Урок по татарской литературе на тему: “1905 нче елгы рус революциясе чорында Габдулла Тукай иҗаты” ( 10 нчы сыйныфлар өчен)

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат zip
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы

Югары Ослан муниципаль районы

Вахит урта гомуми белем бирү мәктәбе









Урок по татарской литературе на тему: “1905 нче елгы рус революциясе чорында Габдулла Тукай иҗаты” ( 10 нчы сыйныфлар өчен)






Урок по татарской литературе на тему: “1905 нче елгы рус революциясе чорында Габдулла Тукай иҗаты” ( 10 нчы сыйныфлар өчен)












2014



Дәреснең темасы: 1905 нче елгы рус революциясе чорында Габдулла Тукай иҗаты. (1-2 нче слайдлар) Максат: 1.Габдулла Тукай шигырьләрен укучыларның сәнгатьле итеп укый алуларына, анализлый белүләренә ирешү, идея юнәлешләрен билгели белергә, шигъри чараларның идея-эстетик эчтәлек белән бәйләнешен күрә белергә өйрәтү. 2.Укучыларның теманы үз көчләре белән ача алуларына, үзләштерүләренә һәм аудитория алдында чыгыш ясый алырлык булуларына ирешү. Дәрес тибы: яңа материалны аңлату; Дәрес ысулы: өлешчә әзләнү, аңлату-күрсәтү; Дәрес алымнары: таблица, презентация; Дәресне җиһазлау: Габдулла Тукай альбомы (күргәзмәдә), китаплары, ноутбук, мультипроектор, экран, Г.Тукай тормышына һәм иҗатына караган рәсемнәр. Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.

1.Дәреснең темасы белән таныштыру. У к ы т у ч ы: XX йөз башында татар әдәбияты нык алга китә. Проза да, поэзия дә зур үсеш ала. Иҗатта төрле юнәлешләр, алымнар эзләү күзәтелә. Әдәбиятыбыз халыкка якыная, әсәрләрдә тәнкыйть көчәя. Бу елларда яңа юнәлештәге реалистик шигърияткә нигез салучы Габдулла Тукай була. Әдипнең сатирасы реакция елларында иң югары ноктага күтәрелә. Сатирик әсәрләрнең тематикасы киңәя, көлү объектлары төрлеләнә, сатирик алымнары байый. Габдулла Тукайның без өйрәнәсе кайбер шигырьләре шуның бер дәлиле булуына үзегез дә төшенерсез. 2.Экранда беренче рус революциясе вакыйгаларын чагылдырган кадрлар карап узу. (3-4 нче слайдлар) Класска сораулар бирү: У к ы т у ч ы: -1905 нче елгы революциянең тәүге гөрелтесе яңгыраганда, Габдулла Тукай кайда була? (5 нче слайд) Көтелгән җавап: -Мәдрәсәдә торып укуын дәвам итә, шул ук вакытта "Уралец"газетасында өйрәнчек булып эшли. - "Уралец» типографиясенең революцион вакыйгаларга актив мөнәсәбәте нәрсәләрдә күренә? - Листовка, революцион җырлар һәм башка агитацион басмалар чыга, типография эшчеләре демонстрацияләрдә катнашалар. - Болар Габдулла Тукайга нинди йогынты ясыйлар? - Тукай прокламация һәм җырлар таратуда, социал-демократларның җыелышларында, демонстрацияләрдә катнаша, яшерен матбугат, төрле революцион брошюралар белән кызыксына, милли-азатлык хәрәкәте дулкынына килеп эләгә. II.Алган белемнәрне актуальләштерү. 1. Әңгәмәгә йомгак. -Әйе, укучылар, 1905 нче елның беренче чаткылары яшьнәгәндә, Тукай мәдрәсәдә иде әле. Белемгә, яктыга азатлыкка омтылучы шәкерт бу революцияне алкышлап каршы ала. Халык көрәше аның иҗат көчләрен кузгатып җибәрә, талантын эшкә җигә. Революциянең бер казанышы булган татар матбугаты аңа мәйдан бирә: яшь шагыйрьнең шигырьләре бер-бер артлы дөньяга чыга башлый. Нинди шигырьләр иде соң бу? Беренче рус революциясе 3 ел дәвам итә... Тукай шигърияте шул еллар эчендә нинди үсеш-үзгәрешләр кичерде соң? Менә без бүген шул сорауларга җаваплар табарбыз.

III. Яңа тема өстендә эш. (6 нчы слайд) 1."Сатира", "ирония" төшенчәләрен искә төшерү. - Габдулла Тукайның алдагы сыйныфларда нинди сатирик әсәрләрен укыганыгыз бар? -"Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасын. - Нәрсә ул сатира? - Сатира - усал, ачы көлү, фаш итү. - Ә нәрсә ул ирония? - Ирония - читләтеп, мыскыллап, астыртын көлү.
2. Өй эшен тикшерү максаты буенча алдан хәзерләнгән укучылар, бер-бер артлы чыгып, Габдулла Тукайның русчадан ирекле тәрҗемә ителгән "Мужик йокысы" (1905), "Хөррият хакында" (1905), "Дустларга бер сүз"(1905) шигырьләрен укыйлар. (7 нче слайд) Шигырьләргә анализ ясала. Укучылардан нәтиҗә чыгарыла. 3 шигыре дә Беренче рус революция елларында Габдулла Тукайның иҗтимагый -политик һәм әдәби-эстетик карашлары үсүе хакында сөйләнә. 1905 нче елдан башланган беренче чор иҗатында әле шагыйрьнең әдәбиятка мәгърифәт тарату һәм әхлак төзәтү чарасы итеп караганлыгы, шигырьләрен турыдын-туры чакыру, өндәү, өйрәтү, үгет бирү рәвешендә язуы ачык сизелә. а) "Мужик йокысы" әсәрендә яшь Тукай крестьянның авыр материаль хәлен, хәерчелеген аның нәтиҗәле итеп эшли белмәве, ялкаулыгы белән аңлатырга тели. ә)"Хөррият хакында" шигырендә азатлыкны хаким катлаулар бервакытта да үз ирекләре белән бирми, ди.

Күп яшь егетләр үлде,

Мәетләр дөнья тулды,

Намнәре бакый булды

Та кыямәт тидия. Шагыйрь бу әсәрендә 1905 нче елгы инкыйлаб ярдәмендә алынган хокукларны әле артыграк бәяли. Матбугатка беркадәр ирекләр бирелү шагыйрь өчен бик олы казаныш булып тоелган, күрәсең. Бу әсәрнең шагыйрь иҗатында тагын бер әһәмияте шунда: "Фикер" газетасында әлеге шигырьгә (1905 нче ел, 11 нче декабрь) беренче тапкыр "Габдулла Тукаев" имзасы куелган. б) "Дустларга бер сүз" әсәрендә милләтнең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып эшләргә, көрәшергә өнди. Алга киткән башка милләтләрнең хәленнән үрнәк алып, "егъла-тора алга таба атлыйк" дип өнди. У к ы т у ч ы: - Әйе, укучылар, 1905 нче елгы революция башланганда, Г. Тукай да, үзенең бик күп каләмдәшләре (М. Гафури, Г. Камал, Г. Ибраһимов һ.б. ) кебек үк берникадәр вакыт либераль буржуазия идеологлары тарата торган конституцион иллюзияләр йогынтысына эләгә. Ягъни баштарак Тукай патша хөкүмәтенең революциядән куркып һәм аны туктату максаты белән чыгарган 17 нче октябрь манифестына, анда вәгъдә ителгән азатлыкларның конституция белән беркетеләчәгенә, Дума ачылгач, аның ирек һәм җир мәсьәләсен хәл итәчәгенә зур өметләр баглый. Шагыйрьнең "Хөррият хакында", "Дустларга бер сүз" - шигырьләре - шуның бер чагылышы. Ә инде 1906 нчы ел уртасында, I Дәүләт думасы куып таратылгач, алдынгы интеллегенция патша самодержавиесе яшәгәндә халыкка чын азатлык та, крестьяннарга җир дә алып булмаячагын төшенә. Шул чор әдәбиятында Дума көче белән төп мәсьәләләрне хәл итүнең мөмкин булмавын, моның өчен самодержавиегә каршы көрәшергә кирәклекне үткәргән идея күренә башлый. Вакытлы матбугатта да яңа идея, яңа фикерләр күтәрелә. Шулай итеп, 1905-1907 нче елгы революция дәвамында татарларда да революцион-демократик иҗтимагый фикер формалаша. Тукай иҗатында моның роле зур була, аның әдәбиятка булган мөнәсәбәтен тамырыннан үзгәртә. Шагыйрь әдәбият халыкның политик аңын үстерергә, яшәп килүче тәртипләрнең түзеп булмаслык икәнлеген күрсәтергә, халыкның шул тәртипләргә каршы көрәшкә рухландырырга, моның өчен үгет-нәсихәт укырга түгел, чынбарлыкның асылын ачып бирергә тиешлеген аңлый башлый. 3. Дәреснең алдагы калган вакытларында "Государственная Думага", "Сорыкортларга" шигырьләре укыла һәм анализлана. У к ы т у ч ы: Шигырьләрне тыңлагач, Тукай лирикасында нинди эчтәлектәге уй-кичерешләр чагылыш таба соң? -"Государственная Думага" шигырендә изелгән халыкның, башлыча, крестьяннарның газаплы хәлен күреп, аларның теләкләрен яклау, ә "Сорыкортларга" шигырендә халыкны гасырлар буе талап һәм изеп килгән сорыкортларга-самодержавиенең терәге булган явыз көч һәм тәртипләргә каршы рәхимсез көрәшкә чакыруы сурәтләнә. -Бу шигырьләрне укыгач, идея эчтәлекләре турында нәрсә әйтә аласыз? -Дөрестән дә, бу шигырьләрдә шагыйрьнең сатира угы мөселманчылык торгынлыгына ябышып ятучы кадимчеләргә, иске һәм яңа тип сәүдәгәрләргә, "милләт" дип шапырынып йөрүче эшлексез интеллегентларга, хезмәт халкының көчен, табышын, үзләштереп ятучы байларга, халыкны караңгылыкта асраучы дин әһелләренә, самодержавие системасы тудырган чиновниклык-бюрократлык тәртипләренә каршы юнәлдерелгән. -"Сорыкорт" сүзенең иҗтимагый мәгънәсен ничек аңлыйсыз? -Халыкны социаль, милли һәм дини, рухи изү исәбенә рәхәт көн күрүчеләр. Шигырьдә бирелгән чагыштыруларның идея йөкләмәсен билгелик әле. (Укучылардан чагыштырулар табыла, мәсәлән, ашап яткан сорыкортка кадалдым мисле хәнҗәр мин...) -Бу чагыштыру тормыш-көнкүрешнең, җәмгыятьнең киң сферасына карый һәм тирән политик юнәлеш алган. -Сорыкортларны фаш итү максатыннан чыгып кулланылган сүзләргә мисаллар табыгыз әле. -Ашар безне дә бу корсак, басар тиз, без болай торсак; А йа корсак, вә йа корсак, җиһанны капладың, вай-вай! Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак; Тотып ярсак боларны без заман үткәрми, картаймай. -Сорыкортларның сатирик-портретын күзаллау, аерата характерлы өзекләрне табыгыз. -аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар...

......................................................................................................

Авызлары ачык бик киң, ниең бар: "Дай сюда, дай-дай!"


4.У к ы т у ч ы: Укучылар, Габдулла Тукай паразит класс портретларын үтемле итеп бирүдә рус сатирасы традицияләреннән, бигрәк тә Н.А. Некрасовның сатирик поэзиясеннән өйрәнә. "Современник" исемле поэмасында мондый сүзләр бар: Князь Иван - колосс по брюху, Руки - под пуховика, Пьедесталом служит уху Ожиревшая щека. Чагыштыру өчен уртак образлар алына: колос по брюху-калын корсак, пьедестал уху ожиревшая щека -кечек баш
5.Ике шагыйрьнең яшәгән социаль шартларны чагыштырып күзаллау. (8 нче слайд)


Некрасов поэмасында

Тукай иҗатында


Ирония эчтәрәк, яшеренебрәк бирелгән, анда аристократның

рухи зәгыйфьлеге, наданлыгы

күзгә нык ташлана.

Тукай сатирасы ачыктан-ачык

ярылып ята, ул кискен, үтергеч;

Тукай сатирасына XX йөз башындагы

иҗтимагый тормышта барган үзгәрешләр

йогынты ясый.

Некрасов традицияләре Тукай

тарафыннан яңа шартларда дәвам

иттерелә.


6.Шигырьләрдән сатираны табу. 1)"Государственная Думага" шигыренең "Әй, бәгърем Нәгыймә" көенә туры китереп кабатлануында ук авторның ачы сатирасы күренә. 2)"Дума" сүзен кабатлау нәтиҗәсендә бу политик термин көлкегә әйләнә бара. Рус сүзләрендә дә сатирик чара буларак кулланылганнар: "Самый важный генерал". IV. Дәрескә йомгак. У к ы т у ч ы. Шулай итеп, 1905-1907 нче елларда Габдулла Тукай нәрсәләр белән шөгыльләнгән? Көтелгән җавап: "Уклар", "Әлгасрелҗәдит" журналларында, "Фикер" газетасында корректорлык эше белән генә чикләнмичә, материалларны эшкәртү һәм редакцияләү эшен дә үз җилкәсендә алып барган, берсеннән-берсе үткен шигырьләр, мәкалә артыннан мәкалә, фельетон артыннан фельетон язган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, революцион-демократик шагыйрь булып формалашкан. V.Өй эше. "Безне урынсыз яманлыйлар", "Көзге җилләр", "Өмит" шигырьләрен укып, анализларга әзерләнү.

© 2010-2022