында укучыларның исләренә төшерү, күзләргә күнегүләр ясау. 7. Сөйләүче-хикәяләүче герой - Фаилнең сыйфатлары турында сыйләшү уздырыла. (Критик фикерләү технологиясенең Блум ромашкасы таләпләре нигезендә, сорауларны укучылар бер-берсенә үзләре бирәләр. Биредә укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Беренче төркем гади сорау, икенче төркем сорау-төпченү, өченчеләр сорау-интерпретация. Шул рәвешле төркемнәрнең сорау бирү тәртибе үзгәрә бара ). Якынча укучылар бирергә мөмкин булган сораулар:

  1. Гади сорау - материал буенча булган белемнәрне камилләштерә.
  1. Сорау-төпченү - «мин ничек аңладым?….», «мин сезне дөрес аңладыммы?…»
  1. Сорау-интерпретация (аңлатучы) - теге яки бу күренешләрнең асылына төшендерү (ни өчен?)
  1. Сорау-чагыштыру - укучыларның үзара әңгәмәсендәге каршылыклар
  1. Иҗади сорау (прогноз) - «Алга таба нәрсә булачак, сез ничек уйлыйсыз…?»
  1. Практик сорау - «Без нәрсә эшли алабыз…?» «Сез ничек эшләр идегез…?»
Укытучы укучылар фикеренә үзенең тәкъдимнәрен дә җиткерә.
  1. ПМК таблицасы нигезендә дәрестә башкарылган эшкә нәтиҗә ясала. Нәтиҗә дәфтәрләргә языла.
  2. Рефлексив анализ ясала: дәрестә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясала. БББ таблицасы нигезендә фикерләр туплана.


Б - Беләбез

Б - Беләчәкбез

Б - Белдек






10. Белемнәр бәяләнә, өй эше бирелә.

3

© 2010-2022