Конспект урока по татарскому языку на тему Киләчәк заман хикәя фигыль (2 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Киләчәк заман хикәя фигыль. Максатлар: 1) фигыль төшенчәсе турында белемнәрне ныгыту, Хәзерге заман, үткән заман фигыльләре турында белемнәрне ныгыту, киләчәк заман фигыле белән танышу,фигыльләргә сорау куярга өйрәнү, 2) Укучыларда күзәтүчәнлек, фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен дәлилләргә, кеше фикерен тыңларга өйрәнү; 3) татар теленә кызыксыну уяту, Җиһазлау: Ф.Ф.Харисов "Татар теле" 2нче сыйныф өчен дәреслек,компьютер, интер.такта, док.камера, язу дәфтәрләре, карточкалар.


Дәрес барышы


  1. Оештыру өлеше

  1. Исәнләшү

  2. Уңай психологик халәт тудыру

  3. Дежур укучының сүзләре:

  • Укучыларны барлау

  • Бүгенге числоны әйтү

  • Атна көнен әйтү


  1. Өй эшен тикшерү

    1. Бирелгән җөмләләрдә фигыльәрне табып, сораулар куй:

  • Кояш кыздыра. Ринат рәсем ясый. Әни кибеткә китте. Әни әбигә кунакка китте. Кичә Марат авырткан. Алсу мәктәптә укый. Бакчада матур чәчәкләр үскәннәр.


  1. Яңа тема өстендә эш

    1. Яз җиткәч, боз эрер.

    2. Иртәгә Азат китапханәгә барыр.

    3. Мин бу китапны укыячакмын.

    4. Син бу хикәяне сөйләрсең.

    5. Кошлар җылы яктан кайтырлар.

  • Җөмләләрне карап китү, русчага тәрҗемә итү.

  1. Азат китапны укыды.

  2. Азат китапны укый.

  3. Азат китапны укыячак.

  • Бирелгән җөмләләрне карап китү, русчага тәрҗемә итү. Бу җөмләләр кайсы ягы белән охшаганнар. Кайсы ягы белән аерылып торалар.

  • Киләчәк заман фигыльләрен карап китү.

  • Киләчәк заман фигыльләре эш-хәрәкәтнең үтәлмәвен, киләчәктә үтәлүен күрсәтә. Ул -ачак,- әчәк, -р,- ар,-ыр кушымчалары белән ясала.


Физкультминутка


  1. 190нчы күнегү.(телдән)- фигыльләрне укып, аларга сорау куярга, кайсы засманда икәнен әйтергә.

  • Бара, килгән, барачак, сөйли, барды, килә, сөйләде, киләчәк, барыр, барган, сөйләр, килде, килер, сөйләячәк.

    1. 188нче күнегү(язмача)- фигыльләргә сорау куеп, күчереп язарга.

  • Тиздән агачлар яфракка бөреләнер. Аннары яшел яфраклар күренер. Озакламый җәй дә җитәр.

    1. Бирелгән җөмләләрдә фигыльәрне табып, заманын билгелә.

  • Салкын кыш үтте. Җылы яз җитте. Җылы җил исә. Кояш матур итеп көлә. Кошлар җылы яктан кайтырлар. Агачлар бөреләнер. Тиздән җәйләр җитәр.


  1. Йомгаклау

  • Без бүген дәрестә ниләр өйрәндек?

  • Нәрсә ул фигыль?

  • Нәрсә белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә?

  • Ничә заманы бар? Нинди алар?

  • Укучыларның эшен бәяләү.

  • Өй эше:193нче күнегү, 80 бит.



© 2010-2022